Главное меню
Мы солидарны с Украиной. Узнайте здесь, как можно поддержать Украину.

8. БОЕРЫК ФИГЫЛЬ (ПОВЕЛИТЕЛЬНОЕ НАКЛОНЕНИЕ)

Автор _Swetlana, августа 1, 2015, 16:23

0 Пользователи и 1 гость просматривают эту тему.


_Swetlana

БОЕРЫК ФИГЫЛЬ
(ПОВЕЛИТЕЛЬНОЕ НАКЛОНЕНИЕ)


1. Укыгыз һәм истә калдырыгыз. (Прочитайте и запомните окончания глагола в повелительном наклонении).

  Берлек сан    Күплек сан 
  Син    –    Сез    -(ы)гыз/-(е)гез 
  Ул    -сын/-сен    Алар    -сын(нар)/-сен(нәр) 

Форма третьего лица повелительного наклонения используется обычно в лозунгах, призывах.
Яшәсен туган илем! - Да здравствует (пусть живет) родная страна!

2. Укыгыз һәм истә калдырыгыз.

  Берлек сан    Күплек сан 
  барлык
  формасы 
  юклык
  формасы 
  барлык
  формасы 
  юклык
  формасы 
  Син 
  уйла 
  бел 
 
  Син
  уйлама 
  белмә
 
  Сез 
  уйлагыз 
  белегез 
 
  Сез
  уйламагыз 
  белмәгез 
 
  Ул 
  уйласын 
  белсен
  Ул
  уйламасын 
  белмәсен
  Алар 
  уйласыннар
  белсеннәр
  Алар
  уйламасыннар 
  белмәсеннәр 
🐇

_Swetlana

Басым (Ударение)

В форме 2-го лица ед. числа повелительного наклонения ударение находится всегда в начальном слоге.
Ударение остается в той же позиции и при добавлении к такой форме аффиксов множественного числа и наклонения:
ка́раштыр (просматривай),
э́шләгез (работайте)
и т. д.

Если глагол следует за односложным наречием, то он теряет ударение и становится энклитикой: ти́з эшлә  (работай быстро).

Если за односложными глаголами следуют вспомогательные слова, то, в свою очередь, они теряют ударение и становятся энклитиками:
ба́р инде (иди же),
ка́ра әле (смотри-ка)
.
🐇

_Swetlana

3. Фигыльләрне барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләндерегез.
Өйрән, бие, шалтырат, аңла, әзерлә, сана.

4. Тәрҗемә итегез.
Гөлләргә су сип. Кошларны куркытмагыз. Әдәпле бул. Әйт, дәрескә соңга калмасын. Әти-әниеңнең сүзен тыңла. Урамда озак йөрмәсеннәр. Беренче булып исәнләш. Туган көне белән котласын. Кычкырып көлмә. Агачлар янында учак якмагыз. Бергәләп уйласыннар.

5. Тәрҗемә итегез.
Слушайте учителя. Оденьтесь теплее. Пусть поливает цветы. Пусть приберется в комнате. Приходите к нам в гости. Пусть на уроке не разговаривает. Не открывай окно. Не вставайте с места. Пусть поздно не звонят. Пусть выучит наизусть. Позови своих друзей. Доешь суп.

6. Фигыльләрне үрнәк буенча тикшерегез.
Үрнәк: Тыңла – берлек санда, 2 нче затта, барлык формасында.
Эзләгез, ишетсеннәр, йөгермәгез, чишенмәсен, сукма, ачуланмагыз, су коенсын.

