Главное меню
Мы солидарны с Украиной. Узнайте здесь, как можно поддержать Украину.

Ответ

Обратите внимание: данное сообщение не будет отображаться, пока модератор не одобрит его.
Ограничения: максимум вложений в сообщении — 3 (3 осталось), максимальный размер всех файлов — 300 КБ, максимальный размер одного файла — 100 КБ
Снимите пометку с вложений, которые необходимо удалить
Перетащите файлы сюда или используйте кнопку для добавления файлов
Вложения и другие параметры
Проверка:
Оставьте это поле пустым:
Наберите символы, которые изображены на картинке
Прослушать / Запросить другое изображение

Наберите символы, которые изображены на картинке:

√36:
ALT+S — отправить
ALT+P — предварительный просмотр

Сообщения в этой теме

Автор _Swetlana
 - января 15, 2017, 12:33
49. Тәрҗемә итегез. Боерык фигыльләрне, шарт фигыльләрне, кире шарт фигыльләрне һәм сыйфат фигыльләрне табыгыз.
НАРКОМАННАР БЕЛӘН ҮЗЕҢНЕ НИЧЕК ТОТАРГА? -
Как вести себя с наркоманами?
(Психолог киңәшләре) - Советы психолога

Наркоманнар белән эшлекле мөнәсәбәткә керергә киңәш ителми. - Входить с наркоманом в деловые отношения не советуют.
Әгәр сез наркоман тарафыннан үзегезгә карата кызыксыну сизәсез икән, аның яныннан тизрәк китәргә тырышыгыз. - Если вы чувствуете интерес к себе со стороны наркомана, старайтесь от него скорей уйти.
Ул сөйләгән вакыйгалар еш кына теге яки бу рәвешле алдау өчен кереш сүз булып кына торалар. - Рассказанные им истории довольно часто являются прелюдией к обману тем или иным образом.
Күптән түгел генә танышкан, дуслашкан егет яки кызның наркоман икәнен белсәгез, ул бик кызыклы кеше булса да, наркотиклардан ваз кичәргә сүз бирсә дә, тиз арада аннан читләшергә тырышыгыз. - Если вы знаете, что парень или девушка, с которыми вы недавно познакомились, подружились, оказался наркоманом, даже если он очень интересный человек, даже если даёт слово отказаться от наркотиков, не мешкая старайтесь от него отдалиться.   
Наркоман ышанычлы кеше түгел. - Наркоман - человек ненадёжный.
Әгәр дә инде шулай да сезгә наркоман белән нәрсә дә булса хәл итәргә туры килсә, түбәндәгеләрне истә тотыгыз: - Если же всё-таки вам с наркоманом придётся иметь какое-либо дело, помните нижеследующее:

1. Әгәр мөмкин булса, аңа үзегезнең адресыгызны да, телефоныгызны да бирмәгез. Наркоманнар әйбер урлаудан тартынмыйлар, шуңа күрә алар үзләрен кызыксындырган әйберләрне урлау юлларын белмәскә тиеш. - Если есть возможность, не давайте ему ваш адрес и телефон. Наркоманы не стесняются кражи вещей, поэтому они не должны знать способы кражи заинтересовавших их вещей.

2. Ышаныч кәгазе бирсә дә, наркоманга әйберләрегезне, акчагызны ышанып тапшырмагыз. Ул аларны сатачак һәм барысын да наркотиклар алуга тотачак. Аны төрмәгә утырткан очракта да, акчагыз һәм әйберләрегез кире кайтмаячак. - Даже если даёте доверенность, наркоману ваши вещи, деньги, поверив, не передавайте. Даже если его посадят в тюрьму, ваши деньги и вещи обратно не вернут. 

3. Наркоман алдында һич тә алдашмагыз, әйткән сүзегездән кире кайтмагыз. Башка кешеләрнең вәгъдәләрен наркоманнар яхшы хәтерлиләр һәм аларның сүзләрендә тормауларын хәрәмләшүгә рөхсәт дип бәялиләр. - При наркомане ни в кем случае не врите, от своих слов не отказывайтесь. Обещания других наркоманы хорошо помнят и несдержание слов с их стороны расценивают как разрешение на жульничество.

Әгәр наркоман сезнең якын туганыгыз яки дустыгыз булса, нишләргә? - Что делать, если наркоман ваш близкий родственник или друг?
Якын кешедән ничек баш тартасың ди?! - Как же откажешься от близкого человека?!
Хәер, чыдар хәлләре калмаган кайбер ата-аналар балаларыннан баш тарткан очраклар да күп. - Впрочем, много случаев иных родителей, отказавшихся от детей, у которых не осталось сил терпеть.
Наркоманнарны караган, аларга хезмәт күрсәткән якыннары өчен, бу – гомерлек авыр эш. -  Для близких, присматривающих за наркоманами, обслуживающих их, это тяжёлое дело на всю жизнь.
Наркотиклар алу өчен, туганнарыннан оятсыз рәвештә даими акча таләп итүчеләр белән яшәүчеләр үзләре дә психик авыруга сабышырга мөмкин. - Живущие с постоянно бесстыдно требующими деньги у родственников для получения наркотиков и сами могут стать психически больными. 

