Главное меню
Мы солидарны с Украиной. Узнайте здесь, как можно поддержать Украину.

Легкочтение

Автор _Swetlana, декабря 1, 2016, 00:00

0 Пользователи и 1 гость просматривают эту тему.

_Swetlana

Куңелсез хәбәр (Печальная весть)

Бервакыт өч дус – Шамил, Камил һәм Наил – Нью- Йоркка килде. Алар бик зур, биек (высокий) отельдә, 45нче катта урнаштылар (расположились; урнаш-ырга – располагаться). Көндез дуслар экскурсияләргә, музейларга бардылар, күп истәлекле урыннар күрделәр. Аннары алар ресторанда көндезге аш ашадылар. Ә кич белән театрга киттеләр. Дуслар комедия карадылар. Спектакль аларга бик ошады. Ул бик кызык булды, ләкин бик озак (долго) барды, һәм алар отельгә бик соң (поздно) кайттылар.

Отельдә аларны администратор каршылады (встретил; каршыла-рга – встречать). Ул аларга әйтте: «Гафу итегез, әфәнделәр! Безнең лифт эшләми. Мин сезгә холлда урыннар тәкъдим итәм (предлагаю; тәкъдим ит-әргә – предлагать). Холлда йоклыйсызмы?» – дип сорады. Дуслар риза булмадылар (не согласились; риза бул-ырга – соглашаться): «Юк, юк! Сез нәрсә?! Без холлда йокламыйбыз! Без үзебезнең (свой) номерга менәбез (поднимемся; мен-әргә – подниматься)», — диделәр. Һәм шунда Шамил әфәнде әйтте: «Егетләр, юл бик ерак (путь очень длинный). Әйдәгез, болай эшлибез (Давайте, сделаем так)»,— диде. «Башта мин сезгә кызык мәзәкләр (мәзәк – анекдот) сейлим. Аннары син, Камил, безгә матур җырлар җырлыйсың, ә аннары син, Наил, безгә кызык хәлләр (хәл – здесь: история) сейлисең»,— диде. Шулай итеп (таким образом), алар менә башладылар (начали подниматься; менә башла-рга – начать подниматься).

Башта Шамил кызык мәзәкләр сөйләде, аннары Камил матур җырлар җырлады. Ниһаять (наконец), алар 35 нче катка життеләр (дошли; җит-әргә – достигать, дойти). Дуслар бик арыдылар (устали; ары-рга – уставать) һәм туктадылар (остановились; тукта-рга – останавливаться). Бераз ял иттеләр (отдохнули; ял ит-әргә – отдыхать), һәм Шамил Наилгә әйтте: «Әйдә, дустым, хәзер синең чират (очередь)»,– диде. Ә Наил бераз (немного) уйлады (подумал; уйла-рга – думать) һәм әйтте: «Дусларым! Мин сезгә кызык хәл сөйләмим. Мин сезгә күңелсез хәбәр әйтәм... Безнең ачкыч холлда калды (остался; кал-ырга — оставаться)»,— диде.


Ответьте на вопросы.

1.   Нью-Йоркка кем килде?
2.   Дуслар фатирда урнаштылармы?
3.   Алар кайда урнаштылар?
4.   Дуслар көндез конференциягә бардылармы?
5.   Дуслар көндез кая бардылар? Нишләделәр?
6.   Дуслар кич белән кая киттеләр?
7.   Аларга спектакль ошадымы?
8.   Дуслар отельгә кайчан кайттылар?
9.   Администратор аларга нинди яңалык әйтте?
10.   Администратор дусларга нәрсә тәкъдим итте?
11.   Дуслар риза булдылармы?
12.   Шамил нәрсә тәкъдим итте?
13.   Дуслар 45 нче катка җиттеләрме?
14.   Наил нинди хәбәр әйтте?
15.   Ничек уйлыйсыз, дуслар аннары нишләделәр?