7. Фигыльләр янына тиешле алмашлыкларны куеп языгыз.
син сөйләмә                сез басыгыз                 алар кермәсеннәр 
   ... ышансын                 ... сөртсеннәр                 ... ашыкмасын
   ... ертмагыз                 ... күтәрегез                    ... киенмәсен
   ... сатма                       ... ватмасын                    ... үстермәсеннәр

8. Тәрҗемә итегез.
1) Бүген тышта көн бик җылы, тынчу бүлмәдә утырмагыз, тәрәзәләрне ачып куегыз.
2) Әти-әниеңә бездән күп сәлам әйт, кунакка килсеннәр, без яшәгән җирне күреп китсеннәр.
3) Йорт эчендәге бернәрсәгә дә тимәгез.
Һәр әйбер үз урынында торсын. (К. Нәҗми)
4) Башта киселгән агачның хакын түләсен, тагын шуның урынына биш төп агач утыртып үстерсен. (Г. Бәширов)
5) Йөр, күр, бел син күп җирләрне, күп илләрне. (Р. Фәйзуллин)

9. Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән боерык фигыльләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз. Тәрҗемә итегез.
1) Хәзер вакыт соң инде, телефоннан озак ... .
2) Өлкәннәр белән һәрвакыт беренче булып ... .
3) Ял иткәннән соң, урманда чүп ... .
4) Асиягә әйтергә кирәк, телевизор күп ... , чөнки күзләре болай да начар күрә.
5) Алдагы дәрескә кагыйдәне ... , җөмләләрне язып ... .
6) Кышкы салкын көннәрдә җиңел киенеп ... , бигрәк тә аякларыгыз ....
(Исәнләш, сөйләшмә, калдырма, карама, ятла, йөрмә, бетер, туңма.)

10. Тәрҗемә итегез.
1) Эту интересную книгу о животных подари своему другу.
2) Пусть ученики вашего класса принесут из магазина продукты одинокой бабушке.
3) Для выражения своих мыслей выбирайте только нужные слова, говорите четко.
4) Сам себя не хвали, пусть другие тебя похвалят.
5) Пусть скорее закончится учебный год и начнутся каникулы, мы все так устали!

11. Текстны тәрҗемә итегез. Үзегез дә бер рецепт языгыз.
Грибы помойте, нарежьте и отварите в течении 5-7 минут. Затем слейте воду и сполосните холодной водой. После этого варите их до готовности (пока не будут готовы) или обжарьте, добавив пряности и соль. Разложите грибы в формы и, охладив, поставьте в морозильник. Употреблять их можно до появления свежих грибов.

12. Укыгыз. Барлык һәм юклыктагы боерык фигыльләрне табыгыз, зат-санын әйтегез.
1) Уйла җитез, уйла тиз,
    Биш кат үлчә, бер кат кис!
    Дәфтәрең чиста булсын,
    Китабың көлеп торсын.
    Ачып җибәргәндә син,
    Үзлегеннән укылсын. (Ш. Маннур)
2) Әйт әле, Күбәләк,
     Сөйләшик бергәләп:
     Бу кадәр күп очып,
     Армыйсың син ничек? (Г. Тукай)

13. Җәя эчендәге сүзләрне боерык фигыль формасына куеп языгыз.
1) Айрат, энеңә (әйт), коридордагы утны (сүндер).
2) Тагын (кил), без әле мондый кичәләрне еш үткәрәчәкбез.
3) Бу тапшыруны балаларыгыз белән бергәләп (кара).
4) Кечкенә сеңлегезне мәктәп янына барып (каршыла), ул бүген соң кайтачак.
5) Өлкәннәргә карата игътибарлы (бул), авыр сүзләр (әйт).
6) Гүзәлгә (әйт), (борчылма), без аңа ярдәм итәрбез.
7) Безнең этебез усал түгел, сез аннан (курыкма), (кер).
8) Бишенче автобус анда кадәр бармый, аңа (утырма), икенчесен (көт).
9) Ләйсәнгә озын чәч бик килешә, чәчен (кистермә), (сакла).

14. Мәкаль һәм әйтемнәрне тәрҗемә итегез.
1) Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.
2) Эшне башлама, башласаң ташлама.
3) Сүзең белән эшең бер булсын.
4) Хезмәт ит тә мактан, уйнап көл дә шатлан.
5) Аз сөйлә, күп эшлә.
6) Барма турыдан, бар корыдан.
7) Кунак булсаң, тыйнак бул.
8) Үзеңне үзең мактама, кеше сине мактасын.
9) Кешегә чокыр казыма, үзең төшәрсең.
10) Елаганнан сорама, елмайганнан сора.
🐇

