Главное меню
Мы солидарны с Украиной. Узнайте здесь, как можно поддержать Украину.

11. ФИГЫЛЬ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ (ЗАЛОГИ ГЛАГОЛА)

Автор _Swetlana, июня 5, 2016, 16:15

0 Пользователи и 1 гость просматривают эту тему.

_Swetlana



(Фраза из урока: Ишек җил белән ачылган. - Дверь открыта ветром.)

КАЙТЫМ ЮНӘЛЕШЕ (ВОЗВРАТНЫЙ ЗАЛОГ)

В возвратном залоге действие возвращается к субъекту. Глаголы возвратного залога образуются от основы глагола при помощи аффикса -ын/-ен.
Например: ю – юын (умойся), ки – киен (оденься).


Бала идән юа. - Ребёнок моет пол.
Идән юыла. - Пол моется (ребёнком).
Бала юына. - Ребёнок моется (моет сам себя).
Бала идән юдыша. - Ребёнок помогает мыть пол.
Бала идән юдыра. - Ребёнок кому-то поручает мытьё пола.
🐇

_Swetlana

1. Боерык фигыльләрдән кайтым юнәлешендәге фигыльләр ясагыз.
Үрнәк: Сөрт – сөртен.

Ки, яшер, бизә, буя, яп, макта, башла, әзерлә, пешер, сөйлә, күтәр, җый, казы, уйла, сора, кара, яса, эзлә, йөр, тот, сип, сөй, сиз, чиш, сакла, бәйлә, кабатла, капла, эшлә.

2. Тәрҗемә итегез. Кайтым юнәлешендәге фигыльләрне табыгыз.
Апам һаман буяна. Чыршыны кайчан бизәргә икән? Бизәнясан да, китәбез. Тәрәзәдән начар күренә. Чиста сөлге белән сөртен. Кит әле, мактанма. Урамда салкын, җылы киенегез. Юкка сөенәсең. Бәйләнмә әле миңа. Башыннан аягына кадәр одеколон сибенгән.

3. Фигыльләр янына исем яки алмашлык өстәп, җыйнак җөмләләр төзегез.
Үрнәк: Дәрес башландымы?

Киен, яшерен, әзерлән, уйлан, тотын, каран, сизен, саклан.

4. Кайтым юнәлешендәге фигыльләрне табыгыз. Тәрҗемә итегез.
1) Уку елы беткәндә, укучылар имтиханнарга әзерләнә башлыйлар.
2) Егетләр, агач артына яшеренеп, тәмәке тарталар, ә тәрәзә аша миңа барысы да күренә.
3) Юынганнан соң, сөлге белән әйбәтләп сөртенергә кирәк.
4) Чаллы – Мәскәү автобусы килеп туктады, күтәренеп, пассажирлар да төшә башлады.
5) Радик мактанырга бик ярата, шуңа күрә аны иптәшләре тыңларга теләмиләр.
6) Ана йөрәге сизенә иде: аның улы әйбәт юлда йөрми, ахрысы.
7) Начар эш кайчан да булса барыбер беленә ул.
8) Нәрсәгә шулхәтле сөенәсез, кош тоттыгызмы әллә?

5. Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.
1) Кызчык як-ягына ... алды, ләкин туңдырма сатучыны күрмәде.
2) Ял көне җитсә, әнием аш бүлмәсеннән чыкмый, төрлесеннән ... ярата.
3) Карчык, кемгәдер ачуланып, ... өйне җыештыра башлады.
4) Көн суык иде, аяклары туңды, ахры, егет ... үк башлады.
5) Ул, нидер эзләнеп, сумкасында озак кына ... алды.
(Йөренә, каранып, сөйләнә-сөйләнә, пешеренергә, казынып.)

6. Җөмләләрне укыгыз. Хәбәрләрне табыгыз, мәгънәләрен чагыштырыгыз.
1) Рәмзия бүген эштән соң атна буена җыелган керләрне юды. – Эше беткәч, Рәмзия, рәхәтләнеп, үзе дә юынды.
2) Укучылар консультациядә укытучыга бирәсе сорауларын алдан әзерләделәр. – Укучылар дәрестән соң алдагы көнне булачак контроль эшкә әзерләнделәр.
3) Балалар поход өчен кирәкле әйберләрне, киңәшә-киңәшә, бергә җыйдылар. – Алар бу юлы елганың икенче ягында урнашкан урманга барырга җыендылар.
4) Белмисеңме, ни өчен концертны сәгать 5 тә үк башлыйлар икән? – Концерт сәгать 5 тә үк башлана икән, соңга калмагыз, башкаларга да әйтегез.

🐇

_Swetlana

7. Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.
1) Алиянең әбисе йон җепләрдән бик матур кофталар бәйли. Егетләрнең гадәтләре шундый: алар гел кызларга бәйләнә. Бу капчык бигрәк нык ... , ничек чишәрбез икән? Нигә шулай йөрисең, ботинкаңның шнурларын ... әле.
(Бәйлә, бәйлән.)
2) Син бүген дәресеңне ... онытмадыңмы? Иртәгә бик якын дустымның туган көне, аңа нинди бүләк ... икән? Телевизор озак карап утырма, йокларга ... кирәк. Сиңа табынны кем ... тиеш дип уйлыйсың?
(Әзерлә, әзерлән.)
3) Дәү әниемне котлап әйтәсе сүзләремне мин юл буе ... бардым. Бу җырның сүзләре берничә тапкыр ... бугай. Без берберебезне аңладык, ахрысы, бу хәл бүтән ... тиеш түгел. «Курай» радиосы бер үк тапшыруны көнгә берничә мәртәбә ... .
(Кабатла, кабатлан.)
4) Хәзер урамда машиналар бик күп, ... йөрергә кирәк. Әти-әниләрегезне һәрвакыт ... тырышыгыз. Бу матур курчак әбиемнең бүләге, шуңа күрә мин аны ... тотам. Кыш көне грипп авыруыннан ничек ... була? Син шундый яшь күренәсең, ничек шулай әйбәт ... алдың?
(Сакла, саклан.)
5) Савыт-сабаны җылы су белән ... кирәк. Башта сабын белән ... , аннан соң гына чиста сөлге белән ... кирәк. Мин еш авырыйм, шуңа күрә табиб миңа салкын су белән ... кушты. Мин үз керләремне һәрвакыт үзем ... тырышам. Тузанны һәр көнне ... тырыш. Битеңне кечкенә ак сөлгегә ... , мунчадан соң зурысы белән .... Идәнне ... , юеш чүпрәк белән генә ... ал.
(Ю, юын, сөрт, сөртен.)

8. Тәрҗемә итегез. Татарча җөмләләр төзегез.
Укройся теплым одеялом; мальчики быстро разделись; берегись автомобиля; держитесь за руки; девочка накрасилась как кукла; долго не показывались на глаза; набрызгался одеколоном; пятно было заметно; покрылась снегом.

9. Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.
1) Урамда суык, җылы ... , аягыңа йон оекларыңны ... .
2) Күршебезнең олы кызы бәйрәмгә бигрәк матур ... , иң затлы киемнәрен ... , ахры.
3) Бу күлмәгеңне ... , тегесен ... , анысын үтүкләргә кирәк.
(Ки, киен.)

10. Кайтым юнәлешендәге фигыльләр кулланып, җөмләләрне үзгәртеп языгыз.
Үрнәк: Концертны кайчан башлыйсыз инде? – Концерт кайчан башлана инде?

1) Һәр авыруны вакытында дәваларга кирәк.
2) Бәйрәмгә һәр балага бүләк әзерләделәр.
3) Иске кәгазьләрнең барысын да ташла.
4) Контроль эшеңне дөрес эшләдеңме?
5) Капчыкларның барысын да яхшылап бәйләдегезме?

11. Тәрҗемә итегез.
1) Прозвенел звонок, и снова начались уроки.
2) Маленькие дети любят целыми днями копаться в песочнице.
3) Чтобы не потерять друг друга, туристы держались за руки.
4) Не доверяйте всем, опасайтесь незнакомых людей.
5) Зимой и дороги, и дома, и деревья покрываются снегом.
6) На центральной стене висит красивая картина местного художника.
🐇

_Swetlana

ТӨШЕМ ЮНӘЛЕШЕ (СТРАДАТЕЛЬНЫЙ ЗАЛОГ)

В страдательном залоге действие, о котором идет речь, совершается не подлежащим, а другим субъектом.
Например: Идән юыла – пол моется.

Глаголы страдательного залога образуются:
а) при помощи аффиксов -ын/-ен,-н (глаголы, основы которых оканчиваются на или на -ла).
Например: Кал - калына, башла – башлана;

б) при помощи аффиксов -ел/-ыл, -л (глаголы, основы которых оканчиваются на гласный или на один из остальных согласных).
Например: Кара – карала, яз – языла.


Страдательный залог выражает действие, которому подвергается грамматический субъект со стороны объекта. Объект действия становится в предложении подлежащим, а непосредственный производитель действия, если он выражен – дополнением.

Әйт-ел-ә (говорится), сайла-н-а (выбирается), өз-ел-ә (рвется), эшлә-н-ә (делается).
Кар белән күмелгән чокыр-чакырлар – ямы, покрытые снегом.
Аның әйтелгән сүзе – его сказанное слово.
🐇

_Swetlana

12. Боерык фигыльләрдән төшем юнәлешендәге фигыльләр ясап языгыз.
Үрнәк: Ю – юыл, юыла (моется).

а) Ыргыт, яз, өйрән, өйрәт, ки, күтәр, ват, бир, оныт, уян, кер, ар, чакыр, чистарт, ярат, пешер, ишет, бәр, куй, ач, яп, тап.
ә) Бизә, укы, тукта, буя, борчы, сана, бие, төзе.
б) Кал, сал, ал, бел, кил.

13. Тәрҗемә итегез. Татарча җөмләләр уйлап языгыз.
Төрле фәннәр өйрәтелә; заманча биналар төзелә; кунаклар алдан чакырылган; матур яшәлгән; күп төрле яшелчәләр үстерелә; баганага килеп бәрелгән; Казанда танышларга тукталдык; зур уңыш җыелды; үләннәр тапталган; чәчләр кыска киселгән; күңелсез кебек тоелды.