Автор _Swetlana
 - января 14, 2017, 22:01
46. Тәрҗемә итегез. Рус телендә охшаш мәкальләр табыгыз.
1) Эш эшләгән интекмәс, эшләмәгән көн күрмәс. - Сделавший дело не будет страдать, не сделавший света белого не взвидит.
2) Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык. - Родина лучше земли, где золото-серебро на землю падают.
3) Эшләмәгән ашамый. - Кто не работал, тот не ест.
4) Йөри белмәгән юл бозар, сөйли белмәгән сүз бозар. - Не умеющий ходить дорогу портит, не умеющий говорить - портит речь.
5) Белгән белгәнен эшләр, белмәгән бармагын тешләр.
6) Телләр белгән – илләр гизгән. - Знающий языки - весь мир обошёл.
7) Ата-ананы тыңлаган – адәм булган, тыңламаган – әрәм булган. Кто родителей слушался - стал воспитанным человеком, кто не слушался - зря пропал.
8) Акрын барган тиз җитәр. - Кто медленно ходил, тот быстрее пришёл. (Тише едешь - дальше будешь).
9) Авызы пешкән салкын суны да өреп эчкән. - Кто рот обжег, дул и на холодную воду. (Обжёгшись на молоке, на воду дуют).
10) Туган телен югалткан кеше үзен дә югалта. - Человек, потерявший родной язык, и себя потерял.

47. Аерымланган сыйфат фигыльләргә игътибар итеп, җөмләләрне тәрҗемә итегез.
1) Старик, уставший от долгой дороги, сел отдохнуть. - Озак юлдан алҗыган карт ял итәргә утырды.
2) Мне на помощь прибежали соседи, живущие недалеко от нашего дома. - Миңа ярдәмгә йортыбыздан ерак түгел яшәүче күршеләр йөгереп килде.
3) Больному рассказали о современной больнице, построенной недавно на окраине города. - Сырхауга күптән түгел шәһәр читендә тезелгән хастаханә турында сөйләп бирделәр.
4) Мальчик, упавший в глубокую яму, оказывается, приехал в гости к соседке. - Тирән чокырга егылып тешкән малай күрше хатынга кунакка килгән булып чыкты.
5) Туристы медленно поднимались в гору по узкой тропе, заросшей травой. - Үлән баскан тар сукмак буенча туристлар әкрен генә тауга күтәрелә иде.
6) Девочка, испугавшаяся гуся, была, наверное, городской. - Каздан курыккан кыз, мөгаен, шәһәрле булгандыр.

48. Иярчен аергыч җөмләләрне тәрҗемә итегез.
1) Я до сих пор помню песни, которые в детстве мне пела мама. - Балачакта әнием җырлаган җырларны әле дә исемдә тотам.
2) Наш класс собирает материал об известных людях, которые родились в нашем городе. - Сыйныфыбыз шәһәребездә туган атаклы кешеләр турында материаллар җыя. 
3) Избушка, которая стояла на краю леса, сгорела в прошлом году. - Урман читендә торган өйчек үзган елны янды.
4) Здание, в которое переехал детский дом, находится в красивом месте. - Балалар йорты күчерелгән бина матур җирдә урнашкан.
5) Школа, из которой я ушел, была далеко от дома. - Мин чыгып киткән мәктәп, өйдән ерак иде.
6) Задача, которую я не мог долго решить, оказалась очень простой. - Мин озак чишә алмаган мәсьәлә бик гади булып чыкты.
7) Нас пригласили в комнату, которая была приготовлена специально для гостей. - Безне кунаклар өчен махсус әзерләнгән бүлмәгә чакырдылар.

Автор _Swetlana
 - января 9, 2017, 18:11
39. Тәрҗемә итегез.
1) Дети, убиравшие комнату. -  Бүлмәне җыештырган балалар.
Комната, убранная детьми. - Балалар җыештырган бүлмә.
2) Учитель, поставивший хорошую оценку. - Яхшы билге куйган укытучы.
Хорошая оценка, поставленная учителем. - Укытучы куйган яхшы билге.
3) Швея, сшившая красивое платье. - Матур күлмәк теккән тегүче хатын.
Красивое платье, сшитое швеей. - Тегүче хатын теккән матур күлмәк.
4) Друзья, давшие хорошие советы. - Яхшы киңәшләр биргән дуслар.
Хорошие советы, данные друзьями. - Дуслар биргән яхшы киңәшләр.
5) Девочка, потерявшая ключи. - Ачкычлар югалткан кыз.
Ключи, потерянные девочкой. - Кыз югалткан ачкычлар.
6) Писатель, написавший интересный рассказ. - Кызыклы хикәяне язган язучы.
Интересный рассказ, написанный писателем. - Язучы язган кызыклы хикәя.
7) Зрители, услышавшие новую песню. - Яңа җырны ишеткән тамашачылар.
Новая песня, услышанная зрителями. - Тамашачылар ишеткән яңа җыр.

40. Тәрҗемә итегез.
а) Бүләккә шатланган бала. - Ребёнок, обрадовавшийся подарку. 
Бала шатланган бүләк. - Подарок, обрадовавший ребёнка.
Бала бүләккә шатланган. - Ребёнок обрадовался подарку.

ә) Шигырьләр язган шагыйрь. - Поэт, написавший стихотворения.
Шагыйрь язган шигырьләр. - Стихи, написанные поэтом.
Шагыйрь шигырьләр язган. - Поэт написал стихи.