Аудио
https://yadi.sk/d/N0Blk6tqzsobT

(Шаяхметова Л.Х. Татарский язык для начинающих)
🐇

_Swetlana

Ватылган ваза (Разбитая ваза)

Бервакыт бер егет сөйгән кызының туган көненә (на день рождения своей любимой девушки) барырга җыенды (собрался; җыен-ырга – собираться). Ул «Бүләкләр» (бүләк - подарок) кибетенә китте. Анда ул сувенирлар булегенә (бүлек - отдел) керде һәм бик матур ваза күрде (увидел; күр-ергә – видеть). Бу ваза аңа бик ошады (понравилась; оша-рга – нравиться). Ләкин ваза бик кыйммәт (дорогой) булды һәм егетнең акчасы җитмәде (не хватило денег; җит-әргә – здесь: хватать, хватить). Ул вазага карап (смотря) торды, торды (стоял; тор-ырга – стоять) һәм инде (уже) чыгарга (чыг-арга – выйти) җыенды. Шул минутта ваза идәнгә (идән – пол) төшеп (төш-әргә – падать; төш-еп – упав) ватылды (разбилась; ватыл-ырга – разбиться).
Кинәт (вдруг) егеткә бер идея килде. Ул сатучыга килде дә әйтте: «Зинһар, миңа бу ватылган вазаны (разбитую вазу) төреп (төр-еп – завернув; тер-ергә – заворачивать) бирегез әле»,– диде. Сатучы бик аптырады (удивился; аптыра-рга – удивляться), ләкин вазаны төреп бирде. Әлбәттә, бушка (даром). Егет, төргәкне (төргәк – свёрток) алды һәм теге кызга (к той девушке) китте. Ул аны туган көне белән котлады (поздравил; котла-рга – поздравлять), матур теләкләр теләде (теләкләр телә-ргә – говорить пожелания). Аннары төргәкне бирде дә әйтте: «Кадерлем (моя дорогая)! Мин автобуста килдем. Анда кеше бик күп булды. Һәм мин бүләкне ваттым бугай (кажется)», – диде. Кыз төргәкне сүтеп карады (развернув, посмотрела) һәм әйтте: «Эх син, ялганчы! (ялганчы – лжец)» – диде.

Чөнки вазаның һәр (каждый) кисәге (кисәк – кусок) аерым (отдельно) төрелгән иде (был завёрнут).

Ответьте на вопросы.

1.   Егет кая җыенды?
2.   Ул нигә кибеткә барды?
3.   Егет кайсы бүлеккә керде?
4.   Аңа кибеттә нәрсә ошады?
5.   Егет вазаны сатып алдымы?
6.   Сатучы нигә аптырады?
7.   Егет туган көнгә килдеме?
8.   Егет кызга нарсә диде?
9.   Ни өчен кыз егеткә «ялганчы» диде?
10.   Сезнеңчә, бу егет нинди кеше?

Аудио
https://yadi.sk/d/_VzIxcQbzvt8i

(Шаяхметова Л.Х. Татарский язык для начинающих)
🐇

_Swetlana

Хәтерсез турист (Забывчивый турист)

Бервакыт бер әфәнде Парижга килде. Ул отельгә урнашты һәм, адресны язып (написав адрес), хатынына телеграмма жибәрде (отправил; җибәр-ергә – отправлять). Аннары аның шәһәрне күрәсе килде (ему захотелось посмотреть город).

Ул отельдән чыкты һәм урам буенча (по улице) китте. Бераз баргач (немного пройдя), уңга борылды (свернул направо; борыл-ырга – поворачивать, сворачивать), юл аркылы (через дорогу) чыкты һәм тагын турыга (туры – прямо) китте. Бик матур паркка җитте. Парк аркылы утте (прошёл; ут-әргә – проходить). Паркта ул матур чәчәкләргә, фонтаннарга сокланды (восхитился; соклан-ырга – восхищаться).
Аннары, эскәмиягә утырды (сел; утыр-ырга – садиться) һәм бераз ял итте (отдохнул; ял ит-әргә – отдыхать). Парктан чыккач, сулга (налево) борылды һәм инде башка (другой) урам буенча китте. Шулай итеп, әфәнде шәһәрдә бик озак (долго) йерде. Һәр урам матур иде. Ул күп истәлекле урыннар, һәйкәлләр, тарихи биналар күрде. Аңа Париж бик ошады.