_Swetlana

Биремнәр

3. Фигыльләрне барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләндерегез.
Өйрә́н, өйрә́негез, ө́йрәнсе́н, өйрәнсеннәр,
өйрә́нмә, өйрә́нмәгез, өйрә́нмәсен, өйрәнмәсеннәр;
би́е, би́егез, биесе́н, биесеннәр,
би́емә, би́емәгез, би́емәсен, биемәсеннәр;
ша́лтырат, ша́лтыратыгыз, ша́лтыратсы́н, шалтыратсыннар,
ша́лтыра́тма, ша́лтыра́тмасын, шалтырат́магыз, шалтыратмасыннар;
аңла́, аңлагыз, а́ңласы́н, аңласыннар,
аңла́ма, аңла́масын, аңламагыз, аңламасыннар;
әзерлә́, әзерлегез, әзерлесен, әзарлесеннәр,
әзерләмә, әзерләмәсен, әзерләмәгез, әзерләмәсеннәр;
сана́, санагыз, са́насы́н, санасыннар,
сана́ма, сана́масын, сана́магыз, санамасыннар.

4. Тәрҗемә итегез.
Гөлләргә су сип – полей розы водой.
Кошларны куркытмагыз – не пугайте птиц.
Әдәпле бул - будь вежлив.
Әйт, дәрескә соңга калмасын – передай, пусть он не опаздывает на урок.
Әти-әниеңнең сүзен тыңла – слушайся родителей.
Урамда озак йөрмәсеннәр – пусть они на улице долго не гуляет.
Беренче булып исәнләш – здоровайся первым.
Туган көне белән ко́тласы́н – пусть он поздравит с днём рождения. 
Кычкырып көлмә – не смейся громко.
Агачлар янында учак якмагыз – не разжигайте костёр вблизи деревьев.
Бергәләп уйласыннар – пусть они подумают вместе.

5. Тәрҗемә итегез.
Слушайте учителя – укытучы тыңла́гыз.
Оденьтесь теплее – җылырак кие́негез.
Пусть поливает цветы – чәчәкләргә су сипсе́н.
Пусть приберётся в комнате – бүлмәдә җы́ештырынсы́н.
Приходите к нам в гости – безгә кунакка килегез.
Пусть на уроке не разговаривает – дәрестә сөйлә́шмәсен.
Не открывай окно – тәрәзәне ачма.
Не вставайте с места – урыныгыздан тормагыз.
Пусть поздно не звонят – соң шалтыратмасыннар.
Пусть выучит наизусть – ятлап алсын.
Позови своих друзей – дусларыңны чакыр.
Доешь суп – ашыңны ашап бетер.

6. Фигыльләрне үрнәк буенча тикшерегез.
Үрнәк: Тыңла (слушай) – берлек санда, 2 нче затта, барлык формасында.
Эзләгез (ищите) – күплек санда, икенче затта, барлык формасында;
ишетсеннәр (пусть они услышат)– күплек санда, өченче затта, барлык формасында;
йөгермәгез (вы не бегайте) – күплек санда, икенче затта, юклык формасында;
чишенмәсен (пусть он не раздевается) – берлек санда, өченче затта, юклык формасында;
сукма (ты не бей) – берлек санда, икенче затта, юклык формасында;
ачуланмагыз (вы не сердитесь) – күплек санда, икенче затта, юклык формасында;
су коенсын (пусть он купается) – берлек санда, өченче затта, барлык формасында.

7. Фигыльләр янына тиешле алмашлыкларны куеп языгыз.
Син сөйләмә (не разговаривай), сез басыгыз (вставайте), алар кермәсеннәр (пусть они не входят); 
ул ышансын (пусть он верит), алар сөртсеннәр (пусть они вытирают), ул ашыкмасын (пусть он не торопится);
сез ертмагыз (вы не рвите), сез күтәрегез (вы поднимите), ул киенмәсен (пусть он не одевается);
син сатма (ты не продавай), ул ватмасын (пусть он не ломает), алар үстермәсеннәр (пусть они не выращивают).