б) Диванда йоклап киткән сеңлем. - Уснувшая на диване сестрёнка.
Сеңлем йоклап киткән диван. - Диван, на котором уснула сестрёнка.
Сеңлем диванда йоклап киткән. - Сестрёнка уснула на диване.

в) Безгә хат язган туганым.  - Мой родственник, написавший нам письмо.
Туганым безгә язган хат. - Письмо, написанное нам моим родственником.
Туганым безгә хат язган. - Мой родственник написал нам письмо.

41. Тәрҗемә итегез.
а) Безнең яраткан укытучыбыз җәй көне икенче шәһәргә күчеп киткән. Җәй көне икенче шәһәргә күчеп киткән укытучыбызны без бик ярата идек. Безнең яраткан укытучыбыз күчеп киткән шәһәр бик еракмы?
Наш любимый учитель летом переехал в другой город. Мы очень любили нашего учителя, переехавшего летом в другой город.  Очень ли далеко город, в который переехал наш любимый учитель?

ә) Авыр сугыш елларында түзгән халыкның җиңүгә ышанычы нык булган. - Очень крепкой была вера в победу народа, терпевшего в тяжёлые годы войны. 
Халык түзгән авыр сугыш еллары күпме вакыт узса да онытылмыйлар. - Сколько бы времени ни прошло, не забываются тяжёлые годы войны, когда народ терпел.
Җиңү киләсенә ышанып, халык нинди авыр сугыш елларында да түзгән. - В такие тяжёлые годы войны народ терпел, надеясь, что придёт победа.

б) Түбәдән егылып төшкән кечкенә малайның аягы нык авыртканмы? Теге кечкенә малай егылып төшкән түбә бик биек булганмы? Безнең күршеләрнең кечкенә малайлары, үзләре өйдә юкта, түбәдән егылып төшкән.
Нога маленького мальчика, упавшего с крыши, сильно болела? Крыша, с которой упал тот маленький мальчик, очень высоко ли была? Маленький мальчик наших соседей, когда их самих не было дома, свалился с крыши.

42. Тәрҗемә итегез.
а) Слова, сказанные нам этим человеком, были очень нужные. -  Бу кеше безгә әйткән сүз бик кирәк иде.
Человек, сказавший эти нужные слова, нам незнаком. - Бу кирәкле сүзләр әйткән кеше безгә таныш түгел.
Этот человек сказал нам очень нужные слова. - Бу кеше безгә бик кирәкле сүз әйтте.

ә) Люди, посадившие этот лес, оставили о себе хорошую память. - Бу урманны утырткан кешеләр яхшы исем калдырган иде.
Лес, посаженный этими людьми, приносит всем радость и пользу. - Бу кешеләр утырткан урман һәммәгә шатлык һәм файда китерә.
Когда-то давно хорошие люди посадили для нас этот лес. - Кайчандыр күптән яхшы кешеләр безнең өчен бу урманны утырткан иде.

б) Новый дом, построенный отцом, виден издалека. - Әтием төзгән яңа йорт ерактан күренә.
Отец, построивший новый дом, доволен своей работой. - Яңа йортны төзгән әтием үзе эше белән канәгать.
Еще до моего рождения (пока я не родился), отец построил в деревне дом. - Миг туганчы ук, авылда әтием яңа йортны төзгән иде.   

43. Сорауларга җавап бирегез.
1) Дәрескә әзерләнмәгән бала гадәттә нинди билгеләр ала? - Ребёнок, который не готовится к уроку, обычно какие отметки получает?
2) Спорт белән шөгыльләнгән кеше еш авырыймы? - Часто ли болеют люди, которые занимаются спортом?
3) Дусларының акыллы киңәшләрен тыңламаган кеше дөрес эшлиме? - Правильно ли делает человек, который не слушает умные советы своих друзей?
4) Фатирда газ исен сизгән кеше нишләргә тиеш? - Что должен сделать человек, почувствовавший запах газа?
5) Еш ялганлаган балага ышаналармы? - Верят ли ребёнку, который часто обманывал?
6) Синеңчә, тәмәке тарткан кешеләрнең сәламәтлекләре нинди була? - По-твоему, какое бывает здоровье у курящих людей?
7) Дәрестә тыңламаган укучы яңа теманы яхшы аңлый аламы? - Может ли ученик, не слушавший на уроке, хорошо понять новую тему?
8) Җилләтелмәгән бүлмәдә йокларга рәхәтме? - Приятно ли спать в непроветренной комнате?
9) «Ул пешмәгән» дип нинди кешегә әйтәләр? - Что "он не искушён", о каком человеке говорят?

44. Җөмләләрне тутырып языгыз.
Күптән күрешмәгән дусларыбыздан хат килде. - От друзей, с которыми мы давно не виделись, пришло письмо.
Синең белән сөйләшкән кеше мәктәбебездә эшлә торган иде. - Человек, с которым ты разговаривал, работал в нашей школе.
Су сибелмәгән түтәлдә кыяр начар үсә. - На грядке, не политой водой, плохо растут огурцы.
Яңа елны бергә каршылаган дусларыңның абые армияга киткән. - Старший брат твоего друга с которым вы вместе встречали новый год, ушёл в армию.
Син казыган чокырга бозау төште. - В яму, которую ты выкопал, упал телёнок.
Әнием юган керләрне үтүклә әле. - Погладь-ка бельё, которое мама постирала.
Бик салкын көнне җылы киенмәгән кешеләр бик нык туңәләр. - В очень холодный день люди, которые не оделись тепло, сильно мёрзнут.
Диңгез буенда ял иткән апамнан матур ачык хат килде. - От моей сестры, отдыхавшей на морском побережье, пришла красивая открытка.
Бу сорауга җавап таба алмаган дустыңа начар билге куелә иде. - Твоему другу, который не ответил на этот вопрос, поставили плохую отметку.
Урманда үскән чәчәкләрне зәңгәр вазага куй әле. - Лесные цветы поставь-ка в голубую вазу.
Елга уртасына кадәр йөзеп җиткән кешенең коткару жилеты бар иде. - У человека, доплывшего до середины реки, был спасательный жилет.
Бу авылда яшәгән кешеләрдән без бу яңалыкны белдек. - Мы узнали эту новость от людей, живших в этой деревне.

