Главное меню
Мы солидарны с Украиной. Узнайте здесь, как можно поддержать Украину.

Ответ

Обратите внимание: данное сообщение не будет отображаться, пока модератор не одобрит его.
Ограничения: максимум вложений в сообщении — 3 (3 осталось), максимальный размер всех файлов — 300 КБ, максимальный размер одного файла — 100 КБ
Снимите пометку с вложений, которые необходимо удалить
Перетащите файлы сюда или используйте кнопку для добавления файлов
Вложения и другие параметры
Проверка:
Оставьте это поле пустым:
Наберите символы, которые изображены на картинке
Прослушать / Запросить другое изображение

Наберите символы, которые изображены на картинке:

√36:
ALT+S — отправить
ALT+P — предварительный просмотр

Сообщения в этой теме

Автор _Swetlana
 - декабря 15, 2016, 19:00
51. Тәрҗемә итегез. Хәл фигыльләрне чагыштырыгыз. (Переведите. Сравните деепричастия.)
1) Кунакка барганчы, мин бүген өйдә генә калыр идем. –
Чем идти в гости, лучше бы я сегодня дома остался.
Кибеткә барганчы, башта өйне җыештырып алырга кирәк. –
До того, как пойду в магазин, сначала нужно весь дом прибрать.
2) Сезгә һаман-һаман әйткәнче, үзем эшләсәм, яхшырак булыр иде. –
Чем вам непрерывно говорить, лучше было бы, если бы сам сделал.
Апаң әйткәнче, мин синең яңа эш урыныңны белми идем. –
Пока твоя сестра не сказала, я не знал твоё новое место работы.
3) Вакытны бушка үткәргәнче, берәр кирәкле эш эшләргә кирәктер. –
Чем время впустую проводить, лучше какую-нибудь нужную работу нужно делать.
Класста җыелыш үткәргәнче, башта балалар белән аерым-аерым сөйләшеп карасак, яхшырак булмасмы?
До того, как в классе собрание провели, не лучше бы было, если бы мы вначале с детьми с каждым по отдельности поговорили?

вакыт үткәнен сизмәдек — мы не заметили, как прошло время

52. Тәрҗемә итегез. Хәл фигыльләрне табыгыз.
1) Яз җиткәч, кошлар җылы яклардан кайтканчы, без бик матур сыерчык оялары ясап куябыз. – До того, как наступит весна и птицы возвратятся из тёплых краёв, мы наделаем красивых скворечников.
2) Вакыт үткәнне дә сизмичә, кыңгырау шалтыраганчы ук, укучылар, сөйләшә-сөйләшә, классларга кереп утырдылар. – Не заметив, как прошло время, ещё до того, как зазвенел звонок, ученики, разговаривая, заходили и усаживались в классах.
3) Энем көндәлеген карагач, дәресләрен әзерләгәнче, башта китап-дәфтәрләрен әзерләп куя. – Мой братишка, заглянув в дневник, прежде чем делать уроки, вначале книжки-тетрадки раскладывает. 
4) Нәрсәдер эшләгәнче, башта ашыкмыйча уйларга өйрән. – Прежде чем что-то делать, научись вначале не торопясь подумать.

53. Нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп, текстны күчереп языгыз.
КЕШЕ ӘЙБЕРЕ - Чужая вещь
Укучылар дәфтәрләренә язарга керештеләр. - Ученики принялись писать в своих терадях.
Шулчак Рәсимнең күзе алгы партада утыручы Илһам кулындагы ручкага төште. - В этот момент взгляд Расима упал на ручку, которая была в руке сидящего впереди Ильхама. 
Бик матур ручка иде ул: үзе алтынсу төстә, тәрәзәдән төшкән кояш нурында балкып тора. - Это была очень красивая ручка: сама золотистая, сияет в падающем из окна солнечном луче.
Рәсим, күзен дә алмыйча, ручкага карап торды. - Расим сидел, не отрывая от ручки глаз.
Өй эшен язарга да онытты, звонокны да ишетмәде. - И домашнее заданье забыл записать, и звонок не услышал.
– Их, минем дә шундый ручкам булса, – дип кызыкты ул. - Эх, если бы и у меня такая ручка была, - позавидовал он.
Тәнәфескә чыккач та, башка дәресләрдә утырганда да, Рәсимнең башында гел шул ручка гына булды. - И когда на перемену вышел, и на других уроках сидел, в голове Расима всё время только эта ручка была.
Дәресләр тәмамлангач, Илһам, ашыкмыйча гына, сумкасына китап-дәфтәрләрне тутыра башлады. - Когда уроки закончились, Илхам не торопясь начал складывать в портфель книжки-тетрадки.
Шул вакыт Рәсим парталар арасыннан ышкылып узды, сиздермичә генә, юл уңаена теге матур ручканы эләктереп тә алды һәм кесәсенә салып та куйды. - В это время Расим, прошмыгнув мимо парт, незаметно по пути эту красивую ручку подхватил и в свой карман положил. 
(Р. Гыйззәтуллин буенча)
Автор _Swetlana
 - декабря 15, 2016, 19:00
49. Җөмләләрне туры китереп, иярчен вакыт җөмләләр төзегез.   
  Җәй үткәнче, (пока не прошло лето)   ремонт ясарга кирәк. (нужно делать ремонт)
  Кунаклар килгәнче, (пока не пришли гости)   әнием өстәл әзерләде. (мама готовила стол)
  Самолет Мәскәүгә җиткәнче, (пока самолёт не прилетел в Москву)   мин йокладым да йокладым. (я всё время спал) 
  Ачкычны тапканчы, (пока не нашли ключ)   без беркая да чыкмадык. (мы никуда не выходили) 
  Бензин беткәнче, (пока не кончился бензин)   егетләр машинада йөрделәр. (парни ездили на  машине) 
  Мин керне юып бетергәнче, (до того, как я закончила стирку)   салкын су да бетте. (закончилась холодная вода)
  Кәрзиннәребез тулганчы,  (до того, как наполнились корзины)   яңгыр ява башлады. (пошёл дождь)
  Әбием мине дәвалаганчы, (до того, как бабушка меня вылечила)   сеңлемә дә салкын тиде. (и сестрёнка заболела) 
  Вакытны бушка уздырганчы, (чем попусту тратить время)   берәр файдалы эш эшлә. (лучше делать какую-нибудь полезную работу) 
  Әнием бер тәрәзә буяганчы, (пока мама красила одно окно)   әтием өчне буяды. (папа выкрасил три) 

