ШАРТ ФИГЫЛЬ
(УСЛОВНОЕ НАКЛОНЕНИЕ) Условное наклонение глагола образуется от основы глагола при помощи аффикса
-са/-сә:
Кил – килсә́ (если придёт),
ал – алса́ (если возьмёт).
В татарском языке союз
әгәр (если) часто дублирует условный глагол в предложениях, в разговорной речи опускается:
Әгәр ул кинога барса, мин дә барам. - Если он пойдет в кино, то я тоже пойду.
Ул кинога барса, мин дә барам. - Если он пойдет в кино, то я тоже пойду.
Условная форма может обозначать условие, относящееся к настоящему, будущему и прошедшему времени:Мин белсәм, әйтермен. – Если узнаю, скажу.
Мин белсәм, әйтәм. – Если я знаю, говорю. (Наст. вр. глагола следствия выражает типичность, повторяемость действия).
Мин белгән булсам, әйтер идем. – Если бы я знал, сказал бы. (Форма
-р иде глагола следствия выражает гипотетическое или иррациональное действие).
Замечание. Имеются и другие формы, выражающие условие. Например:
а) Глагол в настоящем времени +
икән (раз, если..., то, в таком случае...):
Ул әйтә икән – эшли. – Если он скажет – сделает.
Әйтәм икән, димәк, эшлим. – Если говорю, значит, сделаю.
Тыңламыйсың икән, үзеңә үпкәлә. – Раз не слушаешься, то пеняй на себя.ә)
исә - (разг.)
если (уж), раз:
Сүз бирдең исә – үтә. – Если (уж) дал слово – выполни.
Ныклап тотындың исә, барысын да эшләргә була. – Если взяться по-настоящему, всё можно сделать.б) Категорическое прошедшее время +
исә:
Яңгыр яуды исә, чәчүгә чыгабыз. – Как только пойдёт дождь, начнём сев.
Дәрес бетте исә, өйгә китәбез. – Как только занятия закончатся, пойдём домой.
Кояш чыкты исә, томан тарала. – Как только взойдёт солнце, туман рассеется.в) Форма причастия
-ган + да :
Бераз тизрәк барганда өлгереп була. – Если немного быстрее пойдём, можно успеть.
1. Фигыльләрдән шарт фигыльләр ясагыз. Тәрҗемә итегез.
а)
Үрнәк: Бар – барса.Юын, курык, йөз, күтәр, чап, күзәт, утыр, туң, үстер, бәрел, оныт.
ә)
Үрнәк: Салма – салмаса.Санама, каплама, әзерләнмә, тынычланма, өйрәнмә, аңлама, йөгермә, ял итмә, су сипмә.
2. Истә калдырыгыз.
Берлек сан | Күплек сан |
барлык формасы | юклык формасы | барлык формасы | юклык формасы |
Мин көлсә́м ачсам | кө́лмәсәм ачмасам | Без көлсәк ачсак | көлмәсәк ачмасак |
Син көлсә́ң ачсаң | кө́лмәсәң ачмасаң | Сез көлсәгез ачсагыз | көлмәсәгез ачмасагыз |
Ул көлсә́ ачса | кө́лмәсә ачмаса | Алар көлсәләр ачсалар | көлмәсәләр ачмасалар |
В прошедшем времени используется аналитический глагол, образующийся по формуле:
основной глагол в форме неопределенного прошедшего времени + вспомогательный глагол
булса:
Мин барган булсам | если бы я пошёл |
Син барган булсаң | если бы ты пошёл |
Ул барган булса | если бы он пошёл |
Без барган булсак | если бы мы пошли |
Сез барган булсагыз | если бы вы пошли |
Алар барган булсалар | если бы они пошли |
Образование сложных предложений с этой формой требует употребления формы давнопрошедшего времени, см. придаточное условное предложение, глагол
иде.
Глагол в условном наклонении употребляется вместе с соотносительными словами.
Кем..., шул - кто..., тот.
Кемнең итәгенә ут капса, шул яна. - Чьим подолом огонь прикроют, тот и загорится.
Ни/нәрсә..., шул - что..., тот.
Бүтәннәр ни эшләсә, мин дә шуны эшләрмен. - Что другие, то и я буду делать.
Ни теләсәң, шул бар - что хочешь, то есть (имеется); что душа желает, всё есть.
Никадәр..., шулкадәр - сколько ..., столько; чем ..., тем.
Баланы никадәр иркәләсәң, шулкадәр бозыла гына. - Чем больше балуешь ребёнка, тем он больше портится.
Дусларың никадәр күп булса, шулкадәр син бәхетле. - Чем больше друзей, тем ты счастливее.
3. Фигыльләрне зат-сан белән төрләндерегез.
Котласа, үтүкләмәсә, тексә, чакырмаса, ышанса, кермәсә.
4. Тәрҗемә итегез.
а) Әгәр яхшы укыса; әгәр өйрәнсәгез; озак көтсәләр; авыр күтәрсә; заманча тексәң; тыныч йокласам; беренче булып исәнләшсәгез; тәмле пешерсәң; җиңел ачсагыз; соң шалтыратсагыз.
ә) Әгәр тиз йөгермәсә; әгәр татарча матур җырламасалар; русча дөрес сөйләшмәсәм; җылы киенмәсәң; җәй көне яхшы ял итмәсәң; чишмә суын эчмәсәң; баллы чәй яратмасаң.
5. Тәрҗемә итегез.
а) Если дашь полезный совет; если любишь сладкие яблоки; если испеку вкусный торт; если сильно разозлится; если подождем другой автобус; если послушаетесь плохих советов; если отдохнуть в доме отдыха; если сломают дерево.
ә) Если меня не найдут; если не побеспокоитесь о здоровье; если не начнем с утра; если не спрячет дневник; если не сможет открыть запертую дверь; если не вспомнишь правило; если нас не обманете; если не найду нужный цвет.
6. Нокталар урынына тиешле фигыльләрне куеп языгыз.
Үрнәк: ...сам белермен – укысам белермен.
...сәм укырмын ...сак керербез
...саң эшләрсең ...мәсәк катнашмабыз
...сәң күрерсең ...сагыз хәтерләгез
...маса яратмас ...масагыз утыртырсыз
...мәсә сөйләмәс ...салар карарлар
...мәсәң яса ...сәләр киярләр
7. Нокталар урынына алмашлыклар куеп языгыз.
Үрнәк: ... ярдәм итсәк - без ярдәм итсәк.
еласаң йокласалар
тексәгез сөйләшмәсәм
сызмасак сатып алсалар
курыксаң хәтерләмәсәгез
яшәсә кисмәсәләр
теләсәгез туктамасак
ташламасам очрашмасам
Иярчен шарт җөмлә
(Придаточное предложение условное)
Условная форма глагола выражает условие действия и обычно является сказуемым придаточного предложения, а сам вывод или следствие выражаются в главном предложении.
Иртәгә көн матур булса, бакчага барырбыз. - Если завтра день будет хороший, пойдем на огород.
Килсә миңа керсен. - Если придёт, пусть зайдёт ко мне.
Үсемлекне сугармасаң, ул корыр. - Если растение не поливать, оно засохнет.
Вспомогательный глагол иде
1) язар иде – написал бы (обозначает действие, которое при определенном условии совершилось бы в будущем):
Адресын белсәм, хат язар идем. – Если бы я знал его адрес, написал бы письмо (хочу написать).
2) язган булыр идем – написал бы (обозначает действие, которое при определенном условии совершилось бы в прошлом, но не совершилось):
Адресын белгән булсам, хат язган булыр идем. – Если бы я знал его адрес, написал бы письмо (уже не напишу).
Белгән булсам, килмәгән булыр идем. - Если б я знал, то не пришёл бы. (уже пришёл).
3) в сочетании с условным глаголом вспомогательный глагол иде переводится частицей «бы». Этим способом условный глагол ставится в прошедшее время:
Ул миңа хат язса иде, мин килгән булыр идем. – Если бы он написал мне письмо, я бы пришел.
(В современном татарском языке эта форма вышла из употребления.)
Ул вакытта, ул чакта - тогда, в ту пору.
Соң булса, (ул чакта/ул вакытта) килмә. - Если поздно, то не приходи.
(При противопоставлении, сопоставлении главного предлож. с придат.) ...ган вакытта; ...са(лар)
Илебезнең көнчыгышында иртә булган вакытта, көнбатышта кич була. - Если на востоке нашей страны утро, то на западе вечер.
8. Тәрҗемә итегез. Иярчен шарт җөмләләрне табыгыз.
1) Әгәр дә сезгә дарулар ярдәм итмәсә, үләннәр кайнатып эчеп карагыз әле.
2) Минемчә, кеше ялкауланмаса, хезмәтне яратса, һәр эштән кызык табып яши.
3) Укырга теләсәң, мин бу журналны сиңа берничә көнгә биреп торам.
4) Әтиең сәгать алтыга кайтып җитсә, бакчага машина белән генә барырбыз.
5) Әгәр өлгерсәк, бүген сезгә дә кереп чыгарбыз.
6) Ялганлаганыңны сизсәләр, әлбәттә, рәхмәт әйтмәсләр.
