Главное меню
Мы солидарны с Украиной. Узнайте здесь, как можно поддержать Украину.

Татарский язык

Автор Meisje, сентября 18, 2005, 19:09

0 Пользователи и 2 гостей просматривают эту тему.

Jeremiah


Agabazar

Когда говорят об адаптациях  заимствованных слов, не используется термин «фонетический пееход».

Фонетический переход — это когда происходят регулярные изменения в уже давно устоявшихся словах.

Zhendoso

Цитата: Jeremiah от мая  4, 2020, 23:09
Чем мотивированы замены о> ə...
В бүрәнә начальный кластер оригинала разбивается огубленным (из-за постпозиции к начальному губному) гласным, конечный заднерядный широкий огубленный заменяется на переднерядный (см. ряд предшествующего гласного) широкий неогубленный (в татарском нет переднерядных широких огубленных)
 
Otız içip kıkralım,
Yokar kopıp sekrelim,
Arslan kebi kökrelim:
"Kaçtı sakınç!", sebnelim.
Вольный чуваш по воле Божьей.
Ездию в метре на кенгуре в пальте, совсем как в кине

Red Khan

Цитата: Agabazar от мая  5, 2020, 06:51
Когда говорят об адаптациях  заимствованных слов, не используется термин «фонетический пееход».

Фонетический переход — это когда происходят регулярные изменения в уже давно устоявшихся словах.
Принято. А как тогда назвать изменения звуков от языка источника к заимствующему языку? Там же, насколько я понимаю, тоже всё регулярно и есть правила.

Agabazar

Не знаю, как называется регулярность такого рода.

Но лично для меня есть некоторые загадки. Вот есть имя  Георгий. По идее, все чуваши должны произнести его одинаково. Но на самом деле это не так. Возможны такие варианты: 1)Явархи 2)Хĕрхи 3)Кеворки

Agabazar

По научному это вроде называется триплетом. Почему возникают дублеты и триплеты?

Kaupen

Цитата: Agabazar от мая  6, 2020, 20:37
Не знаю, как называется регулярность такого рода.

Но лично для меня есть некоторые загадки. Вот есть имя  Георгий. По идее, все чуваши должны произнести его одинаково. Но на самом деле это не так. Возможны такие варианты: 1)Явархи 2)Хĕрхи 3)Кеворки

Мода на имена вещь не поддающаяся логическому объяснению, как и любого рода мода. В английском куча вариантов одного и того же имени. Предпочтения родителей, называющих детей, не более.

Zhendoso

Цитата: Agabazar от мая  6, 2020, 20:37
Вот есть имя  Георгий. По идее, все чуваши должны произнести его одинаково. Но на самом деле это не так. Возможны такие варианты: 1)Явархи 2)Хĕрхи 3)Кеворки
Никакой загадки нет. Явархи из разговорного русского Еворгий,  Кеворгий от литературного Георгий, а Хĕрхи (букв. "кобчик", дохристианское чув. имя) - по созвучию.
Otız içip kıkralım,
Yokar kopıp sekrelim,
Arslan kebi kökrelim:
"Kaçtı sakınç!", sebnelim.
Вольный чуваш по воле Божьей.
Ездию в метре на кенгуре в пальте, совсем как в кине

Agabazar

дәфтәр — тетрадь.
типтәр — представитель определённой социальной группы.

Фарсизмы.  В конечном итоге от одного  и того же персидского слова происходят.


Agabazar


Red Khan

Цитата: Agabazar от мая  8, 2020, 18:30
дәфтәр — тетрадь.
типтәр — представитель определённой социальной группы.
Кстати я тут подумал, вполне возможно что "типтәр" не прямо из арабского а через литературный татарский в диалект.

Agabazar

А потом опять в литературный? Но уже в новом виде?

Red Khan

Цитата: Agabazar от мая 11, 2020, 15:14
А потом опять в литературный?
А почему нет? Если слово уже поменяло значение и стало самоназванием этногруппы. Странно было бы называть людей "тетрадями".

Agabazar

Получается, «до того» как раз тетрадями и называли.

Red Khan

Цитата: Agabazar от мая 11, 2020, 15:19
Получается, «до того» как раз тетрадями и называли.
Сами себя? Не факт, надо изучать. В начале вполне могли называть как-нибудь типа "дәфтәрле" в диалектном произношении, а потом уже сократить.