50. Гади җөмләләрдән иярчен вакыт җөмләләр төзегез. (Из простых предложений составьте временные придаточные предложения.)
Үрнәк: Бәйрәм башланды. Халык мәйданга җыелды.– Бәйрәм башланганчы, халык мәйданга җыелды. Халык мәйданга җыелганчы, бәйрәм башланды.
Пока праздник не начался, на площади собирался народ. –
До того, как на площади собрался народ, начался праздник. –

1) Ярты төн җитте. Гармун тавышы тынмады. – Наступила полночь. Не смолкла гармонь.
Ярты төн җиткәнче, гармун тавышы тынмады. – Пока не наступила полночь, не смолкала гармонь.
Гармун тавышы тынмыйча, ярты төн җитте. – Гармонь не смолкла, наступила полночь.
2) Хуҗаның ашы пеште. Без елга буйларын әйләнеп кайттык. – У хозяйки суп сварился. Мы вернулись на берег реки.
Хуҗаның ашы пешкәнче, без елга буйларын әйләнеп кайттык. До того, как у хозяйки суп сварился, мы вернулись на берег реки.
Без елга буйларын әйләнеп кайтканчы, хуҗаның ашы пеште. До того, как мы вернулись на берег реки, у хозяйки суп сварился.
3) Айрат йокысыннан уянды. Алмаз торып чәй әзерләде. – Айрат проснулся. Алмаз, встав,  приготовил чай.
Айрат йокысыннан уянганчы, Алмаз торып чәй әзерләде. – Пока Айрат не проснулся, Алмаз, встав, приготовил чай.
Алмаз торып чәй әзерләгәнче, Айрат йокысыннан уянды. – Айрат проснулся до того, как Алмаз встал и приготовил чай.
4) Атлы чана килеп туктады. Зилә хатын язып бетерде. – Запряжённые сани остановились, как вкопанные. Жена Зиля закончила писать.
Атлы чана килеп туктаганчы, Зилә хатын язып бетерде. – До того, как запряжённые сани остановились, Зиля закончила писать письмо.
Зилә хатын язып бетергәнче, атлы чана килеп туктады. – До того, как Зиля закончила писать письмо, сани остановились.
5) Яңгыр ява башлады. Без печәнне җыеп алдык. – Начал идти дождь. Мы убрали всё сено.
Яңгыр ява башлаганчы, без печәнне җыеп алдык.  – До того, как начал идти дождь, мы убрали всё сено.
Без печәнне җыеп алганчы, яңгыр ява башлады. – До того, как убрали всё сено, начался дождь.

Автор _Swetlana
 - декабря 15, 2016, 18:59
46. Җөмләләрне үрнәктәгечә языгыз. Тәрҗемә итегез.
Үрнәк: Апам кайтканчы, урамга чыкмыйм.– Апам кайтмыйча, урамга чыкмыйм.
- Пока старшая сестра не вернётся, я на улицу не выйду.
– До возвращения старшей сестры я на улицу не выйду.

1) Күлмәген үтүкләп биргәнчә, энем барыбер киенмәде. –
Күлмәген үтүкләп бирмиче, энем барыбер киенмәде. –
Братишка всё равно не оделся, пока ему рубашку не погладила.
Не погладив рубашку, братишка всё равно не оделся.
2) «Курск» корабле батканчы, беркем берни белми иде. –
«Курск» корабле батмыйча, беркем берни белми иде.
Пока корабль «Курск» не затонул, никто ничего не знал.
3) Авылдан хәбәр килгәнче, мин бер дә борчылмаган идем.
Авылдан хәбәр килмичә, мин бер дә борчылмаган идем.–
Пока из деревни не пришли известия, я совсем не беспокоился.
4) Егетең яңа адресын җибәргәнче, син аңа хат яза алмаячаксың. –
Егетең яңа адресын җибәрмиче, син аңа хат яза алмаячаксың. –
Пока твой парень новый адрес не пришлёт, ты не сможешь ему письмо написать.
5) Әнием кибеттән ипи алып кайтканчы, без кичке ашны ашарга утырмадык. –
Әнием кибеттән ипи алып кайтмыйча, без кичке ашны ашарга утырмадык. –
Пока мама не принесла хлеб из магазина, мы не садились ужинать.
6) Көз җиткәнче, синең дә буш вакытың булмас инде. –
Көз җитмиче, синең дә буш вакытың булмас инде. –
Пока не наступит осень, у тебя не будет свободного времени.

47. Тәрҗемә итегез.
1) До того как ты придешь, схожу-ка в магазин. –
Син килгәнче,  кибеткә барып килим.
2) Пока мы отдыхали, сын приготовил чай. –
Без ял иткәндә, улым чәй әзерләде.
Без ял иткәнче, улым чәй әзерләде.
Без ял иткән арада, улым чәй әзерләде.
3) Прежде чем учить меня, сначала сама научись правильно разговаривать. –
Миңа өйрәткәнче, башта үзең дөрес сәйләргә өйрән. 
4) Чем гулять до ночи, подумал бы о матери. –
Төнгә кадәр йөргәнче, әниең турында уйлар идең.
5) Постой здесь до тех пор, пока папа тебя не позовет. –
Сине әтиең чакырганчы, монда басып тор.
6) Чем сидеть и спорить, сходите искупайтесь. –
Сүз көрәштереп утырганчы, су коенып килегез.
7) До наступления осени мы так выросли, что учительница нас с трудом узнала. –
Көз җиткәнче без шулай үстек, шуңа күрә укытучы безне көч-хәл белән таныды.
8) Чем искать меня повсюду, подождал бы здесь. –
Мине бар җирдән әзләгәнче, монда көтеп торыр идең.
9) До окончания школы он был такой озорной, как маленький ребенок. –
Мәктәпне тәмамлаганчы, ул кечкенә бала кебек иде.
10) Чем обиженно молчать, попроси у бабушки прощения.
Сөйләшмичә йөргәнче, әбиеңнән гафу итүне сора.