Бервакыт кич җитте. Әфәнде бик арыды һәм отельгә кайтырга уйлады (решил вернуться; уйла-рга – здесь: решить). Ул борылды һәм урам буенча китте. Ләкин ул отельнең урынын һәм адресын хәтергә төшерә алмады (не смог вспомнить; хәтергә төшер-ергә – вспоминать). Әфәнде бик озак адашып (заблудившись; адаш-ырга – заблудиться) йөрде (ходил; йөр-ергә – ходить). Ахырда (в итоге) ниндидер (какой-то) бер отельгә кереп урнашты.
Йокы алдыннан (перед сном) аңа бер идея килде. Ул хатынына мондый телеграмма язды: «Зинһар, миңа Париждагы адресымны (мой адрес в Париже) җибәр әле».

Ответьте на вопросы.

1.   Турист кайсы шәһәргә килде?
2.   Ул хатынына нәрсә җибәрде?
3.   Аннары турист кая китте?
4.   Аңа Париж ошадымы?
5.   Ул нәрсәгә сокланды?
6.   Ни өчен турист үз отеленә кайтмады?
7.   Ахырда турист нишләде?

Аудио
https://yadi.sk/d/Cguct8NMzwgVh

(Шаяхметова Л.Х. Татарский язык для начинающих)
🐇

_Swetlana

Бервакыт төнлә (Однажды ночью)

Шәүкәт авылда яши. Ул һәр кен эшкә поезд белән йери. Эштән ул гадәттә кичке 9да кайта. Станциядән чыккач, ул гадәттә өйгә җәяү кайта, чөнки аның йөрты станциядән ерак түгел.

Менә бервакыт Шәүкәт, гадәттәгечә, кичке 9да тимер юл станциясеннән чыкты. Кич җылы иде. Шәүкәт урам аркылы чыкты һәм уңга борылды. Урамда беркем юк иде. Шәүкәт урам буенча китте. Бераз баргач, ул караңгы тыкрыкка (тыкрык – переулок) борылды. Берничә (несколько) адым (шаг) атлагач, Шәүкәт кинәт артта (сзади) аяк тавышлары (шаги) ишетте (услышал; ишет-ергә – слышать). Борылып карады (обернулся; борылып кара-рга – оборачиваться) һәм бер таныш булмаган әфәндене (таныш булмаган әфәнде – незнакомый мужчина) күрде.

Шәүкәт бик курыкты (испугался; курк-ырга – пугаться) Һәм тизрәк (тиз – быстро; тизрәк – быстрее) атлый башлады (зашагал; атлый башла-рга – начать шагать). Теге әфәнде дә тизрәк атлый башлады. Бераздан Шәүкәт йөгерә башлады (побежал). Теге әфәнде дә йөгерә башлады. Шәүкәт паркка кадәр җитте һәм койма (забор) аркылы эчкә (внутрь) сикерде (прыгнул; сикер-ергә – прыгать). Теге әфәнде дә аның артыннан (за ним) койма аркылы сикерде. Шәүкәт клумбалар, куаклар (кусты; куак – куст) аркылы сикереп, паркның икенче ягына (икенче як – другая сторона) йөгерде. Теге әфәнде дә аның артыннан йөгерде.

Парктан чыккач, Шәүкәт түзмәде (не выдержал; түз-әргә – выдерживать, терпеть). Ул кинәт (резко) туктады (остановился; тукта-рга – останавливаться) һәм теге кешегә борылды:
«Сез кем? Һәм нигә минем арттан (за мной) барасыз?» – диде.
Теге кеше көчкә сулап (еле дыша) җавап бирде:
«Мин бу авылга дустым янына килдем. Ләкин аның адресын белмим. Станциядә кассирдан сорадым. Ул миңа Сезне күрсәтте (показал Вас; күрсәт-ергә – показывать) һәм әйтте: «Бу кеше – Сезнең дустыгызның куршесе (сосед Вашего друга)», – диде. Әйтегез, зинһар, Сез әле тагын физик күнегүләр ясаячаксызмы, әллә инде хәзер туры өйгә кайтасызмы?» – диде.

Ответьте на вопросы.

