Главное меню
Мы солидарны с Украиной. Узнайте здесь, как можно поддержать Украину.

13. СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ (ПРИЧАСТИЕ)

Автор _Swetlana, марта 8, 2015, 13:04

0 Пользователи и 1 гость просматривают эту тему.

_Swetlana

СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ
(ПРИЧАСТИЕ)

В татарском языке причастие имеет формы трех времен: настоящего, прошедшего, будущего. Основной функцией причастий всех трех времен является их употребление в качестве определения.



ХӘЗЕРГЕ ЗАМАН СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ
(ПРИЧАСТИЕ НАСТОЯЩЕГО ВРЕМЕНИ)


Причастие настоящего времени имеет простую и сложную (аналитическую) форму.
Простая форма причастия настоящего времени образуется от основы глагола при помощи аффикса -учы/-үче,
отвечает на вопрос «Нишләүче?» (что делающий?)
Например: Яшә – яшәүче (живущий).


1. Фигыльләрдән сыйфат фигыльләр ясагыз. Тәрҗемә итегез.
Очрат, өйрәт, әзерлән, авыр, тап, котла, көл, аша, ку, сөрт, ю, буя, ташла, сагын.

2. Исемнәр ярдәмендә сүзтезмәләр языгыз.
Үрнәк: Сикерүче малай.
Юынучы, йөгерүче, рәсем ясаучы, тәмәке тартучы, йөгереп качучы, печән чабучы, ачуланучы, кер үтүкләүче.

3. Исемнәрне нинди сыйфат фигыльләр белән тасвирлый аласыз?
Үрнәк: Өрүче, йоклаучы, йөгерүче, ятып торучы, ашаучы эт.
... күрше, ... әби, ... малай, ... артист, ... дус, ... бозау.

Причастие настоящего времени на русский язык переводится:
а) причастием настоящего времени (живущий);
б) относительным местоимением который + глагол настоящего времени (который живет);
в) местоименными наречиями где, куда, откуда + глагол настоящего времени (где я живу, куда он поехал).
Структура существительное или местоимение + причастие + существительное на русский язык переводится придаточным предложением определительным.
Например: Сезгә килүче кеше. (Человек, который к вам приходит.)
Авылдан шалтыратучы туганнар. (Родственники, которые звонят из деревни.)


4. Сыйфат фигыльләрнең ясалышын истә калдырыгыз.
Бие – биюче, укы – укучы, курык – куркучы, төзе – төзүче, таны – танучы, куй – куючы, җый – җыючы, ки – киюче, ти – тиюче, туй – туючы.

5. Тәрҗемә итегез.
Белүче бала; шигырь сөйләүче кыз; җиңүче егет; казлар саклаучы апа; дустын көтүче малай; гер күтәрүче батыр; су коенучы үрдәкләр; чәчәктән чәчәккә очучы күбәләк; кичәдә танышучы яшьләр; Чаллыга баручы автобус; машина йөртүче егет.

6. Тәрҗемә итегез.
Мальчик, решающий задачу; смеющиеся люди; знакомый, живущий в городе; загорающие ребята; лежащий больной; самолет, летящий в небе; цветущий сад; спешащий на поезд пассажир; танцующая девочка; стоящий рядом человек; часто плачущий мальчик.

7. Фигыльләрдән сыйфат фигыльләр ясагыз, алар белән сүзтезмәләр уйлагыз.
Үрнәк: Егылма – егылмаучы.
Басма, сукма, тырышма, киенмә, сизмә, өйрәнмә, җибәрмә, сындырма, бирмә, чыкма, ватма.

8. Тәрҗемә итегез.
Иртән үзе юынмаучы кечкенә бала; кызларга булышмаучы малай; имтиханга әзерләнмәүче укучы; биек оча алмаучы кош; агачларны сындырмаучы бала; тавыш яратмаучы күрше; чит телне аңламаучы кеше; үз телен сакламаучы халык; акча санамаучы бай; әле өрә белмәүче эт баласы.

9. Тәрҗемә итегез.
Непонимающий ученик; нездоровающийся сосед; ребенок, неиграющий с друзьями; неубегающий заяц; неспящий младенец; слуга, невыполняющий свои обязанности; неразговаривающий попугай.