48. Мәкальләрне тәрҗемә итегез, рус телендә шуңа охшаш эквивалентын табыгыз.
1) Кыш җиткәнче – чанаңны, җәй җиткәнче, арбаңны әзерлә. –
Пока не пришла зима, готовь сани, пока не пришло лето – телегу.
Готовь летом сани, а зимой телегу.
2) Сәламәтлегең турында авырганчы борчыл, авыргач соң була.
3) Бер тапкыр кискәнче, җиде тапкыр үлчә. –
Пока один раз не отрезал, семь раз отмерь.
Семь раз отмерь, один отрежь.
4) Көймәң киң булганчы, күңелең киң булсын. –
Чем иметь широкую лодку, лучше иметь широкую душу.
5) Кешедән көлгәнче, үзеңне бел. –
Чем смеяться над людьми, лучше на себя посмотри.
6) Ятып калганчы, атып кал. –
Лучше выстрелить, чем остаться лежать.
7) Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын. –
Чем иметь 100 рублей, лучше имей 100 друзей.
Автор _Swetlana
 - декабря 15, 2016, 18:58
42. Тәрҗемә итегез.
Күргәнче әйтмим – күрмичә әйтми – пока не увижу, не скажу – не увидев, не скажу;
үтеп киткәнче көлмәдек – үтеп китмичә көлмәдек – пока не ушли, мы не смеялись – не уйдя, не смеялись;
елаганчы туктамаган – еламыйча туктамаган – пока не заплакала, не остановилась – не заплакав, не останавливалась;
күргәнче ышанмадым – күрмичә ышанмадым – пока не увидел, не поверил – не увидев, не верил;
үзем эндәшкәнче танымады – үзем эндәшмичә танымады – пока сам не окликнул, он не узнавал – не узнавал, не будучи мной окликнутым;
сораганчы булышмаганнар – сорамыйча булышмаганнар – пока не попросил, они не помогали – не попросив разрешения, не помогали;
килеп бәрелгәнче аңламадың – килеп бәрелмичә аңламадың – ты не понимал, пока не ударился – не ударившись, ты не понимал.

43. Фигыльләрне үрнәктәгечә языгыз. Тәрҗемә итегез.
Үрнәк: Пешергәнче ашама – пешермичә ашама – не ешь, пока не сварилось - не ешь, не сварив;
Юганчы тимәгез – юмыйча тимәгез – не трогайте, пока не помыли - не помыв, не трогай;
белгәнче алмадык – белмичә алмадык – не брали, пока не узнали - не узнав, не брали; 
күрсәткәнче онытмаган – күрсәтмичә онытмаган – пока не показал, не забывал - не забыл, (даже) не показав;
тапканчы туктамыйсың – тапмыйча туктамыйсың – пока ты не найдёшь, не останавливаешься;
кычкырганчы чишенмәгәннәр – кычкырмыйча чишенмәгәннәр - пока не прикрикнули, не раздевались - без крика не раздевались;
ватылганчы уйныйсыз – ватылмыйча уйнамыйсыз - играете, пока не разбилось - не играете, не разбив.

44. Фигыльләрне үрнәктәгечә языгыз. Тәрҗемә итегез.
Үрнәк: Киеп карамыйча алма – киеп караганчы алма – не бери, не примерив – пока не примерил, не бери.
Югалтмыйча эзләмә – югалтканчы эзләмә –
не потеряв, не ищи – не ищи, пока не потерял;
сөйләшмичә рөхсәт итмим – сөйләшкәнче рөхсәт итмим –
не поговорив, не разрешаю – не разрешаю, пока не поговорю;
әзерләнмичә имтиханга бармыйлар – әзерләнгәнче имтиханга бармыйлар –
не подготовившись, на экзамен не ходят – пока не подготовились, на экзамен не идут;
шалтыратмыйча тынычланмады – шалтыратканчы тынычланмады –
не позвонив, не успокоился - пока не позвонил, не успокоился;
тегеп бетермичә, киеп күрсәтмим – тегеп бетергәнче, киеп күрсәтмим –
не дошитое не надену и не покажу – пока не дошила, не надену и не покажу;
бармак белән төртеп күрсәтмичә, игътибар итмәгәнсең - бармак белән төртеп күрсәтгәнче, игътибар итмәгәнсең  -
пока не показали пальцем, ты не обращал внимания;
акча бирмичә, риза булмаган - акча биргәнче, риза булмаган –
без денег не соглашался – пока не дали деньги, не соглашался.

45. Тәрҗемә итегез.
1) Утны сүндермичә, Алия йоклап китә алмаган. –
Алия не могла заснуть, пока не выключили свет.
2) Үзен күргәнче, сеңлем безгә ышанмады. –
Сестренка нам не поверила, пока сама не увидела.
3) Кичке ашыңны ашап бетермичә, беркая да бармыйсың. –
Никуда не пойдешь, пока не поужинаешь.
4) Әниеңне тынычландырмыйча, син чыгып китмә инде. –
Не успокив маму, не уходи, пожалуйста.
5) Тозын кабып карамыйча, ашка тоз салмыйлар. –
Не попробовав соль, суп не солят.
6) Урамнан тавыш ишетелгәнче, без ул турыда искә дә алмадык. –
Пока с улицы не донёсся голос, мы об этом и не вспоминали.
7) Укытучы рөхсәт бирмичә, икенче урынга күчеп утырмасыннар. –
Пока учитель не даст разрешение, пусть они на другое место не пересаживаются.
Автор _Swetlana
 - декабря 15, 2016, 18:58
Из учебника Сабирова «Изучить легко»
1. Анда барганчы, мин концертка барам.
До того, как пойти туда, я пойду на концерт.
2. Анда барганчы, мин концертка барам.
Вместо того, чтобы пойти туда, я пойду на концерт.
В первом случае деепричастие обозначает действие, которое предшествовало основному. Во втором случае – действие, которое субъект намеревается сделать вместо основного.
Правильный вариант перевода можно выбрать, только опираясь на контекст.


Биремнәр

36. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.
Син яңадан шалтыратканчы – чем ты снова позвонишь;
мин өйләр җыештырганчы – пока я не убрался в домах;
әтием эштән кайтканчы – до того, как отец вернётся с работы (пока отец не вернулся);
кунаклар чакырганчы – до того, как придут гости (пока не пришли гости);
чәй кайнаганчы – пока чай не закипел;
токмач кискәнче – пока не порезал лапшу;
укытучы тактаны сөрткәнче – пока учитель не вытер доску;
өй эшләрен әзерләгәнче – пока не сделал домашнюю работу;
көз җиткәнче – пока не наступила осень;
дәрескә соңга калганчы – пока не опоздал на урок.

37. Тәрҗемә итегез.
а) Тәнәфес беткәнче уйнап ал – поиграй, пока перемена не закончилась;
җавап биргәнче уйламадың – до того, как дал ответ, ты не думал;
акчаңны биргәнче сана – до того, как дашь деньги, посчитай;
яза башлаганчы укып чыктык – до того, как начали писать, мы закончили читать;
ятлаганчы укыдым – я читал, пока не выучил наизусть.

б) Сорамыйча алганчы, сатып ал - лучше купи, чем брать без спроса;
укымыйча утырганчы, эшлә – работай, чем сидеть не читая;
бии-бии җырлаганчы, бер матур җыр җырла – лучше спой красивую песню, чем петь танцуя;
ашыгып эшләгәнче – чем торопясь, работать;
су коенмыйча кайтканчы – чем возвратиться, не искупавшись;
юкка сөенеп утырганчы – чем напрасно сидеть, радуясь;
көтеп басып торганчы – чем стоять, ожидая;
өйрәнмичә килгәнче – чем придти, не изучив;
йөгереп арганчы – чем бегать до усталости;
белмичә сөйләгәнче – чем говорить, не зная;
кызганып елаганчы – чем плакать, жалея; (кызгану - жалеть)
яратмыйча яшәгәнче – чем жить, не любя.