14. Нокталар урынына тиешле фигыльләр куеп языгыз.
1. Тавыш кайдан ... ?                                  чакырылганмы
2. Бу китап кайчан ... ?                               биреләчәкме
3. Бәйрәмгә барлык ветераннар да ... ?     язылган
4. Өстәлгә чәчәкләр ... ?                            ишетелә
5. Студентларга сораулар күп ... ?             куелганмы

15. Фигыльләрне үзгәртеп языгыз.
Үрнәк: Уйлады, уйланды, уйланылды.

Тыңла, башла, ела, җырла, сөйлә, эзлә, әзерлә, ташла, телә, бәйлә, үтүклә.

16. Тәрҗемә итегез.
Бераз еланылды; начар сүзләр сөйләнелмәде; кирәкле китаплар ташланылган; мәзәкләр яратып тыңланыла; ашарга күптән әзерләнгән; дөрес үтүкләнелмәгән; идәндә йокланылган.

17. Тәрҗемә итегез. Төшем юнәлешендәге фигыльләрне табыгыз.
1) Җил чыкты, тузан күтәрелде, күзгә берни дә күренми башлады.
2) Бу кешенең миңа йөзе таныш, ә менә исеме онытылган инде.
3) Йорт хуҗасына бик күп җылы сүзләр әйтелде, яхшы теләкләр теләнелде һәм бүләкләр бирелде.
4) 1969 нчы елда Чаллы шәһәрендә КамАЗ төзелә башлаган.
5) Сабантуй көнне мәйданда озак йөрелде, шуңа күрә бик арылган иде.
6) Археологлар Кремльдә инде күп еллар казу эшләре алып баралар, һәм биредә борынгы савыт-сабалар табылды.
7) Балалары озак кайтмагач, ата-аналар бик нык борчылдылар.

18. Җөмләләрне тәрҗемә итегез. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең мәгънәләрен чагыштырыгыз.
1) Балалар үзләре матур уенчыклар ясадылар һәм чыршынны бизәделәр. – Чыршы да бизәлде, инде Яңа елга да күп калмады.
2) Савыт-саба юганда, мин ялгыш чынаякны ваттым. – Савыт-саба юганда, әниемнең чынаягы ялгыш ватылды.
3) Капканы ябарга онытма, ачык калдырма. – Капка ябылдымы, ачылып калмадымы?
4) Әтием иртәгәге бәйрәмгә кунаклар чакырып кайтты. – Иртәгәге бәйрәмгә киләсе кунакларның барысы да чакырылдымы?
🐇

_Swetlana

19. Нокталар урынына җәяләр эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.
1) Сәгатьне миңа таба борып куй әле. Артыгызга ... карагыз әле, беркем дә юкмы?
2) Пешмәгән җиләкләрне ... , алар әле тәмле түгел. Җебем ... дә эшемнән туктадым.
3) Тәрәзәләрне ... , бүлмәләрне җилләтергә кирәк. Тәрәзәләр җил белән ... , ябарга кирәк.
(Өз – өзел, бор – борыл, ач – ачыл.)

20. Фигыльләрнең төшем юнәлеше формасын кулланып, җөмләләрне үзгәртеп языгыз.
Үрнәк: Табынга нинди тәмле ризыклар куйгансыз. – Табынга нинди тәмле ризыклар куелган.

1) Наилә көндәлеген өйдә онытып калдырган.
2) Бүлмәдә кемнеңдер шат тавышын ишетәм.
3) Күрше кибеттә кичә бик тәмле алма саттылар.

21. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләрнең мәгънәләрен чагыштырыгыз.
а) Мин быел капкабызны үзем буядым. Капкабыз зәңгәргә буялган. Әнисеннән күреп, кечкенә Наилә дә иннек белән буянган.
ә) Мин бүлмәдә тузанны көн саен сөртергә тырышам. Ашханәдәге өстәлләр чиста чүпрәк белән сөртелергә тиеш. Бу сөлге юеш, икенче сөлге белән сөртенергә кирәк.
б) Бу майлы тәлинкәләрне кайнар су белән юарга кирәк. Бүлмәдә идән көн саен юылырга тиешме? Син авырыйсың, шуңа күрә хәзергә салкын су белән юынырга ярамый.

22. Нокталар урынына җәяләр эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.
а) Алсу бүген беренче тапкыр үзенең кулъяулыгын .... Беренче тапкыр гына юса да, Алсуның кулъяулыгы чиста ... . Алсу башта кулъяулыгын юган, аннан соң үзе дә ... .
(Юынган, юган, юылган.)
ә) Минем энемне математика укытучысы гел ... . Күрше апаның тәмле пироглары һәр табында ... . Наил еш ... , шуңа күрә аның иптәшләре күп түгел.
(Мактана, мактала, мактый.)
б) Безнең бакчада түтәлләрне һәрвакыт әтием ... . Әле җир юеш, шуңа күрә авыр ... . Минем дәү әтием җәй көне шәһәрдә яшәми, айлар буе бакчада ... .
(Казый, казына, казыла.)

23. Нокталар урынына җәяләр эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешлесен куеп языгыз.
1) Болын никтер күңелсез, үләннәр ... , чәчәкләр ... кебек ... миңа.
2) Каникуллар бетеп бара икән, көннәр үткәне ... дә.
3) Урам буенча йортлар ... , зифа каеннар шаулап утыра.
4) Язгы эшләр беткән, бәрәңгеләр..., басу-кырлар яңгыр көтеп ята.
(Күренде, тезелгән, егылган, утыртылган, тапталган, сизелмәде.)
🐇

_Swetlana

УРТАКЛЫК ЮНӘЛЕШЕ (ВЗАИМНО-СОВМЕСТНЫЙ ЗАЛОГ)

Взаимно-совместный залог обозначает совместное действие двух или нескольких субъектов, помощь или содействие кому-либо в исполнении какой-то работы. Глаголы взаимного залога образуются присоединением к основе аффиксов -ыш/-еш, -ш.
Например: Яса – ясаш (помогай делать), эшлә – эшләш (помогай работать).


Взаимное значение: очраша - встречается, сөйләшә – разговаривает.
Совместное значение: көлешәләр – смеются, йөрешәләр - встречаются.
Действие, осуществляемое 2-мя и более субъектами, причем один из них оказывает помощь: уйлаша – помогает думать, ярыша - помогает колоть.
🐇

_Swetlana

24. Боерык фигыльләрдән уртаклык юнәлешендәге фигыльләр ясап языгыз.
Үрнәк: Йөр – йөреш, йөрешәләр.

а) Көл, яз, кычкыр, ачулан, утыр, бул, җыел, сук, ку, чап.
ә) Сана, аңла, сора, таны, уйла, әзерлә, аша.

25. Тәрҗемә итегез.
Балалар көлешәләр; хатын-кызлар нигәдер кычкырышалар; малайлар йөгерештеләр; атлар чабыша; үзара сөйләшәләр; нәрсә турында уйлаштыгыз?

26. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.
Кичә очрашкансыз; сез йөрешәсезме? ачуланышырга да өлгергәннәр; бер-берсенә табышмак әйтешәләр; үбешергә өлгерерсез әле; туган көндә танышканнар бугай.

27. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.
Өстәл әзерләштек; сезгә булыштылармы? капчыкны күтәрешегез әле; яшәгән йортын эзләштеләр; әниемә аш пешерештем; бакча казыштык; суган утыртыштым.

28. Тәрҗемә итегез. Уртаклык юнәлешендәге фигыльләрне табыгыз.
1) Урамда яз, тәрәзә буенда тамчылар биешә.
2) Әнием безнең хәлләребезне сораша, ә үзе елмая.
3) Балалар шатлыктан сикерешә үк башладылар.
4) Нигә кычкырышасыз, тавышыгыздан башым авырта инде.
5) Кеше белән талашырга ярамый.
6) Ялган сөйләгәннәре ачыклангач, малайларның битләре ут кебек кызышты, алар бер-берсенә читенсенеп кенә карашып алдылар.

29. Җөмләләрне тәрҗемә итегез.
1) Алар бер-берсенә сүзсез генә карашып алдылар. Ул әнисенә бала караша, өй эшләрендә булыша.
2) Егетләр, тезелеп басып, буйларын үлчәштеләр. Рамил көне буе амбарда әтисенә ашлык үлчәште.
3) Студентлар бер-берсенең адресларын алыштылар. Аларны бүген күршеләре бәрәңге алышырга чакырды.

30. Тәрҗемә итегез. Уртаклык юнәлешендәге фигыльләрне табыгыз.
1) Кызлар бер-берсен бәйрәм белән котлашып кочаклаштылар.
2) Алар язгы кичтә таныштылар, еллар буе дуслашып йөрделәр.
3) Күршеләребез башкаларга үрнәк булып, парлашып һәм гөрләшеп яшиләр иде.
4) Кичә улым ни өчендер дустына булышмаган, шуңа күрә алар ачуланышканнар.
5) Чыгарылыш кичәсендә яшьләр бала-чага кебек куышып та, качышып та уйнадылар.
6) Кечкенә вакытында Алсу әтисе белән сөйләшеп-серләшеп туймый иде, ә үскәч нигәдер читләшә башлады.
🐇

_Swetlana

ЙӨКЛӘТҮ ЮНӘЛЕШЕ (ПОНУДИТЕЛЬНЫЙ ЗАЛОГ)

Понудительный залог обозначает побуждение к действию повелением, приказанием, принуждением, просьбой и т. д. Глаголы понудительного залога образуются с помощью различных аффиксов, в зависимости от конечной буквы основы. Глаголы на двусложные или многосложные основы, оканчивающиеся на гласные (кроме у, ү, и), а также на согласные р, й, к, образуют понудительную форму на .
Например: Аша – ашат (покорми).


Процесс, обозначенный понудительной формой, производит лишь то лицо, на которое в личных формах глагола указывает личное окончание.
Мин аннан ишек ачтырдым. - Я заставил его открыть дверь.
Ул Илдардан хат яздырган. - Он попросил Ильдара написать письмо.


