Әйдәгез, язышабыз :)
Төн. Бүлмәм. Һәм тулы тын.
Ятам, уйлыйм моны затын.
Бер генә минуткам бар -
Ике сүз шунда язам.
Өч минуткам бар булсын -
Шигырем тулы ясыйм.
:)
Яз килде: инде якты балкый кояш,
Аркамны җылыта минем, юлдаш.
Кояш инде балкый ныграк -
Җәй көннәр алдан әйтелә, хак.
Яман сүзләр, яхшы ният -
килә, килә усаллыгы кинәт:
Тизә, тизә, кайда йөрисең !!?
Ай-һәй, синең белән нәрсә эшлисең!
Кил-кил тизрәк, усалланма - бигрәк усал булсам...
...и! тазарак сиңа!
Килә, ава-түнә йөреп, авызында сигара: Нәрсә булды?! Бүгенме пара?! - күзен ачып чак-чак кына...
- Юк-юк, универ хәзер туктый - син сүз бирдең? Сүз тот, кабаланыйк.
-Әһ-әй, спектакль...Оныттым. Мин сүз бирдем үк!? - сигарасын ташлап, кулларын кочаклауга... - Матуркаем, өйдә торыйк?!
-Син сүз бирдең! Вәгьдәләрең көтә үтәүне.
-Әйдә, киттек - әгәр шул сүз бирдем икән, бирдем шул сүз... Сүз җаенда, кичә нәрсә булды? Нигә башым шундый авыруда?!
-Витәй килде, аннан соң башкалар килде. Эчтегез. Монымы исеңдә калды!?
-Калды инде. Театр да калды. Дөресрәге - театр турында калды, спектакль турында...Ә аннан соң ис китте дә, тулысынча бетте дә.
-Соңында тагы да театр булды, цирк-дю-солей. Сез арак эчеп бетеп, ром каядыр табып ачтыгыз. И, әйдә, веселей! Пиратларга охшаш булуына уйладыгыз, хехе.
-Ахах, кәптын Джек Спарроу булдым әле. Усаллыгым минем, киттек әле!
*****
Телем минем, туган телем, шигрем-кайгым язам синең өчен:
Назлым, моңлым, дәртлем кенәм,
әзрәк кенә татар гәптәш миндә -
тормышта да, һәм форумда, әмма әллә кайда бит ул бар микән?!
Икеле бер генә
Әйтәгәләм бер генә,
тагын да бер генә,
күп бит ул бер генәм -
ичмасам, бөтен галәм!
Шигырь
иде бу
моно-
метрик,
ә мин
булдым
бигрәк тә
скептик.
Әй, син, утырасың
һәм күкне син багасың:
анда атлар, анда поши,
батыр аю, матур көчек.
Инде төн, ләкин әле ерак
эсселектән, шактый ерак,
Эссе җилләр..Тукта, юк, шул як
Монда җилсез дә эссе буларак.
Могезле Самуил
Сегезесе
Аның
Мөгезләрнең
Улмаз исә
Иләм,
Ләкин алмаз икән!
Ни күрәм: заман җәдит ул
урамыбыздагы;
Ни беләм: авырлыклары исә
була тигез баягы.
Еллар-җилләр
Килә дә китә,
Җанлар-әлләр
Ката тик тора.
Чәнечкеләр ул бит сулдагы,
пычак-кашык ул бит уңдагы -
Цивилләштерү ул шунда ки,
Ә бишбармак исә ул...
каршы була тагы.
Шылт-шылт
ишетелә
ерактан -
Яшенле яңгырлар
анда,
ураган.
Түгәрәк,
квадрат
салават күперләр.
Батышта алар,
ә күн-коәш
әверелгән төньякка.
Ай да
борылып-борылып күгендә
сәяхәт ителә.
Ул да
үз урынында
түгелдә.
Бу дәһшәтле гасыр -
ул безнеңме?
Имәс.
Бу хәзер
тик безнең төшләренә
киләсе.
Дәһшәтле
ул,
ләкин гаҗәеп.
Искиткеч ул, әмма
без өндә аңы
калсын күрмәеп.
Лә-Лә-Лә-ләндтә -
яши гади бәндә:
көнлә-төнлә бия,
җырлап туйлар җыя.
Синең көнең килде, үтте, китте, һәм нишләде !?
Борыныңна ул кайгыңны җыеп-миеп куя салды.
Челләдә эчәм чәйне -
Җәй җиңел җитә әле.
Шикәрсез ул, шифалы -
Эчәсе килә һәм дәвамы.
Һавада эсселек тә,
һава хәрәкәтсезлек тә,
һавадан яңгырсызлык та:
кайсы анда без эшләр эшләмәкче булдык та?!
Урман малай
Әверелә бер көн шүрәле малайга,
Бу малай була бик шаян сәләттә:
Кем белә ни килә аның гакылыңа -
Мөмкин ул җимерер булганны гадәттә?
Көннәр инде бара салкынрак,
Күмергә бару килгән инде чак.
Саныйм адымнарны - шактый күп аны,
Барасым инде юк, саны алты йөз катны
Әүвәлдә калды күктерәү затның...