10. Җөмләләрне тәрҗемә итегез.
1) Олимпиадада җиңүче укучыларның барысына да бүләкләр бирделәр.
2) Мәктәпкә баручы балалар, туктап, ни турындадыр үзара сөйләшәләр, бәхәсләшәләр иде.
3) Үз эшен яратучы табибны авырулар да яраталар.
4) Көн-төн явучы яңгыр быел безне туйдырып бетерде.
5) Җырлый-җырлый савыт-саба юучы кечкенә кыз сезнекеме?
6) Китәргә ашыгучы кунакларны автобуска кадәр озатыгыз.
7) Сезнең фатирдан чыгып баручы кешене танымадым, кем иде ул?
8) Безнең каршыбызга килүче кыз бигрәк матур, игътибар итегез әле.
9) Юлның икенче ягында туңдырма сатучы апаны Зилә ерактан ук күреп алды.
10) Этләрне өйрәтүче кеше аларны бик яратырга һәм аңларга тиеш.

Причастие простой формы без определяемого им существительного имеет значение отглагольного имени, а на русский язык переводится обычно существительным, оканчивающимся на -тель.
Например: Язучы – писатель, эзләүче – искатель.


11. Тәрҗемә итегез.
1) Китап кибетендә эшләүчеләр бу матур китапларның барысын да укыдылармы икән?
2) Җиңүчеләрне алгы рәткә, ә кунакларны артка утырттылар.
3) Ул, бик аргач, үзен котлаучылардан качып, бүлмәсенә кереп утырган.
4) Арагызда минем энемне белүчеләр юкмы?
5) Җир казучыларның ашыйсылары килә бугай, чакырып ашатырга кирәк.
6) Кояшта кызынырга яратучыларга пляжга төштән соң гына барырга киңәш ителә.
7) Малайлар, шәһәрдән кайтучыларны каршы алырга дип, авыл башына җыелганнар иде.
8) Август башында төзүчеләрнең профессиональ бәйрәмнәре була.
9) Сәлимнең әнисе төзелештә буяучы булып эшлимени?
10) Без үзара сөйләштек тә укытучылар бәйрәменә концерт куярга булдык.

12. Җәяләрне ачып языгыз. Тәрҗемә итегез.
1) Күрше йортта (яшә) дә шушы табибка йөриләрме?
2) Һәр елны 28 нче майда ил чиген (сакла) һөнәри бәйрәмнәре була.
3) Иртәгә (яз) белән очрашу булачак.
4) Мин (тек) булырга хыялланам.
5) Авыр вакытта киңәш (бир), ярдәм (ит) күп булсын иде.

13. Нокталар урынына җәяләр эчендә бирелгән тиешле сыйфат фингыльләрне куеп языгыз.
1) Җәен, туган ягымның ... болыннарын күреп, күңелем тула, елыйсым килә башлый.
2) Ишегалдында ... кызлар бу хәбәрне ишетмәгәннәр, ахрысы, шуңа күрә күңелле көлешәләр иде.
3) Сәхнәдә ... яшь кызга төрле яктан чәчәк бәйләмнәре менгерделәр.
4) Су буена ... тар сукмак буенда кеше биеклегендәге кычытканнар үсеп утыра.
5) Тәмле йокыдан ... әтәч тавышын ишетеп, мин икенче якка борылып яттым да яңадан татлы йокыга чумдым.
(Басып торучы, уятучы, чәчәк атучы, очынып биюче, алып төшүче.)

14. Тәрҗемә итегез.
1) Мне очень понравилась маленькая девочка, поющая на сцене.
2) Купающиеся дети старались от берега далеко не отплывать.
3) Столб, указывающий дорогу, должен стоять на правой стороне.
4) Лошади, участвующие в соревнованиях, были красивые и сильные.
5) Человек, идущий первым, дорогу знал хорошо.

Аналитическая (сложная) форма причастия настоящего времени отвечает на вопрос «Нишли торган?»,
образуется от деепричастия на -а/-ә, ый/-и и причастия прошедшего времени торган.
Например: Белә торган – знающий, эшләми торган – неработающий.