7) Әгәр сез походка барсагыз һәм безне дә үзегез белән алсагыз, без бик шат булыр идек.
8) Безнең килүебезне теләмәсәләр, өйдә генә калырбыз, бармабыз.
9) Кулымнан килсә, мин барлык картларга да булышыр идем.
9. Тәрҗемә итегез.
1) Без менә шуны эшли алсак, печән дә җыелып бетәчәк. (С. Кудаш)
2) Тотынсаң, синнән дә менә дигән мастер чыгачак бит. (Г. Әпсәләмов)
3) Уңайлырак бүлмә туры килсә, чыгасың да китәсең. (Ш. Камал)
4) Ишеткән булса, миңа да әйтер иде ул. (Ш. Камал)
5) Белмәсәгез, тик торыгыз. (Г. Ибраһимов)
6) Үзе өйдә булса, килеп тә йөрмәс идем. (К. Тинчурин)
7) Илең турында уйласаң, гомерең озын була. (Ф. Кәрим)
8) Миңа берәр кием табып бирсәгез, рәхмәт әйтер идем. (Н. Дәүли)
10. Тәрҗемә итегез.
1) Если твоя сестра торопится на работу, я ее отвезу на машине.
2) Если дома не осталось чистых тетрадей, сбегай, купи в магазине или попроси у соседа.
3) Если бы ты был писателем, о чем бы написал?
4) Если бы у меня были деньги, я бы путешествовал по всему миру.
5) Если поедете в Казань, познакомьтесь с историческими местами города, обязательно посмотрите Кремль.
6) Если послушаете хорошую музыку, то ваше настроение улучшится.
7) Если в школьной библиотеке нет нужных вам книг, сходите в городскую.
8) Если торт понравился, то я могу дать его рецепт.
9) Если не будешь есть много сладкого, у тебя будут здоровые зубы.
11. Күп нокталар урынына баш җөмләләр куеп, күчереп языгыз.
1) Әгәр иптәшләрегез яхшы булса, ... .
2) Спортны яшьтән яратсагыз, ... .
3) Кирәкле-кирәксез күп сөйләсәң, ... .
4) Ял көне паркка барсагыз, ... .
5) Концертка соңга калсаң, ... .
6) Әнием мине уятмаса, ... .
7) Бу шигырьне дә ятламасалар, ... .
8) Әгәр аларга безнең бүләгебез ошаса, ....
12. Күп нокталар урынына иярчен шарт җөмләләр куеп, күчереп языгыз.
1) ... , тузан басылыр иде.
2) ... , туйганчы сөйләшер идек.
3) ... , без вакытында кайтып өлгерербез.
4) ... , мин дә аңа булышыр идем.
5) ... , мин аңа күлмәген үзем үтүкләп бирәм.
6) ... , китабыңны ач та кабатлап ал.
7) ... , аларга салкын тияргә мөмкин.
8) ... , табибка барсыннар, өйдә утырмасыннар.
9) ... , син аны сатып алырга тырыш.
10) ... , барыбер тынычланмаслар, борчылырлар.
13. Сорауларга иярчен шарт җөмләләр белән җавап бирегез.
Үрнәк: Син чәчәк бәйрәменә барасыңмы? – Әгәр дәресләрем вакытында бетсә, мин дә сезнең белән чәчәк бәйрәменә барыр идем.
1) Син иртәгә иртән йөгерергә чыгасыңмы?
2) Киемнәреңне кичтән әзерләп куясыңмы?
3) Ул теләсә нинди мәсьәләне дә чишә аламы?
4) Бүген дә су коенырга барабызмы?
5) Алар дәрестә гел шулай сөйләшеп утыралармы?
6) Ул гел шулай тупас сөйләшәме?
14. Тәрҗемә итегез.
1) Если будешь писать брату, передай ему от нас привет.
2) Приходи ко мне после собрания, если оно кончится не очень поздно.
3) Если этот журнал тебе болыпе не нужен, можно я его возьму?
4) Если пойдете в магазин, купите, пожалуйста, и для меня хлеба.
5) Если эта книга останется у тебя еще на один день, ты успеешь ее прочитать до конца?
Иярчен кире җөмлә
(Придаточное предложение уступительное)
Глаголы в условном наклонении при употреблении с частицами та/тә, да/дә приобретают уступительный смысл и на русский язык переводятся при помощи слов хотя (хоть) и, несмотря на; даже если, пусть даже.
Ул яшь булса да, үз эшен яхшы белә. – Он хоть и молод, но дело своё знает.
Үтерсәң дә әйтмим. – Хоть убей, не скажу.
Еш авырса да, яхшы укый иде. – Он учился хорошо, хотя часто болел.
Риза булса да, канәгатьсез калды. – Хоть и согласился, но остался недоволен.
Яңгыр яуса да, эштән туктамадык. - Продолжали работать, несмотря на то, что шёл дождь.
Бик ашыксак та, поездга өлгерә алмадык. - Не успели к поезду, хотя и очень торопились.
Сирәк булса да очрашабыз. - Хоть и редко, но встречаемся.
Аз булса да ярдәм булыр. - Хотя и немного, но будет помощь.
Бер атна булса да авылда ял ит. – Хоть неделю отдохни в деревне.
Бер сәгатькә булса да – хотя бы на один час.
Кичкә кадәр булса да – хоть бы до вечера.
Кем дә булса – кто-нибудь (да), хоть кто-либо;
нәрсә дә булса – что-нибудь (да), хоть что-либо;
нинди дә булса – какой-нибудь (да), хоть какой-нибудь;
кайда да булса – где-нибудь (да), хоть где-либо;
кайчан да булса – когда-нибудь (да), хоть когда-либо;
ничек тә булса – как-нибудь (да), хоть как-нибудь.
Могут переводиться как ни:
кайда (гына) күрсәм дә ... - где бы ни встретил;
кая (гына) барса да ... - куда бы ни шёл.
Күпме генә уйласа да, хәтеренә төшерә алмады. - Сколько ни думал, не смог вспомнить.
15. Истә калдырыгыз.
Укыса да – хотя и учился.
Күрсәм дә – хотя и видел.
Курыксак та – хотя и боялись.
Сөйләшсәк тә – хотя и разговаривали.
Эзләсәгез дә – хотя и искали.
Исәнләшсәләр дә – хотя и поздоровались.
16. Тәрҗемә итегез. Татарча җөмләләр төзегез.
Хотя я и не узнал; хотя мы и не скажем; хотя вы и не пришли; хотя ты и не спишь; хотя они и не приедут; хотя он и не поможет; хотя дети и не понимают; хотя мама и не рассердилась.
17. Тәрҗемә итегез.
1) Биш яшьтә генә булса да, Алия инде укый-яза белә.
2) Уйнап сөйләсәң дә, уйлап сөйлә.
3) Саф һавада йөрсәм дә, баш авыртуым бетмәде.
4) Төрле милләттән булсалар да, алар яхшы аңлаштылар, тиз дуслаштылар.
5) Иптәшләреннән бер яшькә кечерәк булса да, Азат математиканы әйбәтрәк белә иде.
6) Ул, бик тырышса да, бу чиректә дә рус теленнән бишле ала алмады.
7) Артыма әйләнеп карасам да, мин аны башка күрмәдем.
8) Бик еракларда яшәсәгез дә, әти-әниләрегез янына ешрак кайтыгыз.
9) Ул, өйдән соңрак чыкса да, мәктәпкә бездән алданрак барып җиткән.
10) Бик теләсәк тә, без быел диңгезгә ял итәргә бара алмадык.
11) Күпме ачулансалар да, кире малай барыбер үзенчә эшләде.
12) Соңгы айда яңгырлар еш яуса да, җирдә әле дым җитәрлек түгел иде.
18. Тәрҗемә итегез.
1) Хотя сегодня день и солнечный, на улице все равно холодно.
2) Хотя он и торопился, но на собрание все равно не успел.
3) Хотя в этом году лука посадили поболыне, до нового урожая все равно не хватило.
4) Хотя вы свет и выключили, они и в темноте продолжали разговаривать.
5) Хотя я и постирала это платье в горячей воде, его цвет не изменился.
6) Хотя он на подготовительные курсы и не ходил, но в институт поступил.
7) Хотя вы и ничего не рассказали об этой истории, мы все равно все узнали.
8) Хотя мы и не знали дороги, но к деревне все-таки вышли.
9) Хотя вокруг все смеялись, мне было невесело.
19. Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешлесен куеп языгыз. Тәрҗемә итегез.
а) Ял көннәрендә без гаиләбез белән табигать кочагында ... яратабыз. Инде берничә ел рәттән шушы ук лагерьда ... , ул быел тагын шунда барырга тели. Әтием шимбә көнне ... , без авылга әбиемнең хәлен белергә кайтып килербез.
(Ял итсә, ял итсә дә, ял итәргә.)
ә) Әнием кунакларны вакытында ... , бәлки күлмәкне тегеп бетерер. Ул мине тукталышка кадәр ... , мин барыбер үзем генә кайтырга курыктым. Сеңлебезне һәр көн иртән мәктәпкә кадәр ... кирәк, чөнки ул әле беренче класста гына укый.
(Озатса да, озатырга, озатса.)