45. Тәрҗемә итегез.
1) В трудные минуты он всегда вспоминает слова, сказанные мамой. - Авыр минутларда ул һәрвакыт әние әйткән сүзләрне искә төшерә.
2) В доме, в котором живет мой друг, уже месяц не работает лифт. - Дустым яшәгән йортта инде ай буе лифт эшләми.
3) Сад, посаженный моим дедом, напоминает нам о нем. - Бабаем утырткан бакча безгә аның турында хәтерләтә.
4) Покрасневшие помидоры надо сегодня же собрать в деревянные ящики. -  Кызарган помидорларны буген ук җыеп агач әрҗәләргә саларга кирәк.
5) Ученики, хорошо знавшие татарский язык, участвовали на школьной олимпиаде. - Татар телен яхшы белгән укучылыр мәктәп олимпиадасында катнаштылар. 
6) Губадия, испеченная мамой моего друга, понравилась всем гостям. - Дустымның әние пешкән гөбәдия бар кунакларга ошады.
7) Моим одноклассникам, которые не торопились домой, разрешили остаться потанцевать. - Өйләренә ашыкмаган сыйныфташларыма биергә калырга рөхсәт иттеләр.

ЦитироватьРөхсәт бирелде - дано разрешение, позволено
Рөхсәт бирделәр - дали разрешение, позволили (здесь и//или сейчас)
Рөхсәт иттеләр - разрешили (здесь и//или сейчас)
Рөхсәт биргәннәр - дали разрешение, позволили (там и//или тогда)
Рөхсәт иткәннәр - разрешили (там и//или тогда)
Фанис әфәнде
Автор _Swetlana
 - января 8, 2017, 21:05
35. Нокталар урынына тиешле сыйфат фигыльләр куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.
1) Дәрестә без язган диктант, чыннан да, авыр иде. – Диктант, который мы писали на уроке, был действительно трудный.
2) Яңа төзелә башланган йорт янында балаларга уйнарга рөхсәт ителми. – Детям не разрешается (запрещается) играть возле дома, который только начали строить.
3) Поезддан төшкән юлчылар һәркайсы үз юлы, үз эше белән китеп бардылар. – Каждый из сошедших с поезда пассажиров тут же отправился своей дорогой, по своим делам.
4) Яз көне яуган беренче җылы яңгырны бөтен табигать түземсезләнеп көтте. – Вся природа ждала с нетерпением первый выпавший весенний дождь.
5) Кичә туган көнен билгеләп үткән дустыма 15 яшь тулды. – Моему другу, праздновавшему вчера день рождения, исполнилось 15 лет.
6) Еш авырган балаларга табиблар спорт белән шөгыльләнергә киңәш итәләр. – Часто болеющим детям учителя советуют заниматься спортом.
7) Имтиханнарын яхшы биргән (тапшырган) укучыларны укытучылар чын күңелдән котладылар. – Учителя от всей души поздравляли учеников, хорошо сдавших экзамены.

36. Тәрҗемә итегез.
1) Вопрос, заданный мне, был очень легким. – Миңа бирелгән сорау бик җиңел иде.
2) Сестра, вернувшаяся с работы раньше нас всех, приготовила вкусный ужин. – Эштән барыбыздан алдан кайткан апабыз тәмле кичке ашны әзерләде.
3) Понравившаяся вам картина продавалась на последней выставке. – Сезгә ошаган  рәсем соңгы күргәзмәдә сатыла иде.
4) Письмо, которое ты так долго ждал, сегодня наконец-то пришло. – Син шулкадәр озак көткән хат бүген ниһаять килде.
5) Дети, которые всегда помогают своей маме, вырастают хорошими людьми. – Үзләренең (Үз) әниләренә һәрвакыт  булышкан балалар яхшы кешеләргә әйләнәләр.
6) Стол для гостей накрыли в комнате, убранной по-праздничному. – Кунаклар өчен табын бәйрәмчә бизәлгән бүлмәдә  җәйде.
7) Долго болевший мальчик сегодня вышел из больницы. – Озак авырган малай бүген хастаханәдән чыкты.