8. Тәрҗемә итегез.
1) Бүген тышта көн бик җылы, тынчу бүлмәдә утырмагыз, тәрәзәләрне ачып куегыз. – Сегодня на улице очень тепло, не устраивайте в комнате духоту, откройте окна.
2) Әти-әниеңә бездән күп сәлам әйт, кунакка килсеннәр, без яшәгән җирне күреп китсеннәр - Передавай родителям большой привет, пусть приезжают в гости, посмотрят места, где мы живём.
3) Йорт эчендәге бернәрсәгә дә тимәгез. Һәр әйбер үз урынында торсын. – Не прикасайтесь ни к чему, находящемуся в доме. Пусть каждая вещь находится на своём месте.
4) Башта киселгән агачның хакын түләсен, тагын шуның урынына биш төп агач утыртып үстерсен. – Вначале пусть он уплатит стоимость срубленного дерева, затем на том же месте пусть пять деревьев вырастит.
5) Йөр, күр, бел син күп җирләрне, күп илләрне. – Ходи, смотри, знай много земель, много стран.

9. Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән боерык фигыльләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз. Тәрҗемә итегез.
1) Хәзер вакыт соң инде, телефоннан озак сөйләшмә. – Время уже позднее, по телефону долго не разговаривай.
2) Өлкәннәр белән һәрвакыт беренче булып исәнләш. – Со старшими здоровайся первым.
3) Ял иткәннән соң, урманда чүп калдырмагыз. – Отдохнув, не оставляйте в лесу мусор.
4) Асиягә әйтергә кирәк, телевизор күп карамасын, чөнки күзләре болай да начар күрә. – Асие нужно сказать, пусть она телевизор много не смотрит, глаза у неё и так плохо видят.
5) Алдагы дәрескә кагыйдәне ятлагыз, җөмләләрне язып бетерегез. – К следующему уроку правило выучите, предложения допишите.
6) Кышкы салкын көннәрдә җиңел киенеп йөрмәгез, бигрәк тә аякларыгыз туңмагыз. – В холодные зимние дни легко одевшись не ходите, в особенности, не переохлаждайте ваши ноги.

10. Тәрҗемә итегез.
1) Эту интересную книгу о животных подари своему другу. – Бу кызыклы китапны хайваннар турында дустыңа бүләк ит.
2) Пусть ученики вашего класса принесут из магазина продукты одинокой бабушке. – Сыйныфыгызның укучылары ялгыз әбигә кибеттән азык-төлек алып килсеннәр.
3) Для выражения своих мыслей выбирайте только нужные слова, говорите четко. – Фикерләрегезне белдерү өчен кирәкле сүзне генә сайлагыз, чәт-чәт әйтегез.
4) Сам себя не хвали, пусть другие тебя похвалят – Үзеңне үзең мактама, кеше сине мактасын.
5) Пусть скорее закончится учебный год и начнутся каникулы, мы все так устали! – Укы елы тизрәк бетсен һәм тәгътил башлансын, без барыбыз да шулай арып беттек.
🐇

_Swetlana

12. Укыгыз. Барлык һәм юклыктагы боерык фигыльләрне табыгыз, зат-санын әйтегез.

1)           Туган тел
    Уйла җитез, уйла тиз, - думай проворно, думай быстро
    Биш кат үлчә, бер кат кис! - пять раз отмерь, один - отрежь!
    Дәфтәрең чиста булсын, - пусть тетрадь твоя будет чистой,
    Китабың көлеп торсын. - книга сияет чистотой.
    Ачып җибәргәндә син, - Когда открыл книгу,
    Үзлегеннән укылсын.  - прочитай свойства языка.
    Туган тел – иң татлы тел, - родной язык - самый сладкозвучный,
    Туган тел – иң тәмле тел. - родной язык - самый красивый.
    Тәмле дип телең йотма, - красиво говоря, не глотай язык,
    Туган телне онытма! - родной язык не забывай!

2) Әйт әле, Күбәләк,
    Сөйләшик бергәләп:
    Бу кадәр күп очып,
    Армыйсың син ничек? (Г. Тукай)
   
    Скажи-ка, бабочка,
    Давай с тобой поговорим:
    Столько летая,
    Как ты не устаёшь?