Понудительные формы, выражающие состояние человека, по своему значению близки к страдательным формам непереходных глаголов.
Арылды да, ачыктырды да. - Устал, да и есть хочется.
Таңнар ата, өзелә үзәк, Җырлата да елата. - Рассвет встаёт, душа страдает, хочется петь и плакать.

Глаголы грамматически безличны, конструируют односоставное предложение, состояние лица представляют как непроизвольное, не зависящее от его воли и желания.

Выражает действие, которое одно лицо, предмет навязывает (заставляет или позволяет совершить) другому лицу, предмету:
яздыра – заставляет написать, алдыралар – заставлют купить;
улаталар – заставляют задуматься, кызартканнар – заставили покраснеть;
катырырга – заморозить, кичерергә - простить;
яткырам – укладываю, меңгерергә – поднять;
торгызыгыз – поднимите, җиткезергә – донести до кого-то.
🐇

_Swetlana

31. Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләр ясап языгыз. Тәрҗемә итегез.
Үрнәк: Яшә – яшәт, яшәтә.

а) Эшлә, сора, йокла, бие, яса, тыңла, бәйлә, үпкәлә, укы.
ә) Җибәр, күтәр, күбәй, кычкыр, кызар, тикшер, чакыр.

32. Тәрҗемә итегез.
Дустыңны юкка үпкәләтмә; кечкенәдән үк эшләтегез; әти-әниләрегезне кызартмагыз; бу схемаларны күбәйттеләрме? балаларны укытырга тырышыйк; билгеләнгән вакытка өлгертергә кирәк; вакытында ашатырга тырыш; һәрвакыт әкиятләр сөйләтәләр.

33. Тәрҗемә итегез. Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләрне табыгыз.
1) Менә бу кечкенә кызның тавышы шундый матур, аны концертта җырлатырга кирәк.
2) Син аны үпкәләткәнсең, ахры, ул хәзер синең турыда бер дә сорашмый.
3) Кич җитсә, алар әбиләреннән төрле кызыклы әкиятләр сөйләтергә яраталар иде.
4) Автобус озак килмәгәч, ул узып баручы ниндидер машинаны туктатырга мәҗбүр булды.
5) Апамның туена без чәкчәкне Галимә ападан пешерттек, чөнки ул – авылның иң уңган аш-су остасы.
6) Сабантуйга дип сатып алган күлмәгем бераз озынрак иде, күрше апа аны тиз генә кыскартып бирде.
🐇

_Swetlana

Некоторые глаголы с основами на -т, -ч, -ш образуют понудительную форму при помощи аффикса -ыр/-ер.
Например : Бат – батыр (утопи, погрузи в жидкость), пеш – пешер (свари).

Некоторые глаголы образуют понудительную форму при помощи аффикса -ар/-әр.
Например: Чык – чыгар (выпусти), кайт – кайтар (верни).


34. Фигыльләрне үзгәртеп языгыз. Сүзтезмәләр уйлагыз.
Үрнәк: Бат – батыр, батырырга. Ялгыш батырырга.

Кайт, чык, кач, пеш, оч, төш, эч, күч.

35. Тәрҗемә итегез, татарча җөмләләр төзегез.
Суга батырып куй; бөтенләй батырма; ялгыш төшергән; юри төшердеңме; кичтән пешердем; куып кайтарганнар; вакытында кайтарырга кирәк; якты урынга күчердем; Рамилнең дәфтәреннән күчермә.

36. Тәрҗемә итегез.
1) Бу китапларны өстәлемнән башка урынга күчермәгез, алар гел кул астында булырга тиеш.
2) Үзебез ясаган самолет модельләрен башта болында очыртып карарга кирәк.
3) Азатны әти-әнисе, институт тәмамлаганнан соң, эшкә үзләренең шәһәрләренә кайтарырга телиләр.
4) Урман аша турыга гына чыксак, юлны күпкә кыскартырбыз.
5) Апасының туена Рамилне телеграмма белән кайтардылар.
6) Эссе көнне юрганнарны кояшка чыгарып җилләтергә онытма.
🐇

_Swetlana

Некоторые глаголы, основы которых оканчиваются на -р, -т, образуют понудительную форму при помощи аффиксов -гыз/-гез, -кыр/-кер.
Например: Ят – яткыр, яткыз (уложи), тор – торгыз (подними).


37. Сүзләрне кулланып, җөмләләр төзегез. Тәрҗемә итегез.
Йокларга яткыр; түбәгә менгермәгез; җылы бүрек кигерегез; эшне ахырга кадәр җиткерергә кирәк.

38. Тәрҗемә итегез.
1) Вакыт соң, кечкенәләрне йокларга яткырырга кирәктер.
2) Башлангыч класс малайларын түбәгә кар чистартырга менгермәгез, егылып төшмәсеннәр.
3) Бүген урамда бик салкын, балаларның өстенә җылы киемнәр кигерегез.
4) Башлаган эшеңне ярты юлда калдырма, ахырына кадәр җиткер.
5) Сабый чагым иде, әнкәй бер көн
    Миңа юган күлмәк кигезде.
    Кочаклады мине калтыранып,
    Маңгаема иренен тигезде.
                                       (Ф. Хөсни)
🐇

_Swetlana

Глаголы, которые имеют односложную основу, оканнчиваются на -у, -и, -й и на звонкий согласный, образуют понудительную форму при помощи аффикса -дыр/-дер,
а с основой на глухой согласный – -тыр/-тер.
Например: Ки – кидер (заставь одеть), куй – куйдыр (заставь положить).


39. Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләр ясап языгыз.
Үрнәк: Сөрт – сөрттер, сөрттерергә.

Уйлан, арт, яшеллән, әйт, алмаш, ку, яз, як, әйлән, кис, үс, бир,сал.

40. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.
Дустыңнан бирдер; кызыннан яздырган; тырышып үстердем; күп уйландырды; әз генә арттыр; кем аша бирдерергә? юеш киемнәрен салдырыгыз; пычрак чалбарыңны алмаштырдыңмы? үзеннән юдырган; иң өскә куйдырдым.

41. Тәрҗемә итегез.
1) Ул гадәттә үз әйберләрен үзе юа, ә яңа күлмәген юарга курыкты, шуңа күрә апасыннан юдырды.
2) Күрше әби улына дигән хатны миннән яздырды, ә килгән җавапны сеңлемнән укыткан.
3) Агач башында калган соңгы алмаларны әтием абыемнан җыйдырды.
4) Ләйсәнгә озын чәч бик килешә, шуңа күрә дуслары аңа чәчен кистерергә киңәш итмиләр.
5) Игенне җир уңдырмый, тир уңдыра. (Мәкаль)
6) Авыр мәсьәләләр туры килгәндә, Марат аларны абыйсыннан чиштерә бугай.

42. Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешлесен куеп, күчереп языгыз. Тәрҗемә итегез.
а) Бакчада җирне вакытында казырга кирәк, чөнки соңга калсаң, ул кибә. Бакчаның каты җирен дәү әтием бездән ... , чөнки үзенең биле авырта. Быел бакча вакытында ... , шуңа күрә җир бик каты булды. Күрше апага бакчасын ... кирәк, чөнки аның аяклары авырта.
(Казыт, казы, казыш, казыл.)
ә) Без бүген әнием белән кер ... , чөнки иртәгә кайнар су бетәчәк. Бу күлмәк, берничә тапкыр ... булса да, төсен үзгәртмәгән. Күрше апа идәннәрен ... , чөнки үзе авырый. Тәрәзәләрне ... Лидияне чакырыйкмы?
(Ю, юдыр, юыш, юыл.)
б) Бабам, госпитальдә ятканда, хатны шәфкать туташыннан ... , чөнки аның кулы яраланган булган. Мин әдәбияттан сочинение ... яратмыйм, чөнки бик аз укыйм. Армиядәге абыем белән 2 ел буе хат .... Яза-яза сочинение бик күп ... , укытучы апа ничек тикшереп бетерер икән?
(Языл, яз, яздыр, языш.)
🐇

_Swetlana

Некоторые глаголы имеют форму побуждения двойного действия, которая образуется от простой понудительной формы путем присоединения аффиксов -дыр/ -дер, -тыр/-тер, -т.
Например: Аша (ешь) – ашат (покорми) – ашаттыр (заставь покормить).


Аффиксы залога в татарском языке могут присоединяться и один к другому. Главное значение имеет последний аффикс:
яз-дыр-ыл-ды - заставили написать и было написано;
ал-дыр-т-тыр - ты заставь взять.


Значение осложнённых форм понудительности в основном представляют действие через его следствие. Формы с наращением нескольких аффиксов понудительности по значению совпадают с первичнопроизводными формами понудительного залога.
Картым шул хәлфәдән махсус алдыртты. - Старик мой специального достал (через другое лицо) у того учителя медресе.

Второй аффикс понудительности лишь подчёркивает, усиливает значения понуждения.
Әллә каян күренеп тора: караттыра да, яраттыра да белә. - Сразу видно: умеет обратить на себя внимание и заставить себя полюбить.


43. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр уйлап языгыз.
Танышы аша эшләттерде; барыбер йоклаттырмады; вакытында ашаттырмаганнар; мастер чакырып куйдырттык; хат язып белдерттеләр; үзеннән бирдертергә кирәк; җылы бияләйләр бәйләттерегез; яңадан эшләттерәм; йөргән җирләреннән эзләттерегез.

44. Тәрҗемә итегез. Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләрне табыгыз.
1) Ничек булса да, бу яңалыкны аларга тизрәк белдертергә кирәк.
2) Балаларыңның бакчалары бар бит, кирәкле яшелчәләрне алардан үстерт.
3) Сезгә телефон гел кирәк була бит, бурычка акча алып булса да куйдыртыгыз.
4) Бу хәбәрне, үзең әйтергә теләмәсәң, кеше аша булса да ишеттерт.
5) Ниндидер теманы аңламасагыз, укытучыдан яңадан аңлаттырыгыз.
6) Туй табынын без иң яхшы пешекчеләрдән әзерләттердек.

45. Фигыльләрне төрле юнәлешле фигыльләргә үзгәртеп языгыз. Алар белән сүзтезмәләр төзегез.
Үрнәк: Бизә, бизән, бизәл, бизәш, бизәт, бизәттер.