б) Мин табиб ... хыялланам, чөнки, минемчә, табиблар – иң шәфкатьле һөнәр ияләре. Берничә тапкыр Казанда ... , без аның янына кереп чыгарга вакыт тапмадык. Курсларга йөреп бетергән ... , бәлки, мин дә матур итеп тегәргә өйрәнгән булыр идем.
(Булсак та, булсам, булырга.)
20. Шарт фигыльләрне юклык формасына куеп, җөмләләрне үзгәртеп языгыз.
1) Әгәр башка төрле диван сатып алырга теләсәгез, иртәгә килегез.
2) Быел бәрәңге уңса, икенче елга күбрәк утыртырга кирәк булыр.
3) Көткән кешемнән якын көннәрдә хәбәр килсә, мин тиз генә җыенып юлга чыгачакмын.
4) Сабантуйга чакырсалар, Казанга барырбыз.
5) Әгәр бу сүзләрне син әйтсәң, Динар чыннан да ышаначак.
6) Туй өстәлен әзерләшергә ярдәмгә кеше кирәк булса, шалтыратып әйтегез.
21. Сынамышларны тәрҗемә итегез.
1) Болытлар сирәк булса, аяз һәм салкын булыр.
2) Әгәр торналар берәмләп килсәләр, җәй яхшы булыр.
3) Томан төшсә, артыннан яңгыр була.
4) Кыш көне агачлар бәсләнсә, иген уңар.
5) Җәй көне еш томан булса, гөмбә күп булыр, кыш көне томан булса, бал күп булыр.
6) Колак кычытса, яңгыр яки кар явар.
7) Кошлар түбән очсалар, тиздән яңгыр явар.
8) Иртән үләннәргә чык төшсә, көн кызу булыр.
22. Тәрҗемә итегез.
1) Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма, көзге боз көзге калынлыгы булса да ышан. 2) Акыллы булсаң да, акыл сатма. 3) Аз булса да җитәр, күп булса да бетәр. 4) Матур булса да торган җир, сагындыра туган ил. (Җыр) 5) Ике кулыңа шәм тотып эзләсәң дә, таба алмассың. 6) Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын.
23. Тәрҗемә итегез.
1) Если зимой часто бывает туман, то летом будет много меда.
2) Если зимой много снега, то лето будет дождливым.
3) Если в августе будет безоблачно, то осенью будет слякоть.
4) Если лошадь ложится на землю – к дождю.
5) Если в апреле тепло, то май будет ветреным, холодным.
24. Тәрҗемә итегез.
1) Бүредән курыксаң, урманга барма.
2) Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың.
3) Башыңа төшсә, башмакчы булырсың.
4) Кунак булсаң, тыйнак бул.
5) Улың ялкау булса, үзеңнән күр.
6) Ата-ана бердәм булса, балалары күркәм була.
7) Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне.
8) Син сөйләсәң, синеке дөрес; мин сөйләсәм – минеке.
9) Дустың булмаса – эзлә, тапсаң – югалтма.
Иярчен урын җөмлә
(Придаточное предложение места)
Кайда хезмәт итсәң, шунда тамагың туяр. - (погов.) Где трудишься, там и кормишься (там твой желудок насытиться).
Кайда хезмәтең, шунда хөрмәтең. - (погов.) Где твой труд, там и твой почёт.
Кая җибәрсәләр, шунда хезмәт ит. - Куда пошлют, там и работай (трудись).
Җил кайсы яктан булса, яңгыр да шуннан. - (погов.) Откуда ветер, оттуда и дождь.
Кай җирдән килсәң, шунда кит. - Возвращайся, откуда приехал.
Кигән кием ничек туза, яшь гомер шулай уза. - Как изнашивается одежда, так и молодость проходит.
Сәламе ничек, җавабы да шундый. - (погов.) Каков привет, таков и ответ.
Башы ничек - ахыры шулай. - Каково начало, таков и конец.
25. Тәрҗемә итегез.
1) Кайда эләксәм, шунда сезнең нәсел кирәгемне бирде бирүен. (Һ. Такташ)
2) Без, бик тә сөенеп, кая кушсалар, шунда йөгерергә әзер идек. (Ф. Хөсни)
3) Син кая барсаң, миңа да шунда булырга рөхсәт бир. (Ш. Усманов)
4) Авылда абыем җигеп йөргән ат бик акыллы: кайсы якка борсаң, шунда борыла; кайда бәйләсәң, шунда тыныч кына хуҗасын көтеп тора.
5) Яшь вакытта кайда яшәсәң, картайгач шунда кайтасы килә.
6) Җил кайдан иссә, болыт та шуннан килә.(Мәкаль)
7) Калганнарга кайда җыелырга кушсагыз, без туры шунда килербез.
26. Тәрҗемә итегез.
1) Откуда вы выписали эти слова, оттуда возьмите и примеры.
2) Где находится мой старший брат, там всегда весело.
3) Где ты будешь встречать Новый год, там буду и я.
4) Куда бы он ни переехал, там строил новый дом и заводил друзей.
5) Это дерево очень неприхотливое: куда посадишь, там и растет.
6) Этот ребенок очень послушный: куда его посадят, там он сидит и играет.
7) Делай так, как он велит, куда тебя пошлет, туда и иди.
8) Ищите их там, где слышится смех и музыка.
9) Где несмелый потеряет, там смелый найдет. (Пословица)
Иярчен вакыт җөмлә
(Придаточное предложение времени)
Кайчан – шунда. - Когда – тогда.
Кайчан - шул (ул) вакыт / чак / чакта / чагында.
Кайчан - шул (ул) вакытта.
Кайчан - шул (ул) вакытка.
Кайчан - шул (ул) вакыттан.
Кайчан эшем бетә, шунда барырмын. – Когда закончится работа, тогда приду.
Сине кайчан җибәрәләр иде, шул вакытта барырга кирәк иде. – Когда тебя отпускали, тогда и надо было ехать.
Яз җиткәч, кошлар кайтты. – Когда наступила весна, возвратились птицы.
Кайчан яз җитте, шунда (шул чакта) кошлар кайтты. – Когда наступила весна, тогда возвратились птицы.
Көз җитү белән, агачлар саргайды. – Как только наступила осень, деревья пожелтели.
Көз җитте, шунда агачлар саргайды. – Когда наступила осень, тогда пожелтели деревья.
Кайчан көз җитте, шунда агачлар саргайды. – Когда наступила осень, тогда пожелтели деревья.
Хат килгән саен, мин шатланам. – Каждый раз, когда приходят письма, я радуюсь.
Хат килә, шул чагында мин шатланам. – Когда приходят письма, я радуюсь.
Хат кайчан килә, шунда мин шатланам. – Когда приходят письма, тогда я радуюсь.
27. Тәрҗемә итегез.
1) Айдар йокысыннан кайчан уянса, шул вакытка әбисенең кайнар коймаклары әзер була.
2) Апаң күлмәкне кайчан тегеп бетерсә, шул вакытта шалтыратып әйт.
3) Кайчанга әйтәсең, шул вакытка соңга калмыйча килергә тырышырбыз.
4) Син көне буе сөйләшәсең, ахры: кайчан шалтыратсаң да, телефоның буш булмый.
5) Кайчан ялганламый башлыйсың, шул чагында сиңа кешеләр дә ышанырлар.
6) Әминә апаның өенә кайчан барып керсәң дә, йөзе ачык, чәе куелган булыр.
7) Әниең кайчан рөхсәт итсә, шул вакытта башларбыз.
28. Тәрҗемә итегез. Иярчен җөмләләрнең төрләрен билгеләгез.
1) Кояшлы көннәр никадәр күбрәк булса, бодай өчен шулкадәр яхшырак. (Г. Бәширов)
2) Бүрәнәнең юан башы кем җилкәсендә булса, авырлык та шуңа. (Мәкаль)
3) Таш тешләсәң, теш сына. (Мәкаль)
29. Текстны тәрҗемә итегез. Шарт фигыльләрне табыгыз.
Юра йокыдан иртүк уянды. Тәрәзәдән караса, көн шундый матур, кояш балкып тора. Малайның үзенең дә берәр яхшылык эшлисе килде. Менә ул уйлап утыра: «Әгәр сеңлем суга бата башласа, мин аны коткарыр идем». Ә сеңлесе шунда ук абыйсына:
– Юра, әйдә мине урамга алып чык! – диде.
– Кит әле, уйларга комачаулыйсың.
Сеңлесе үпкәләп китеп барды. Ә Юра һаман уйлый: «Әгәр әбиемә ач бүреләр ташланса, ә мин аларны атып үтерсәм...» Ә әбисе шунда ук аңа эндәште:
– Өстәлдәге савыт-сабаны җыеп ал әле, Юра.
– Үзең җыеп ал инде, әбекәем, минем вакытым юк.
Әбисе башын гына чайкап куйды. Ә Юра һаман уйлый: «Әгәр Трезорка коега егылып төшсә, ә мин аны тартып чыгарсам...» Шунда ук Трезорка да, койрыгын болгый-болгый, малай янына килде: «Миңа эчәргә бирсәң иде ...» – димәкче булды, ахры.
– Кит әле моннан! – дигәч, үпкәләп, читкә китте. Юра әнисе янына килде:
– Нинди дә булса яхшылык эшләргә иде миңа, – диде.