Аналитическая форма обозначает признак предмета более постоянный, чем признак, выраженный синтетической формой.
🐇

_Swetlana

15. Тәрҗемә итегез.
а) Яза торган каләм; йөзә торган көймә; яна торган лампа; өстәл сөртә торган чүпрәк; үсә торган чәчәк; утыра торган урындык; укый торган китап; эчә торган чәй; бара торган юл; килә торган кунак; эшли торган кеше; сөйләшә торган курчак.
ә) Кисми торган пычак; эшләми торган телевизор; йокланмый торган бала; янмый торган учак; озак саргаймый торган гөл; белми торган студент; эреми торган боз; батмый торган корабль; кипми торган буяу.

16. Исемнәр кулланып, сүзтезмәләр языгыз
Үрнәк: Үсми торган агач.
а) армый торган ...                шумый торган ...
уянмый торган ...                   язмый торган ...
җыелмый торган ...               тыңламый торган ...
күрсәтми торган ...                аңлашылмый торган...
әрчелми торган ...                  истә калмый торган ...
ә) тынычландыра торган...  еш очрый торган ...
дәвалый торган ...                  чишенә торган ...
ватыла торган ...                     башлана торган ...
шалтырый торган ...              ышана торган ...

17. Сүзтезмәләр языгыз.
Үрнәк: Печән чаба торган абый.
... торган урын            ... торган бәрәңге
... торган китап           ... торган идән
... торган кагыйдә      ... торган бүлмә
... торган мәйдан       ... торган тапшыру
... торган җир              ... торган кунак

18. Сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез.
а) Дом, в котором я живу. Детский сад, в который ходит моя дочь. Дорога, которая ведет вниз. Ученик, который не пишет. Случай, который бывает часто. Урожай, который собирали осенью.
ә) Передача, которую мы все любим. Дерево, на котором сидят птицы. Война, которую не хочет народ. Скамейка, на которой они обычно отдыхают. Поляна, на которой играют дети. Парень, от которого я жду письмо.

19. Иярчен аергыч җөмләләрне тәрҗемә итегез. (Переведите придаточные определительные предложения.)
1) У бабушки, которая живет в соседнем доме, внуков очень много.
2) Люди, которые летают в космос, наверное, очень храбрые и сильные.
3) Книга, которая лежит на столе, твоя?
4) Ведро, которое несет Динар, полно ягодами.
5) Магазин, в который мы ходим каждый день, находится через дорогу.
б) Песочница, на которой играют дети, сырая после вчерашнего дождя.
7) Картину, которая висит на стене, вы купили в прошлом году?
8) У меня есть знакомые, которые хорошо знают историю своего рода.
9) Никогда не слушайте людей, которые плохо говорят о других и хорошо о вас.
10) С нами на экскурсию пойдет учитель, который много знает и интересно рассказывает о природе.

20. Текстны тәрҗемә итегез. Сыйфат фигыльләрне табыгыз.
«АК ҮЛЕМ» ЯШЬЛӘРНЕҢ БАШЫНА ҖИТӘ

Наркомания афәте көннән-көн күбрәк гаиләләргә үтеп керә. Елдан-ел наркотикларның көчлерәкләре, сәламәтлеккә аеруча зыян китерә торганнары кулланыла. Кара базарда хәзер әфьюн, героин киң таралган. Наркотик сатучыларның саны да үткән елга караганда ун тапкыр арткан. Наркотик матдәләр элеккечә үк якын чит илләрдән –  Таҗикстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан республикаларыннан кайтарыла. Бүгенге көндә Татарстанда наркотиклар кулланучыларның 4 проценты – яшүсмерләр. 2001 нче ел мәгълүматларына караганда, Татарстанда ВИЧ инфекциясен йөртүче кешеләрнең 95 проценты – наркоманнар. Чаллы шәһәрендә артык доза кулланудан атна саен 4–5 кеше үлә. 2001 нче елның беренче яртысында гына әлеге замана чире 108 чаллылының башына җиткән, нигездә бу – 16–28 яшьлек кешеләр. Вакытлы рәхәт эзләүче энәгә бәйле яшьләр нинди генә куркыныч җинаятьләр эшләмиләр! Кеше талаучы, үтерүче, фатир басучы, машина урлаучы яшүсмерләрнең саны көннән-көн арта. Балалары шундый юлда йөрүче күпме ата-ана ут йотып яши!