Red Khan

P.S. Не говоря уже о том, что происхождение от "дәфтәр" всего лишь одна из теорий.

Agabazar

А как в этимологическом словаре татарского языка Ахметьянова? Там есть статья  типтәр?

Red Khan

Цитата: Agabazar от мая 11, 2020, 15:46
А как в этимологическом словаре татарского языка Ахметьянова? Там есть статья  типтәр?
Ох держитесь, кое-как отдельным постом влезла. :)
Если коротко - пришло разными путями и изначально означало разные понятия. Типтәр - через уйгурский, означало реестр (как в "реестровый казак") и было связано со службой, второе напрямую из персидского, и означало тетрадь и было связано с учёностью и медресе.

Red Khan

ТИПТӘР, (Радлов III: 1114) тäптäр – этнографическая группа татар в Приуралье. Типтәр, тәптәр дип элекке рәсми «Башкирия» җирләренә чит тән килеп утырган игенче-терлекчеләрне атаганнар. Соңрак сүз этник атама – гүяки аерым халык исеме булып киткән (мәс., Ризаэтдин бине Фәхретдин, Г. Ибраһимовлар аны шул мәгъ. куллана). Ләкин русча документлардагы тептяри из татар, тептяри из мишарей, тептяри из вотяков, тептяри из черемис, тептяри из башкир сүзләре үзләре генә дә типтәрләрдә бердәм этнос билгеләре булмаганлыгын, моның табәка-сословие атамасы икәнлеген күрсәтеп тора. Үзләрен милли табигълык яссылыгында типтәр дип атаган кешеләр сирәк булган, хәзер бөтенләй юктыр инде (тик авылның типтәр очы дигән тәгъбир очрый, әмма аның төп мәгънәсен аңламыйлар да).

Типтәр сүзенең этимологиясе – килеп чыгышы һәм тарихы ачык. Бу сүз төбендә грек. διϕϑερα «тире; яры; пергамент; язу» (шуннан ук дифтерит «тире чире») сүзеннән. Бу сүз Якын Шәрыкка безнең эрага кадәр ук таралган һәм фар. телендә дәфтәр, дифтар мәгънәсен һәм формасын алган. Фар. теленнән ул бор. уйг. теленә тэбтэр яңгырашында алынган (бор. төрки яз. телләрдә сүз башында д- кулланылмаган) һәм шул яңгырашта Чыңгыз хан империясе кәнсәләрендә тэбтэр, тэптэр «исемлек; суд карарлары язылып бара торган кенәгә» мәгъ. киң таралган. Хосусан кöкö тэбтэр «күк дәфтәр» – монгол идарәчеләр телендә «салым түләүчеләр исемлеге» мәгъ. киң кулланылган (Бартольд I, 1963: 454). Тат. телендә XIV–XV гг. тэбтэр, тибтэр «исемлек» сүзе белән беррәттән туры дан-туры фар. теленнән алынган дәфтәр «язу дәфтәре, кенәгә» сүзе дә йөри башлаган. Укымышлы кешеләр бу вариантларның асылда бер сүз икәнлеген шундук сизеп алганнар. XVI г. Әрмәнчә язулы кыпчак телле документларда tiftar, diftar «кенәгә, документ» (к. Tryjarski 1987).
XVII г. татарча рус документларында (Хисамова 1990: 108) дәфтәр «исемлек, реестр». Ләкин типтир варианты да онытылмаган һәм яңа мәгънәләр ала башлаган (Ахмаров 1908). Мәгърифәтче әдип Г. Гафуров-Чыгтайның «Тутам» дигән публицистик хикәятендә (XX г. башы) бер баб «Зат (исемле) хаҗиның нәсел типтәре (шәҗәрәсе)» дип атала. Димәк, типтәр сүзе, дәфтәрдән аермалы буларак, «шәҗәрә» мәгънәсен дә алган булган.