– Сеңлеңне урамга алып чыксаң, савыт-сабаны юсаң, эткә су бирсәң – яхшылык шул булыр.
(В. Осеева буенча)
30. Сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итегез.
КҮҢЕЛЛЕ ЧЫПЧЫК БЕЛӘН КҮҢЕЛСЕЗ КАРГА
(Калмык халык әкияте)
– Чыр-чыр, чыр-чыр! – Иртәдән кичкә кадәр оча да оча, ди, бер Чыпчык. Күңеле шат, кайгыра белми. Ә агачта бер Карга утыра. Төсе кара, чырае сытылган. Чыпчыкның шаяруын күзәтә, аның шат булуына ачуы килә, көнләшә.
– Чыпчык, әй, Чыпчык, хәлләрең ничек? Ашарга ничек табасың?
– Менә шулай камыш чокыйм, – дигән Чыпчык.
– Әгәр тамагыңа тыгылса нишләрсең, үләрсең бит.
– Нигә үләргә? Тырнакларым белән тартам да чыгарам.
– Әгәр тырнакларың канаса нишләрсең?
– Су эчәрмен, су белән юармын. Шулай итсәң, кан туктый.
– Аякларыңны чылатсаң, туңсаң, салкын тисә нишләрсең?
– Учак ягармын, аякларымны җылытырмын. Шулай итсәм, терелермен.
– Әгәр янгын чыгарсаң нишләрсең?
– Канатларымны җилпермен. Шулай итсәң, ут сүнә ул.
– Әгәр канатларыңны яндырсаң, ничек очарсың?
– Табиб чакырырмын. Ул дәваласа терелермен.
– Әгәр табиб килмәсә нишләрсең?
– Бөртек табармын, суалчан ашармын, кояшта кызынырмын, җил исәр, мин терелермен. Табибның кирәге дә булмас.
Тормыш бик күңелле, гаҗәп матур ул! Тик борыныңны гына карга кебек салындырма, чыпчык кебек шат күңелле бул!
Из грамматики Закиева
Условное наклонение
выражает действие, являющееся условием (посылкой) для осуществления другого действия (следствия).
В зависимости от глагола следствия и контекста условие может быть:
1) реально осуществимым;
2) предположительным;
3) нереальным.
Форма на -са иде, являвшаяся ранее формой прошедшего времени условного наклонения, в современном татарском языке чаще употребляется без глагола следствия и выражает желание. При этом, как и в формах сослагательного наклонения, в 1 лице чаще выражается желание, во 2 лице — мягкое побуждение, просьба:
Мәмкин булса, этеңне дә ияртсәң иде. (М. Хәбибуллин) - Если можно, то привел бы ты и свою собаку.
1. Реальное условие.
1.1. Реальное условие может относится к прошедшему, настоящему и будущему времени.
Реальное условие выражается формой на -са, если в качестве глагола следствия используются временные формы:
а) изъявительного наклонения:
будущего на -р/-мас, -ачак;
настоящего, употребленного в значении будущего;
б) формы повелительного наклонения.
1.2. При употреблении в качестве глагола следствия формы настоящего (чаще всего настоящего расширенного) времени условие в форме на -са и глагол следствия выражают оттенок типичности, повторяемости действия:
Агач яфраклары коелып бетмәсә, ел авыр килә.(М. Мәһдиев) - Если не опадут все листья, год бывает трудным.
1.3. Типичность может относиться лишь к условию, которое в этом случае выражается перифрастической условной формой на -а торган булса:
Гөлшаһидә ханым минем сызмаларга андый таләп белән карый торган булса, мин аңа бүтән бер дәфтәр дә бирмим. (Г. Әпсәләмов). – Если Гюльшахида ханум будет иметь обыкновение смотреть на мои записки с такими требованиями, я ей не дам больше ни одной тетради.
1.4. Глагол следствия выражен формой будущего на -р/-мас, -ачак, которая имеет традиционно свойственное этой форме значение постоянного, типичного действия:
Башың эшләмәсә, аягың ял итмәс. – Если голова не работает, то ноги не отдыхают (дурная голова ногам покоя не дает).
Кемнәр мине юатырлар, Гелне карлар күмсәләр. (X. Туфан) – Кто меня утешит, если цветы покроются снегом.
Эгәр... Нәҗметдиновка без таләп иткән чаралар курелмәсә, бу эшне ронога, кирәк булса, хәтта Мәгариф министрлыгына кадәр җиткерәчәкбез. (В. Нуруллин) – Если в отношении Нежметдинова не будут приняты требуемые нами меры, мы доведем это дело до роно и, если будет нужно, даже до Министерства просвещения.
1.5. Условие, относящееся к настоящему, может иметь глаголом следствия повелительную форму:
Белмәсәгез, тик торыгыз. (К. Тинчурин) – Если не знаете, стойте спокойно.
1.6. Условие и следствие могут быть разобщены во времени. Реальное условие, относящееся к прошедшему или будущему времени, с оттенком результативности выражается перифрастической формой на -ган булса, глагол следствия – формами будущего времени или имеющими направленность в будущее.
Зарифның үзе кайтып җитмәгән булса, хатыны Нина Николаевнаны күрермен. (Г. Ибраһимов) – Если сам Зариф не успеет вернуться, то я увижу его жену Нину Николаевну.
Йоклаган булса, сез аны уятмагыз. (М. Эмир) – Если он уснул, то не будите его.
Алтыга килеп җиткән булса, мине очратыр. - Если подойдет к шести, то встретит меня.
1.7. Реальное условие может относиться и к прошедшему времени. В этом случае оно выражает обычность, повторяемость условно-следственных отношений.
В этом случае при условии, выраженном формой на -са, глагол следствия имеем форму:
а) прошедшего незаконченного на -а иде;
б) многократного на -а торган иде;
в) синонимичную им форму на -р иде:
Иртән күрешмәсәк, кичкә кадәр зарыгып саргаеша торган идек. (А. Гыйләҗев). – Если мы не виделись утром, то до вечера обычно тосковали и страдали.
– Ә инде ашарына бетә башласа, тагын шулай берәр авылга барып, тормышын көйләп кайта иде. (Г. Галиев) – А если кончались продукты, то он снова также отправлялся к какую-нибудь деревню и улаживал свою жизнь.
Үзе өйдә булса, килеп тә йөрмәс идем. (К. Тинчурин) – Если он был дома, я даже не заходил.
При наличии типичности и повторяемости причинно-следственных отношении в прошлом глагол следствия может быть выражен и формой прошедшего категорического на -ды:
Нинди эш килеп чыкса, 6арысын да маташтырды. (И. Гази) – Если появлялась какая-нибудь работа, он за всё брался.
Сама структура предложения и контекстуальное значение прошедшего категорического указывают на многократность, типичность действий в обеих частях предложения.
Предположительное условие
Предположительное условие и глагол следствия относятся к будущему времени.
Предположительное условие выражается формами на -са, -ган булса, а глагол следствия формами на -р/-мас иде и -ачак иде.
Барлык кичергән газапларны сөйләсәң, кеше ышанмас иде. (Г. Әпсәләмов) – Если бы рассказать обо всех испытанных мучениях, человек не поверил бы.
Бандит анда ычкынып китә алса, караңгылыкта, куе тал-тирәк арасында аны табуы кыен булачак иде. Ләкин ул ычкына алмады. (Ш. Камал) – Если бы бандит смог ускользнуть туда, то в темноте, в зарослях тальника его трудно было бы найти. Но ускользнуть он не смог.
Китеп барган булсам, артымнан эзли чыгар идеңме соң? (Ә. Гаффар). – Если бы я ушла, ты пошел бы искать меня?
Ирреальное условие
Ирреальное условие и следствие относятся к прошедшему времени.
Ирреальное условие выражается формами на -са, -са иде, -ган булса;
глагол следствия – формами на -р иде, -ачак иде, -ган иде, -а иде, -ган булыр иде.
Акча биреп, яшь гомерне кире кайтарып булса, кызганмас иде ул акчаны. (И. Гази) – Если бы можно было за деньги вернуть молодость, то он не пожалел бы денег.
Шулар тотмаса, күптән инде ул бу кар базыннан чыгып киткән булыр иде. (Л. Хәмидуллин) – Если бы это не держало его, то он давно бы уехал с этого полустанка (букв. ледника, погреба).
Әгәр шуши авыру әнисен карыйсы булмаса, Әминә, һичшиксез, берәр институтны тәмамлаячак, газет-журнал тирәсенде шагыйрә булып йөриячәк иде. (М. Мәһдиев) – Если бы не надо было смотреть за больной матерью, Амина, несомненно, окончила бы институт и стала бы поэтессой, вращающейся в газетно-журнальных кругах.
Лейтенант килеп кермәсә, аларның тормышлары куркыныч астында калган иде. (М. Хәсәнов) – Если бы не вошел лейтенант, их жизни угрожала бы опасность.
Чакыручы булган булса, мин дә барган булыр идем. (Ф. Хөсни). – Если бы кто-нибудь позвал, я бы тоже пошел.
Таким образом, форма на -са может выражать реальное, предположительное и ирреальное условие, соотносить условие с любым временным планом. Конкретное значение она получает в сочетании с формами глагола следствия.