Пешер, ки, сөрт, яса, кара, буя.
🐇

_Swetlana

Биремнәр

1. Боерык фигыльләрдән кайтым юнәлешендәге фигыльләр ясагыз.
Үрнәк: Сөрт – сөртен (вытирайся).
Ки – киен (оденься), яшер – яшерен (прячься), бизә – бизән (накрасься), буя – буян (красься), яп – ябын (накройся), макта – мактан (хвались), башла – башлан (начинайся), әзерлә – әзерлән (готовься), пешер – пешерен (варись), сөйлә – сөйлән (говори про себя), күтәр – күтәрен (поднимай свои вещи), җый – җыен (собирайся), казы – казын (ройся, копайся), уйла – уйлан (задумывайся, размышляй), сора – соран (расспрашивай, задавайся вопросом, попрошайничай), кара – каран (осматривайся, озирайся), яса – ясан (наряжайся, прихорашивайся), эзлә – эзлән (обшаривай, ройся, изыскивай) , йөр – йөрен (прохаживайся, походи), тот – тотын (держись, берись, приступай), сип – сибен (обливайся), сөй – сөен (радуйся), сиз – сизен (почувствуй, догадайся), чиш – чишен (раздевайся), сакла – саклан (хранись, сохраняйся, остерегайся, защищайся), бәйлә - бәйлән (привязывайся, связывайся), кабатла – кабатлан (повторяйся), капла – каплан (покрывайся, закрывайся, укрывайся), эшлә – эшлән (делайся, выполняйся).

2. Тәрҗемә итегез. Кайтым юнәлешендәге фигыльләрне табыгыз.
Апам һаман буяна. – Моя старшая сестра постоянно красится.
Чыршыны кайчан бизәргә икән? – Когда же ёлку наряжать?
Бизән-ясан да, китәбез. – Красься-наряжайся, мы уходим.
Тәрәзәдән начар күренә. – Из окна плохо видно.
Чиста сөлге белән сөртен. – Вытирайся чистым полотенцем.
Кит әле, мактанма. – Да что ты говоришь, не хвастайся.
Урамда салкын, җылы киенегез. – На улице холодно, тепло одевайтесь.
Юкка сөенәсең. – Зря радуешься.
Бәйләнмә әле миңа. – Не приставай-ка (не привязывайся) ко мне.
Башыннан аягына кадәр одеколон сибенгән. – С ног до головы облился одеколоном.

3. Фигыльләр янына исем яки алмашлык өстәп, җыйнак җөмләләр төзегез.
Үрнәк: Дәрес башландымы? – Урок начался?
Син киендеңме? – Ты оделся?
Ул яшеренгәнме? – Он спрятался?
Яңгыр әзерләнәме? – Дождь собирается?
Укучы уйлангән. – Ученик задумался.
Ул эшләргә тотынды. – Он принялся работать.
Юлчы каранып алды. – Путник огляделся.
Беркем дә сизенмәгән. – Никто не догадался.
Язуларең саклана. – Твои бумаги хранятся.

4. Кайтым юнәлешендәге фигыльләрне табыгыз. Тәрҗемә итегез.
1) Уку елы беткәндә, укучылар имтиханнарга әзерләнә башлыйлар. – Когда заканчиватся учебный год, учащиеся начинают готовиться к экзаменам.
2) Егетләр, агач артына яшеренеп, тәмәке тарталар, ә тәрәзә аша миңа барысы да күренә. – Парни курят, спрятавшись за деревом, а мне в окно всё видно.
3) Юынганнан соң, сөлге белән әйбәтләп сөртенергә кирәк. – После того, как помылся, нужно хорошенько вытереться полотенцем.
4) Чаллы – Мәскәү автобусы килеп туктады, күтәренеп, пассажирлар да төшә башлады. – Автобус Челны – Москва приехал и остановился, пассажиры, взяв свои вещи, начали выходить.
5) Радик мактанырга бик ярата, шуңа күрә аны иптәшләре тыңларга теләмиләр. – Радик очень любит хвастаться, поэтому его товарищи не хотят его слушать.
6) Ана йөрәге сизенә иде: аның улы әйбәт юлда йөрми, ахрысы. – Материнское сердце чувствовало: видно, её сын идёт не по хорошей дороге.
7) Начар эш кайчан да булса барыбер беленә ул. – Плохое дело всё равно когда-нибудь станет известным. (Тайное всегда становится явным.)
Примечание. Ул – усилительная частица: Балалар - безнең киләчәк ул – дети - это наше будущее.
8) Нәрсәгә шулхәтле сөенәсез, кош тоттыгызмы әллә? – Чему так радуетесь, птицу что ли поймали? (звезду с неба поймали?)

5. Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.
1) Кызчык як-ягына каранып алды, ләкин туңдырма сатучыны күрмәде. – Девчушка огляделась по сторонам, но не заметила продавца мороженого.
2) Ял көне җитсә, әнием аш бүлмәсеннән чыкмый, төрлесеннән пешеренергә ярата.  – Если наступает выходной, моя мама не выходит с кухни, любит готовить всякие разносолы.
3) Карчык, кемгәдер ачуланып, сөйләнә-сөйләнә өйне җыештыра башлады. – Старуха, на кого-то рассердившись, ворча себе под нос начала убирать дом.
4) Көн суык иде, аяклары туңды, ахры, егет йөренә үк башлады. – День был холодный, ноги окоченили, в конце концов, парень уже начал прохаживаться туда-сюда.
5) Ул, нидер эзләнеп, сумкасында озак кына казынып алды. – Она, что-то ища, довольно долго копалась в сумке.

6. Җөмләләрне укыгыз. Хәбәрләрне табыгыз, мәгънәләрен чагыштырыгыз.
1) Рәмзия бүген эштән соң атна буена җыелган керләрне юды. – Эше беткәч, Рәмзия, рәхәтләнеп, үзе дә юынды.
Рамзия всю неделю собиралась сегодня после работы постирать бельё. – Когда работа закончилась, Рамзия, с удовольствием, искупалась сама.
2) Укучылар консультациядә укытучыга бирәсе сорауларын алдан әзерләделәр. – Укучылар дәрестән соң алдагы көнне булачак контроль эшкә әзерләнделәр.
Ученики заранее приготовили вопросы, которые задали учителю на консультации. – После урока ученики готовились к предстоящей завтра контрольной работе.
3) Балалар поход өчен кирәкле әйберләрне, киңәшә-киңәшә, бергә җыйдылар. – Алар бу юлы елганың икенче ягында урнашкан урманга барырга җыендылар.
Дети, советуясь, вместе собрали необходимые для похода вещи. – На этот раз они собирались пойти в лес, расположенный на другой стороне реки. 
4) Белмисеңме, ни өчен концертны сәгать 5 тә үк башлыйлар икән? – Концерт сәгать 5 тә үк башлана икән, соңга калмагыз, башкаларга да әйтегез.
Не знаешь, почему они начинают концерт в 5 часов? – Раз концерт начинается в 5 часов, не опаздывайте, и другим скажите.


🐇

_Swetlana

7. Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.
1) Алиянең әбисе йон җепләрдән бик матур кофталар бәйли. – Бабушка Алии из шерстяной пряжи очень красивые кофты вяжет.
Егетләрнең гадәтләре шундый: алар гел кызларга бәйләнә. – У парней обычай таков: они всегда к девушкам вяжутся.
Бу капчык бигрәк нык бәйләнә, ничек чишәрбез икән?  – Этот мешок очень туго завязан, как же мы его развяжем?
Нигә шулай йөрисең, ботинкаңның шнурларын бәйлә әле. – Почему так ходишь, завяжи-ка шнурки у ботинок.
2) Син бүген дәресеңне әзерләргә онытмадыңмы? – Ты сегодня не забыл приготовить урок?
Иртәгә бик якын дустымның туган көне, аңа нинди бүләк әзерләргә икән? – Завтра у очень близкого друга день рожденья, какой же подарок ему приготовить?
Телевизор озак карап утырма, йокларга әзерләнергә кирәк. – Долго не сиди, смотря телевизор, нужно готовиться спать.
Сиңа табынны кем әзерлергә тиеш дип уйлыйсың? – Как ты считаешь, кто должен  приготовить тебе стол?
3) Дәү әниемне котлап әйтәсе сүзләремне мин юл буе кабатлый-кабатлый бардым. – Я всю дорогу шёл и повторял слова поздравления для моей бабушки. 
Бу җырның сүзләре берничә тапкыр кабатланырга бугай. – Слова этой песни, кажется, повторяются несколько раз.
Без берберебезне аңладык, ахрысы, бу хәл бүтән кабатланырга тиеш түгел. – Мы друг друга поняли, видимо, этот случай больше не должен повториться. 
«Курай» радиосы бер үк тапшыруны көнгә берничә мәртәбә кабатлый. – Радиостанция «Курай» повторяет одну и ту же передачу несколько раз на дню.
4) Хәзер урамда машиналар бик күп, сакланып йөрергә кирәк. – Сегодня на улице много машин, нужно ходить осторожно (оберегаясь).
Әти-әниләрегезне һәрвакыт сакларга тырышыгыз. – Всегда старайтесь беречь ваших родителей.
Бу матур курчак әбиемнең бүләге, шуңа күрә мин аны саклап тотам. –  Эта кукла – подарок моей бабушки, поэтому я её бережно храню.
Кыш көне грипп авыруыннан ничек сакланып була? – Как можно зимой уберечься от заболевания гриппом?
Син шундый яшь күренәсең, ничек шулай әйбәт саклана алдың? – Ты так молодо выглядишь, как сумел так хорошо сохраниться?
5) Савыт-сабаны җылы су белән юарга кирәк. – Посуду нужно мыть тёплой водой.
Башта сабын белән юынырга, аннан соң гына чиста сөлге белән сөртенергә  кирәк. – Вначале нужно умыться с мылом, только затем вытереться чистым полотенцем.
Мин еш авырыйм, шуңа күрә табиб миңа салкын су белән юынырга кушты. – Я часто болею, поэтому врач велел мне умываться холодной водой.
Мин үз керләремне һәрвакыт үзем юарга тырышам. – Я своё бельё всегда стараюсь сама стирать.
Тузанны һәр көнне сөртергә тырыш. – Пыль старайся вытирать каждый день.
Битеңне кечкенә ак сөлгегә сөрт, мунчадан соң зурысы белән сөртен. – Лицо вытри маленьким белым полотенцем, после бани вытирайся большим.
Идәнне юма, юеш чүпрәк белән генә сөртеп ал. – Пол не мой, только влажной тряпкой протри.