37. Хәзерге заман сыйфат фигыльләрне үткән заман сыйфат фигыльләргә үзгәртеп языгыз.
Үрнәк: Ял итүче картлар – ял иткән картлар (отдыхавшие старики).
Еш елаучы бала – еш елаган бала (часто плакавший ребёнок);
укырга теләүче укучы – укырга теләгән укучы (желавший учиться ученик);
хуҗасын тыңламый торган эт – хуҗасын тыңламаган эт (собака, которая не слушалась своего хозяина);
чиста җыештыручы апа – чиста җыештырган апа (чисто прибиравшаяся тётушка );
яхшы уйнаучы музыкант – яхшы уйнаган музыкант (хорошо игравший музыкант);
балаларны дәвалаучы табиб – балаларны дәвалаган табиб (лечивший детей врач);
начар ишетүче әби – начар ишеткән әби (плохо слышавшая бабушка);
еракка күчеп китүче туганнар – еракка күчеп киткән туганнар (далеко переехавшие родственники);
үзе йөри торган уенчык машина – үзе йөргән уенчык (самоходная машина).

38. Тәрҗемә итегез.
Үрнәк: Укучы ясаган хата.– Ошибка, сделанная учеником.
            Хата ясаган укучы. – Ученик, сделавший ошибку.

1) Агач утырткан бабай. - Дедушка, посадивший дерово.
Бабай утырткан агач. - Дерево, посаженное дедушкой.
2) Өстәл ясаган оста. - Мастер, сделавший стол.
Оста ясаган өстәл. - Стол, сделанный мастером.
3) Укытучы тикшергән дәфтәрләр. - Тетради, проверенные учителем.
Дәфтәрләр тикшергән укытучы. - Учитель, проверивший тетради.
4) Туганнар язган хат. - Письмо, написанное родственниками.
Хат язган туганнар. - Родственники, написавшие письмо.
5) Егет сатып алган чәчәкләр. - Цветы, купленные парнем.
Чәчәкләр сатып алган егет. - Парень, купивший цветы.
6) Тәлинкә ваткан сеңлем. - Сестрёнка, разбившая тарелку.
Сеңлем ваткан тәлинкә. - Тарелка, разбитая сестрёнкой.
7) Туңдырма яраткан бала. - Дети, любившие мороженое.
Бала яраткан туңдырма. - Мороженое, которое любили дети.
Автор _Swetlana
 - января 7, 2017, 22:25
31. Нокталар урынына тиешле сүзләр куеп, сыйфат фигыльләр төзеп языгыз.
ятмаган таш (нележачий камень)   
буш яткан акча (свободные деньги)       
куелган билге (поставленная отметка)
көтелмәгән эш (непредвиденное происшествие)     
чәчәк аткан бакча (цветущий сад)     
ватылган сәгать (сломанные часы)
пешкән аш (сваренный суп)       
ярларыннан чыккан елга (река, вышедшая из берегов)       
килкән кунак (пришедший гость)
куелган теш (вставной зуб)     
яңа йортка күченгән гаилә (переехавшая в новый дом семья)
беткән бәйрәм (закончившийся праздник)
авырткан баш (заболевшая голова)   
юылган кием  (выстиранная одежда)     
әйтелмәгән сүзләр (несказанные слова).

32. Тәрҗемә итегез. Бирелгән җөмләләрдән чыгып, нинди кагыйдә әйтә аласыз?
Б. к. Сез яшәгән шәһәр, чыннан да, матур икән. - Город, в котором вы живёте, и в самом деле красив.
И. к. Сез яшәгән шәһәрнең тарихы баймы? - У города, в котором вы живёте, богатая история?
Ю. к. Сез яшәгән шәһәргә туристлар күп киләме? - Много туристов приезжает в город, в котором вы живёте?
Т. к. Сез яшәгән шәһәрне кичә телевизордан күрсәттеләр. - Город, в котором вы живёте, вчера показывали по телевизору.
Ч. к. Сез яшәгән шәһәрдән безнең шәһәргә еракмы?  Далеко ли от города, в котором вы живёте, до нашего?
У.-в. к. Сез яшәгән шәһәрдә нинди милләтләр яши? - Люди каких национальностей живут в вашем городе?

При атрибутивном употреблении (когда причастие выражает признак определяемого слова) причастие:
1. не склоняется;
2. не принимает аффиксов принадлежности и числа


33. Тәрҗемә итегез.
1) Дөрес җыелган дару үләннәренең генә файдасы була. – От правильно собранных лекарственных трав только польза.
2) Мин ясаган машина макетына күргәзмәдә яхшы бәя бирделәр. –  Мною сделанному макету машины на выставке давали хорошую цену.
3) Һәр көн иртән салкын су белән коенган кеше авырмый. – Человек, который каждое утро умывается холодной водой, не болеет.
4) Кечкенә баланы куркыткан эт, чыннан да, бик зур һәм усал иде. – Собака, которая испугала маленького ребёнка, действительно, была очень большой и злобной.
5) Сез бүген биргән имтихан нинди фәннән иде? – Экзамен, который вы сегодня сдавали, был по какому предмету?
6) Бүгенге бәйрәмдә матур итеп җырлаган теге кызның кем икәнен белмисезме? – Вы не знаете, кто та девушка, которая красиво пела на сегодняшнем празднике?
7) Килгән кунакларны вокзалдан кунакханәгә туры алып кайтырсыз. – Приехавших гостей с вокзала привезёте прямо в гостиницу.