21. Тәрҗемә итегез. Сыйфат фигыльләрне табыгыз.
НАРКОМАННЫҢ ҮЗ-ҮЗЕН ТОТЫШЫ НИНДИ БУЛА?

Наркоманның холкы кандагы наркотик матдәләрнең күләменә бәйле. Беренче карашка ул акыллы, тыныч, яхшылык эшләргә әзер торучы кеше булып күренә. Ә 4 сәгатьтән соң аның бер сәбәпсез кызып китүче, хафаланучы, дулаучы кешегә әйләнүе мөмкин. Тагын ике сәгатьтән соң аны йокымсырап утыручы, акылга тулы булмаган, маймыл булып кыланучы кеше итеп күрергә була. Димәк, ул инде наркотик кабул итәргә өлгергән. Өч сәгатьтән ул тагын нормаль кешегә әйнләнә. Циклның яңа әйләнеше башлана.
«Ак үлем»нән котылу җиңел түгел. Шуңа күрә дәваланып чыгучылар арасында яңадан энәгә тартылучылар да шактый. Хәзерге заман медицинасының бөтен мөмкинлекләрен кулланып та, кешене наркоманиядән тулысынча дәвалап булмый.

22. Тәрҗемә итегез. Исемләшкән сыйфат фигыльләрне табыгыз.
Россия Федерациясендә 35 милли парк булса, «Түбән Кама» милли паркы –  республикабызда бердәнбер. Парк Татарстанның көнчыгышында урнашкан һәм 27 мең гектар мәйдан били. Көннән-көн матурланучы милли парк территориясенә Алабуга, Тукай, Түбән Кама районнары керә. Бер дистә ел элек утыртылган агач һәм куакларны хәзер танырлык та түгел. Биредә нинди генә кошлар, хайваннар һәм җәнлекләр юк! Исемнәре Кызыл китапка кертелгәннәре дә күп.
Милли парк янәшәсендә яшәүчеләр анда ял итәргә яраталар. Транспорт белән чыгучылар да, җәяү йөрүчеләр дә очрый. Әйе, алабугалы һәм чаллылыларның ял итәр җирләре, сокланыр урыннары бар. Тик менә шушы матурлыкны саклаучылар да шулай ук күп дип, кызганычка каршы мактана алмыйбыз. Табигатькә ял итәргә чыккан кешеләрнең күбесе агачларны сындыра-җимерә башлый. Ярый әле бу байлыкны саклаучылар, күзәтеп торучылар бар. Болар – «Түбән Кама» милли паркы урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, экология, санитария күзәтчелеге, балалар, гомумән табигатьне яратучы кешеләр. Нәкъ менә алар, көчләрен, вакытларын кызганмыйча, әйләнә-тирә мохитне саклыйлар. Ләкин, даими аңлату эшләре алып баручы парк хезмәткәрләренең тырышлыгына карамастан, табигатьне юк итүчеләр кимеми. Гүзәл табигать безгә матурлык бирүче генә түгел, сәламәтлекне кайгыртучы да бит югыйсә. Табигать – безнең уртак байлыгыбыз, аны бергәләп саклыйк.
🐇

_Swetlana

ҮТКӘН ЗАМАН СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ
(ПРИЧАСТИЕ ПРОШЕДШЕГО ВРЕМЕНИ)


Причастие прошедшего времени отвечает на вопрос «Нишләгән?», образуется от основы глагола при помощи аффиксов -ган/-гән, -кан/-кән.
На русский язык переводится при помощи аффиксов на -вш-, -н-, -нн-. Например:
Уянган бала (проснувшийся ребенок),
укылган китап (прочитанная книга).
Без яшәгән шәһәр (Город, в котором мы живем).


23. Тәрҗемә итегез.
Калган эш; белгән шигырь; укыткан укытучы; югалган дәреслек; кыздырылган ит; арган әби; ашыккан кешеләр; куелган билгеләр; бәрелгән аяк; коелган яфраклар; җавап биргән укучы; су коенган балалар; ярдәм иткән кыз; ватылган тәлинкә; кайнаган сөт.

24. Сыйфат фигыльләрне нинди исемнәр белән кулланып була?
Үрнәк: Юылган: идән, кер, чынаяклар, чалбар,...
а) Җылынган, котлаган, аңлаган, катнашкан.
ә) Казыган, казылган, сөйләгән, сөйләнгән, эшләгән, эшләнгән.