8. Тәрҗемә итегез. Татарча җөмләләр төзегез.
Укройся теплым одеялом – җылы юрган белән ябын;
мальчики быстро разделись – малайлар тиз чишенделәр;
берегись автомобиля – автомобильдән саклан;
держитесь за руки – кулларга тотыныгыз;
девочка накрасилась как кукла – кыз курчак кебек бизәнде;
долго не показывались на глаза – күптән күзгә күренмәделәр;
набрызгался одеколоном – одеколон бөркенде / сибенде;
пятно было заметно – тап күренеп тора иде;
покрылась снегом – кар белән капланды.

9. Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.
1) Урамда суык, җылы киен, аягыңа йон оекларыңны ки. – На улице холод, тепло оденься, на ноги шерстяные носки надень.
2) Күршебезнең олы кызы бәйрәмгә бигрәк матур киенде, иң затлы киемнәрен киде, ахры. – Соседская старшая дочь на праздник очень красиво оделась, сам роскошное платье надела, видимо.
3) Бу күлмәгеңне кимә, тегесен ки, анысын үтүкләргә кирәк. – Это платье не надевай, то надень, это нужно погладить.

10. Кайтым юнәлешендәге фигыльләр кулланып, җөмләләрне үзгәртеп языгыз.
Үрнәк: Концертны кайчан башлыйсыз инде? – Концерт кайчан башлана инде?
Кргда же начнут концерт? – Когда же начинается концерт?
1) Һәр авыруны вакытында дәваларга кирәк. – Һәр авыру вакытында дәваланырга тиеш.
Всякую болезнь нужно вовремя лечить. – Всякая болезнь должна вовремя лечиться.
2) Бәйрәмгә һәр балага бүләк әзерләделәр. – Бәйрәмгә һәр балага бүләк әзерләнде.
На праздник каждому ребёнку приготовили подарок. – К празднику каждому ребёнку приготовлен подарок.
3) Иске кәгазьләрнең барысын да ташла. – Иске кәгазьләрнең барысы да ташлансыннар.
Выброси все старые бумаги. – Пусть все старые бумаги будут выброшены.
4) Контроль эшеңне дөрес эшләдеңме? – Контроль эшең дөрес эшләндеме?
Свою контрольную работу правильно сделал? – Твоя контрольная работа правильно сделана?
5) Капчыкларның барысын да яхшылап бәйләдегезме? – Капчыкларның барысы да яхшылап бәйләнделәрме?
Все ли мешки хорошо завязали? – Все ли мешки хорошо завязаны?

11. Тәрҗемә итегез.
1) Прозвенел звонок, и снова начались уроки. – Кыңгырау шалтырады, һәм дәресләр янә башланды.
2) Маленькие дети любят целыми днями копаться в песочнице. – Кечкенә балалар көннәр буе комчылыкта казынырга ярата.
3) Чтобы не потерять друг друга, туристы держались за руки. –Бер-берсен югалтмас өчен, туристлар кулга-кул тотынышты.
4) Не доверяйте всем, опасайтесь незнакомых людей. – Һәркемгә ышанма, таныш булмаган кешеләрдән саклан.
5) Зимой и дороги, и дома, и деревья покрываются снегом. – Кыш көне юллар да, йортлар да, агачлар да кар белән каплана.
6) На центральной стене висит красивая картина местного художника. – Үзәк диварда җирле рәссамның матур рәсеме эленеп тора.

🐇

_Swetlana

12. Боерык фигыльләрдән төшем юнәлешендәге фигыльләр ясап языгыз.
Үрнәк : Ю – юыл, юыла (моется).
а) Ыргыт – ыргытыл, ыргытыла (бросается);
яз – языл, языла (подписывается; пишется);
өйрән – өйрәнел, өйрәнелә (изучается);
өйрәт – өйрәтел, өйрәтелә (учится, преподаётся);
ки – киел, киелә (надевается),
күтәр – күтәрел, күтәрелә (поднимается, встаёт);
ват – ватыл, ватыла (бьётся, разбивается, ослабевает (разг.)),
бир – бирел, бирелә (выдаётся, сдаётся),
оныт – онытыл, онытыла (забывается);
уян – уяныл, уяныла (будится);
кер – керел, керелә (включается),
ар – арыл, арыла (устаёт, утомляется);
чакыр – чакырыл, чакырыла (вызывается, приглашается);
чистарт – чистартыл, чистартыла (очищается);
ярат – яратыл, яратыла (его любят);
пешер – пешерел, пешерелә (печётся);
ишет – ишетел, ишетелә (слышится, доносится);
бәр – бәрел, бәрелә (ударяется, задевает);
куй – куел, куела (вставляется);
ач – ачыл, ачыла (открывается, распускается);
яп – ябыл, ябыла (закрывается);
тап – табыл, табыла (обнаруживается).

ә) Бизә – бизәл, бизәлә (украшается);
укы – укыл, укыла (читается);
тукта – туктал, туктала (остановится, прервётся);
буя – буял, буяла (красится, пачкается);
борчы – борчыл, борчыла (беспокоится, волнуется);
сана – санал, санала (считается, числится);
бие – биел, биелә (танцуется);
төзе – төзел, төзелә (строится, образуется, застраивается).

б) Кал – калын, калына (остаётся);
сал – салын, салына (висит, свешивается, притворяется);
ал – алын, алына (берётся, принимается, зачисляется);
бел – белен, беленә (узнаётся, становится известным);
кил – килен, киленә (приходится).

13. Тәрҗемә итегез. Татарча җөмләләр уйлап языгыз.
Төрле фәннәр өйрәтелә - преподаются различные дисциплины;
заманча биналар төзелә - здания строятся по-современному;
кунаклар алдан чакырылган - гости были приглашены заранее;
матур яшәлгән - была красиво прожита;
күп төрле яшелчәләр үстерелә - выращивается много различных овощей;
баганага килеп бәрелгән - ударился, налетев на столб;
Казанда танышларга тукталдык - в Казани остановился у знакомых;
зур уңыш җыелды - был собран большой урожай;
үләннәр тапталган - трава была потоптана;
чәчләр кыска киселгән - волосы были коротко подстрижены;
күңелсез кебек тоелды - показался грустным.

14. Нокталар урынына тиешле фигыльләр куеп языгыз.
1. Тавыш кайдан ишетелә? - Откуда доносится голос?                                 
2. Бу китап кайчан язылган? - Когда была написана эта книга?           
3. Бәйрәмгә барлык ветераннар да чакырылганмы? - Все ветераны были приглашены на праздник?     
4. Өстәлгә чәчәкләр куелганмы? - Цветы поставлены на стол?                           
5. Студентларга сораулар күп биреләчәкме ? -Студентам зададут много вопросов?

15. Фигыльләрне үзгәртеп языгыз.
Үрнәк: Уйлады (думал), уйланды (задумался), уйланылды (мыслилось, предполагалось).
Тыңлады (слушал), тыңланды (прислушивался), тыңланылды (был прослушан).
Башлады (начал), башланды (начинался), башланылды (был начат).
Елады (плакал), еланды (плакался), еланылды (был заплакан).
Җырлады (пел), җырланды (пелась), җырланылды (была спета).
Сөйләде (говорил), сөйләнде (говорил про себя), сөйләнелде (говорился, пришлось говорить).
Эзләде (искал), эзләнде (рылся, изыскивал), эзләнелде (изыскивался, разыскивался).
Әзерләде (готовил), әзерләнде (готовился), әзерләнелде (был приготовлен).
Ташлады (бросил), ташланды (бросался, бросился), ташланылды (был брошен, отброшен).
Теләде (хотел), теләнде (выпрашивал, клянчил), теләнелде (был желаемым).
Бәйләде (связывал), бәйләнде (связывался), бәйләнелде (был завязан).
Үтүкләде (гладил), үтүкләнде (гладился), үтүкленелде (был выглажен).

16. Тәрҗемә итегез.
Бераз еланылды - был немного заплакан;
начар сүзләр сөйләнелмәде - плохие слова не говорились;
кирәкле китаплар ташланылган - нужные книги были выброшены;
мәзәкләр яратып тыңланыла - анекдоты слушаются с любовью;
ашарга күптән әзерләнгән - кушать давно приготовлено;
дөрес үтүкләнелмәгән - был неправильно заглажен;
идәндә йокланылган - спалось на полу.

17. Тәрҗемә итегез. Төшем юнәлешендәге фигыльләрне табыгыз.
1) Җил чыкты, тузан күтәрелде, күзгә берни дә күренми башлады. - Налетел ветер, поднялась пыль, глаза совсем ослепли.
2) Бу кешенең миңа йөзе таныш, ә менә исеме онытылган инде. - Лицо этого человека мне знакомо, а вот его имя уже забыто. 
3) Йорт хуҗасына бик күп җылы сүзләр әйтелде, яхшы теләкләр теләнелде һәм бүләкләр бирелде. - Хозяйке дома было сказано много тёплых слов, хороших пожеланий и подарено подарков.
4) 1969 нчы елда Чаллы шәһәрендә КамАЗ төзелә башлаган. - В 1969 году в Набережных Челнах начал строиться КамАЗ.
5) Сабантуй көнне мәйданда озак йөрелде, шуңа күрә бик арылган иде. - В день Сабантуя по площади пришлось долго ходить, поэтому очень устал.
6) Археологлар Кремльдә инде күп еллар казу эшләре алып баралар, һәм биредә борынгы савыт-сабалар табылды. - В Кремле археологи уже много лет ведут раскопки, и там была найдена древняя посуда.
7) Балалары озак кайтмагач, ата-аналар бик нык борчылдылар. - Когда дети долго не возвращались, родители сильно беспокоились.