38. Сорауларга җавап языгыз.
1) Ашарга утырганчы, син нишлисең? – Что делаешь, прежде чем сядешь есть?
Ашарга утырганчы, кулларымны юам.
2) Әниең эштән кайтканчы, син өйне җыештырасыңмы? – Прежде чем твоя мама придёт с работы, ты прибираешь дом?
Әйе, әниең эштән кайтканчы, мин өйне җыештырам.
3) Бакчага чыгып киткәнче, иртән һава торышы нинди иде? – До того, как ушли в сад, утром какая погода была?
Бакчага чыгып киткәнче, иртән һава торышы яхшы иде.
4) Син урамда төн җиткәнче йөрисеңме? – Ты на улице до наступления ночи гуляешь?
Юк, мин кичке сәгать тугызга кадәр өйгә кайтырга тиеш. – Я до 9 вечера должен возвратиться домой.
5) Җавап биргәнче, укучы нишләргә тиеш? – Что должен сделать ученик, прежде чем даст ответ?
Җавап биргәнче, укучы уйларга тиеш. - Прежде чем дать ответ, ученик должен подумать.
6) Дәресләрне әзерләгәнче, син телевизор карыйсыңмы? – Смотришь ли телевизор до того, как приготовишь уроки?
Дәресләрне әзерләгәнче, мин телевизор карамыйм.

39. Тәрҗемә итегез.
1) Поезд станциягә килеп җиткәнче үк, пассажирлар җыена башладылар. –
Ещё до того, как поезд подошёл к станции, пассажиры начали собираться.
2) Салкыннар башланганчы, кышкы аяк киемнәре сатып алырга кирәк икән әле. –
До начала холодов нужно купить ещё зимнюю обувь, оказывается.
3) Мин сине армиягә киткәнче бер дә күрмәдем бугай, никтер хәтерләмим. –
Я тебя до того, как ушёл в армию, вроде бы никогда не видел, не припомню почему-то.
4) Ул гел шулай, тавышы беткәнче җырлый-җырлый да аннары атна буе сөйләшә алмыйча йөри. –  Он всегда так, поёт и поёт, пока голос не потеряет, а потом всю неделю говорить не может.
5) Диләрә бүген шигырь ятлады, аны мәктәпкә барып җиткәнче кабатлап барды. –
Диляра сегодня стихотворение учила, всю дорогу до школы шла, его повторяя.
6) Бу китапны укып чыкканчы, әле бик күп вакыт үтәр. –
Прежде чем эту книгу дочитаю, ещё очень много времени пройдёт.
7) Эшчеләр барысы да җыелганчы, бригадир үзе дә килеп җитте. –
До того, как все все рабочие собрались, уже и сам бригадир пришёл.
8) Марат сигез яшенә җиткәнче, аны әбисе тәрбияләде. –
Пока Марату семь лет не исполнилось, с ним нянчилась бабушка.
9) Яктырганчы вакыт күп әле, бераз йоклап алыгыз. –
Пока до рассвета ещё много времени, немного поспите.
10) Директор килеп җиткәнче, укытучылар арасында җитди сөйләшү булды. –
Пока не пришёл директор, между учителями были серьёзные разговоры. 
11) Агач башына менгәнче, ничек төшү турында уйларга кирәк иде. –
Пока не залез на верхушку дерева, надо было подумать как спускаться.

40. Нокталар урынына җәяләр эчендә бирелгән тиешле фигыльләрне куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.
1) Көне буе телевизор караганчы, бераз һава сулап кайт. –
Вместо того, чтобы весь день смотреть телевизор, выйди немного подышать воздухом.
2) Әнием күргәнче, бу пыяла ватыкларын тизрәк җыештырып куйдым. –
Пока мама не заметила, разбитое стекло скорее убрал.
3) Тугызынчы катка кадәр җәяү менгәнче, башым әйләнә башлады. –
Пока до 9-го этажа пешком поднимусь, голова начинает кружиться.
4) Дусларыңа сөйләгәнче, бу турыда яхшылап уйладыңмы? –
До того, как его друзьям рассказал, ты хорошенько об этом подумал?
5) Кар яуганчы, яфракларны җыеп яндырырбыз. –
Пока не пошёл снег, собрав, сожгём листья.
6) Кызлар сөйләшеп бетергәнче, бәлеш тә пеште. –
Пока девушки наговорились, и бялиш испёкся.
(Күргәнче, сөйләгәнче, менгәнче, яуганчы, бетергәнче, караганчы.)

41. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.
До моего прихода (до того как я приду) – мин килгәнче;
до тех пор пока не выучит – өйрәнеп (хәзерләп) бетергәнче;
до того как он отпустил – ул (чыгарып) җибәргәнче;
чем ловить мелкую рыбу – вак балык тотканчы;
пока не скажешь – син әйткәнче;
чем спорить здесь – монда сүз көрәштергәнче;
прыгали до упаду – егылганчы сикердек;
до нашего возвращения – без кайтганчы;
до того, как пойти встречать гостей – кунакларны каршыларга барганчы;
прежде чем он рассердится – ул ачуланганчы;
до того, как вы поздравили – сез котлаганчы;
чем сидеть плакать – елап утырганчы.
Автор _Swetlana
 - декабря 15, 2016, 18:57
31. Җөмләләрдән иярчен вакыт җөмләләр ясап языгыз.
Үрнәк: Поезд станциягә килеп җитте. Бөтен юлчылар да вагоннардан чыктылар. – Поезд станциягә килеп җиткәч, бөтен юлчылар да вагоннардан чыктылар.
1) Җәйге җылы яңгыр явып үтте. Агачлар иркен сулыш алдылар. –
Җәйге җылы яңгыр явып үткәч, агачлар иркен сулыш алдылар. –
Когда прошёл тёплый летний дождь, деревья вольно вздохнули.
2) Җәй җитте. Мин әтием белән бергә бакчада эшләячәкмен. –
Җәй җиткәч, мин әтием белән бергә бакчада эшләячәкмен. –
Так как прошло лето, я вместе с отцом буду работать в саду.
3) Бөек Ватан сугышы башланды. Халык өчен авыр еллар килде. –
Бөек Ватан сугышы башлангач, халык өчен авыр еллар килде. –
Когда началась ВОВ, для народа настали тяжёлые годы.
4) Авылдан әбиемнән озак хат килмәде. Без бик борчылдык. –
Авылдан әбиемнән озак хат килмәгән, без бик борчылдык. –
Когда из деревни от бабушки долго не приходило письмо, мы очень беспокоились.
5) Укулар тәмамланды. Без абыем белән Мәскәүгә туганнарыбызга кунакка киттек. –
Укулар тәмамланган, без абыем белән Мәскәүгә туганнарыбызга кунакка киттек. –
Когда закончились занятия, мы со старшим братом поехали в Москву на каникулы.
6) Укытучы авырган. Бер ай чамасы диярлек тарих дәресе булмады. –
Укытучы авырган, бер ай чамасы диярлек тарих дәресе булмады. –
Когда учитель заболел, почти около месяца не было уроков истории.