34. Нокталар урынына җәяләр эчендә бирелгән тиешле сыйфат фингыльләрне куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.
1) Мәктәптән киткәндә, без утырткан агачлар инде хәзер зур булып үскәннәрдер. – Деревья, которые мы посадили, когда закончили школу, сейчас, наверно, уже выросли большими.
2) Өй эшләрен эшләмәгән укучылар начар билге алдылар. – Ученики, которые не сделали домашнюю работу, плохую отметку получили.
3) Яңа гына һавага күтәрелгән самолет Төркиягә оча икән. – Самолёт, который только что поднялся в воздух, летит в Турцию.
4) Китапханәдән алган китап сиңа реферат язарга ярдәм иттеме? – Книга, которую ты взял в библиотеке, помогла ли тебе написать реферат?
5) Әти-әниләр биргән киңәшләр һәрвакыт файдалы була. – Советы, которые дают родители, всегда полезны.
6) Авылдан әбиләре җибәргән тәмле күчтәнәчләргә балалар сөенделәр. – Дети радовались вкусным гостинцам, которые отправили из деревни их бабушки.
7) Бөек Җиңүне көтмәгән һәм аңа шатланмаган бер генә кеше дә булмагандыр. – Не было ни одного человека, который не ждал Великой Победы и не радовался ей.
8) Урамда уйнаган балаларны сез таныдыгызмы? – Вы узнали детей, которые играли на улице?

Автор _Swetlana
 - января 5, 2017, 23:22
26. Сыйфат фигыльләрнең антонимнарын языгыз.
Үрнәк: Кергән ишек (дверь, через которую зашёл) – чыккан ишек (дверь, через которую вышел).
Елаган бала (заплакавший) – елмаган (улыбнувшийся) ребёнок;
югалган китабың (твоя потерянная) – табылган китабым (моя найденная) книга;
арган кеше (уставший) – ял иткән кеше (отдохнувший) человек;
килгән кунаклар (пришедшие) – киткән кунаклар (ушедшие) гости;
бикләнгән кибет (закрытый/запертый) – ачылган кибет (открытый) магазин;
тырышкан укучы (старавшийся) –   ялкауланган  укучы (обленившийся) ученик;
төшкән баскыч (упавшая) – басып торган (стоявшая) лестница;
утырган урын (сидячее) – басып торган урын (стоячее) место;
яндырган ут (зажжёный) – сүнган (потухший) огонь;
авырган күршем (мой заболевший) – терелгәң күршең (твой выздоровевший) сосед.

27. Тәрҗемә итегез.
Обрадовавшийся мальчик – шатланган малай;
поставленная оценка – куелган билге;
забытая тема – онытылган тема;
купленные продукты – сатылган  азык-төлек / ашамлык;
выращенные овощи – үстергән яшелчә;
выполненное упражнение – ясалган күнегү;
потерявшаяся кошка – югалган песи;
испугавшийся ребенок – курыккан бала;
посаженная картошка – утырган бәрәңге;
собравшиеся люди – җыелган кешеләр.

28. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.
Әйтелмәгән сүзләр – несказанные слова;
киелмәгән киемнәр – ненадетая одежда;
җиңмәгән спортчы – непобедивший спортсмен;
еламаган бала –  незаплакавший ребёнок;
бикләнмәгән ишек – незапертая дверь;
аралашмаган күршеләр – соседи, с которыми не общались;
уйланмаган эш – непродуманное дело;
тәрҗемә ителмәгән җөмләләр – не переведённые предложения;
җыештырылмаган бүлмә – неубранная комната;
чакырылмаган кунаклар – неприглашённые гости;
өлгермәгән алмалар – непоспевшие яблоки;
җылынмаган су – неподогретая вода.


29. Тәрҗемә итегез.
Невымытые тарелки – юылмаган тәлинкәләр;
невыученное правило – өйрәнмәгән кагыйдә;
непроверенные тетради – тикшерелмәгән дәфтәрләр;
ненайденная ручка – табылмаган каләм;
непришедшие зрители – килмәгән тамашачылар ;
неизученный язык – өйрәнелмәгән тел;
непроснувшийся малыш – уянмаган сабый;
непрочитанная газета – укымаган газет;
неотосланные письма – җибәрелмәгән хатлар;
неожиданная встреча – көтелмәгән очрашу.

30. Сүзтезмәләрне юклык формасына үзгәртеп языгыз.
Яумаган яңгыр – непрошедший дождь;
киселмәгән икмәк – ненарезанный хлеб;
пешмәгән йомыркалар – несваренные яйца;
тырышмаган дус – нестаравшийся друг;
чапмаган ат – неезженная лошадь;
рөхсәт сорамаган укучы – неспросивший разрешения ученик;
ялганламаган бала – несолгавший ребёнок;
ошамаган фикер – непонравившееся мнение;
килә алмаган кешеләр – люди, которые не смогли прийти;
гаҗәпләнмәгән тыңлаучылар – не восхищённые слушатели;
онытылмаган әйбер – незабытая вещь.

Автор _Swetlana
 - января 3, 2017, 21:53
23. Тәрҗемә итегез.
Калган эш - отложенное дело;
белгән шигырь - знакомое стихотворение;
укыткан укытучы - преподававший учитель 
(татар теле укыткан укытучы - учитель, который преподавал татарский язык );
югалган дәреслек - пропавший/потерявшийся учебник;
кыздырылган ит - жареное мясо;
арган әби - уставшая бабушка;
ашыккан кешеләр - торопливые люди;
куелган билгеләр - поставленные отметки;
бәрелгән аяк - ушибленная нога;
коелган яфраклар - опавшие листья;
җавап биргән укучы - ученик, давший ответ;
су коенган балалар - купавшиеся дети;
ярдәм иткән кыз - помогавшая девочка;
ватылган тәлинкә - разбитая тарелка;
кайнаган сөт - кипячёное молоко.