18. Җөмләләрне тәрҗемә итегез. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең мәгънәләрен чагыштырыгыз.
1) Балалар үзләре матур уенчыклар ясадылар һәм чыршынны бизәделәр. – Дети сами сделали красивые игрушки и нарядили ёлку.
Чыршы да бизәлде, инде Яңа елга да күп калмады. - Уже и ёлка наряжена, уже и до Нового года немного осталось.
2) Савыт-саба юганда, мин ялгыш чынаякны ваттым. – Во время мытья посуды случайно разбил чашку.
Савыт-саба юганда, әниемнең чынаягы ялгыш ватылды. - Во время мытья посуды случайно была разбита мамина чашка.
3) Капканы ябарга онытма, ачык калдырма. – Не забудь закрыть ворота, не оставляй открытыми.
Капка ябылдымы, ачылып калмадымы? - Ворота были закрыты, не были оставлены открытыми?
4) Әтием иртәгәге бәйрәмгә кунаклар чакырып кайтты. – Папа сходил пригласил гостей на завтрашний праздник.
Иртәгәге бәйрәмгә киләсе кунакларның барысы да чакырылдымы? - Все ли гости, которые придут на завтрашний праздник, приглашены?



🐇

_Swetlana

19. Нокталар урынына җәяләр эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.
1) Сәгатьне миңа таба борып куй әле. - Поверни-ка ко мне часы.
Артыгызга борылып карагыз әле, беркем дә юкмы? - Обернись-ка назад, никого нет?
2) Пешмәгән җиләкләрне өзмә, алар әле тәмле түгел. - Не рви незрелые ягоды, они ещё невкусные.
Җебем өзелде дә эшемнән туктадым. -  Нить порвалась, и я оторвалась от моей работы.
3) Тәрәзәләрне ач, бүлмәләрне җилләтергә кирәк. - Открой окна, нужно проветрить комнаты.
Тәрәзәләр җил белән ачылган, ябарга кирәк. - Окна открылись ветром, нужно закрыть.

20. Фигыльләрнең төшем юнәлеше формасын кулланып, җөмләләрне үзгәртеп языгыз.
Үрнәк: Табынга нинди тәмле ризыклар куйгансыз. – Табынга нинди тәмле ризыклар куелган.
Какие вкусные кушанья поставили на стол. – Какие вкусные кушанья поставлены на стол.


1) Наилә көндәлеген өйдә онытып калдырган. – Наилә көндәлеге өйдә онытып калдырылган.
Наиль дневник забыв оставил дома. - Дневник Наиля забыт и оставлен дома.
2) Бүлмәдә кемнеңдер шат тавышын ишетәм. – Бүлмәдә кемнеңдер шат тавышы ишетелә.
Слышу в комнате чей-то радостный голос. - В комнате слышен чей-то радостный голос.
3) Күрше кибеттә кичә бик тәмле алма саттылар. – Күрше кибеттә кичә бик тәмле алма сатылды.
В соседнем магазине вчера продавали очень вкусные яблоки. - В соседнем магазине вчера очень вкусные яблоки продавались.

21. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләрнең мәгънәләрен чагыштырыгыз.
а) Мин быел капкабызны үзем буядым. – В этом году я сам покрасил наши ворота.
Капкабыз зәңгәргә буялган. – Наши ворота покрашены в голубой цвет.
Әнисеннән күреп, кечкенә Наилә дә иннек белән буянган. – Глядя на маму, маленьная Наиля тоже накрасилась помадой.

ә) Мин бүлмәдә тузанны көн саен сөртергә тырышам. – Я стараюсь каждый день вытирать пыль в комнате.
Ашханәдәге өстәлләр чиста чүпрәк белән сөртелергә тиеш. – Столы в столовой должны быть вытерты чистой тряпкой.
Бу сөлге юеш, икенче сөлге белән сөртенергә кирәк. – Это полотенце мокрое, другим полотенцем вытираться нужно.

б) Бу майлы тәлинкәләрне кайнар су белән юарга кирәк. – Эти жирные тарелки нужно мыть горячей водой.
Бүлмәдә идән көн саен юылырга тиешме? – Пол в комнате должен мыться (быть вымыт) каждый день?
Син авырыйсың, шуңа күрә хәзергә салкын су белән юынырга ярамый. – Ты болеешь, поэтому пока тебе нельзя умываться холодной водой.

22. Нокталар урынына җәяләр эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.
а) Алсу бүген беренче тапкыр үзенең кулъяулыгын юган. – Алсу сегодня первый раз постирала свой носовой платок.
Беренче тапкыр гына юса да, Алсуның кулъяулыгы чиста юылган.  – Хоть (Алсу) и в первый раз стирала, её носовой платок чисто постиран.
Алсу башта кулъяулыгын юган, аннан соң үзе дә юынган. – Алсу вначале постирала свой носовой платок, после и сама помылась.

ә) Минем энемне математика укытучысы гел мактый. – Моего младшего братишку учитель математики всегда хвалит.
Күрше апаның тәмле пироглары һәр табында мактала. – Вкусные пироги соседки хвалят за любым столом.
Наил еш мактана, шуңа күрә аның иптәшләре күп түгел. – Наиль всегда хвастается, поэтому товарищей у него немного.

б) Безнең бакчада түтәлләрне һәрвакыт әтием казый. – В нашем саду грядки всегда вскапывает мой отец.
Әле җир юеш, шуңа күрә авыр казыла. - Сейчас земля мокрая, поэтому её тяжело копать.
Минем дәү әтием җәй көне шәһәрдә яшәми, айлар буе бакчада казына. – Мой дедушка летом не живёт в городе, месяцами возится в саду.

23. Нокталар урынына җәяләр эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешлесен куеп языгыз.
1) Болын никтер күңелсез, үләннәр тапталган, чәчәкләр егылган кебек күренде миңа. – Луг почему-то безрадостный, трава вытоптана, цветы мне показались поваленными.
2) Каникуллар бетеп бара икән, көннәр үткәне сизелмәде дә. - Каникулы заканчиваются, дни пролетели незаметно (букв. прохождение дней не было замечено).
3) Урам буенча йортлар тезелгән, зифа каеннар шаулап утыра. – Вдоль улицы построены дома, шумя стоят тонкие берёзы.
4) Язгы эшләр беткән, бәрәңгеләр утыртылган, басу-кырлар яңгыр көтеп ята. – Весенние работы закончились, картошка посажена, нивы и поля лежат в ожидании дождя.
🐇

_Swetlana

24. Боерык фигыльләрдән уртаклык юнәлешендәге фигыльләр ясап языгыз.
Үрнәк: Йөр – йөреш, йөрешәләр (они встречаются).
а) Көл - көлеш, көлешәләр (они (вместе) смеются);
яз - языш, язышалар (они переписываются);
кычкыр - кычкырыш, кычкырышалар (они кричат все разом/друг на друга);
ачулан - ачуланыш, ачуланышалар (они ссорятся);
утыр - утырыш, утырышалар (они рассаживаются);
бул - булыш, булышалар (они помогают);
җыел - җыелыш, җыелышалар (они собираются вместе);
сук - сугыш, сугышалар (они дерутся/воюют);
ку - куш, кушалар (они соединяют, складывают);
чап - чабыш, чабышалар (они состязаются в скачках, беге).

ә) Сана - санаш, санашалар (они считаются);
аңла - аңлаш, аңлашалар (они понимают друг друга, объясняются друг с другом);
сора - сораш, сорашалар (они расспрашивают);
таны - таныш, танышалар (они знакомятся);
уйла - уйлаш, уйлашалар (они вместе обдумывают);
әзерлә - әзерләш, әзерләшәләр (они помогают готовить);
аша - ашаш, ашашалар (они вместе едят).

25. Тәрҗемә итегез.
Балалар көлешәләр - дети смеются;
хатын-кызлар нигәдер кычкырышалар - женщины почему-то кричат все разом;
малайлар йөгерештеләр - мальчики бегали наперегонки;
атлар чабыша - лошади все вместе скачут;
үзара сөйләшәләр - они беседуют между собой;
нәрсә турында уйлаштыгыз - что вы обдумали/надумали?

26. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.
Кичә очрашкансыз - наверно, вы вчера встретились;
сез йөрешәсезме? - вы встречаетесь?
ачуланышырга да өлгергәннәр - наверно, они успели и поругаться;
бер-берсенә табышмак әйтешәләр - друг другу загадывают загадки;
үбешергә өлгерерсез әле - успеете ещё нацеловаться;
туган көндә танышканнар бугай - они вроде познакомились на дне рождения.

27. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.
Өстәл әзерләштек - мы помогли приготовить стол;
сезгә булыштылармы? - они вам помогали?
капчыкны күтәрешегез әле - помогите-ка поднять мешок;
яшәгән йортын эзләштеләр - они помогали искать дом, в котором он жил;
әниемә аш пешерештем - помогала маме варить суп;
бакча казыштык - мы помогли вскопать сад;
суган утыртыштым - я помогал сажать лук.

28. Тәрҗемә итегез. Уртаклык юнәлешендәге фигыльләрне табыгыз.
1) Урамда яз, тәрәзә буенда тамчылар биешә. - На улице весна, вдоль окна пляшет капель.
2) Әнием безнең хәлләребезне сораша, ә үзе елмая. - Мама расспрашивает о наших делах, а сама улыбается.
3) Балалар шатлыктан сикерешә үк башладылар. - Дети от радости даже запрыгали.
4) Нигә кычкырышасыз, тавышыгыздан башым авырта инде. - Почему вы все разом кричите, от ваших голосов у меня уже голова болит.
5) Кеше белән талашырга ярамый. - Нельзя скандалить с людьми.
6) Ялган сөйләгәннәре ачыклангач, малайларның битләре ут кебек кызышты, алар бер-берсенә читенсенеп кенә карашып алдылар. - Когда ложь открылась, лица мальчиков покраснели как огонь, они только смущённо переглянулись.