32. Нокталар урынына җәяләр эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешнлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.
1) Яз башлангач, кошлар безнең якларга кайталар. –
С началом весны птицы возвращаются в наши края.
2) Абыем безгә институтка укырга керүе турында хәбәр иткач, без бик шатландык. -
Мы очень радовались, когда мой старший брат объявил нам о поступлении в институт.
3) Укулар беткәч, имтиханнарны биргәч, без диңгез буена ял итәргә барырга җыенабыз. –
Когда учёба закончится, когда мы сдадим экзамены, собираемся поехать отдыхать на море.
4) Сабантуй җиткәч, мәйданга төрле яктан халык агыла башлады. –
Когда наступил Сабантуй, на площадь с разных сторон начали приходить люди.
5) Автобус озак килмәгәч, без кире кайтып киттек. –
Так как автобус долго не приходил, мы пошли обратно.
6) Әнием эштән кайткач, өй ямьләнеп китә –
Когда мама возвращается с работы, дом становится уютным.
7) Күршебез еш авырый башлагач, әнием аның янына һәр көн хәл белергә керде. –
Когда наш сосед начал часто болеть, мама каждый день заходила к нему узнать о его здоровье.
(Килмә, башла, бир, җит, башлан, бет, кайт, ит.)

33. Җәя эчендәге фигыльләрдән хәл фигыльләр ясап, җөмләләрне күчереп языгыз.
1) Урамга яңа велосипедымны алып чыккач, минем яныма дусларым йөгереп килделәр. –
Когда вышел на улицу с новым велосипедом, мои друзья ко мне сбежались.
2) Җылы юрганга төренеп утыргач, бала туңмый башлады. –
Посидев укутанным в тёплое одеяло, ребёнок перестал мёрзнуть. 
3) Туплары юл уртасына тәгәрәп киткәч, балалар аптырап калдылар. –
Когда их мячи закатились на середину дороги, дети оторопели.
4) Ул бик курыкты һәм кычкырып җибәрде. –
Он очень испугался и громко закричал.
5) Таныш йорт янына килеп җиткәч, мин туктап калдым һәм читкәрәк китеп көтә башладым. –
Подойдя к знакомому дому, я остановился и, отойдя в сторону, принялся ждать.
6) Үз әйберләрен кешегә бирергә яратмады, ул башкаларның да әйберләрен сорамый иде. – Свои вещи людям давать не любил, и чужие не просил.
Автор _Swetlana
 - декабря 15, 2016, 18:57
28. Җөмләләрне язып бетерегез.
1) Әтиемнән берничә көн бернинди дә хәбәр ишетелмәгәч, үзем аңа телефоннан шалтыраттым. –
Когда от отца несколько дней никаких известий не слышал, сам ему  позвонил.
2) Мәктәпне тәмамлап, бер ел үткәч, армияга киттем. –
Через год после окончания школы  ушёл в армию.
3) Елгада туйганчы су коенып, кызынып аргач, икенче көнне авырдым. –
Когда в реке вдоволь накупался и назагорался до усталости, на следующий день заболел.
4) Әнием бу сериалны һәр кич карарга рөхсәт итмәгәч, дустымның өендә аны карадым. –
Так как мама не разрешала мне каждый вечер смотреть этот сериал, смотрел его в доме моего друга.
5) Сугыш башлангач, кешеләр өчен авыр еллар килде. – Когда началась война, для людей наступили тяжёлые годы. 
6) Иртән өй каршында күршемне очраткач,  аннан хәлләрегез ничек дип сорадым.
7) Шәһәрнең барлык истәлекле урыннары белән дә танышып өлгермәгәч, киләсе елда анда барырмын. –
Так как не успел осмотреть все городскими достопримечательности, поеду туда в следующем году.
8) Сабантуй мәйданына барып җиткәч, концерт бетте инде. -
Когда добрался до Сабантуя, концерт уже закончился.

29. Тәрҗемә итеп, җөмләләрне язып бетерегез.
1) Дустыңнар миңа бу турыда хәбәр иткач, мин авылда булдым.
(Когда твои друзья сообщили мне об этом,  я был в деревне.)
2) Без тау түбәсенә менгәч, аста гүзәл күлне күрдек.
(Как только мы поднялись на вершину горы, мы увидели внизу прекрасное озеро.)
3) Тәрәзәдән карап алгач, мин манный боткасын аска ташладым.
(Посмотрев из окна, я выбросил манную кашу вниз).
4) Укытучы тактада барлык биремнәрне язып бетергәч, татар теле дәресе бетте.
(Когда учительница дописала на доске все задания, закончился урок татарского языка.)
5) Ул шалтыраткач, мин аңа тулы хат язарга утырдым.
(После того как он позвонил, я сел писать ему обстоятельное письмо.)
6) Сеңелем ялгыш әниемнең яраткан вазасы ваткач, ул бик курыкты.
(Когда сестренка нечаянно разбила мамину любимую вазу, она очень испугалась.)
7) Ул барыбызны тагын алдагач, без аның белән аралашмадык.
(Когда он всех нас опять обманул, мы перестали с ним общаться.)
8) Айның-ай буе яңгыр булмагач, урманда янганнар башланды.
(Так как весь месяц не было дождя, начались лесные пожары.)
9) Син вакытында кайтмагач, мин синең өчен бик борчылдым.
(Когда ты вовремя не вернулась, я за тебя очень беспокоился.)
10) После того как мы не победили на конкурсе, мы не поехали в Москву.
(Без конкурста җиңмәгәч, Мәкәүгә бармадык.)