25. Исемнәрне нинди сыйфат фигыльләр белән кулланып була?
Үрнәк: Чәчәкләр: утыртылган, өзелгән, бүләк ителгән,...
Киңәш, йорт, күлмәк, көндәлек, кунаклар, имтихан, мисал.

26. Сыйфат фигыльләрнең антонимнарын языгыз.
Үрнәк: Кергән ишек – чыккан ишек.
Елаган бала; югалган китабың; арган кеше; килгән кунаклар; бикләнгән кибет; тырышкан укучы; төшкән баскыч; утырган урын; яндырган ут; авырган күршем.

27. Тәрҗемә итегез.
Обрадовавшийся мальчик; поставленная оценка; забытая тема; купленные продукты; выращенные овощи; выполненное упражнение; потерявшаяся кошка; испугавшийся ребенок; посаженная картошка; собравшиеся люди.

28. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.
Әйтелмәгән сүзләр; киелмәгән киемнәр; җиңмәгән спортчы; еламаган бала; бикләнмәгән ишек; аралашмаган күршеләр; уйланмаган эш; тәрҗемә ителмәгән җөмләләр; җыештырылмаган бүлмә; чакырылмаган кунаклар; өлгермәгән алмалар; җылынмаган су.

29. Тәрҗемә итегез.
Невымытые тарелки; невыученное правило; непроверенные тетради; ненайденная ручка; непришедшие зрители; неизученный язык; непроснувшийся малыш; непрочитанная газета; неотосланные письма; неожиданная встреча.

30. Сүзтезмәләрне юклык формасына үзгәртеп языгыз.
Яуган яңгыр; киселгән икмәк; пешкән йомыркалар; тырышкан дус; чапкан ат; рөхсәт сораган укучы; ялганлаган бала; ошаган фикер; килә алган кешеләр; гаҗәпләнгән тыңлаучылар; онытылган әйбер.

31. Нокталар урынына тиешле сүзләр куеп, сыйфат фигыльләр төзеп языгыз.
...ган таш      ...кан акча        ...ган билге
...гән эш       ...кан бакча      ...ган сәгать
...кән аш       ...кан елга        ...кән кунак
...ган теш      ...гән гаилә      ...кән бәйрәм
...кан баш     ...ган кием       ...гән сүзләр

32. Тәрҗемә итегез. Бирелгән җөмләләрдән чыгып, нинди кагыйдә әйтә аласыз?
Б. к. Сез яшәгән шәһәр, чыннан да, матур икән.
И. к. Сез яшәгән шәһәрнең тарихы баймы?
Ю. к. Сез яшәгән шәһәргә туристлар күп киләме?
Т. к. Сез яшәгән шәһәрне кичә телевизордан күрсәттеләр.
Ч. к. Сез яшәгән шәһәрдән безнең шәһәргә еракмы?
У.-в. к. Сез яшәгән шәһәрдә нинди милләтләр яши?

33. Тәрҗемә итегез.
1) Дөрес җыелган дару үләннәренең генә файдасы була.
2) Мин ясаган машина макетына күргәзмәдә яхшы бәя бирделәр.
3) Һәр көн иртән салкын су белән коенган кеше авырмый.
4) Кечкенә баланы куркыткан эт, чыннан да, бик зур һәм усал иде.
5) Сез бүген биргән имтихан нинди фәннән иде?
6) Бүгенге бәйрәмдә матур итеп җырлаган теге кызның кем икәнен белмисезме?
7) Килгән кунакларны вокзалдан кунакханәгә туры алып кайтырсыз.
🐇

_Swetlana

34. Нокталар урынына җәяләр эчендә бирелгән тиешле сыйфат фингыльләрне куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.
1) Мәктәптән киткәндә, без ... агачлар инде хәзер зур булып үскәннәрдер.
2) Өй эшләрен ... укучылар начар билге алдылар.
3) Яңа гына һавага ... самолет Төркиягә оча икән.
4) Китапханәдән ... китап сиңа реферат язарга ярдәм иттеме?
5) Әти-әниләр ... киңәшләр һәрвакыт файдалы була.
6) Авылдан әбиләре ... тәмле күчтәнәчләргә балалар сөенделәр.
7) Бөек Җиңүне ... һәм аңа ... бер генә кеше дә булмагандыр.
8) Урамда ... балаларны сез таныдыгызмы?
(Биргән, утырткан, җибәргән, эшләмәгән, күтәрелгән, шатланмаган, алган, уйнаган, көтмәгән.)