29. Җөмләләрне тәрҗемә итегез.
1) Алар бер-берсенә сүзсез генә карашып алдылар. Ул әнисенә бала караша, өй эшләрендә булыша. - Они только взглянули друг на друга без слов. Она помогает своей маме с уходом за ребёнком, с домашними делами. 
2) Егетләр, тезелеп басып, буйларын үлчәштеләр. Рамил көне буе амбарда әтисенә ашлык үлчәште. - Парни, встав рядком, мерялись ростом. Рамиль целый день помогал отцу в амбаре взвешивать зерно.
3) Студентлар бер-берсенең адресларын алыштылар. Аларны бүген күршеләре бәрәңге алышырга чакырды. Студенты обменивались адресами (брали друг у друга адреса). Их сегодня соседи позвали помогать копать картошку.

30. Тәрҗемә итегез. Уртаклык юнәлешендәге фигыльләрне табыгыз.
1) Кызлар бер-берсен бәйрәм белән котлашып кочаклаштылар. - Девочки обнимались, поздравляя друг друга с праздником.
2) Алар язгы кичтә таныштылар, еллар буе дуслашып йөрделәр. - Они познакомились весенним вечером, дружно прошли через годы.
3) Күршеләребез башкаларга үрнәк булып, парлашып һәм гөрләшеп яшиләр иде. - Наши соседи, будучи примером другим, жили дружной парой.
4) Кичә улым ни өчендер дустына булышмаган, шуңа күрә алар ачуланышканнар. - Вчера сын почему-то не помог своему другу, поэтому, видимо, они поссорились.
5) Чыгарылыш кичәсендә яшьләр бала-чага кебек куышып та, качышып та уйнадылар. - На выпускном вечере молодые люди как детвора прятались и гонялись друг за другом. 
6) Кечкенә вакытында Алсу әтисе белән сөйләшеп-серләшеп туймый иде, ә үскәч нигәдер читләшә башлады. - В детстве Алсу не могла наговориться с отцом, делилась с ним своими секретами, а когда выросла, почему-то начала отдаляться.
🐇

_Swetlana

31. Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләр ясап языгыз. Тәрҗемә итегез.
Үрнәк: Яшә (живёт) – яшәт, яшәтә (даёт жить, заставляет жить, содержит).

а) Эшлә (работает) - эшләт, эшләтә (заставляет работать, сам работает чем-то, включает);
сора (спрашивает, просит) - сорат, сората (запрашивает; сватает);
йокла (спит) - йоклат, йоклата (укладывает спать, усыпляет);,
бие (пляшет) - биет, биетә (заставляет плясать, задаёт жару, продаёт);
яса (делает) - ясат, ясата (заставляет делать);
тыңла (слушает, слушается) - тыңлат, тыңлата (заставляет слушаться, разрешает прослушать);
бәйлә (вяжет) - бәйләт, бәйләтә (просит, заказывает связать);
үпкәлә (обижается) - үпкәләт, үпкәләтә (обижает);
укы (читает; учится) - укыт, укыта (заставляет/просит читать; учит).

ә) Җибәр - җибәрт/җибәрттер, җибәртә/җибәрттерә (просит послать);
күтәр - күтәрт, күтәртә (поднимает, делает выше, взрывает);
күбәй -  күбәйт, күбәйтә (умножает, приумножает, увеличивает);
кычкыр - кычкырт, кычкыртә (заставляет кричать, сигналит);
кызар - кызарт, кызарта (заставляет покраснеть, румянит, вгоняет в краску);
тикшер -тикшерт, тикшертә (поручает проверить, заставляет провести расследование);
чакыр - чакырт, чакырта (вызывает, выписывает).

32. Тәрҗемә итегез.
Дустыңны юкка үпкәләтмә - не обижай своего друга зря;
кечкенәдән үк эшләтегез - приучайте работать с малых лет;
әти-әниләрегезне кызартмагыз - не заставляйте краснеть ваших родителей;
бу схемаларны күбәйттеләрме? - эти схемы размножили?;
балаларны укытырга тырышыйк - давайте стараться заставлять детей читать;
билгеләнгән вакытка өлгертергә кирәк - нужно успеть доделать к назначенному времени;
вакытында ашатырга тырыш - старайся кормить вовремя;
һәрвакыт әкиятләр сөйләтәләр - всегда просят рассказывать сказки.

33. Тәрҗемә итегез. Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләрне табыгыз.
1) Менә бу кечкенә кызның тавышы шундый матур, аны концертта җырлатырга кирәк. - Вот у этой маленькой девочки такой красивый голос, надо попросить её петь на концерте.
2) Син аны үпкәләткәнсең, ахры, ул хәзер синең турыда бер дә сорашмый. - Ты, видимо, её обидел, она теперь о тебе совсем не спрашивает.
3) Кич җитсә, алар әбиләреннән төрле кызыклы әкиятләр сөйләтергә яраталар иде. - С наступлением вечера они любили просить бабушек рассказывать разные интересные сказки.
4) Автобус озак килмәгәч, ул узып баручы ниндидер машинаны туктатырга мәҗбүр булды. -  После того как автобус долго не приходил, он был вынужден остановить какую-то проходящую машину.
5) Апамның туена без чәкчәкне Галимә ападан пешерттек, чөнки ул – авылның иң уңган аш-су остасы. - На свадьбу старшей сестры мы тётушка Галиму просили испечь чак-чак, потому что она в деревне самый умелый повар.
6) Сабантуйга дип сатып алган күлмәгем бераз озынрак иде, күрше апа аны тиз генә кыскартып бирде. - Платье, которое было куплено на Сабантуй (предназначено для Сабантуя), оказалось немного длинно, соседка его быстренько укоротила.
(
бирде - вспомогательный глагол. Если например, эшләту - означает попросить или заставить кого-то сделать что-либо, то эшләп биру - означает сделать что-то для кого-либо
https://www.supermamki.ru/viewtopic.php?f=229&t=1380&start=3510
)
🐇

_Swetlana

34. Фигыльләрне үзгәртеп языгыз. Сүзтезмәләр уйлагыз.
Запишите глаголы, изменив. Придумайте словосочетания.
Үрнәк: Бат (тонуть) – батыр, батырырга (топить, утопить).
Ялгыш батырырга (нечаянно утопить)


Кайт (возвращаться) - кайтыр, кайтарырга (возвращать).
Самолет билетын кире кайтарырга (сдать билет на самолёт).

Чык (выходить, выйти) - чыгар, чыгарга (выносить, выводить).
Баланы урамга чыгару - вывести ребёнка на улицу.

Кач (убегать, прятаться) - качыр, качырга (прятать, упускать). 
Куянны качырга - упустить зайца.

Пеш (вариться) - пешерергә (варить, печь). (Варить - то есть заставить вариться).
Ботка пешереп кую - (заранее) наварить кашу.
Пешереп куйган (ди сиңа) - держи карман шире.

Оч (летать) - очыр, очырырга (запускать, выпускать в воздух, учить летать). Сыерчыклар бала очыра - скворцы учат летать птенцов.

Төш (спускаться, спуститься) - төшер, төшерергә (опускать, ронять, снижать, направлять). 
Укырга төшерү - посылать в школу. Сравни: сабакка (укырга) төшү - идти в школу (букв. приступать к изучению школьных дисциплин). Фарсыга төшү - приступать к изучению персидского языка.

Эч - эчер, эчерергә (поить, напоить).
Чәй эчерү - поить чаем.

Күч (передвигаться, переселяться, кочевать) - күчер, күчерергә (передвигать, перетащить, переселять, переводить, копировать).
Windows мәгълүматларын күчерү чаралары - средство переноса данных Windows;
күчерү урыны - назначение, цель;
мәгълүмат күчерү - передача данных;
сөйрәп күчерү - перетаскивание;
сүз күчерү - перенос по словам;
текстны күчерү - обтекание текстом.

35. Тәрҗемә итегез, татарча җөмләләр төзегез.
Суга батырып куй - в воду погружай;
бөтенләй батырма - полностью не погружай;
ялгыш төшергән - случайно уронил;
юри төшердеңме - ты нарочно уронил?;
кичтән пешердем - с вечера сварил;
куып кайтарганнар - прогнали;
вакытында кайтарырга кирәк - нужно вовремя вернуть;
якты урынга күчердем - передвинул на светлое место;
Рамилнең дәфтәреннән күчермә - не списывай с тетради Рамиля.

36. Тәрҗемә итегез.
1) Бу китапларны өстәлемнән башка урынга күчермәгез, алар гел кул астында булырга тиеш. - Эти книги с моего стола в другое место не перекладывай, они всегда должны быть под рукой.
2) Үзебез ясаган самолет модельләрен башта болында очыртып карарга кирәк. - Нами самими сделанные модели самолётов вначале на лугу надо попробовать запустить.
3) Азатны әти-әнисе, институт тәмамлаганнан соң, эшкә үзләренең шәһәрләренә кайтарырга телиләр. - Родители Азата хотят чтобы он, после окончания института,вернулся работать в свой город.
4) Урман аша турыга гына чыксак, юлны күпкә кыскартырбыз. - Если мы через лес напрямки выйдем, сильно дорогу сократим.
5) Апасының туена Рамилне телеграмма белән кайтардылар.- На свадьбу старшей сестры Рамилю вызвали телеграммой.
6) Эссе көнне юрганнарны кояшка чыгарып җилләтергә онытма. - В жаркий день не забывай  вынести на солнышко и проветрить одеяла.
🐇

_Swetlana

37. Сүзләрне кулланып, җөмләләр төзегез. Тәрҗемә итегез.
Йокларга яткыр - уложи спать;
түбәгә менгермәгез - на крышу не сажайте (не отправляйте);
җылы бүрек кигерегез - наденьте (на кого-то) тёплую шапку;
эшне ахырга кадәр җиткерергә кирәк - работу нужно довести до конца.

38. Тәрҗемә итегез.
1) Вакыт соң, кечкенәләрне йокларга яткырырга кирәктер. - Время позднее, малышей, наверное, нужно укладывать спать.
2) Башлангыч класс малайларын түбәгә кар чистартырга менгермәгез, егылып төшмәсеннәр. - Мальчиков из начальных классов на крышу чистить снег не отправляйте, чтобы не свалились (букв. пусть они не упадут).   
3) Бүген урамда бик салкын, балаларның өстенә җылы киемнәр кигерегез. - На улице сегодня холодно, на детей наденьте тёплую одежду.
4) Башлаган эшеңне ярты юлда калдырма, ахырына кадәр җиткер. - Начатую работу на полдороге не оставляй, до конца доводи.
5) Сабый чагым иде, әнкәй бер көн
    Миңа юган күлмәк кигезде.
    Кочаклады мине калтыранып,
    Маңгаема иренен тигезде.
Я был ещё маленький, мама как-то
Надела на меня выстиранную рубашку.
Обняла меня дрожа,
Моего лба губами коснулась.

