Главное меню
Мы солидарны с Украиной. Узнайте здесь, как можно поддержать Украину.

Татарча

Автор Anwar, мая 16, 2009, 21:18

0 Пользователи и 1 гость просматривают эту тему.

Anwar

Алтынчы июньдә Киевтә Сабантуй Бәйрәме була.
Таш атса, аш ат.
Кыйык кылычым, йылкымның кылын кырык кыл.
Показателем 3-лица является нуль-аффикс.

злой

Entre los individuos, como entre las naciones, el respeto al derecho ajeno es la paz.   - Benito Juárez

Anwar

Калганнары миңа билгеле түгел әле.
Үзем Киевтә торганга күрә шулай язып җибәрдем.
Таш атса, аш ат.
Кыйык кылычым, йылкымның кылын кырык кыл.
Показателем 3-лица является нуль-аффикс.

Anwar

Цитата: Anwar от мая 16, 2009, 21:18
Алтынчы июньдә Киевтә Сабантуй Бәйрәме була.
Төзәтү(исправление):

Алтынчы июньдә Симферопольдә Сабантуй Бәйрәме була.
Шестого июня в Симферополе будет Праздник Сабантуй.

Киевтә егермесендә була.
В Киеве будет двадцатого.
Таш атса, аш ат.
Кыйык кылычым, йылкымның кылын кырык кыл.
Показателем 3-лица является нуль-аффикс.

Anwar

Сабантуй турында.

Бер генә хезмәтнең дә шундый хөр бәйрәме юктыр. Игенчелекнең андый бәйрәме бар. Аның туган җире – Идел буе болгарлары торган төбәк. Исеме – Сабантуй. Элек ул язгы кыр эшләрен башлау бәйрәме булган. Соңга таба – язгы чәчүне төгәлләүгә багышлана.
(Мәгди нигезендә языла)
Таш атса, аш ат.
Кыйык кылычым, йылкымның кылын кырык кыл.
Показателем 3-лица является нуль-аффикс.

Anwar

Fevral' mikän,(то ли февраль)
Mart mikän,(то ли март)
Ğıyşïq mikän,(то ли любовь)
Därt mikän.(то ли увлечение)
Таш атса, аш ат.
Кыйык кылычым, йылкымның кылын кырык кыл.
Показателем 3-лица является нуль-аффикс.

Anwar

Киевтәге Сабантуй 4 нче июльгә күчерелә.
Невская 10а да булачак(метро "Нивки")
Күрешербез!

Сабантуй в Киеве переносится на 4 июля.
Будет на Невская 10а(метро "Нивки")\
Увидимся!
Таш атса, аш ат.
Кыйык кылычым, йылкымның кылын кырык кыл.
Показателем 3-лица является нуль-аффикс.

Anwar

Безнең арабызда
Тел хакында бәхәс булгалый.
"Безгә,   диләр алар,   яшь буынга,
Берничә тел белгән яшьләргә,
Чабаталы әби-бабайларның
Культурасыз теле нәрсәгә ?!"
(Хәсән Туфан)
Таш атса, аш ат.
Кыйык кылычым, йылкымның кылын кырык кыл.
Показателем 3-лица является нуль-аффикс.

Anwar

Удивительная история.
Мин бер гаҗәп хәл турында сөйләп бирәм әле.

Без Казанда институтта укыган чорда тулай торакта яшәгән идек. Күрше группадагы малайга ата-аналары ашарга ит китергән булганнар. Алар икенче бүлмәдә торалар иде. Бу егетләр шул итне тәрәзәнең тышкы ягына элгәннәр. Ул вакытта кыш көннәре бик салкын иде. Тәрәзәнең өлешен ачучы да булмаган, ите дә онытылып киткән. Язга таба, җылыта башлагач, тәрәзәне ачуга киткәч, алар ит турында искә дә төшергәннәр. Башта болар аны чыгарып чүпкә атарга булганнар дә, әмма берсе каршы килеп азыкны пешерергә карар кылган. Аннан соң булган хәлләрне мин дә хәтерлим инде. Аш пешерү булмәсеннән ниндидер тәмле ит исе килә башлады. Без, студентлар, һәрвакытта, берәрсе ашарга әзерләсә, теләсә ниндә сәбәп табып, берәр калҗа эләкмәсме дип өметләнеп, шуларга якынрак ышыгырга тырыша идек. Тәүге тәмле исе бара торгач сасыга әйләнә башлады. Бер-ике сәгать пешерүдән соң безнең бар кат монда кәстрүлдә ит пешерелә икәнен белеп бетергән инде. Ләкин аны кабып карарга да теләүчеләр табылмады. Теге малай итне тәмамлап булмәсенә кайткан иде дә – аны кире килә алмаслык бик ерак җиргә җибәргәннәр. Аптырагач, чыгарып ата торган чүп урынына киткән бу. Баскычлардан төшеп барганда аңа бүтән группадагы таныш егетләр каршы очраган. Алар институтта тоткарланып соң кайтып киләләр икән. Хәтерлим, вакыт төнгә таба якынлаша иде. "Менә ашап бетермәдек, чыгарып түгәм", – дигән бу. Тегеләр, шатланып аннан алып киткәннәр. Теге бүлмәсенә кәстрүлсез кайткач күршеләре аны бик хәтәр үгетләгәннәр дә сүккәннәр . Ул дучарланып ашыгып артыннан киткән. Килеп җитсә, ашалып та беткән, кәстрүлне дә юып куйганнар бит әй. Шул кадәрле күп рәхмәт укып кире җибәргәннәр аны. Хәзер инде бүлмәдәгеләр барысы да зур шомга төшкәннәр бит. Ни эшләргә микән? Әллә аларны кисәтеп куярга микән? Шул мәлдә алар косып бөтен ашаган "байлыкны" кире чыгарырга тиеш була шул. Әллә эндәшмәскә? Бу чорда бик куркыныч булуы да ихтимал. Үлсәләр ни эшлибез? Без гаепле булабыз бит инде! Уйлаганнар уйлаганнар да шундый әмәлгә ирешкәннәр бу бичаралар. Булса булсын! Катнашмыйбыз.
Икенче көнне иртән карыйбыз: теге "тәҗрибәне үткән" егетләр алны-артны белмичә бер нәрсә булмаган сыман укуга чыгып киттеләр...
Көннәр үтте..., атналар...
Барысы да исән-сау, барысы да сәламәт калды.