Условие, относящееся к будущему, выражается формами на -р/-мас булса, -а торган булса, -асы булса.
Условие, относящееся к прошлому, формой на -ган булса и -са иде.
Биремнәр
1. Фигыльләрдән шарт фигыльләр ясагыз. Тәрҗемә итегез.
а) Үрнәк: Бар – барса - если пойдёт.
Юын – юынса – если умоется,
курык – курыкса – если испугается,
йөз – йөзсә – если попылывёт,
күтәр – күтәрсә – если поднимет,
чап – чапса – если косит,
күзәт – күзәтсә – если следит,
утыр – утырса – если сядет,
туң – туңса – если замёрзнет,
үстер – үстерсә – если вырастит,
бәрел – бәрелсә – если ударится,
оныт – онытса – если забудет.
ә) Үрнәк: Салма – са́лмаса - если не положит.
Санама – сана́маса – если не сосчитает,
каплама – капла́маса – если не покроет,
әзерләнмә – әзерлә́нмәсә – если не приготовится,
тынычланма – тынычла́нмаса – если не успокоится,
өйрә́нмә – өйрә́нмәсә – если не изучит/не обучится/не привыкнет,
аңлама – аңла́маса – если не поймёт,
йөгермә́ – йөге́рмәсә – если не побежит,
ял и́тмә – ял и́тмәсә – если не отдохнёт,
су сипмә – су си́пмәсә – если не польёт водой.
3. Фигыльләрне зат-сан белән төрләндерегез.
Котла́ (поздравляй): котласам, котласаң, котласа́, котласак, котласагыз, котласалар.
Үтүклә́мә (не гладь): үтүкләмәсәм, үтүкләмәсәң, үтүклә́мәсә, үтүкләмәсәк, үтүкләмәсәгез, үтүкләмәләр.
Тек (шей): тексәм, тексәң, тексә́, тексәк, тексәгез, тексәләр.
Ча́кырма (не приглашай): чакырмасам, чакырмасаң, ча́кырмаса, чакырмасак, чакырмасагыз, чакырмасалар.
Ыша́н (верь): ышансам, ышансаң, ышанса́, ышансак, ышансагыз, ышансалар.
Кермә́ (не входи): ке́рмәсәм, ке́рмәсәң, ке́рмәсә, кермәсәк, кермәсәгез, кермәсәләр.
4. Тәрҗемә итегез.
а) Әгәр яхшы укыса – если хорошо учится;
әгәр өйрәнсәгез – если изучаете;
озак көтсәләр – если долго ждут;
авыр күтәрсә – если поднимет тяжесть;
заманча тексәң – если модно сошьёшь;
тыныч йокласам – если буду спокойно спать;
беренче булып исәнләшсәгез – если здороваетесь первыми;
тәмле пешерсәң – если вкусно варишь;
җиңел ачсагыз – если легко открываете;
соң шалтыратсагыз – если поздно позвоните.
ә) Әгәр тиз йөгермәсә – если быстро не бежит;
әгәр татарча матур җырламасалар – если не споют красиво по-татарски;
русча дөрес сөйләшмәсәм – если не говорю по-русски правильно;
җылы киенмәсәң – если тепло не оденешься;
җәй көне яхшы ял итмәсәң – если летом хорошо не отдохнёшь;
чишмә суын эчмәсәң – если не выпьешь родниковой воды;
баллы чәй яратмасаң – если не любишь сладкий чай.
5. Тәрҗемә итегез.
а) Если дашь полезный совет – файдалы киңәш бирсәң;
если любишь сладкие яблоки – баллы алмалар яратсаң;
если испеку вкусный торт – тәмле торт пешерсәм;
если сильно разозлится – каты ачуланса;
если подождем другой автобус – башка автобус көтсәк;
если послушаетесь плохих советов – начар кинәшләр тыңласагыз;
если отдохнуть в доме отдыха – ял йортында ял итсә;
если сломают дерево – агач сындырсалар.
ә) Если меня не найдут – миңа тапмасылар;
если не побеспокоитесь о здоровье – сәламәтлек өчен борчылып тормасагыз;
если не начнем с утра – иртә белән (иртәдән) башламасак;
если не спрячет дневник – көндәлекне яшермәсә;
если не сможет открыть запертую дверь – бикле ишекне ача алмаса;
если не вспомнишь правило – кагыйдәне искә алмасаң;
если нас не обманете – безне алдамасагыз;
если не найду нужный цвет – кирәкле төсле тапмасам.
6. Нокталар урынына тиешле фигыльләрне куеп языгыз.
Үрнәк: ...сам белермен – укысам белермен – если прочитаю, узнаю.
Хәтерләсәм укырмын – если вспомню, прочитаю;
тапсак керербез – если найдём, войдём;
теләсәң эшләрсең – если захочешь, сделаешь;
теләмәсәк катнашмабыз – если не захотим, не будем участвовать;
килсәң күрерсең – если придёшь, увидишь;
яратасагыз хәтерләгез – если любите, помните;
үзе укымаса яратмас – если сам не прочитает, не полюбит;
килсәләр, утыртыгыз – если придут, усадите;
белмәсә сөйләмәс – если не узнает, не расскажет;
кайтсалар карарлар – если они вернутся, увидят;
ашыкмәсәң яса – если не торопишься, сделай;
туңсалар киярләр – если замёрзнут, наденут.
7. Нокталар урынына алмашлыклар куеп языгыз.
Үрнәк: ... ярдәм итсәк - без ярдәм итсәк – если мы поможем.
Син еласаң – если ты заплачешь; алар йокласалар – если они уснут;
сез тексәгез – если вы сошьёте; мин сөйләшмәсәм – если я не говорю;
без сызмасак – если мы не начертим; алар сатып алсалар – если они купят;
син курыксаң – если ты испугаешься; сез хәтерләмәсәгез – если вы не вспомните;
ул яшәсә – если он поживёт; алар кисмәсәләр – если они не срежут;
сез теләсәгез – если вы хотите; без туктамасак – если мы не остановимся;
мин ташламасам – если я не брошу; мин очрашмасам – если я не встречусь.
8. Тәрҗемә итегез. Иярчен шарт җөмләләрне табыгыз.
1) Әгәр дә сезгә дарулар ярдәм итмәсә, үләннәр кайнатып эчеп карагыз әле. – В случае, если вам не помогут лекарства, попробуйте-ка (пить) настои трав.
2) Минемчә, кеше ялкауланмаса, хезмәтне яратса, һәр эштән кызык табып яши. – По-моему, если человек не лодырничает, если любит труд, он живёт, находя интерес в любой работе.
3) Укырга теләсәң, мин бу журналны сиңа берничә көнгә биреп торам. – Если хочешь почитать, я дам тебе эти журналы на несколько дней.
4) Әтиең сәгать алтыга кайтып җитсә, бакчага машина белән генә барырбыз. – Если только твой отец к шести вернётся, поедем в сад на машине.
5) Әгәр өлгерсәк, бүген сезгә дә кереп чыгарбыз. – Если успеем, заглянем к вам сегодня.
6) Ялганлаганыңны сизсәләр, әлбәттә, рәхмәт әйтмәсләр. – Если заметят твоё враньё, спасибо, конечно, не скажут.
7) Әгәр сез походка барсагыз һәм безне дә үзегез белән алсагыз, без бик шат булыр идек. – Если вы пойдёте в поход и нас тоже собой возьмёте, мы были бы очень рады.
8) Безнең килүебезне теләмәсәләр, өйдә генә калырбыз, бармабыз. – Если только они не хотят нашего прихода, останемся дома, не пойдём.
(Из словаря: эшең бетсә, гына уйнарга чык — если только закончишь работу - выходи (можешь выйти) играть.)
9) Кулымнан килсә, мин барлык картларга да булышыр идем. – Если бы я мог (был в состоянии), помог бы всем пожилым людям.
9. Тәрҗемә итегез.
1) Без менә шуны эшли алсак, печән дә җыелып бетәчәк (С. Кудаш). – Если вот это мы сумеем сделать, и уборка сена завершится.
2) Тотынсаң, синнән дә менә дигән мастер чыгачак бит (Г. Әпсәләмов). – Если возьмёшься, из тебя ведь получится заправский мастер.
3) Уңайлырак бүлмә туры килсә, чыгасың да китәсең (Ш. Камал). – Если подвернётся более удобная комната, просто берёшь и переезжаешь.
4) Ишеткән булса, миңа да әйтер иде ул (Ш. Камал). – Если бы он услышал, мне бы тоже об этом сказал.
5) Белмәсәгез, тик торыгыз (Г. Ибраһимов). – Если не знаете, стойте спокойно.
6) Үзе өйдә булса, килеп тә йөрмәс идем (К. Тинчурин). – Если он был дома, я даже не заходил.
7) Илең турында уйласаң, гомерең озын була (Ф. Кәрим). – Если думаешь о своей стране, твоя жизнь будет долгой.
8) Миңа берәр кием табып бирсәгез, рәхмәт әйтер идем (Н. Дәүли). – Если вы мне какую-нибудь одежду раздобудете, сказал бы спасибо.
10. Тәрҗемә итегез.
