1. Билгеле булганча, Идел-Урал ареалында таралган төрки телләр, ягъни татар, башкорт һәм шулай ук чуваш телләре, сузыклар системасы буенча башка барлык төрки телләрдән дә аерылып тора. Тобол-иртыш диалектына да сузыкларның шушы ук Идел-Урал шкаласы хас. Бу исә аны татар диалектлары системасына кертү өчен әһәмиятле күрсәткеч булып тора. Әмма себер диалектларында ә, и, о, ө, у, ү сузыкларының үзара күчеше әле төгәлләнеп җитмәгән, бер төркем сүзләрдә әлеге сузыклар борыңгы төрки телдәгечә, ягъни хәзерге башка төрки телләрдәгечә кулланыла: кол - кул, тоң - туң, кет - кит и др. Тубыл-иртыш диалектында мондый үзгәлекләр азрак, билгеле бер төркем сүзләрдә генә күзәтелә. Ләкин көнчыгышка күчә барган саен алар арта баралар.
Бараба диалектына исә катнаш вокализм хас, алай гына да түгел, ә, и, о, у, ө, ү, авзларын борынгы төрки телдәгечә әйтү күбрәк, активрак дияргә мөмкин: әр - ир, сәбәти - сибә+те, тәмир - тимер, бәр - бир, сәксән - сиксән и т.д.
Том диалекты вокализмына да катнашлык хас, әмма анда сузыкларның Идел-Урал шкаласы төп урын алып тора. Бу явештә-чат сөйләшендә дә шулай. Калмак сөйләшендә исә сузыкларның борынгы төрки тел өчен характерлы системасы шактый тотрыклылык саклый әле: бол - бул, сол - сул, мен - мин, сен - син и т.д. (икенче китап, стр. 250)
Перевод:
1. Как известно, распространённые в волго-уральском ареале тюркские, т.е. татарский, башкирский, а так же чувашский языки, по своей системе гласных отличаются ото всех остальных тюркских языков. И тоболо-иртышскому диалекту тоже свойственна эта же волго-уральская шкала гласных. Это является важным показателем, позволяющим включить его в систему татарских диалектов. Однако в сибирских диалектах взаимный переход гласных ә, и, о, ө, у, ү ещё не завершён, в ряде слов эти гласные звучат, как в древнетюркском, т.е., как в остальных тюркских языках: кол - кул, тоң - туң, кет - кит и др.
Барабинскому же диалекту свойственен смешанный вокализм, более того, можно сказать, что использование звуков ә, и, о, у, ө, ү в их древнетюркском варианте более активно: әр - ир, сәбәти - сибә+те, тәмир - тимер, бәр - бир, сәксән - сиксән и т.д.
Вокализму томского диалекта, так же свойственен смешанный состав, но основное место в нём занимает волго-уральская шкала гласных. Это справедливо и для эуштинско-чатского говора. Калмакский же говор ещё довольно таки устойчиво сохраняет характерную для древнетюркского языка систему гласных: бол - бул, сол - сул, мен - мин, сен - син и т.д. (икенче китап, стр. 250)