30. Тәрҗемә итегез.
1) Когда я первый раз приехал в Елабугу, сразу же посетил дом-музей художника И. И. Шишкина. –
Мин Алабугага беренче тапкыр килгәч, хәзер үк рәссам И.И. Шишкинның музей-йортына бардым.
2) Когда в наш город приехали гости из Турции, их тепло встретили в Доме дружбы народов. – Шәһәребезгә Төркиядән кунаклар килгәч, аларны Халыклар Дуслыгы йортында  җылы каршыладылар.
3) Так как дома не было хлеба, мне пришлось идти в магазин. –  Өемдә ипи булмагач, миңа кибеткә барырга туры килде.
4) После того как я начал стараться, учительница ставит мне по английскому языку одни пятерки. –
Мин тырыша башлагач, укытучы миңа инглиз теленнән бишле билгесе генә куя.
5) Так как мой друг в этом году не поехал в лагерь, он поедет в деревню к родственникам. –
Дустым быел лагерьгә китмәгәч, ул авылга туганнарына барыр. 
6) Вернувшись в город, Тимур рассказал одноклассникам о своей встрече с геологами. –
Шәһәргә кайткач, Тимур сыйныфташларына геологлар белән үзенең очрашуе турында сөйләде.
7) Так как из задних рядов было плохо видно, мы пересели вперед. –
Арткы рәттән начар күренкәч, без алга күчеп утырдык.
8) Когда юный музыкант закончил свое выступление, из зрительного зала послышались бурные (сильные) аплодисменты. – 
Яшь музыкант чыгышын бетергәч, тамаша залыннан бик көчле алкышлар ишетелде.
9) После того как мою сестренку напугала злая собака, она теперь на улицу одна не выходит. –
Сеңелемне усал эт куркыткач, хәзер ул бер үзе генә урамга чыкмый.

Автор _Swetlana
 - декабря 15, 2016, 18:56
21. Фигыльләрне хәл фигыльгә үзгәртеп языгыз.
Үрнәк: Уйла – уйлагач.
а) Яшә – яшәгәч, котла – котлагач, бизә – бизәгәч, аңла – аңлагач, тәмамла (заканчивай) – тәмамлагач, казы – казыгач, хәтерлә – хәтерлегәч, тукта – туктагач, телә – теләгеч, уйла – уйлагач, үтүклә – үтәкләгәч, ташла (бросай) – ташлагач, аша – ашагач, төзе – төзегәч, сөйлә – сөйләгәч, ялганла – ялганлагач.
ә) Кирәк - кирәккәч, чап – чапкач, югалт – югалткач, ач – ачкач, сөйләш – сөйләшкәч, кис – кискәч, исәнләш – исәнләшкәч, сип – сипкәч, тырыш – тырышкач, таныш – таныгыш, тек – теккәч, ял ит – ял иткәч, су сип – су сипкәч.
б) Сыз (черти, вычёркивай) – сызгач, эл (вешай, повесь) – элгәч, чакыр – чакыргач, йөз – йөзгәч, җый – җыйгач, киен – киенгәч, яз – язгач, ышан – ышангач, туң (замерзай, мёрзни) – туңгач, көл – көлгәч, күтәр (поднимай) – күтергәч, җыештыр (прибирай, убирай) – җыештыргач, боз (порти) – бозгач, җыен (собираться) – җыенгәч, сатып ал – сатып алгач.

22. Фигыльләрне юклык формасына куеп языгыз.
Үрнәк: Әйтмә – әйтмәгәч.
Кычкырма – кычкырмагач, авырма – авырмагач, эзләмә – эзләмәгәч, су коенма – су коенмагәч, күтәрмә – кәтәрмәгәч, үсмә – үсмәгәч, югалтма – югалтмагач, сорама – сорамагач, бәрелмә (не ударься) – бәрелмәгәч, пешермә – пешермәгәч, онытма – онытмагач, ачуланма – ачуланмагач, күрсәтмә – күрсәтмәгәч, әзерләмә – әзерләмәгәч..

23. Фигыльләрне юклык формасына куеп языгыз.
Үрнәк: Чистарткач – чистартмагач.
а) Чакыргач – чакырмагач, тыңлагач – тыңламагач, юынгач – юынмагач, туктагач – туктамагач, туңгач – туңмагач, ышангач – ышанмагач, ачулангач – ачуланмагач, теләгәч – теләмәгәч, элгәч – элмәгәч, бие (пляши) – биегәч – биемәгәч, өз (рви, сраывай) – өзгәч – өзмәгәч, гаҗәпләнгәч – гаҗәпләнмәгәч, үстер (расти, выращивай) – үстергәч – үстермәгәч, бизәгәч – бизәмәгәч.
ә) Ашыккач – ашыкмагач, катнашкач – катнашмагач, кызык (завидуй) – кызыккач – кызыкмагач, япкач – япмагач, югалткач – югалтмагач, ашаткач – ашатмагач, булышкач – булышмагач, әйткәч – әйтмәгәч, чишкәч – чишмәгәч, тәрҗемә иткәч – тәрҗеме итмәгәч, көткәч – көтмәгәч, ярдәм иткәч – ярдәм итмәгәч, исәнләш (здоровайся) – исәнләшкәч – исәнлешмәгәч.

24. Тәрҗемә итегез. Хәл фигыльләрне табыгыз.
1) Урманга баргач, мин кошлар җырын тыңларга яратам. –
Когда прихожу в лес, я люблю слушать пение птиц.
2) Ветераннар залга барысы да җыелгач, концертны башлап җибәрделәр. –
Когда все ветераны собрались в зале, начался концерт.
3) Күл янына килеп җиткәч, малайлар, тиз генә чишенеп, суга сикерделәр. –
Когда подошли к озеру, мальчики, быстренько раздевшись, прыгнули в воду.
4) Имтиханнар башлангач, ул урамда күп йөрми, телевизор да карамый башлады. –
Когда начались экзамены, он не гулял много на улице, да и перестал смотреть телевизор.
5) Мәктәпне тәмамлагач, минем дусларым төрле кызыклы һөнәрләр сайларлар. –
Когда закончат школу,  мои друзья разные интересные профессии выберут.
6) Дәресләрне әзерләп бетергәч, әнидән урамга чыгарга рөхсәт сорадым. –
Когда закончил готовить уроки, спросил у мамы разрешение выйти на улицу.
7) Әйткәч – беләсе килә, белгәч – көләсе килә. -
Когда сказал, хочется узнать, когда узнал, хочется смеяться.