Ә теге безнең азаматыбыз – Михаил Репнев булды.
Ул хәзер дә бу хактагы вакыйгалар турында, кай вакытларда, очрашкан арада, сөйләгән була. Без, бу хәлнең шаһитлары, һаман әле Киевтә торабыз.
Таш атса, аш ат.
Кыйык кылычым, йылкымның кылын кырык кыл.
Показателем 3-лица является нуль-аффикс.

Фанис

Цитата: AnwarКиевтә
"Киевта" дип язсак, дөресрәк була шикелле? Киевны бит, каты итеп әйтәбез, йомшак итеп түгел.

Фанис

Цитата: AnwarӘнвәр, әллә татарча лингвофорум ачып җиббәрәбезме, вакланып торганчы? ;) :)

Anwar

Цитата: Фанис от октября  4, 2009, 22:55
Цитата: AnwarКиевтә
"Киевта" дип язсак, дөресрәк була шикелле? Киевны бит, каты итеп әйтәбез, йомшак итеп түгел.
Югыйса, мин үзем дә шулай сөйләшәм. Әдәби телдә ул шулайрак булырга тиештер дип уйлыйм. Аның азагында нечкәлек билгесе куелмаган бит.

Цитата: Фанис от октября  4, 2009, 23:07
Цитата: AnwarӘнвәр, әллә татарча лингвофорум ачып җиббәрәбезме, вакланып торганчы? ;) :)
Ачарга була да. Башта аңа бик әзерләнергә кирәктер.
Таш атса, аш ат.
Кыйык кылычым, йылкымның кылын кырык кыл.
Показателем 3-лица является нуль-аффикс.

Orenburger

Кадерле дуслар!
Мин дә бу форумга язылдым! Тик татарча сөйләшүче кешеләр әз, күрәсең, ни кызганыч!  :(


Фанис


Фанис

Татарча белучелэр монда житэрлек, телэк булса, сойлэштерергэ була.

Orenburger

Фанис, исәнмесез!

Бу форумда татарча сөйләшүчеләр җитәрлек булгач, бик яхшы!
Мин Оренбург шәһәреннән, ә сез каян буласыз?

Orenburger

Фанис

Монда хат язган саен модератор ягыннан хуплау көтәргә кирәкме?

Türk

"Найдутся ли пути, по которым огузы не кочевали и не хаживали бы, найдутся ли юрты, в которых они не ставили своих кибиток и не живали бы!"

Абулгази Бахадур-хан

Фанис

Эгерже районыннан. Телефоннан язам шунын очен татарча хэрефлэрсез.


Фанис

Теркэлергэ кирэк, хуплау котеп тормас очен.

Orenburger

Фәнис

Ничек теркәлергә була?

Turk

Оренбургның үзендә генә 40 мең чамасы татар тора, ә өлкәдә безнең саныбыз - 165 мең, ягъни бөтен өлкә халкының 7 % ыннан күбрәк.

Türk

Цитата: Orenburger от марта  9, 2013, 06:34

Turk

Оренбургның үзендә генә 40 мең чамасы татар тора, ә өлкәдә безнең саныбыз - 165 мең, ягъни бөтен өлкә халкының 7 % ыннан күбрәк.

rahmet mağlumat öçen.

orenburq tatarları üz tellərin yaxşı belələrme?
"Найдутся ли пути, по которым огузы не кочевали и не хаживали бы, найдутся ли юрты, в которых они не ставили своих кибиток и не живали бы!"

Абулгази Бахадур-хан

Red Khan

Рәхим итегез!
Цитата: Orenburger от марта  8, 2013, 20:47
Монда хат язган саен модератор ягыннан хуплау көтәргә кирәкме?
Яңа теркәгәннәрең генә шулай була. Анна соң көтәргә кирәк булмас.

Быстрый ответ

Обратите внимание: данное сообщение не будет отображаться, пока модератор не одобрит его.

Имя:
Имейл:
Проверка:
Оставьте это поле пустым:
Наберите символы, которые изображены на картинке
Прослушать / Запросить другое изображение

Наберите символы, которые изображены на картинке:

√36:
ALT+S — отправить
ALT+P — предварительный просмотр