1.   Шәүкәт кайда эшли?
2.   Ул эшкә машинада йөриме?
3.   Ул ничәдә эштән кайта?
4.   Бервакыт Шәүкәт станциядән чыкты һәм кая китте?
5.   Караңгы тыкрыкка борылгач, ул кинәт нәрсә ишетте?
6.   Артка борылып карагач, ул кемне күрде?
7.   Шәүкәт теге әфәнде белән таныштымы?
8.   Шәүкәт нишләде?
9.   Теге әфәнде артта калдымы?
10.   Шәүкәт кайчан туктады?
11.   Шәүкәт теге әфәнде белән сөйләштеме?
12.   Теге әфәнде нәрсә диде?

Аудио
https://yadi.sk/d/k5LB5DU1zwyAG

(Шаяхметова Л.Х. Татарский язык для начинающих)
🐇

_Swetlana

Примечание.
-Ган/-гән; -кан/-кән – аффиксы неочевидного прошедшего времени глагола. Используются в повествовании прошедших событий, которых повествующий сам не видел, а узнал из других источников.

Эт һәм бүре (Собака и волк)

Бервакыт ач бүре (голодный волк) юлда тук эт (сытая собака) белән очрашкан (встретились; очраш-ырга – встречаться). Бүре әйткән:
– Дустым, син бик шат (весёлый) һәм тук күренәсең (выглядишь; курен-ергә – выглядеть)! Әйт әле, ничек син шулай булдырасың (можешь; булдыр-ырга – мочь)! Менә мин иртәдән төнгә кадәр азык (пища) эзлим (ищу; эзлэ-ргә – искать), ләкин барыбер (всё равно) йокларга ач ятам.

Эт җавап биргән:
– Мин хуҗамның (хуҗа – хозяин) йортын саклыйм (охраняю; сакла-рга – охранять), һәм ул миңа ашарга бирә. Ишегалдында (ишегалды – двор) минем кечкенә җылы оям (оя – здесь: будка) бар. Әгәр син минем белән авылга барсаң (если пойдешь; бар-ырга – идти), син дә шулай мәшәкатьсез (беззаботно) яшәячәксең, – дигән.

Бүрегә бу идея бик ошаган. Һәм ул авылга барырга риза булган. Кинәт бүре этнең муенында (на шее собаки; муен – шея) пеләш урын (лысое место) күргән һәм:
– Бу нәрсә? – дип сораган.
Эт җавап биргән:
– Бу – чылбыр эзе (след цепи; чылбыр – цепь, эз – след). Минем хуҗам кайвакыт мине чылбыр белән бәйли (привязывает; бәйлә-ргә – привязывать)... Әй, тукта, син нигә кире (обратно) борылдың?
– Юк, мин синең белән бармыйм, дустым, – дигән бүре. – Миңа азатлык (свобода) кадерлерәк (дороже; кадерле – дорогой).

Ответьте на вопросы.

1.   Бервакыт юлда кемнәр очрашты?
2.   Алар икесе дә тук идеме?
3.   Бүре эткә нәрсә диде?
4.   Эт бүрегә нәрсә тәкъдим итте?
5.   Бүре этнең муенында нәрсә күрде?
6.   Бүре нигә кире борылды?

Аудио
https://yadi.sk/d/dorh5FGA323W76

(Шаяхметова Л.Х. Татарский язык для начинающих)
🐇

_Swetlana

Шатлык (Радость)

Купега 20—22 яшьләрдәге егет (парень 20 –22 лет) белән урта яшьләрдәге (среднего возраста) ир керде. Яшь егет тәрәзә янына утырды. Поезд кузгалгач (когда поезд тронулся; кузгал-ырга – трогаться), ул кулын ачык тәрәзәдән чыгарды (он высунул руку в открытое окно; кул – рука; чыгар-ырга – здесь: высовывать) һәм сокланып (с восхищением) кычкырып җибәрде (вскрикнул; кычкырып җибәр-ергә – вскрикнуть):
– Эти, күрәсеңме, агачлар артка (назад; арт – зад) йөгерәләр (бегут; йөгер-ергә – бежать)!