24. Сыйфат фигыльләрне нинди исемнәр белән кулланып була?
Үрнәк: Юылган (вымытый, постиранный): идән, кер, чынаяклар, чалбар,...
а) Җылынган (подогретый, согретый, нагретый): аш (суп), һава (воздух), туфрак (земля), мич (печь);
котлаган (поздравивший): кунак, укучы, дус,  ханым;
аңлаган (понявший): укучы, малай, кыз, студент;
катнашкан (участвовавший, замешанный, общавшийся, знавшийся): укучы, спортчы, сыйныф, белгеч (специалист).

ә) Казыган (копавший, вырывший): абый, егет, күрше, ирем;
казылган (вскопанный, выкопанный, вырытый): җирнең туфрагы (земля), канау (канавка), баз (яма, погреб), бәрәңге
(казып утыртылган - выкопанный; вырытый);
сөйләгән (сказавший, рассказавший): әби, бабай, укытучы,  укучы;
сөйләнгән (сказанный, рассказаный): сүз, вакыйга, хикәя, шигырь;
эшләгән (делавший, работавший): эшче (рабочий), оста (мастер), зәркән (ювелир), кәсепче (шабашник) ;
эшләнгән (сделанный): эш, рәсем, беләзек (браслет), койма (забор).

25. Исемнәрне нинди сыйфат фигыльләр белән кулланып була?
Үрнәк: Чәчәкләр (цветы): утыртылган (посаженные), өзелгән (сорванные), бүләк ителгән (подаренные).
Киңәш (совет): бирелгән (данный),  алган (полученный), үз вакытында сөйләнгән (вовремя произнесённый).
Йорт: төзелгән (построенный), щитлардан эшләнгән (щитовой), кирпечтән ясалган (кирпичный), агачтан ясалган (деревянный).
Күлмәк:  тегелгән (сшитое), юылган (постиранное),  төсе киткән (выцветшее), уңган (линялое).
Көндәлек:  бирелгән (сданный), тутырган (заполненный), югалган (забытый)
(тутырган анкета - заполненная анкета).
Кунаклар: килгән, киткән,  чакырылган (приглашённый).
Имтихан:  тапшырылган (сданный), тапшырылмаган (не сданный),  үткәрелгән (проведённый).
Мисал (пример, образец):  тикшерелгән (проверенный), язылган (написанный), чишелгән (решённый).

Автор _Swetlana
 - января 1, 2017, 22:14
22. Тәрҗемә итегез. Исемләшкән сыйфат фигыльләрне табыгыз.

Россия Федерациясендә 35 милли парк булса, «Түбән Кама» милли паркы –  республикабызда бердәнбер. - Если в РФ 35 национальных парков, парк "Нижняя Кама" - в нашей республике один-единственный.
Парк Татарстанның көнчыгышында урнашкан һәм 27 мең гектар мәйдан били. - Парк расположен на востоке Татарстана и занимает площадь 27 тысяч гектаров.
Көннән-көн матурланучы милли парк территориясенә Алабуга, Тукай, Түбән Кама районнары керә. - В территорию день ото дня хорошеющего национального парка входят районы Елабуги, Тукая, Нижней Камы. 
Бер дистә ел элек утыртылган агач һәм куакларны хәзер танырлык та түгел. - Десять лет назад посаженные деревья и кустарники теперь и не узнать.
Биредә нинди генә кошлар, хайваннар һәм җәнлекләр юк! - Каких только птиц, животных и зверей здесь нет!
Исемнәре Кызыл китапка кертелгәннәре дә күп. - Также много видов, занесённых в Красную книгу.
Милли парк янәшәсендә яшәүчеләр анда ял итәргә яраталар. - Живущие по соседству с национальным парком любят там отдыхать.
Транспорт белән чыгучылар да, җәяү йөрүчеләр дә очрый. -  Встречаются и выезжающие на транспорте, и пешие.
Әйе, алабугалы һәм чаллылыларның ял итәр җирләре, сокланыр урыннары бар. - Да, у алабужан и челнинцев есть земля, чтобы отдыхать, места,  чтобы восхищаться. 
Тик менә шушы матурлыкны саклаучылар да шулай ук күп дип, кызганычка каршы мактана алмыйбыз. - Только вот,  к сожалению, мы не можем похвалиться, что хранителей этой красоты так же много.
Табигатькә ял итәргә чыккан кешеләрнең күбесе агачларны сындыра-җимерә башлый. - Многие из выехавших на отдых начинают ломать деревья.
Ярый әле бу байлыкны саклаучылар, күзәтеп торучылар бар. - Хорошо ещё есть хранители и смотрители этого богатства.
Болар – «Түбән Кама» милли паркы урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, экология, санитария күзәтчелеге, балалар, гомумән табигатьне яратучы кешеләр. - Они -  сотрудники лесного хозяйства парка "Нижняя Кама", санитарная и экологическая службы наблюдения, дети, вообще люди, любящие природу.
Нәкъ менә алар, көчләрен, вакытларын кызганмыйча, әйләнә-тирә мохитне саклыйлар. - Именно они, не жалея своего времени и сил, охраняют окружающую среду.
Ләкин, даими аңлату эшләре алып баручы парк хезмәткәрләренең тырышлыгына карамастан, табигатьне юк итүчеләр кимеми. -  Несмотря на старание служащих парка, ведущих постоянную разъяснительную работу,  число вредителей природы не уменьшается.
Гүзәл табигать безгә матурлык бирүче генә түгел, сәламәтлекне кайгыртучы да бит югыйсә. - Прекрасная природа не только даёт нам красоту, к тому же заботится о здоровье. 
Табигать – безнең уртак байлыгыбыз, аны бергәләп саклыйк. - Природа - наше общее богатство, давайте будем её сообща беречь.
Автор _Swetlana
 - января 1, 2017, 22:13
21. Тәрҗемә итегез. Сыйфат фигыльләрне табыгыз.
НАРКОМАННЫҢ ҮЗ-ҮЗЕН ТОТЫШЫ НИНДИ БУЛА? -
Как ведут себя наркоманы? (Каково поведение наркоманов?)