35. Нокталар урынына тиешле сыйфат фигыльләр куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.
1) Дәрестә без ... диктант, чыннан да, авыр иде.
2) Яңа төзелә ... йорт янында балаларга уйнарга рөхсәт ителми.
3) Поезддан ... юлчылар һәркайсы үз юлы, үз эше белән китеп бардылар.
4) Яз көне ... беренче җылы яңгырны бөтен табигать түземсезләнеп көтте.
5) Кичә туган көнен ... дустыма 15 яшь тулды.
6) Еш ... балаларга табиблар спорт белән шөгыльләнергә киңәш итәләр.
7) Имтиханнарын яхшы ... укучыларны укытучылар чын күңелдән котладылар.

36. Тәрҗемә итегез.
1) Вопрос, заданный мне, был очень легким.
2) Сестра, вернувшаяся с работы раньше нас всех, приготовила вкусный ужин.
3) Понравившаяся вам картина продавалась на последней выставке.
4) Письмо, которое ты так долго ждал, сегодня наконец-то пришло.
5) Дети, которые всегда помогают своей маме, вырастают хорошими людьми.
6) Стол для гостей накрыли в комнате, убранной по-праздничному.
7) Долго болевший мальчик сегодня вышел из больницы.

37. Хәзерге заман сыйфат фигыльләрне үткән заман сыйфат фигыльләргә үзгәртеп языгыз.
Үрнәк: Ял итүче картлар – ял иткән картлар.
Еш елаучы бала; укырга теләүче укучы; хуҗасын тыңламый торган эт; чиста җыештыручы апа; яхшы уйнаучы музыкант; балаларны дәвалаучы табиб; начар ишетүче әби; еракка күчеп китүче туганнар; үзе йөри торган уенчык машина.

38. Тәрҗемә итегез.
Үрнәк: Укучы ясаган хата.– Ошибка, сделанная учеником.
            Хата ясаган укучы. – Ученик, сделавший ошибку.

1) Агач утырткан бабай. Бабай утырткан агач.
2) Өстәл ясаган оста. Оста ясаган өстәл.
3) Укытучы тикшергән дәфтәрләр. Дәфтәрләр тикшергән укытучы.
4) Туганнар язган хат. Хат язган туганнар.
5) Егет сатып алган чәчәкләр. Чәчәкләр сатып алган егет.
6) Тәлинкә ваткан сеңлем. Сеңлем ваткан тәлинкә.
7) Туңдырма яраткан бала. Бала яраткан туңдырма.

39. Тәрҗемә итегез.
1) Дети, убиравшие комнату. Комната, убранная детьми.
2) Учитель, поставивший хорошую оценку. Хорошая оценка, поставленная учителем.
3) Швея, сшившая красивое платье. Красивое платье, сшитое швеей.
4) Друзья, давшие хорошие советы. Хорошие советы, данные друзьями.
5) Девочка, потерявшая ключи. Ключи, потерянные девочкой.
6) Писатель, написавший интересный рассказ. Интересный рассказ, написанный писателем.
7) Зрители, услышавшие новую песню. Новая песня, услышанная зрителями.

40. Тәрҗемә итегез.
а) Бүләккә шатланган бала. Бала шатланган бүләк. Бала бүләккә шатланган.
ә) Шигырьләр язган шагыйрь. Шагыйрь язган шигырьләр. Шагыйрь шигырьләр язган.
б) Диванда йоклап киткән сеңлем. Сеңлем йоклап киткән диван. Сеңлем диванда йоклап киткән.
в) Безгә хат язган туганым. Туганым безгә язган хат. Туганым безгә хат язган.
🐇

_Swetlana

41. Тәрҗемә итегез.
а) Безнең яраткан укытучыбыз җәй көне икенче шәһәргә күчеп киткән. Җәй көне икенче шәһәргә күчеп киткән укытучыбызны без бик ярата идек. Безнең яраткан укытучыбыз күчеп киткән шәһәр бик еракмы?
ә) Авыр сугыш елларында түзгән халыкның җиңүгә ышанычы нык булган. Халык түзгән авыр сугыш еллары күпме вакыт узса да онытылмыйлар. Җиңү киләсенә ышанып, халык нинди авыр сугыш елларында да түзгән.
б) Түбәдән егылып төшкән кечкенә малайның аягы нык авыртканмы? Теге кечкенә малай егылып төшкән түбә бик биек булганмы? Безнең күршеләрнең кечкенә малайлары, үзләре өйдә юкта, түбәдән егылып төшкән.