Типтәр сүзенең аерым мәгънәләренең берсе «исемлек, чират, тәртип, закон» Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында ук килеп чыкканлыгы турында Н.И. Ашмарин тәфсилләп язган (к. Ашмарин 1921). Ул да чув. типтер «тәртип» (типтерле- «тәртипкә салу») сүзен дәфтәр сүзеннән дип күрсәтә. К. Насыйриның «Ләһҗәи татар» сүзлегендә тибтәр «пөхтә, җыйнак, тәртипле», тибтәрле «җыйнак, әдәпле, тәртипле» ~ хәз. чув. сүзлекләрендә типтер [типтэр] «бирка, исемлек, чират, тәр тип», типтерлĕ (типтәрле) «тәртипле».
Алтын Урда документларында исә дәфтәр «закон, указ; исемлек, реестр» хан әмерләре язылып куелган кенәгә һ.б. (к. Березин: 126).
Типтәр сүзе башта башкорт җирләренә бөтен исемлек, командалары белән килеп утыручыларны белдергән һәм шул сыйфат белән типтәр дигәне бобыль (< тат. бабүл) «үз белдеге белән каяндыр килеп җир эшкәртә башлаган кеше» һәм тархан «ниндидер хөкүмәт законы – әмере белән килеп җир биләгән йомышлы кеше» сүзләренә каршы куелган. Мәзкүр мәгънәдәге типтәр XVIII г. башларында киң кулланышка кергәч, белдекле патша түрәләре А.И. Тевкелев һәм И.К. Кирилловлар бу сүзнең дәфтәр сүзе белән бердәйлеген махсус аңлатып язып калдырганнар (Материалы по истории России, т. I. Оренбург, 1800: 106). Типтәр термины транзитив типтәрле сүзеннән кыскарган булса кирәк, бу хакта түбәндәге факт сөйли: мари телендә тептер «исемлек; тәртип» һәм башкорт җирләренә килеп башкортларга исемлек буенча иҗарә хакы түләүчеләр тептерля «исемлекле» һәм исемлек буенча түгел, аерым түләүчеләр тептердыме «исемлексез» дип аталган (к. Ученые записки МарНИИЯЛИ, т. I. Йошкар-ола, 1948: 126).

Д. Рамазанова типтәр сүзенең дәфтәр белән тамырдашлыгын, XIX–ХХ г. беренче яртысына караган барча публикацияләрдә һәм XVII г. документларында ук девтярский ясак сүзе булганлыгын, бу сүз 1693 елгы бер документта тептярский ясак булып әверелгәнлеген, аннары окладной тептяр, ясашный тептярь терминнары килеп чыгуын эзмә-эз тикшереп аныклады (к. аныкы Функционирование терминов мещеряки, башкиры, тептяри в Западной Башкирии // Исследование языка древнеписьменных памятников. Казань, 1980: 142–157).
XХ г. типтәр сүзенең элекке мәгъ. онытыла төшкәч, тикшеренүчеләрне «типтәрләр – кемнәр соң алар» дигән сорау кызыксындыра башлаган.

К. Уйфальви дигән кешенең (Известия императорского русского географического общества, вып. 1. СПб., 1877: 119) «Башкиры, мещеряки и тептяри» дигән мәкаләсендә типтәрләрнең татарлашкан гетероген халык булуы хакында әйтелә. Башкорт дип язылганнарның күпчелеге чын башкорт булмаганы, ә типтәр яисә татар яисә мишәр булуы белдерелә. «В Бурсянском улусе Оренбурской губернии живут до 50000 чистых башкир, которые с пренебрежением смотрят на остальных и полагают, что этих последних совершенно ошибочно называют башкирами», диелә.

Е.С. Филимоновның «Что такое тептяри?» (Труды пермской ученой архивной комиссии, вып. II. Пермь, 1893: 51–56) дигән макәләсендә типтәрләрнең аерым табәка булуы аермачык әйтелә һәм тептяр сүзе Казан ханлыгы заманнарыннан ук килә, типтәрләр хәрби оешма әгъзалары булганнар, брб. татарлары «Казачество составында хезмәт иткән мишәрләрне тәптәр (тептер) дип атыйлар», диелә. Е.С. Филимоновның бу кызыклы мәгълүматлары шуның белән дә раслана: хакаслар, үзләрен тадар дип атаган хәлдә, татарларны казак дип атыйлар. Казан ханлыгында казак дип солдатны атаганнар. Регуляр гаскәрләр, күрәсең, дәфтәр-типтәр казаклары (рус. реестровые казаки) дип аталган (төр. телендә дә defter açmak «күңелле яки ялланмыш солдат җыю»). 1832 елда хәз. Башкортстан территориясендә «типтәр кантоны» оештырылу типтәр сүзенең хәрби термин булуына да дәлил.