25. Җәя эчендә бирелгән фигыльләрдән хәл фигыльләр ясап, җөмнләләрне күчереп языгыз. Тәрҗемә итегез.
1) Маңгаема яңгыр тамчылары тама башлагач, мин шалаш эченә кереп яттым. –
Когда на мой лоб закапал дождь, я залёг в шалаш.
2) Безне сагынгач, әбиебез поезд белән яныбызга үзе килеп җиткән. –
Соскучившись по нам, бабушка к нам сама на поезде приехала.
3) Җиләккә баргач, бик көчле яңгыр яуды, шуңа күрә безгә урманнан тиз борылып кайтырга туры килде. –
Когда пошли за ягодами, пошёл очень сильный дождь, поэтому нам пришлось из леса быстро вернуться домой.   
4) Абыем, әниебезнең туган көненә кайта алмагач, телефоннан шалтыратып котлады. –
Мой старший брат, когда не смог приехать на мамин день рождения, поздравил позвонив по телефону.
5) Спорт белән даими шөгыльләнмәгәч, ул ярышларда беренче урыннарны ала алмый. –
Когда он постоянно не занимается спортом, не может занять на соревнованиях призовые места.
6) Ул үзе миннән ярдәм сорамагач, мин дә ярдәм итмәдем. –
Раз он у меня сам помощь не попросил, то и я ему не помогал.
7) Капка янында ниндидер ят этне күргач, Наилә бик курыкты. –
Наиля очень испугалась, когда заметила у ворот какую-то чужую собаку. 
8) Әнием гөмбәләрне юып, чистартып бетергән, кәстрүлгә салып кайнатырга куйды. –
Когда мама закончила мыть и чистить грибы, положив в кастрюлю, поставила отвариваться. 

26. Тәрҗемә итегез. Хәл фигыльләрне табып, юклык формасына куегыз.
1) Туганнардан хат килмәгәч, без ашыгып хат язарга утырдык. –
Когда не пришло письмо от родственников, мы немедленно сели писать письмо.
2) Әтиемнең машинасы ватык булмагач, без бакчага автобус белән китмәдек. –
Так как папина машина не была сломана, мы не ездили в сад на автобусе.
3) Мәктәп янына агачлар утыртмагач, балалар чәчәкләр өчен дә урын әзерли башламадылар. –
Так как возле школы не посадили деревья, дети не начали готовить место и для цветов.
4) Алсу чакырмагач, синең дусларың Яңа елны каршыларга Казанга китәргә булмаган. –
Так как Алсу не пригласили, твои друзья решили не ехать в Казань для встречи НГ. 
5) Укытучы бүлмәдән чыкмап киткәч, укучылар шаулашып алмадылар. –
Так как учитель вышел из комнаты, ученики не шумели.

27. Хәл фигыльләрне барлыкта һәм юклыкта кулланып, җөмләләрне язып бетерегез.
1) Татар телен яхшы өйрәнмәгәч, хәзер татарча начар беләм. –
Так как татарский язык хорошо не изучал, теперь татарский язык плохо знаю.
2) Күлмәгемне үзем үтүкли белмәгәч, апамны сорадым. –
Когда не смог погладить рубашку сам, попросил свою старшую сестру.
3) Дискотекада туйганчы биемәгәч, өйгә биергә кайтып киттек. –
Так как на дискотеке вдоволь не натанцевались, пошли танцевать домой.
4) Шимбә көнне дә ял итмәгәч,  якшәмбе көнне ял итәрмен. –
Так как в субботу не отдыхал, отдохну в воскресенье.
5) Бу китапны яңадан укымагач,  эчтәлеген начар хәтерлим. –
Так как эту книгу заново не перечитывал, плохо помню её содержание.
6) Бәйрәмгә яңа күлмәк текмәгәч, бәйрәмгә иске күлмәк кип бардым.
Не сшив к празднику новое платье, пошла на праздник в старом. 
7) Яңа дуслар белән танышмагач, үземнәң иске дуслар белән йөрдем. –
Раз с новыми друзьями не познакомилась, со своими старыми друзьями гуляла.
8) Тәрәзә төбендәге гөлләргә су сипмәгәч, сеңелемне сибәргә үтенеп сорадым. –
Не полив цветы на подоконнике, попросила полить сестрёнку.
Автор _Swetlana
 - декабря 15, 2016, 18:55
16. Тәрҗемә итегез.
Ашыга-ашыга килә – приходит вечно спеша;
кычкыра-кычкыра еладым – я плакал и плакал;
җырлый-җырлый кайттык – мы возвращались распевая песни;
сикерә-сикерә биеделәр – они плясали подпрыгивая;
эшли-эшли арып беттегезме? – долго работая притомились?
елый-елый сораган – он просил заливаясь слезами;
уйлый-уйлый уйлап тапкан – он думал-думал и придумал;
яши-яши белер – поживёт - узнает.

17. Нокталар урынына тиешле фигыльләрне куеп, күчереп языгыз.
Курка-курка (нишләдем?) соңгы калдым.
Ял итә-итә (нишләгән?) яткан.
Без гөмбәгә дип эзли-эзли (нишлибез?) барабыз.
Ул вакыйга көлә-көлә (нишли?) сөйли.
Имтиханнарны әзерләнә-әзерләнә (нишлә!) бир!
Син ни өчен туктый-туктый (нишлисең?) барасың?
Алар карана-карана (нишлиләр?) кайталар.
Ачулана-ачулана (нишләмә!) сөйләмә!

18. Тырыша-тырыша атлады;
Саклана-саклана карыйлар;
Борыла-борыла кайттык;
Ашыга-ашыга бара;
Җыя-җыя   аңлыйм;
Үсә-үсә ялганлыйсыз.

19. Хәл фигыльләрне үзгәртеп языгыз. Аларның мәгънәләре бертөрлеме?
Үрнәк: Тыңлап утыра, тыңлый-тыңлый утыра. -
Сидит слушая, сидит всё время слушая;
Шатланып сөйләде, шатлана-шатлана сөйләде
он говорил радуясь, говорил всё время радуясь;
сагынып яшәдек, сагына-сагына яшәдек
мы жили скучая, мы жили всё время скучая;
борчылып сорашкан, борчыла-борчыла сорашкан
расспрашивал волнуясь, распрашил всё время нервничая;
йөгереп килегез, йөгерә-йөгерә килегез
приходите бегом, приходите всё время бегом;
эшләп үскәннәр, эшли-эшли үскәннәр
они росли работая, они росли не прекращая работать;
чабып кайтам, чаба-чаба кайтам
я возвращаюсь бегом, возвращаюсь всё время бегом;
кабатлап әйттең, кабатла-кабатла әйттең
ты говорил повторяя, ты говорил всё повторяя и повторяя;
эзләп табачак, эзли-эзли табачак
он найдёт поискав, ища-ища он найдёт.

20. Сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.
Түкми-чәчми сөйли – рассказывает так, как есть (целиком и полностью);
борыла-сарыла сорый – спрашивает кокетничая (извиваясь);
абына-сөртенә йөгерә – ходит спотыкаясь и оступаясь;
бәйли-сүтә бәйләргә өйрәнә – учиться вязать связывая и распуская;
ашамый(ча)-эчми(че) булмый – не могу ни есть, ни пить,
тора-бара аңлар – со временем (постепенно) поймёт,
сыза-боза язган – писал всё время зачёркивая,
иелә-бәгелә елый – плачет то наклоняясь, то выпрямляясь;
үлә-бетә яши – живёт испытывая большие трудности.