Этисе аңа елмайды (улыбнулся; елмае(й+ы)рга – улыбаться). Ә купеда утыручы (сидящие в купе) башка кешеләр (другие люди) аптырадылар (удивились; аптыра-рга – удивляться) һәм болай уйладылар (подумали; уйла-рга – думать): «Нинди зур егет, ә үзен бала кебек тота (ведёт себя как ребёнок; тот-арга – здесь: вести, держать). Сәер (странно)!»
Кинәт егет тагын шатланып (обрадовавшись) кычкырып җибәрде:
– Эти, күрәсеңме, әнә күл (озеро) һәм күлдә үрдәкләр (утки; үрдәк – утка) йөзәләр! Ә болытларблака; болыт – облако) поезд белән бергә баралар!

Купеда утыручы кешеләр, егет өчен оялып (стыдясь за парня), бер-берсенә карадылар(переглянулись, друг на друга посмотрели; кара-рга – смотреть). Ә егетнең этисе аңа тагын елмайды һәм бер кулы белән улын кочаклады (обнял; кочакла-рга – обнимать).
Кинәт яңгыр ява башлады (начался дождь), һәм яңгыр тамчылары егетнең кулына тиделәр (капли дождя коснулись руки парня; тамчы – капля; ти-яргә – касаться). Егет тагын шатлык белән тулды (переполнился радостью) һәм берничә секундка кузләрен йомды (закрыл свои глаза). Аннары тагын этисенә борылды:
– Эти, кара, яңгыр ява! Тамчылар миңа кагыла (касаются меня; кагыл-ырга – касаться)! Күрәсеңме, эти?

Купеда утыручы бер ханым түзмәде (не выдержала; түз-әргә – терпеть, выдерживать) һәм егетнең этисенә әйтте:
– Нигә Сез улыгызны клиникага дәваларга алып бармыйсыз (не везёте лечить; алып бар-ырга – отводить, отвозить; дәвала-рга – лечить)?
Ә егетнең этисе аңа җавап бирде:
– Без яңа гына (только что) клиникадан. Бүген минем улым, ниһаять, күрә башлады (прозрел, начал видеть; күрә башларга – начать видеть).

Ответьте на вопросы.

1. Купега кемнәр керде?
2. Егет кая утырды? Ул үзен ничек тотты?
3. Этисе үзен ничек тотты?
4. Купеда утыручы кешеләрнең реакциясе нинди булды?
5. Яңгыр ява башлагач, егет нишләде?
6. Купеда утыручы ханым егеткә елмайдымы?
7. Бу ханым егетнең этисенә нәрсә диде?
8. Егетнең этисе ханымга нәрсә диде?
9. Сезнеңчә, егетнең этисе нинди кеше?
10. Сезнеңчә, ханым нинди кеше?

Аудио
https://yadi.sk/d/wRM-V8uf325yx3

(Шаяхметова Л.Х. Татарский язык для начинающих)
🐇

_Swetlana

Тапкырлык (Находчивость)

Бер авылда Хосе исемле кеше яши. Ул башлыклар (башлык – головной убор) тегә һәм атна саен (каждую неделю) аларны сатарга (сат-арга – продавать) шәһәргә бара. Шәһәргә ул һәрвакыт кыска (короткий) юл белән урман аркылы (через лес) бара.

Менә бервакыт ул башлыкларны капчыкка (капчык – мешок) салды һәм шәһәргә китте. Көн бик эссе иде. Хосе урманга җитте һәм ял итәргә уйлады. Ул бер агач төбенә (под одно дерево; төп – здесь: место у основания, вокруг; агач төбе – под деревом) ятты (лёг; ят-арга – ложиться) һәм йокыга китте (заснул; йокыга кит-әргә – засыпать, заснуть).

Бераздан Хосе уянды (проснулся; уян-ырга – просыпаться, проснуться) һәм шуны күрде: аның капчыгы буш (пустой), анда башлыклар юк. Ул бик аптырады, як-якка карадыберкем юк (никого нет). Шуннан соң ул өстә (наверху; өс – верх) ниндидер тавышлар ишетте. Өскә карагач, ул шуны күрде: агачларда берничә маймыл (несколько обезьян) утыра һәм һәр маймылның башында (на голове каждой обезьяны) – Хосеның башлыгы!