Шулай итеп, барлык фактлар типтәр сүзен тәүдә «исемлек, реестр, кенәгә» мәгъ. йөргәнлеге һәм дәфтәр сүзеннән килеп чыкканлыгы хакында сөйли. Сүзнең төрки телләрдә тармаклануын түбәндәге шәкелдә күрсәтеп була:




IIIIIIIVV
Бор. грекча >Ир. телләрдә (фар., сугд.) >Бор. төрки (ДТС: 159) >Алтын Урда һәм Казан дәүләтендә >XVII гасырдан тат., чув. һәм мар.
διϕϑερα «тире; пергамент»defter, difter «пергамент, кәгазь, дәфтәр»däptär, däftär «исемлек, реестр, кенәгә», бор. монг. тэптэр «реестр»дәфтәр «дәфтәр», типтәр//тәптәр «исемлек, беркетмә, акт; кенәгә» аерымланатептер (тэптэр), типтәр «исемлек, чират; закон, тәртип; дәфтәр», тептерлы «исемлеккә кертелгән»
К. ш. ук каз. (XIX г.) типтэрь «дәфтәр, кәгазь төргәге» (к. Будагов I: 561).

Системага салып әйткәндә, дәфтәр һәм типтәр сүзләренең этимологик дублет икәнлеге:
1) бу мәсьәлә белән кызыксынган тикшеренүчеләрнең XVIII г. бирле шуны раслап килүе;
2) бу дублетлыкның тарихи мәгълүматлар белән тулысынча ярашуы, аңлатыла алуы;
3) аның мәгънәви вә фонетик үзгәреш-үсеш закончалыкларына туры килүе белән зур ихтималлыкта раслана.

Шуңа да карамастан, адәм баласы үз интересларына кагылса, ике икең дүрт икәнлеген дә шик астына ала бит – типтәр этнонимының дәфтәрдән килеп чыкканлыгына шик белдерүчеләр дә табылган.

Бу шик-шөбһә А.Х. Юлдашевның 1950 елда язылган «Язык типтерей» дигән кандидатлык диссертациясендә бәян ителә. Аннары, халык арасында элек тән типтәр сүзен типмәк фигыле белән бәйләп аңлату булган: имештер, типтәр «тибелгән халык». Икенче бер шундый халык этимологиясе буенча, типтәр сүзе – тип тәрене сүзеннән: типтәрләр христианлаштырудан баш тартканнар, үз авылларына куелган тәре баганасын тибеп аударганнар да Башкортстанга качканнар. Я, шундый этимологиягә ышанып буламы? Әмма ләкин башкорт тарихчысы А.З. Әсфәндияров үзенең күп санлы публикацияләрендә халык фантазиясен «фәнчә» нигезләргә тотына: имеш, типтәр сүзе типтерүдән үзгәргән (башкортлар типтереп яшәгәннәр мени?). А.З. Әсфәндияровның төп максаты – типтәрләрне башкорт составына кертеп карау. Мондый карашка «Сборник статических сведений по Уфимской губернии» (т. I. Уфимский уезд. Уфа, 1898) китабы да юл калдырылган. Анда «благодаря тесному сожительству и одинаковой религии мещеряки вполне слились с башкирами», «эта смесь народностей составило сословие тептярей», «окончательно разделить эти народности не удалось» дип язылган (91 биттә). Тик бу сүзләр бигүк дөрес түгел: типтәрләр составында төп өлешне Казан татарлары тәшкил иткән, мишәрләр азрак, ә «чи башкортлар» алардан да азрак булган.

А.З. Әсфәндияров тигез җирдән түмгәк чыгарса да, шул түмгәккә абынучылар очраштыргалый.