Чәчми-түкми - (нареч.) так, как есть; в целости-сохранности, целиком и полностью.
Чиләктәге суларны чәчми-түкми генә алып кайт - принеси воды в вёдрах не проливая ни капли.
Игеннәрне чәчми-түкми җыеп алырга - собрать урожай без потерь (не оставляя на поле).
Сүзләреңне чәчми-түкми китереп җиткерделәр - твои слова передали все как есть.

Борыла-сарыла - (нареч.) извиваясь; (перен.) кокетничая.
Абына-сөртенә - (нареч.) спотыкаясь и оступаясь.
Абына-сөртенә йөгерү - бежать спотыкаясь; бежать и спотыкаться (оступаться).
Абына-сөртенә тәпи йөрергә өйрәнү - спотыкаясь и оступаясь, учиться ходить (о ребёнке).
Тормыш юлын абына-сөртенә үтү - пройти жизненный путь, спотыкаясь и оступаясь.

Тора-бара - (нареч.) со временем, постепенно.
Шундый эшләр, тора-бара нишләр - (погов.) такие дела, посмотрим, как они пойдут со временем.
Тора-бара болыт зурайды - постепенно туча увеличилась.

Иелә-бөгелә - (нареч.) то наклоняясь, то выпрямляясь.
Иелә-бөгелә чәчәк җыю - то нагибаясь, то выпрямляясь собирать цветы.
Автор _Swetlana
 - декабря 15, 2016, 18:55
12. Хәл фигыльләрне юклык формасына үзгәртеп языгыз. Тәрҗемә итегез.
Үрнәк: Яратып – яратмыйча (любя – не любя). Эзләп – эзләмичә (ища – не ища).
а) Ватып – ватмыйча (ломая – не ломая), сугып – сукмыйча (ударяя – не ударяя), онытып – онытмыйча (забывая – не забывая), ачуланып – ачуланмыйча (сердясь – не сердясь), булышып – булышмыйча (помогая – не помогая), аңлатып – аңлатмыйча (объясняя – не объясняя), ялганлап – ялганламыйча (говоря ложь – не говоря ложь), ашыгып – ашыкмыйча (торопясь – не торопясь), борчылып – борчылмыйча (беспокоясь – не беспокоясь), елап – еламыйча (плача – не плача).
б) Хәтерләп – хәтерләмиче (помня – не помня), бетереп – бетермиче (заканчивая – не заканчивая), яшереп – яшермиче (пряча – не пряча), сөртенеп – сөртенмиче (вытираясь – не вытираясь; спотыкаясь – не спотыкаясь), теләп – теләмиче (хотя – не хотя), тәмамлап – тәмаламыйча (заканчивая – не заканчивая), үткәреп – үткәрмиче (пропуская – не пропуская), әзерләп – әзерләмиче (готовя – не готовя), пешереп – пешермиче (варя – не варя), бизәнеп – бизәнмиче (наряжаясь – не наряжаясь; красясь – не красясь).

13. Хәл фигыльләрне юклык формасына үзгәртеп языгыз.
Үрнәк: Яратып карый – яратмыйча карый (смотрит любя – смотрит не любя).
Ашыгып килә – ашыкмыйча килә (приходит спеша – приходит не спеша);
торып әйтте – тормыйча әйтте (сказал встав – сказал не встав);
яшереп куйдым – яшермиче (положил спрятав – положил не спрятав);
сагынып сөйләгән – сагынмыйча сөйләгән (говорил скучая – говорил не скучая);
карап ал – карамыйча ал (посмотри – не смотри);
кычкырып сорыйлар – кычкырмыйча сорыйлар (спрашивают крича – спрашивают не крича);
ашап утырамы? – ашамыйча утырамы? (он сидит и ест? – он сидит и не ест? )
эшләп үсәләр – эшләмиче үсәләр (растут работая – растут не работая);
үтүкләп ки – үтүкләмиче ки (надень погладив – надень не гладя);
юып бирегез – юмыйча бирегез (даёте помыв – даёте не помыв).

14. Тәрҗемә итегез.
Идет не спеша – ашыкмыйча бара;
работает не стараясь – тырышмыйча эшли;
рассказывает не жалея – кызганмыйча сөйли;
говоришь не подумав – уйламыйча әйтәсең;
ест не помыв – юмыйча ашый;
берут не прочитав – укымыйча алалар;
сидит не слушая – тыңламыйча утыра;
обманывает не стыдясь – оялмыйча ялганлый;
живет не забывая – онытмыйча яши.

15. Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән сүзләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.
1) Кунаклар ни өчен ашамыйча утыралар, әллә өстәлдәге ризыклар ошамыймы? –
Почему гости сидят и не едят, разве кушанья на столе не нравятся?
2) Ашаганнан соң пычрак тәлинкәңне беркайчан да юмыйча калдырма. –
После еды никогда свою грязную тарелку не помыв не оставляй.
3) Әтием эштән кайтмыйча, без ашарга утырмадык. –
Пока отец с работы не вернулся, мы ужинать не садились 
4) Дару эчмичә генә дәваланып карагыз әле. –
Попробуйте-ка лечиться, не принимая лекарств. 
5) Китапка карамыйча гына сөйли аласыңмы? –
Можешь говорить, не заглядывая в книгу?
6) Урамда яңгыр туктамыйча, без беркая да бара алмыйбыз. –
Пока на улице дождь не прекратится, мы не можем никуда пойти.
7) Концертларга һәм спектакльләргә соңга калмыйча барырга кирәк. –
На концерты и в театр нужно приходить не опаздывая.
8) Нигә чишенмичә утырасың, бүлмәдә салкын түгел бит. –
Почему сидишь не раздевшись, ведь в комнате не холодно.
9) Аларның балалары өстәл яныннан беркайчан да рәхмәт әйтмичә китмиләр. –
Их дети из-за стола, не сказав спасибо, не уходят.
10) Кеше әйберен беркайчан да сорамыйча алырга ярамый. –
Чужие вещи никогда нельзя брать без спроса (не спрашивая).
11) Син ачуланмыйча әйтсәң, без дә яхшырак аңларбыз. –
Если ты будешь говорить не сердясь, мы хорошо поймём.
(Әйтмичә, сорамыйча, туктамыйча, ашамыйча, эчмичә, соңга калмыйча, ачуланмыйча, кайтмыйча, карамыйча, чишенмичә, юмыйча.)