Наркоманның холкы кандагы наркотик матдәләрнең күләменә бәйле. - Поведение наркомана подчинено содержанию в крови наркотических веществ. 
Беренче карашка ул акыллы, тыныч, яхшылык эшләргә әзер торучы кеше булып күренә. - На первый взгляд он кажется умным, спокойным, человеком, готовым делать добро.
Ә 4 сәгатьтән соң аның бер сәбәпсез кызып китүче, хафаланучы, дулаучы кешегә әйләнүе мөмкин. - А через 4 часа возможно его превращение в какого-то беспокойного,  буйного, беспричинно приходящего в ярость.   
Тагын ике сәгатьтән соң аны йокымсырап утыручы, акылга тулы булмаган, маймыл булып кыланучы кеше итеп күрергә була. - Ещё через два часа его можно увидеть дремлющим, не в своём уме, ведущим себя как обезьяна.
Димәк, ул инде наркотик кабул итәргә өлгергән. - Значит, он уже успел принять наркотик.
Өч сәгатьтән ул тагын нормаль кешегә әйнләнә. - Через 3 часа он опять превращается в нормального человека.
Циклның яңа әйләнеше башлана. - Начинается новый оборот цикла.
«Ак үлем»нән котылу җиңел түгел. - От "белой смерти" нелегко спастись.
Шуңа күрә дәваланып чыгучылар арасында яңадан энәгә тартылучылар да шактый. - Поэтому среди прошедших лечение немало снова севших на иглу (букв. тянущихся к игле).
Хәзерге заман медицинасының бөтен мөмкинлекләрен кулланып та, кешене наркоманиядән тулысынча дәвалап булмый. - И используя все возможности современной медецины, невозможно полностью излечить человека  от наркомании.
Автор _Swetlana
 - января 1, 2017, 17:23
20. Текстны тәрҗемә итегез. Сыйфат фигыльләрне табыгыз.
«АК ҮЛЕМ» ЯШЬЛӘРНЕҢ БАШЫНА ҖИТӘ -
Наркотики губят молодёжь

Наркомания афәте көннән-көн күбрәк гаиләләргә үтеп керә. - Беда наркомании день ото дня проникает всё в большее количество семей.
Елдан-ел наркотикларның көчлерәкләре, сәламәтлеккә аеруча зыян китерә торганнары кулланыла. - Год от года употребляются более тяжёлые наркотики, приносящие здоровью особый вред.
Кара базарда хәзер әфьюн, героин киң таралган. - Посмотри: на базаре сейчас  широко распространены опиум и героин.
Наркотик сатучыларның саны да үткән елга караганда ун тапкыр арткан. - А количество продавцов наркотиков по сравнению с прошлым годом увеличилось в десять раз.   
Наркотик матдәләр элеккечә үк якын чит илләрдән –  Таҗикстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан республикаларыннан кайтарыла. - Наркотические вещества же по-прежнему завозятся из стран ближнего зарубежья. 
Бүгенге көндә Татарстанда наркотиклар кулланучыларның 4 проценты – яшүсмерләр. - На сегодняшний день в Татарстане  из употребляющих наркотики 4 процента - подростки.
2001 нче ел мәгълүматларына караганда, Татарстанда ВИЧ инфекциясен йөртүче кешеләрнең 95 проценты – наркоманнар. - Судя по данным 2001-го года, в Татарстане 95 процентов ВИЧ-инфицированных – наркоманы.
Чаллы шәһәрендә артык доза кулланудан атна саен 4–5 кеше үлә. - В Набережных Челнах от передозировки каждую неделю умирает 4-5 человек.
2001 нче елның беренче яртысында гына әлеге замана чире 108 чаллылының башына җиткән, нигездә бу – 16–28 яшьлек кешеләр. - Только в первой половине 2001-го года от болезни века умерло 108 челновчан, в основном 16-28 летние.
Вакытлы рәхәт эзләүче энәгә бәйле яшьләр нинди генә куркыныч җинаятьләр эшләмиләр! -  Молодёжь, ищущая временного удовольствия, подсевшая на иглу, каких только опасных правонарушений не совершает!
Кеше талаучы, үтерүче, фатир басучы, машина урлаучы яшүсмерләрнең саны көннән-көн арта. - Количество подростков - грабителей, убийц, домушников, угонщиков машин  день ото дня увеличивается.
Балалары шундый юлда йөрүче күпме ата-ана ут йотып яши! - Сколько родителей детей, идущих такой дорогой, живут в горести!