Типтәрләр турында махсус китап язып нәшер иткән Р.И. Якупов (к. аныкы: Тептяри. Этносоциальный феномен и научная проблема. Уфа, 1998: 120 һәм таблицалар) күп кенә чыганакларны анализлап, типтәр сүзенең дәфтәр сүзеннән килеп чыгуына кискен каршы килмәгән хәлдә, дәфтәр > типтәр фаразында татар теленә хас булмаган аваз күчешләре барлыгына аптырый.
Бу бик урынлы аптыраш. Чыннан да, хәз. тат.р теленең үзендә дәфтәр сүзенең типтәр булып үзгәрүе мөмкин түгел: тат. телендә нигездә сүз башындагы д- саңгыраулашмый (дулкын ~ тулкын, диде ~ тиде кебек вариантлашулар аерым сөйләшләргә генә хас); беренче иҗектә ә > и күчеше дә тат. теленең Идел-Урал өлкәсендәге үз тарихында башкарылмаган, ә бор. төрки диалектлардан ук килә (моңа дәлил – э > и күчешенең хак. телендә дә күзәтелүе).

Әмма мәсьәлә монда җиңел чишелә. Әйтелгәннәрне (к. таблицаны) кабатлыйк: дәфтәр варианты тат. әд. теленә турыдан-туры фар. әд. теленнән кергән, типтәр исә бор. уйг. яз. теленнән килә. Бор. уйг. (X–XIII гг.) тэптәр – бор. фар. теленнән «кенәгә, исемлек, реестр» монг. теленә дә кереп, Алтын Урда һәм гомумән Чыңгызхан әүладлары дәүләтләрендә киң таралыш тапкан сүз. Тат. Теле тарихында беренче иҗектәге э- авазы и-гә әверелгән (бу күренеш хак. теленә дә хас) һәм шул закончалык буенча тэптәр сүзе тип тәр булып киткән. Ягъни төптә бер үк чыганакка кайтып калсалар да, дәфтәр һәм типтәр сүзләре тат. гомум-халык теленә икесе ике юлдан күптәннән килеп кергәннәр. Аларның мәгъ. аермалары да булган: дәфтәр, башлыча, мәдрәсә, уку-язу әсбабы, типтәр, иң беренче чиратта, «реестр» һәм, шунлыктан, русча «реестровые казаки» булган, мишәрләр татарча типтәрле казаклар һәм шуннан кыскартылып типтәрләр дип кенә атала башлаганнар.

Кайбер (бигрәк тә Себер) тат. сөйләшләрендә дәфтәрне хәзер дә тәптәр дип атыйлар. Бу күренеш бор. кыпчактан ук килә (бор. кыпч. сөйләшләрендә сүз башында д- кулланылмаган).

Гомумән, тәптәр – типтәр вариантларының булуы үзе бу сүзнең тат. телендә һәм бор. Заманда барлыкка килүенә ишарә: бу пар (тәптәр – типтәр) борынгыдан килгән бәр-бир, кәбәк-кибәк, кәбән-кибән, кәрәк-кирәк, кәртә-киртә, әнәй-инәй кебек парлар рәтендә тора.
Дөрес этимологияләрнең шундый үзенчәлеге бар: алар файдасына яңадан-яңа материаллар табылып кына тора. *Дәфтәр >> типтәр аңлатмасы да шундый этимологияләр рәтенә керә.