1) Если твоя сестра торопится на работу, я ее отвезу на машине. – Апаң эшкә ашыкса, мин аны машинада илтермен.
2) Если дома не осталось чистых тетрадей, сбегай, купи в магазине или попроси у соседа. – Әгәр өеңдә чиста дәфтәрләр калмаса, йөгереп кенә кибеттән сатып ал, яки күршеңнән сора.
3) Если бы ты был писателем, о чем бы написал? – Әгәр син язучы булсаң, нәрсә турында язар идең?
4) Если бы у меня были деньги, я бы путешествовал по всему миру. – Минем акча булса, мин бөтен дөнья буйлап сәяхәт итәр идем.
5) Если поедете в Казань, познакомьтесь с историческими местами города, обязательно посмотрите Кремль. – Казанга барсагыз, тарих урыннар белән танышыгыз, Казан Кремлен карамый калмагыз.
6) Если послушаете хорошую музыку, то ваше настроение улучшится. – Яхшы музыка тыңласагыз, кәефегез күтәрелер.
7) Если в школьной библиотеке нет нужных вам книг, сходите в городскую. – Әгәр мәктәп китапханәсендә сезгә кирекле китаплар юк икән, шәһәр китапханәсеңә барыгыз (барып килегез) .
8) Если торт понравился, то я могу дать его рецепт. – Торт ошаса, мин аның рецептын бирә алам.
9) Если не будешь есть много сладкого, у тебя будут здоровые зубы. – Баллы-татлы ризыкларны күп ашамасаң, синең тешләр таза булырлар.
11. Күп нокталар урынына баш җөмләләр куеп, күчереп языгыз.
1) Әгәр иптәшләрегез яхшы булса, алар яманны өйрәтмәсләр.
2) Спортны яшьтән яратсагыз, таза булырсыз.
3) Кирәкле-кирәксез күп сөйләсәң, сине акыллы итеп алмаслар.
4) Ял көне паркка барсагыз, яхшы ял итәрсез.
5) Концертка соңга калсаң, үз урыныңа утыра алмассың.
6) Әнием мине уятмаса, инститка соңга калырмын.
7) Бу шигырьне дә ятламасалар, рус теленнән икеле алырлар.
8) Әгәр аларга безнең бүләгебез ошаса, бу аларның проблемасы.
12. Күп нокталар урынына иярчен шарт җөмләләр куеп, күчереп языгыз.
1) Бүлмәңне җыештырмасаң, тузан басар иде. (если не будешь убирать комнату, пыль слежится).
2) Без очрашкан булсак, туйганчы сөйләшер идек. (если бы мы встретились, вдоволь бы наговорились).
3) Анда такси белән барсак, без вакытында кайтып өлгерербез. (если поедем туда на такси, успеем вовремя вернуться).
4) Ул ярдәм сораган булса, мин дә аңа булышыр идем. (если бы он попросил помощи, я бы тоже ему помог).
5) Апакаем ашыкса, мин аңа күлмәген үзем үтүкләп бирәм. (если сестрица торопится, я сама поглажу ей платье).
6) Яхшы билге алырга теләсәң, китабыңны ач та кабатлап ал. (если хочешь получить хорошую отметку, открой свою книгу и повтори).
7) Балаларга юрган белән япмасаң, аларга салкын тияргә мөмкин. (если детей не укрыть одеялом, они могут простудиться.)
8) Чирли башласалар, табибка барсыннар, өйдә утырмасыннар. (если захворали, пусть идут к врачу, дома не сидят.)
9) Әгәр сина бу ат ошаса, син аны сатып алырга тырыш. (если тебе этот конь понравился, старайся его купить).
10) Ата-аналарга моны әйтсәң, барыбер тынычланмаслар, борчылырлар. (если скажешь это родителям, они всё равно не успокоятся, будут волноваться).
13. Сорауларга иярчен шарт җөмләләр белән җавап бирегез.
Үрнәк: Син чәчәк бәйрәменә барасыңмы? – Әгәр дәресләрем вакытында бетсә, мин дә сезнең белән чәчәк бәйрәменә барыр идем.
1) Син иртәгә иртән йөгерергә чыгасыңмы? – Әгәр йокыдан иртә уянсам, мин дә синең белән йөгерергә чыгар идем.
2) Киемнәреңне кичтән әзерләп куясыңмы? – Әгер онытмаса, кичтән әзерлеп куям.
3) Ул теләсә нинди мәсьәләне дә чишә аламы? – Әйе, ул универсаль мәсьәләләр чишучысы булса.
4) Бүген дә су коенырга барабызмы? – Әгәр яңгыр яумаса, һичшиксез барырбыз.
5) Алар дәрестә гел шулай сөйләшеп утыралармы? – Әгәр укытучы бу кызларны аерып утыртмаса, алар хихылдилар һәм сөйләшәләр.
6) Ул гел шулай тупас сөйләшәме? – Әгәр бу егет ачуланса, ул тупас сөйләшә.
14. Тәрҗемә итегез.
1) Если будешь писать брату, передай ему от нас привет. – Абыеңа язсаң, бездән аңа сәлам әйтерсең.
2) Приходи ко мне после собрания, если оно кончится не очень поздно. – Җыелыштан соң, ул бик соң бетмәсә, минем яныма кил.
3) Если этот журнал тебе больше не нужен, можно я его возьму? – Бу журнал сиңа бүтән кирәкмәсә, миңа аны алырга мөмкинме?
4) Если пойдете в магазин, купите, пожалуйста, и для меня хлеба – Кибеткә китеп барсагыз, миңа да икмәк сатып алыгызчы.
5) Если эта книга останется у тебя еще на один день, ты успеешь ее прочитать до конца? – Бу китап синдә тагы бер көнгә калса, син аны ахырына кадәр укырга өлгерерсеңме?
16. Тәрҗемә итегез. Татарча җөмләләр төзегез.
Хотя я и не узнал – танысам да;
хотя мы и не скажем – әйтмәсәк тә;
хотя вы и не пришли – килмәсәгез дә;
хотя ты и не спишь – йокламасаң да;
хотя они и не приедут – кайтмасалар да;
хотя он и не поможет – булышмаса да;
хотя дети и не понимают – балалар аңламасалар да;
хотя мама и не рассердилась – әнием ачуланмаса да.
17. Тәрҗемә итегез.
1) Биш яшьтә генә булса да, Алия инде укый-яза белә. – Хотя ей только пять лет, Алия уже умеет читать и писать.
2) Уйнап сөйләсәң дә, уйлап сөйлә. - Хоть и говоришь в шутку, думай, что говоришь (говори, думая).
3) Саф һавада йөрсәм дә, баш авыртуым бетмәде. – Хоть и погулял на свежем воздухе, моя головная боль не прекратилась.
4) Төрле милләттән булсалар да, алар яхшы аңлаштылар, тиз дуслаштылар. – Хоть они и разных национальностей, они хорошо друг друга понимали, быстро подружились.
5) Иптәшләреннән бер яшькә кечерәк булса да, Азат математиканы әйбәтрәк белә иде. – Азат, хоть и был на год младше товарищей, знал лучше математику.
6) Ул, бик тырышса да, бу чиректә дә рус теленнән бишле ала алмады. – Он, хоть и очень старался, и в этой четверти не смог получить пятёрку по русскому языку.
7) Артыма әйләнеп карасам да, мин аны башка күрмәдем. – Хоть я и оглянулся назад в прошлое, я его другим не видел.
8) Бик еракларда яшәсәгез дә, әти-әниләрегез янына ешрак кайтыгыз. – Хоть вы и живёте очень далеко, чаще приезжайте к родителям.
9) Ул, өйдән соңрак чыкса да, мәктәпкә бездән алданрак барып җиткән. – Он, хоть и вышел позже из дома, в школу раньше нас пришёл.
10) Бик теләсәк тә, без быел диңгезгә ял итәргә бара алмадык. – Хоть мы и очень хотели, в этом году не смогли поехать отдыхать на море.
11) Күпме ачулансалар да, кире малай барыбер үзенчә эшләде. – Хоть они и очень сердились, упрямый мальчик всё равно сделал по-своему.
12) Соңгы айда яңгырлар еш яуса да, җирдә әле дым җитәрлек түгел иде. – Хотя в последнем месяце часто шли дожди, в почве ещё не было достаточно влаги.
18. Тәрҗемә итегез.
1) Хотя сегодня день и солнечный, на улице все равно холодно. – Бүген көн кояшлы булса да, урамда барыбер салкын.
2) Хотя он и торопился, но на собрание все равно не успел. – Ашыкса да, җыелышка барыбер өлгермәде.
3) Хотя в этом году лука посадили побольше, до нового урожая все равно не хватило. – Быел сулган күбрәк утыртсак та, яңа уңышка кадәр барыбер җитмәде.
4) Хотя вы свет и выключили, они и в темноте продолжали разговаривать. – Сез ут сүндерсәгез дә, аллар караңгыда да сөйләшә тордылар.
5) Хотя я и постирала это платье в горячей воде, его цвет не изменился. – Мин бу күлмәкне кайнар суда юсам да, аның төсе үзгәрмәде.
6) Хотя он на подготовительные курсы и не ходил, но в институт поступил. – Ул хәзерлек курсларыңа бармаса да, ләкин институтка керде.