                                       
🐇

_Swetlana

39. Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләр ясап языгыз.
Үрнәк: Сөрт (вытирать)– сөрттер, сөрттерергә (заставить вытирать)
Уйлан (задуматься) - уйландыр, уйландырырга (заставить задуматься); 
арт (увеличиваться) - арттыр, арттырырга (увеличивать, повышать);
яшеллән (зеленеть) - яшелләндерү, яшелләндерергә (озеленять);
әйт (говорить) - әйттер, әйттерергә (заставить говорить);
алмаш (меняться, обмениваться) - алмаштыр, алмаштырырга (заменять, обменивать,разменивать, подставлять);
ку (гнать, гнаться, угонять, подгонять) - кудыр, кудырырга (заставить выгнать, нагнетать, перекачивать); 
яз (писать, записывать; лишаться, терять; расправлять, распрямлять) - яздыр, яздырырга (заставить написать/потерять/расправить; лишать сознания, сбивать с пути);
як (топить, отапливать, зажечь (перен.)) - яктыр, яктырырга (светать, светлеть, осветиться, озариться);
әйлән (вертеться, вращаться) - әйләндер, әйләндерергә (кружить, вертеть, вращать);
кис (резать) - кистер, кистерергә (подстригаться, подстричься (у кого-то));
үс (расти) - үстер,  үстерергә (выращивать, вырастить);
бир (давать, дать) - бирдер, бирдерергә (попросить/потребовать что-то для себя);
сал (класть, положить, набросить, наложить)- салдыр, салдырырга (заставить положить; снять с кого-то или чего-то).

40. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.
Дустыңнан бирдер - попроси у друга для себя;
кызыннан яздырган - заставил/попросил свою дочь/девушку написать;
тырышып үстердем - я старательно выращивал;
күп уйландырды - о многом заставлял задуматься;
әз генә арттыр - немного увеличь;
кем аша бирдерергә? - через кого попросить передать?
юеш киемнәрен салдырыгыз - снимите с него мокрую одежду;
пычрак чалбарыңны алмаштырдыңмы? - свои грязные брюки сменил (переодел)?
пычрак чалбарларын алмаштырттынмы? - заставил его сменить его грязные брюки;
үзеннән юдырган - заставил его самого помыть,
(үзеннән юындырган - заставил его самого помыться);
иң өскә куйдырдым - я на самый верх просил/заставил положить.
https://supermamki.ru/viewtopic.php?p=8948266

41. Тәрҗемә итегез.
1) Ул гадәттә үз әйберләрен үзе юа, ә яңа күлмәген юарга курыкты, шуңа күрә апасыннан юдырды. - Она обычно свои вещи сама стирает, но новое платье стирать побоялась, поэтому попросила постирать свою старшую сестру.
2) Күрше әби улына дигән хатны миннән яздырды, ә килгән җавапны сеңлемнән укыткан. - Бабушка-соседка попросила меня написать её сыну письмо (букв. письмо, предназначенное её сыну), а пришедший ответ попросила прочитать мою младшую сестрёнку.
3) Агач башында калган соңгы алмаларны әтием абыемнан җыйдырды. - Отец попросил моего старшего брата собрать последние яблоки, оставшиеся на верхушке дерева.
4) Ләйсәнгә озын чәч бик килешә, шуңа күрә дуслары аңа чәчен кистерергә киңәш итмиләр. - Лейсан очень идут длинные волосы, поэтому её друзья не советуют ей подстригаться (подстригать волосы в парикмахерской).
5) Игенне җир уңдырмый, тир уңдыра. (Мәкаль) - Земля не поднимает урожайность зерна, навоз поднимает.
6) Авыр мәсьәләләр туры килгәндә, Марат аларны абыйсыннан чиштерә бугай. - Когда встречаются сложные задачи, Марат, кажется, просит решить их своего старшего брата.

42. Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешлесен куеп, күчереп языгыз. Тәрҗемә итегез.
а) Бакчада җирне вакытында казырга кирәк, чөнки соңга калсаң, ул кибә. - В саду землю нужно вовремя вскопать, потому что если опоздаешь, она засохнет.
Бакчаның каты җирен дәү әтием бездән казытты, чөнки үзенең биле авырта. - Твёрдую землю в саду дедушка нас просил вскопать, потому что у него самого болит поясница.
Быел бакча вакытында казылмады, шуңа күрә җир бик каты булды. - В этом году сад вовремя не был вскопан, поэтому земля была очень твёрдая.
Күрше апага бакчасын казышырга кирәк, чөнки аның аяклары авырта. - Тётушке соседке нужно помочь вскопать её сад, потому что у неё болят ноги.

ә) Без бүген әнием белән кер юабыз, чөнки иртәгә кайнар су бетәчәк. - Мы с мамой сегодня стираем бельё, потому что завтра отключат горячую воду (букв. горячая вода закончится).
Бу күлмәк, берничә тапкыр юылган булса да, төсен үзгәртмәгән. - Это платье, хоть и несколько раз стиралось, не полиняло (свой цвет не изменило).
Күрше апа идәннәрен юыш, чөнки үзе авырый. - Помоги тётушке-соседке вымыть пол, потому что она сама болеет.
Тәрәзәләрне юдырырга Лидияне чакырыйкмы? - Давайте позовём Лидию (и попросим) помыть окна?

б) Бабам, госпитальдә ятканда, хатны шәфкать туташыннан яздырды , чөнки аның кулы яраланган булган. - Мой дед, когда лежал в госпитале, попросил написать письмо медсестру, потому что его рука была ранена.
Мин әдәбияттан сочинение язарга яратмыйм, чөнки бик аз укыйм. - Я не люблю писать сочинения по литературе, потому что очень мало читаю.
Армиядәге абыем белән 2 ел буе хат языштык. - Когда старший брат был в армии, мы с ним 2 года переписывались.
Яза-яза сочинение бик күп язылды, укытучы апа ничек тикшереп бетерер икән? - Писал-писал сочинение, очень много написалось, как же учительница-апа его проверит до конца?
🐇

_Swetlana

43. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр уйлап языгыз.
Танышы аша эшләттерде - сделал через знакомых;
барыбер йоклаттырмады - всё равно он не помог уснуть;
вакытында ашаттырмаганнар - вовремя не поручили покормить;
мастер чакырып куйдырттык - поставили, вызвав мастера;
хат язып белдерттеләр - уведомили письмом;
үзеннән бирдертергә кирәк - его самого нужно заставить отдать;
җылы бияләйләр бәйләттерегез - закажите связать тёплые варежки;
яңадан эшләттерәм - снова попрошу сделать;
йөргән җирләреннән эзләттерегез - заставьте их искать в тех местах, где он ходил.

44. Тәрҗемә итегез. Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләрне табыгыз.
1) Ничек булса да, бу яңалыкны аларга тизрәк белдертергә кирәк. - Как-нибудь нужно быстрее заставить их узнать эту новость. 
2) Балаларыңның бакчалары бар бит, кирәкле яшелчәләрне алардан үстерт. - У твоих детей ведь есть сады, попроси их выращивать необходимые овощи.
3) Сезгә телефон гел кирәк була бит, бурычка акча алып булса да куйдыртыгыз. - Вам телефон ведь всегда бывает нужен, хоть взяв взаймы, закажите установку.
4) Бу хәбәрне, үзең әйтергә теләмәсәң, кеше аша булса да ишеттерт. - Если ты сам это известие сказать не хочешь, через кого-то заставь услышать. 
5) Ниндидер теманы аңламасагыз, укытучыдан яңадан аңлаттырыгыз. - Если вы какую-нибудь тему не поймёте, попросите учителя ещё раз объяснить.
6) Туй табынын без иң яхшы пешекчеләрдән әзерләттердек. - Свадебный стол мы самых лучших поваров просили приготовить.

45. Фигыльләрне төрле юнәлешле фигыльләргә үзгәртеп языгыз. Алар белән сүзтезмәләр төзегез.
Үрнәк: Бизә, бизән, бизәл, бизәш, бизәт, бизәттер.
Украшай/наряжай; наряжайся; будь наряжен; помогай наряжать; попроси наряжать; попроси, чтобы пригласили наряжать.

Пешү, пешер, пешерен, пешерел, пешереш, пешерт.
Варись; вари; готовь пищу; будь сварен; помогай варить; заставь варить.

Ки, киен, киел, киеш, кидер, кидертү.
Надевай; одевайся; будь одет; помогай одеваться; одевай (кого-нибудь); заставь, чтобы одевали (кого-нибудь).

Сөрт, сөртен, сөртел, сөртеш, сөрттер, сөртерт. 
Вытирай; вытирайся; будь вытерт; помогай вытереть (вытирай друг друга); заставляй вытирать; заставь, чтобы пригласили вытирать.

Яса, ясан, ясал, ясаш, ясат,  ясаттыр.
Делай; наряжайся/прихорашивайся; будь сделан/образовывайся; помогай делать; заставляй делать; попроси, чтобы сделали. 

Кара, каран, каралу, караш, карат,  караттыр.
Смотри; осматривайся/озирайся; будь рассмотрен; переглядывайся/помогай ухаживать; заставь смотреть; заставь, чтобы смотрели.

Буя, буян, буял, буяш, буят, буяттыр.
Крась; красься; будь накрашенным; помогай красить; заставляй красить; проси, чтобы нанимали красить.
🐇

Быстрый ответ

Обратите внимание: данное сообщение не будет отображаться, пока модератор не одобрит его.

Имя:
Имейл:
Проверка:
Оставьте это поле пустым:
Наберите символы, которые изображены на картинке
Прослушать / Запросить другое изображение

Наберите символы, которые изображены на картинке:

√36:
ALT+S — отправить
ALT+P — предварительный просмотр