Хосе бик ачуланды (рассердился; ачулан-ырга – сердиться). Ул маймылларга кычкыра башлады (закричал на обезьян; кычкыра башла-рга – закричать). Агачларны селкетте (тряс деревья; селкет-ергә – трясти), маймылларга ташлар атты (кидал камни в обезьян; таш ат-арга – кидать камни). Маймыллар чыелдаштылар (визжали; чыелдаш-ырга – совместно пищать, визжать), көлделәр (скалили зубы; көл-әргә – здесь: скалить зубы, насмехаться), ләкин башлыкларны кайтармадылар (не вернули; кайтар-ырга — возвращать).

Ниһаять, Хосега бер идея килде. Ул үзенең башлыгын салды (снял свою шапку; сал-ырга – здесь: снимать) һәм демонстратив рәвештә (демонстративно) җиргә ташлады (бросил на землю; җир – земля, ташла-рга – бросить). Шул минутта бөтен маймыллар Хосе кебек (как Хосе) башлыкларны салдылар һәм җиргә ташладылар. Хосе тиз генә башлыкларны җыйды (собрал; җыярга – собирать), капчыкка салды (положил в мешок; сал-ырга – здесь: положить) һәм шәһәргә китте.

Ответьте на вопросы.
1.   Хосе шәһәрдә яшиме?
2.   Ул нәрсәләр тегә?
3.   Хосе башлыкларны кайда сата?
4.   Ул шәһәргә ничек бара?
5.   Бервакыт ул урманда нишләде?
6.   Уянгач, Хосе шәһәргә киттеме?
7.   Аның башлыкларын кем алды?
8.   Хосе башта нишләде?
9.   Ә маймыллар нишләделәр?
10.   Аннары Хосега нинди идея килде?
11.   Маймыллар нигә башлыкларны ташладылар?
12.   Сезнеңчә, Хосе нинди кеше?

Аудио
https://yadi.sk/d/_kVV_R00328QYo

(Шаяхметова Л.Х. Татарский язык для начинающих)
🐇

_Swetlana

Примечание.
-Ган/-гән; -кан/-кән – аффиксы неочевидного прошедшего времени глагола.
Используются в повествовании прошедших событий, которых повествующий сам не видел, а узнал из других источников.


Шаяру (Шутка)

Марк Твен әсәрләрендә генә түгел (не только в своих произведениях), ә тормышта да (и в жизни) бик зур юморист булган. Бервакыт ул Англиядә булган һәм ял көннәрендә Лондон читенә (на окраину Лондона; чит – здесь: окраина) атлар чабышын (чабыш – скачки, атлар чабышы – конные скачки) карарга барган. Атлар чабышы беткәч, Марк Твен тимер юл станциясенә килгән. Һәм кинәт (вдруг) шунда бер дустын очраткан (встретил; очрат-ырга – встретить).

Әлеге (этот) дус аңа әйткән: «Кара әле, дустым! Мин атлар чабышында бөтен акчамны (все мои деньги) оттырдым (проиграл; оттыр-ырга – проигрывать). Миңа да билет ал әле, зинһар!» – дип сораган. Ә Марк Твен аңа: «Гафу ит, дустым, ләкин минем дә акчам ике билетка җитми (не хватает; җит-әргә – здесь: хватать). Тик (но) син борчылма (не беспокойся; борчыл-ырга – беспокоиться), җаен табарбыз (найдём выход). Әйдә болай эшлибез. Мин хәзер бер билет алам. Аннары без синең белән бер буш (свободный) купега керәбез. Купеда син аскы урын астына (под нижнюю полку; аскы урын – нижняя полка, ас – низ) качасың (спрячешься; кач-арга – прятаться). Инспектор сине күрмәячәк», – дигән. Дусты риза булган.

Ә Марк Твен ике билет алган, ләкин дустына әйтмәгән. Алар бер буш купега кергәннәр һәм акчасыз дус аскы полка астына качкан. Поезд кузгалган (тронулся; кузгал-ырга – трогаться) һәм бераздан купега билетларны тикшерергә (проверить билеты) инспектор кергән.