7) Хотя вы и ничего не рассказали об этой истории, мы все равно все узнали. – Сез бу хәл турыда бернәрсә дә сөйләшмәсәгез дә, (безнең) Һәммәбез дә барыбер бөтенесен (барысын да) аңладык.
8) Хотя мы и не знали дороги, но к деревне все-таки вышли. – Без юлны белмәсәк тә, ләкин авыл янына барыбер килеп чыктык.
9) Хотя вокруг все смеялись, мне было невесело. – (Аларның) бөтенесе / барысы да тирә-юньдә көлсәләр дә, миңа күңелле булмады.
19. Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешлесен куеп языгыз. Тәрҗемә итегез.
а) Ял көннәрендә без гаиләбез белән табигать кочагында ял итәргә яратабыз. – На выходных мы с семьёй любим отдыхать на лоне природы.
Инде берничә ел рәттән шушы ук лагерьда ял итсә дә, ул быел тагын шунда барырга тели. – Хотя он уже несколько лет подряд отдыхает в том же лагере, в этом году опять хочет туда поехать.
Әтием шимбә көнне ял итсә, без авылга әбиемнең хәлен белергә кайтып килербез. – Если мой папа в субботу отдыхает, мы уезжаем в деревню проведать бабушку.
ә) Әнием кунакларны вакытында озатса, бәлки күлмәкне тегеп бетерер. – Если мама вовремя проводит гостей, может быть, закончит шить платье.
Ул мине тукталышка кадәр озатса да, мин барыбер үзем генә кайтырга курыктым. – Хоть он меня и проводил до остановки, я всё равно боялся возвращаться один.
Сеңлебезне һәр көн иртән мәктәпкә кадәр озатырга кирәк, чөнки ул әле беренче класста гына укый. – Нашу сестрёнку нужно каждый день утром провожать до школы, потому что сейчас только в первом классе учится.
б) Мин табиб булырга хыялланам, чөнки, минемчә, табиблар – иң шәфкатьле һөнәр ияләре. – Я мечтаю стать врачом, потому что врачи – обладатели самой милосердной профессии.
Берничә тапкыр Казанда булсак та, без аның янына кереп чыгарга вакыт тапмадык. – Хоть мы и были в Казани несколько раз, не нашли время съездить в её окрестности.
Курсларга йөреп бетергән булсам, бәлки, мин дә матур итеп тегәргә өйрәнгән булыр идем. – Если бы я ходила на курсы и закончила бы их, может быть и я научилась бы красиво шить.
20. Шарт фигыльләрне юклык формасына куеп, җөмләләрне үзгәртеп языгыз.
1) Әгәр башка төрле диван сатып алырга теләмәсәгез, иртәгә килегез. – Если не хотите покупать диван другого вида, приходите завтра.
2) Быел бәрәңге уңмаса, икенче елга күбрәк утыртырга кирәк булыр. – Если в этом году картофель не уродится, на следующий год нужно будет больше посадить.
3) Көткән кешемнән якын көннәрдә хәбәр килмәсә, мин тиз генә җыенып юлга чыгачакмын. – Если от человека, от которого жду, в ближайшие дни не придёт известие, немедленно собираюсь в дорогу и выезжаю.
4) Сабантуйга чакырмасалар, Казанга барырбыз. – Если не пригласят на Сабантуй, поедем в Казань.
5) Әгәр бу сүзләрне син әйтмәсәң, Динар чыннан да ышаначак. – Если ты эти слова не скажешь, Динар действительно поверит.
6) Туй өстәлен әзерләшергә ярдәмгә кеше кирәк булмаса, шалтыратып әйтегез. – Если не будет нужен человек, чтобы помочь приготовить угощение, позвоните и скажите.
21. Сынамышларны тәрҗемә итегез. – Переведите приметы.
1) Болытлар сирәк булса, аяз һәм салкын булыр. – Если облака редкие – будет ясно и холодно.
2) Әгәр торналар берәмләп килсәләр, җәй яхшы булыр. – Если журавли возращаются поодиночке, лето будет хорошим.
3) Томан төшсә, артыннан яңгыр була. – Если опустится туман – следом будет дождь.
4) Кыш көне агачлар бәсләнсә, иген уңар. – Если зимой деревья заиндевели – уродятся хлеба.
5) Җәй көне еш томан булса, гөмбә күп булыр, кыш көне томан булса, бал күп булыр. – Если летом часто бывает туман, будет много грибов, если зимой – будет много мёда.
6) Колак кычытса, яңгыр яки кар явар. – Если чешется ухо – пойдёт дождь или снег.
7) Кошлар түбән очсалар, тиздән яңгыр явар. – Если птицы летают низко, скоро пойдёт дождь.
8) Иртән үләннәргә чык төшсә, көн кызу булыр. – Если утром на траву осядет роса, день будет жарким.
22. Тәрҗемә итегез.
1) Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма, көзге боз көзге калынлыгы булса да ышан. - Хоть весенний лёд и толщиной с перину, не верь; хоть осенний лёд и толщиной с зеркало, верь.
2) Акыллы булсаң да, акыл сатма. – Хоть и с умом, ум не продавай (не умничай).
Акыл сатма, үзеңә калмас - не умничай (ум не продавай), себе не останется.
3) Аз булса да җитәр, күп булса да бетәр. - И малого достанет (будет достаточно), и большого не станет.
4) Матур булса да торган җир, сагындыра туган ил. (Җыр) – Хоть и красива чужбина, но тоскуешь по родине (родина вызывает тоску).
5) Ике кулыңа шәм тотып эзләсәң дә, таба алмассың. – Ищи хоть днём с огнём (держа свечу в каждой руке), не сможешь найти.
6) Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын. – Хоть твой рот кривой, пусть слова будут прямые.
23. Тәрҗемә итегез.
1) Если зимой часто бывает туман, то летом будет много меда. - Кыш көне томан еш булса, җәй көне бал күп булыр.
2) Если зимой много снега, то лето будет дождливым.
а) - Кыш көне кар күп булса/яуса, җәй яңгырлы булыр.
б) - Кыш күп карлы булса, җәй яңгырлы килер.
3) Если в августе будет безоблачно, то осенью будет слякоть. – Август болытсыз булса, көз пычрак булыр.
4) Если лошадь ложится на землю – к дождю.
а) – Ат җиргә ятса, яңгыр булыр.
б) – Ат җиргә ятса, яңгыр булу галәмәте (признак дождя).
5) Если в апреле тепло, то май будет ветреным, холодным. – (Әгәр) Апрель җылы, май җилле, салкын булыр.
24. Тәрҗемә итегез.
1) Бүредән курыксаң, урманга барма. – Волков бояться – в лес не ходить.
2) Кем(нең) арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың. – В чью телегу сядешь, песню того и запоёшь.
3) Башыңа төшсә, башмакчы булырсың. – придётся (если на твою голову обрушится) – станешь и башмачником.
4) Кунак булсаң, тыйнак бул. – (Если) гость – будь скромен.
5) Улың ялкау булса, үзеңнән күр. – Если твой сын бездельник, на себя посмотри.
6) Ата-ана бердәм булса, балалары күркәм була. – Если родители живут дружно, их дети воспитанные.
7) Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне. – Уважаешь старших – будут уважать и тебя.
8) Син сөйләсәң, синеке дөрес; мин сөйләсәм – минеке. – (Если) ты скажешь – ты прав (твоя правда), я скажу – я прав (моя правда).
9) Дустың булмаса – эзлә, тапсаң – югалтма. – Друга нет – ищи, найдёшь – не теряй.
25. Тәрҗемә итегез.
1) Кайда эләксәм, шунда сезнең нәсел кирәгемне бирде бирүен. (Һ. Такташ) - Куда бы я не попадал, ваше племя мне шибко давало прикурить.
2) Без, бик тә сөенеп, кая кушсалар, шунда йөгерергә әзер идек. (Ф. Хөсни) – Мы, очень радуясь, были готовы бежать туда, куда велят.
3) Син кая барсаң, миңа да шунда булырга рөхсәт бир. (Ш. Усманов) – Куда ты идёшь, там и мне быть разрешение дай.
4) Авылда абыем җигеп йөргән ат бик акыллы: кайсы якка борсаң, шунда борыла; кайда бәйләсәң, шунда тыныч кына хуҗасын көтеп тора. – У старшего брата в деревне ездовая лошадь очень умна: в какую сторону поворачиваешь, туда и поворачивается; куда привяжешь, там тихонько хозяина дожидается.
5) Яшь вакытта кайда яшәсәң, картайгач шунда кайтасы килә. – Где живёшь в молодые годы, туда захочешь вернуться в старости (когда состаришься).
6) Җил кайдан иссә, болыт та шуннан килә. (Мәкаль) – Откуда ветер, оттуда и дождь (откуда ветер дует, оттуда и туча приходит).
7) Калганнарга кайда җыелырга кушсагыз, без туры шунда килербез. – Где остальным прикажете собраться, прямо туда мы придём.
26. Тәрҗемә итегез.
1) Откуда вы выписали эти слова, оттуда возьмите и примеры. – Сез бу сүзләрен каян язып алсагыз, шуннан мисаллар алыгыз.