13. Җәя эчендәге сүзләрне боерык фигыль формасына куеп языгыз.
1) Айрат, энеңә әйт, коридордагы утны сүндерсен. – Айрат, скажи твоему братишке, пусть выключит в коридоре свет.
2) Тагын кил, без әле мондый кичәләрне еш үткәрәчәкбез. – Ещё приходи, мы теперь такие вечера будем часто проводить.
3) Бу тапшыруны балаларыгыз белән бергәләп. – Эту передачу посмотрите вместе с вашими детьми.
4) Кечкенә сеңлегезне мәктәп янына барып каршылагыз, ул бүген соң кайтачак. – Вашу маленькую сестрёнку встретьте у школы, она сегодня будет поздно возвращаться. 
5) Өлкәннәргә карата игътибарлы булыгыз, авыр сүзләр әйтмәгез  – Будьте чуткими по отношению к старшим, неприятные слова не говорите.
6) Гүзәлгә әйт, борчылмасын, без аңа ярдәм итәрбез. – Гузели скажи, пусть не беспокоится, мы ей поможем.
7) Безнең этебез усал түгел, сез аннан курыкмагыз, керегез. – Наша собака не злая, вы её не бойтесь, входите.
8) Бишенче автобус анда кадәр бармый, аңа утырмагыз, икенчесен көтегез. – Пятый автобус до туда не идёт, на него не садитесь, ждите второй.
9) Ләйсәнгә озын чәч бик килешә, чәчен кистермәсен, сакласын – Лайсан длинные волосы очень идут, пусть она их не отрезает, сохранит.

14. Мәкаль һәм әйтемнәрне тәрҗемә итегез.
1) Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма. – Сегодняшнюю работу на завтра не откладывай.
2) Эшне башлама, башласаң ташлама. – Если начал, не бросай, (новое) дело не начинай.
3) Сүзең белән эшең бер булсын. – Пусть твоё слово не расходится с делом (букв. пусть твоё слово будет одним (целым) с твоим делом).
4) Хезмәт ит тә мактан, уйнап көл дә шатлан. – Сделал дело – гуляй смело (букв. сделай дело и хвались, смеясь играй и радуйся).
5) Аз сөйлә, күп эшлә. – Мало говори, много делай.
6) Барма турыдан, бар корыдан. – Не ходи напрямки, ходи посуху.
7) Кунак булсаң, тыйнак бул. – Если ты гость, будь скромен.
8) Үзеңне үзең мактама, кеше сине мактасын. – Не хвали сам себя, пусть другой тебя похвалит.
9) Кешегә чокыр казыма, үзең төшәрсең. – Не копай яму другому, сам (в неё) упадёшь. 
10) Елаганнан сорама, елмайганнан сора. – У плачущего не проси, проси у смеющегося.
🐇

_Swetlana

Речевые образцы

Ярдәм итегезче! - Помогите, пожалуйста!
Бер минут көтегез. - Подождите минуту.
Гафу итегез. - Извините.
Зинһар, мине ачуланмагыз. - Пожалуйста, не ругайте меня.
Ишекне ачыгыз, зинһар. - Откройте, пожалуйста, дверь.
Тәрәзәне ябыгыз, зинһар. - Закройте, пожалуйста, окно.
Миңа шалтыратыгыз. - Позвоните мне.
Рәхим итегез! - Добро пожаловать!
Түрдән узыгыз, кадерле кунаклар! - Проходите, дорогие гости!
Исән-сау булыгыз! - До свидания! / Пожалуйста, на здоровье.
Хуш(ыгыз)! - Прощай(те)!
Языгыз! - Пишите!
Тагын килегез! - Приезжайте еще!
🐇

Быстрый ответ

Обратите внимание: данное сообщение не будет отображаться, пока модератор не одобрит его.

Имя:
Имейл:
Проверка:
Оставьте это поле пустым:
Наберите символы, которые изображены на картинке
Прослушать / Запросить другое изображение

Наберите символы, которые изображены на картинке:

√36:
ALT+S — отправить
ALT+P — предварительный просмотр