Марк Твен аңа 2 билет сузган (протянул; суз-арга – протягивать). Инспектор бик аптыраган һәм: «Гафу итегез, Сез миңа 2 билет күрсәтәсез, ә икенче пассажир кайда?» – дип сораган. Марк Твен: «Э-э-э, бу – минем дустымның билеты. Ул үзе полка астында ята (лежит; ят-арга – лежать). Сез аптырамагыз инде, иптәш инспектор, минем дустым бераз сәер (странный), аның башы эшләми (у него не всё в порядке с головой; букв. у него голова не работает). Ул поездда һәрвакыт менә шулай сәяхәт итә (путешествует; сәяхәт ит-әргә – путешествовать)», – дигән.

Ответьте на вопросы.
1.   Марк Твен кайсы илдә булган?
2.   Ул нигә Лондон читенә барган?
3.   Ул анда кемне очраткан?
4.   Дусты аннан нәрсә сораган?
5.   Марк Твен дустына нәрсә тәкъдим иткән?
6.   Марк Твен ничә билет алган?
7.   Купега кергәч, дусты нишләгән?
8.   Марк Твен инспекторга нәрсә сузган?
9.   Инспектор нигә аптыраган?
10.   Марк Твен дусты турында нәрсә әйткән?
11.   Ничек уйлыйсыз, Марк Твенның дусты аннары нишләгән?
12.   Аның реакциясе нинди булган?
13.   Сезнеңчә, Марк Твен нинди кеше булган?

Аудио
https://yadi.sk/d/l75rO_Yu328cqr

(Шаяхметова Л.Х. Татарский язык для начинающих)
🐇

_Swetlana

Мәшһүр рәссам (Знаменитый художник)

19 нчы гасырда мәшһүр инглиз рәссамы Джозеф Тёрнер яшәгән. Сәнгатьтән тыш (кроме искусства), бу рәссам этләрне бик яраткан. Аның яраткан эте булган. Һәм беркөнне – нинди бәхетсезлек! (какое несчастье!) – бу эт аягын сындырган (сломала лапу; сындыр-ырга – ломать). Джозеф Тёрнер бик нык борчылган һәм этне бик җәлләгән (жалел; җәллә-ргә – жалеть).

Джозеф Тёрнер бик бай (богатый) кеше булган. Шуңа күрә этне дәваларга (лечить, вылечить) ул ветеринарны түгел, ә Лондонда яшәүче мәшһүр хирургны чакырган (пригласил; чакыр-ырга – звать, приглашать). Хирург килгән. Рәссам башта хирургны бик мактаган (похвалил; макта-рга – хвалить), аннары аңа сырхау (больной) этне күрсәткән (показал; күрсәт-ергә – показывать) һәм әйткән:
– Бу эткә операция кирәк. Зинһар өчен, ярдәм итегез! Мин беләм: Сез – мәшһүр хирург. Сезнең өчен (для Вас) бу – бик вак эш (мелкая работа). Ләкин бу эт минем өчен бик кадерле, – дигән.

Хирургның, әлбәттә, ачуы килгән (рассердился; ачу кил-ергә – рассердиться, разозлиться), ләкин ул рәссамга моны күрсәтмәгән (этого не показал). Ул эткә операция ясаган һәм тиздән этнең аягы төзәлгән (лапа собаки зажила; төзәл-ергә – заживать, поправляться).
Бераздан хирург бу рәссамны үзенә (к себе) чакырган. Рәссам килгән. Аны хирург бик җылы каршылаган, аннары бер ишекне күрсәткән һәм әйткән:
– Джозеф эфәнде, бу ишекне буярга (буя-рга – красить) кирәк. Зинһар өчен, ярдәм итегез! Мин беләм: Сез – мәшһүр рәссам, һәм сезнең өчен бу – бик вак эш. Ләкин минем өчен бу ишек бик кадерле, – дигән.

Ответьте на вопросы.

1.   Джозеф Тёрнер ничәнче гасырда яшәгән?
2.   Ул нәрсәләрне яраткан?
3.   Аның эте белән ни булган?
4.   Рәссам ветеринарны чакырганмы?
5.   Ни өчен ул хирургны чакырган?
6.   Хирургның реакциясе нинди булган?
7.   Ул эткә операция ясаганмы?
8.   Ни өчен хирург рәссамны үзенә чакырган?
9.   Сезнеңчә, рәссам нинди кеше булган?
10.   Сезнеңчә, хирург нинди кеше булган?