2) Где находится мой старший брат, там всегда весело. – Абыем кайда булса, шунда гел күңелле.
3) Где ты будешь встречать Новый год, там буду и я. – Син Яңа ел кайда каршыласаң, шунда мин булырмын.
4) Куда бы он ни переехал, там строил новый дом и заводил друзей. – Ул кая гына күчсә дә, шунда яңа йорт төзегән һәм дуслар тапкан. / Ул анда күчсә, шунда яңа йорт төзеде һәм дуслап тапты.
5) Это дерево очень неприхотливое: куда посадишь, там и растет. – Бу агач бик талымсыз: кая утыртсаң, шунда үсә.
6) Этот ребенок очень послушный: куда его посадят, там он сидит и играет. – Бу бала бик күндәм: аны каян утыртсалар, шунда утырып уйный.
7) Делай так, как он велит, куда тебя пошлет, туда и иди. – Ул ничек куша, шулай эшлә, сиңа кая җибәрсә, шунда бар.
8) Ищите их там, где слышится смех и музыка. – Көлү һәм музыка кайда ишетелсе, шунда аларны эзләгез.
9) Где несмелый потеряет, там смелый найдет. – Кыюсыз югалтсә, кыю табар. (Кыюсыз югалткан җирдә, кыю табар.)
27. Тәрҗемә итегез.
1) Айдар йокысыннан кайчан уянса, шул вакытка әбисенең кайнар коймаклары әзер була. – Когда Айдар просыпается, к тому времени бабушки горячие оладьи уже готовы.
2) Апаң күлмәкне кайчан тегеп бетерсә, шул вакытта шалтыратып әйт. – Когда твоя сестра закончит шить платье, (тогда) позвони.
3) Кайчанга әйтәсең, шул вакытка соңга калмыйча килергә тырышырбыз. – Когда скажешь, к такому времени постараемся прийти не опаздывая.
4) Син көне буе сөйләшәсең, ахры: кайчан шалтыратсаң да, телефоның буш булмый. – Ты, всё-таки, весь день разговариваешь: когда ни позвонишь, твой телефон занят.
5) Кайчан ялганламый башлыйсың, шул чагында сиңа кешеләр дә ышанырлар. – Когда начнёшь говорить правду, тогда тебе люди поверят.
6) Әминә апаның өенә кайчан барып керсәң дә, йөзе ачык, чәе куелган булыр. – Амина когда бы ни зашла к сестре домой, у сестры лицо приветливо, чай поставлен.
7) Әниең кайчан рөхсәт итсә, шул вакытта башларбыз. – Когда твоя мама разрешит, тогда и начнём.
28. Тәрҗемә итегез. Иярчен җөмләләрнең төрләрен билгеләгез.
1) Кояшлы көннәр никадәр күбрәк булса, бодай өчен шулкадәр яхшырак. (Г. Бәширов) – Чем больше солнечных дней, тем лучше для пшеницы.
2) Бүрәнәнең юан башы кем җилкәсендә булса, авырлык та шуңа (шуңа авыр). (Мәкаль) – У кого на плече толстый конец бревна, тому и тяжесть (тяжело).
3) Таш тешләсәң, теш сына. (Мәкаль) – Если укусишь камень – зуб сломается.
29. Текстны тәрҗемә итегез. Шарт фигыльләрне табыгыз.
Юра йокыдан иртүк уянды. – Юра проснулся рано утром.
Тәрәзәдән караса, көн шундый матур, кояш балкып тора. – Если посмотреть в окно, солнце светит, день такой хороший.
Малайның үзенең дә берәр яхшылык эшлисе килде. - Мальчику и самому захотелось сделать что-нибудь хорошее.
Менә ул уйлап утыра: «Әгәр сеңлем суга бата башласа, мин аны коткарыр идем». – Вот он сидит и думает: «Если бы моя сестрёнка стала тонуть, я бы её спас».
Ә сеңлесе шунда ук абыйсына: - А сестра тотчас брату:
– Юра, әйдә мине урамга алып чык! – диде. – Юра, погуляй со мной на улице! – сказала.
– Кит әле, уйларга комачаулыйсың. – Уходи-ка, думать мешаешь.
Сеңлесе үпкәләп китеп барды. - Обиделась сестрёнка и отошла.
Ә Юра һаман уйлый: «Әгәр әбиемә ач бүреләр ташланса, ә мин аларны атып үтерсәм...» - А Юра всё думает: «Если бы на бабушку голодные волки набросились, а я бы их застрелил».
Ә әбисе шунда ук аңа эндәште: - Тут как раз его бабушка позвала:
– Өстәлдәге савыт-сабаны җыеп ал әле, Юра. – Юра, убери-ка посуду со стола.
– Үзең җыеп ал инде, әбекәем, минем вакытым юк. – Бабушка, убери, пожалуйста, сама, у меня времени нет.
Әбисе башын гына чайкап куйды. – Бабушка только головой покачала.
Ә Юра һаман уйлый: «Әгәр Трезорка коега егылып төшсә, ә мин аны тартып чыгарсам...» - А Юра всё думает: «Если бы Трезорка в колодец упал, а я бы его вытащил...»
Шунда ук Трезорка да, койрыгын болгый-болгый, малай янына килде: «Миңа эчәргә бирсәң иде ...» – димәкче булды, ахры. – Тут как раз и Трезорка, виляя-виляя хвостом, к мальчику пришёл: «Дал бы мне попить ...» - видимо, хотел сказать.
– Кит әле моннан! – дигәч, үпкәләп, читкә китте. – Уходи отсюда! – сказал Юра, и Трезорка, обидевшись, отошёл в сторону.
Юра әнисе янына килде: - Юра пришёл к маме:
– Нинди дә булса яхшылык эшләргә иде миңа, – диде. – Чего бы мне хорошего сделать?
– Сеңлеңне урамга алып чыксаң, савыт-сабаны юсаң, эткә су бирсәң – яхшылык шул булыр. - Погуляешь с сестрёнкой на улице, помоешь посуду, дашь собаке воды – вот это будет хорошо.
30. Сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итегез.
КҮҢЕЛЛЕ ЧЫПЧЫК БЕЛӘН КҮҢЕЛСЕЗ КАРГА – Весёлый воробей и угрюмая ворона.
(Калмык халык әкияте) – Калмыцкая народная сказка.
– Чыр-чыр, чыр-чыр! – Иртәдән кичкә кадәр оча да оча, ди, бер Чыпчык. – Чик-чирик! Чик-чирик! С утра до вечера летает и летает, сказывают, один воробышек.
Күңеле шат, кайгыра белми. – Настроение радостное, горя не знает.
Ә агачта бер Карга утыра. – А на дереве одна ворона сидит.
Төсе кара, чырае сытылган. – Цветом чёрная, нахмурилась.
Чыпчыкның шаяруын күзәтә, аның шат булуына ачуы килә, көнләшә. – Веселье воробышка наблюдает, из-за его радости злится, завидует.
– Чыпчык, әй, Чыпчык, хәлләрең ничек? Ашарга ничек табасың? – Воробей, эй, воробей, как поживаешь? Как пропитание себе добываешь?
– Менә шулай камыш чокыйм, – дигән Чыпчык. – Вот так камыш долблю, - сказал воробей.
– Әгәр тамагыңа тыгылса нишләрсең, үләрсең бит. – А если подавишься (в горле застрянет), что делать будешь, умрёшь ведь.
– Нигә үләргә? Тырнакларым белән тартам да чыгарам. – Зачем умирать? Когтями дёрну и вытащу.
– Әгәр тырнакларың канаса нишләрсең? – А если из ноготков кровь пойдёт, что делать будешь?
– Су эчәрмен, су белән юармын. Шулай итсәң, кан туктый. – Воды попью, водой промою. Вот так кровь и остановится.
– Аякларыңны чылатсаң, туңсаң, салкын тисә нишләрсең? – А если ноги промочишь, замёрзнешь, простудишься, что делать будешь?
– Учак ягармын, аякларымны җылытырмын. Шулай итсәм, терелермен. – Костёр разведу, ноги согрею. Вот так и поправлюсь.
– Әгәр янгын чыгарсаң нишләрсең? – А если пожар случится?
– Канатларымны җилпермен. Шулай итсәң, ут сүнә ул. – Крылышками помашу, вот пламя-то и потухнет.
– Әгәр канатларыңны яндырсаң, ничек очарсың? – а если крылышки обожжёшь, как будешь летать?
– Табиб чакырырмын. Ул дәваласа терелермен. – Позову врача. Если он полечит, выздоровлю.
– Әгәр табиб килмәсә нишләрсең? – А если врач не придёт, что делать будешь?
– Бөртек табармын, суалчан ашармын, кояшта кызынырмын, җил исәр, мин терелермен. Табибның кирәге дә булмас. – Зёрнышко найду, червячка склюну, на солнышке погреюсь, ветер дунет, я выздоровлю.
Тормыш бик күңелле, гаҗәп матур ул! Тик борыныңны гына карга кебек салындырма, чыпчык кебек шат күңелле бул! – Жизнь прекрасна и удивительна! Только свой нос, как ворона, не вешай, как воробышек, с весёлой душой будь!