Р.И. Якупов китабында көтелмәгәндә типтәр теле турында сүз куертыла. Моннан соң инде типтәр этносы турында сөйләргә бер генә адым. Бу башкорт телче вә тарихчылары өчен бик характерлы нәмәрсә: дөньяда аерым мишәр этносы бар дип игълан иттеләр ич!
Хәлбуки үзләрен «мин типтәр» дип атаучылар, ихтимал, булса да, әлбәттә, бу милләт мәгънәсендә әйтелми. Югарыда әйткәнебезчә, типтәрләр составында төркиләр генә түгел, фин-угорлар (чирмешләр, арлар-удмуртлар) да булгач, нинди тел берлеге турында сүз булырга мөмкин? Бигрәк тә бүгенге көндә. Хәз. татар һәм башкортларның күпчелеге типтәр дигән сүзне дә белми. Р.И. Якупов типтәр теле турында «үз күзәтүләрем буенча әйтәм» ди. Менә мин дә үз шәхси күзәтүләремне ифадә итә алам: алтмыш ел буе (бала чактан бирле) этник мәсьәләләр белән кызыксынган хәлемдә, гаҗәпләнүемә каршы, миңа бер генә тапкыр – моннан алтмыш еллар элек – «сез татар түгел, сез типтәр» дигән сүзне ишетергә туры килде. Диалектологик экспедицияләрдә йөргәндә дә миңа «без татар (яки башкорт) түгел, типтәр» дигән кеше очрамады бугай. Бу мәсьәлә буенча студентлар белән сөйләшкәндә, аларның берсе дә үзен типтәр дип атамады. Тик кайберәүләр генә «безнең авылда типтәр очы бар» дию белән чикләнделәр, шуннан артыкны әйтә алмадылар. Шунысы һаман характерлы – «башкорт» дип аталган татар авылының бер «очы» яисә, аңа күрше исемдәш авыл, мәс. – түбән Хансөяр башкорт, югары Хансөяр исә, иске хәтер буенча, типтәр дип калырга мөмкин, әлбәттә, әмма ул күрше «оч»лар яисә авыллар бер үк телдә сөйләшә. Һәм гомумән, Башкортстан татарлары телендә уртак диалектизмнар бар, ләкин алар типтәрлек белән баглы түгел: һичкайчан «типтәр» булмаган авылларда да шул ук тел!

Аерым типтәр теле булмаганлыгы Р.И. Якуповның үзенең элегрәк язылган «Тептяри и историография вопроса» дигән мәкаләсендә китерелгән материаллардан бик ачык күренә (к. Этнологические исследования в Башкортостане. Уфа, 1994: 85–101, к. ш. ук Решетов А.М. Материалы по этнографии народов Поволжья в Санкт-Петербургском филиале архива РАН // Op. cit.: 75–84).
Типтәр дигәннәрдән тел вә гореф-гадәтләр җәһәтеннән Урал артында бер группа аерылып тора. XIX г. бу группаны С.М. Рыбаков җентекләп тикшергән. Аның публикацияләрендә әлеге типтәрләрнең башкорт телендә сөйләшкәнлеге әйтелә.
Аның фикеренчә, типтәр сүзе сукбайны белдерә, к. Рыбаков С. Очерк быта и современного состояния инородцев Урала // Наблюдатель, № 7–8, 1895 (типтәр сүзе турында 305 биттә); С.М. Рыбаков Музыка и песни уральских мусульман с очерками их быта. СПб., 1897 (типтәрләр турында махсус бүлекчә бирелгән). Бу аңлатманы ул каян алгандыр – әйтелми. Гомумән, ул Урал арты типтәрләренең килеп чыгышы да үзенчәлекле булса кирәк.

Ләкин Уралның бу ягындагы «типтәр сөйләшләренең» (шунда дип әйтергә яраса) берсе дә башкорт теленә азмы-күпме сизелерлек якын түгел.

XIX г. беренче яртысында 250 меңләп типтәр арасында 66 мең башкорт булуы билгеле (к. Кузеев Р.Г. О характере присоединения народов Волго-Уральского региона к русскому государству и некоторые вопросы их средневековой истории // Этнолингвистические исследования в Башкортостане. Уфа, 1994: 71). Ләкин бу башкортлар (әгәр чынлап башкорт булсалар да) компакт группа тәшкил итмәгән хәлдә, бик тиз татарлашкан дип уйларга бөтен нигезләр бар.

Тагын кайбер бүтән фикерләр: Г.Ф. Ковалёвның «Русская этнонимия» китабында (Воронеж 1982: 58) типтәр сүзе бор. рус диалектларында очрый торган тепьра этнонимы белән чагыштырыла (ләкин бу чагыштыруның реаль нигезе күрсәтелми); М.Р. Федотов (II: 234) чув. типтер «бирка, таякка язылган билге – кирт» һәм типтер «типтәр» сүзләренең бердәйлегенә шикләнми; ТЭС (: 573) типтәр сүзенең этимологиясе «анык түгел» дип, бу сүзнең ачык-аян тарихын арытабан да болгатырга урын калдыра; Фасмер (IV: 44) өчен мәсьәлә ачык: типтәр һәм дәфтәр – гомоген сүзләр; З. Вәлиди (Veli di: 291) дә нәкъ шул фикер дә. К. Типтирлә-ү.