Аудио
https://yadi.sk/d/RW_24pz7328gJw

(Шаяхметова Л.Х. Татарский язык для начинающих)
🐇

_Swetlana

Чәй яфраклары (Чайные листья)

Кайчандыр (когда-то), бик күп еллар элек, Көнбатыш илләрендә чәй турында беркем (никто) бернәрсә (ничего) белмәгән. Ләкин Көнчыгыш илләрендә чәй бик популяр булган.

Шул вакытларда Англиянең бер шәһәрендә бер диңгезче (диңгез – море; диңгезче – моряк) яшәгән. Аның әнисе генә булган. Бу диңгезче бик еш чит илләрдә сәяхәт иткән. Анда ул яңа мәдәният (культура),  яңа гореф-гадәтләр (традиции, обычаи), тарихи урыннар (исторические места) белән танышкан (знакомился; таныш-ырга – знакомиться). Һәм һәр (каждый) сәяхәттән әнисенә һәрвакыт экзотик бүләк алып кайткан (привозил экзотический подарок; алып кайт-ырга – привозить, приносить).

Бервакыт диңгезче Көнчыгышка барган. Анда ул кунакчыл (гостеприимный) кешеләр белән танышкан, төрле тәмле ризыклар ашаган һәм беренче тапкыр (в первый раз) чәй эчкән. Чәй аңа бик ошаган. Һәм ул әнисенә бүләккә бер кап (пачка) чәй алган.

Ниһаять, диңгезче өйгә кайткан. Аның әнисе бик шатланган (обрадовалась; шатлан-ырга – радоваться). Диңгезче әнисенә бүләкне биргән, пешерергә кушкан (велел заварить; куш-арга – велеть) һәм дуслары янына (к друзьям) киткән.

Әлбәттә, бу ханым чәй турында берни белмәгән. Ләкин аңа чәйнең исе (ис – запах, аромат) бик ошаган. Ул дусларын чакырырга һәм чәй белән кунак итәргә уйлаган (решила угостить; кунак итәргә – угостить, угощать; уйла-рга – здесь: решать).

Кич белән диңгезче өйгә кайткан. Кунак бүлмәсенә кергәч, ул шуны күргән: өстәлдә тәмле ризыклар бик күп, ә өстәл уртасында зур тәлинкә (тарелка) тора. Тәлинкәдә – пешерелгән (сваренный) чәй яфраклары. Һәм кунаклар бу яфракларны май, тоз һәм ипи белән ашыйлар.

Дингезче барысын аңлаган (всё понял; аңла-рга – понимать) һәм елмайган. Ул әнисеннән сораган:
– Әни, син яфракларны суда (в воде; су – вода) пешердеңме? – дигән.
– Әйе, – дигән әнисе.
– Ә су кайда соң (здесь: соң – же)? – дип сораган диңгезче.
– Су? Мин аны түктем (вылила; түг-әргә – выливать), әлбәттә! – дип җавап биргән әнисе.

Ответьте на вопросы.

1.   Күп еллар элек кайсы илләрдә чәй турында белмәгәннәр?
2.   Кайсы илләрдә чәй бик популяр булган?
3.   Диңгезче кем белән яшәгән?
4.   Диңгезченең нинди гадәте булган?
5.   Көнчыгышта ул нишләгән?
6.   Көнчыгышта ул әнисенә нинди бүләк алган?
7.   Әнисенә чәй ошаганмы?
8.   Диңгезченең әнисе нишләгән?
9.   Диңгезче, кунакларны күргәч, нигә елмайган?
10.  Әнисе чәйне дөрес пешергәнме?

Аудио
https://yadi.sk/d/47hf7aXE32DRcs

(Шаяхметова Л.Х. Татарский язык для начинающих)
🐇

Быстрый ответ

Обратите внимание: данное сообщение не будет отображаться, пока модератор не одобрит его.

Имя:
Имейл:
Проверка:
Оставьте это поле пустым:
Наберите символы, которые изображены на картинке
Прослушать / Запросить другое изображение

Наберите символы, которые изображены на картинке:

√36:
ALT+S — отправить
ALT+P — предварительный просмотр