Red Khan

В тему обсуждения схожести мишарского акцента и русского. Нашёл вот такой шикарный пример - программа "Туган як" ГТРК "Мордовия". Большинство живущих в Мордовии татар - мишаре и толи потому-что других не нашли, толи чтобы речь для зрителей не была слишком чужая, ведущая явно говорит с мишарским акцентом.

Asterlibra

Цитата: Red Khan от мая 18, 2020, 23:09
В тему обсуждения схожести мишарского акцента и русского. Нашёл вот такой шикарный пример - программа "Туган як" ГТРК "Мордовия". Большинство живущих в Мордовии татар - мишаре и толи потому-что других не нашли, толи чтобы речь для зрителей не была слишком чужая, ведущая явно говорит с мишарским акцентом.
А это точно мишарский диалект? Среди мишарских особенностей есть такое, что слово һәм произносится хем? Возможно ведущая просто читает текст как умеет.

Просто тут многие девушки вообще по русски говорят, другие вставляют целые обороты русские. По моему тут все перемешано - и собственно мишарские особенности, и плохое владение татарским и русификация. Интересно в Мордовии есть школы где татарский преподают? Погуглил и понял что нехорошие вещи там происходят.
Небо и Земля устанавливаются по позиціямъ, и Перемѣны движутся между ними. (Си цы чжуань, I, 5)

Учитель сказалъ:
"Кто позналъ Дао метаморфозъ и измѣненій, тотъ позналъ, что дѣетъ духъ".  (Си цы чжуань, I, 10)

Изъ Желтой рѣки вышелъ чертежъ, изъ рѣки ​Ло вышли письмена. ​Совершенномудрые берутъ ихъ за образецъ. (Си цы чжуань, I, 11)

Neeraj

Цитата: Asterlibra от июня 10, 2020, 22:12
Цитата: Red Khan от мая 18, 2020, 23:09
В тему обсуждения схожести мишарского акцента и русского. Нашёл вот такой шикарный пример - программа "Туган як" ГТРК "Мордовия". Большинство живущих в Мордовии татар - мишаре и толи потому-что других не нашли, толи чтобы речь для зрителей не была слишком чужая, ведущая явно говорит с мишарским акцентом.
А это точно мишарский диалект? Среди мишарских особенностей есть такое, что слово һәм произносится хем? Возможно ведущая просто читает текст как умеет.

Просто тут многие девушки вообще по русски говорят, другие вставляют целые обороты русские. По моему тут все перемешано - и собственно мишарские особенности, и плохое владение татарским и русификация. Интересно в Мордовии есть школы где татарский преподают? Погуглил и понял что нехорошие вещи там происходят.
У меня сложилось другое впечатление.Как раз на бытовом уровне ситуация вполне нормальная. Ну а то что в школе не изучается, об этом уже не раз об этом писалось - в каждой национальной республике власти " впаривают" прежде всего язык(и) титульной нации, а на другие мало обращают внимание.

Agabazar

В Мордовии едва ли что либо особо «впаривают».  Не лидер в этом отношении, если можно так выразиться.

Asterlibra

Цитата: Agabazar от июня 11, 2020, 11:31
В Мордовии едва ли что либо особо «впаривают».  Не лидер в этом отношении, если можно так выразиться.
Это кстати совершенно верно, поскольку они сами не разобрались что именно впаривать.
Небо и Земля устанавливаются по позиціямъ, и Перемѣны движутся между ними. (Си цы чжуань, I, 5)

Учитель сказалъ:
"Кто позналъ Дао метаморфозъ и измѣненій, тотъ позналъ, что дѣетъ духъ".  (Си цы чжуань, I, 10)

Изъ Желтой рѣки вышелъ чертежъ, изъ рѣки ​Ло вышли письмена. ​Совершенномудрые берутъ ихъ за образецъ. (Си цы чжуань, I, 11)

Быстрый ответ

Обратите внимание: данное сообщение не будет отображаться, пока модератор не одобрит его.

Имя:
Имейл:
Проверка:
Оставьте это поле пустым:
Наберите символы, которые изображены на картинке
Прослушать / Запросить другое изображение

Наберите символы, которые изображены на картинке:

√36:
ALT+S — отправить
ALT+P — предварительный просмотр