42. Тәрҗемә итегез.
а) Слова, сказанные нам этим человеком, были очень нужные. Человек, сказавший эти нужные слова, нам незнаком. Этот человек сказал нам очень нужные слова.
ә) Люди, посадившие этот лес, оставили о себе хорошую память. Лес, посаженный этими людьми, приносит всем радость и пользу. Когда-то давно хорошие люди посадили для нас этот лес.
б) Новый дом, построенный отцом, виден издалека. Отец, построивший новый дом, доволен своей работой. Еще до моего рождения (пока я не родился), отец построил в деревне дом.

43. Сорауларга җавап бирегез.
1) Дәрескә әзерләнмәгән бала гадәттә нинди билгеләр ала?
2) Спорт белән шөгыльләнгән кеше еш авырыймы?
3) Дусларының акыллы киңәшләрен тыңламаган кеше дөрес эшлиме?
4) Фатирда газ исен сизгән кеше нишләргә тиеш?
5) Еш ялганлаган балага ышаналармы?
6) Синеңчә, тәмәке тарткан кешеләрнең сәламәтлекләре нинди була?
7) Дәрестә тыңламаган укучы яңа теманы яхшы аңлый аламы?
8) Җилләтелмәгән бүлмәдә йокларга рәхәтме?
9) «Ул пешмәгән» дип нинди кешегә әйтәләр?

44. Җөмләләрне тутырып языгыз.
Күптән күрешмәгән дусларыбыздан ... .
Синең белән сөйләшкән кеше ... .
Су сибелмәгән түтәлдә ... .
Яңа елны бергә каршылаган дусларыңның ... .
Син казыган чокырга ... .
Әнием юган керләрне ... .
Бик салкын көнне җылы киенмәгән кешеләр ... .
Диңгез буенда ял иткән апамнан ... .
Бу сорауга җавап таба алмаган дустыңа ... .
Урманда үскән чәчәкләрне ... .
Елга уртасына кадәр йөзеп җиткән кешенең ... .
Бу авылда яшәгән кешеләрдән ... .

45. Тәрҗемә итегез.
1) В трудные минуты он всегда вспоминает слова, сказанные мамой.
2) В доме, в котором живет мой друг, уже месяц не работает лифт.
3) Сад, посаженный моим дедом, напоминает нам о нем.
4) Покрасневшие помидоры надо сегодня же собрать в деревянные ящики.
5) Ученики, хорошо знавшие татарский язык, участвовали на школьной олимпиаде.
6) Губадия, испеченная мамой моего друга, понравилась всем гостям.
7) Моим одноклассникам, которые не торопились домой, разрешили остаться потанцевать.

🐇

_Swetlana

46. Тәрҗемә итегез. Рус телендә охшаш мәкальләр табыгыз.
1) Эш эшләгән интекмәс, эшләмәгән көн күрмәс.
2) Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык.
3) Эшләмәгән ашамый.
4) Йөри белмәгән юл бозар, сөйли белмәгән сүз бозар.
5) Белгән белгәнен эшләр, белмәгән бармагын тешләр.
6) Телләр белгән – илләр гизгән.
7) Ата-ананы тыңлаган – адәм булган, тыңламаган – әрәм булган.
8) Акрын барган тиз җитәр.
9) Авызы пешкән салкын суны да өреп эчкән.
10) Туган телен югалткан кеше үзен дә югалта.

47. Аерымланган сыйфат фигыльләргә игътибар итеп, җөмләләрне тәрҗемә итегез.
1) Старик, уставший от долгой дороги, сел отдохнуть.
2) Мне на помощь прибежали соседи, живущие недалеко от нашего дома.
3) Больному рассказали о современной больнице, построенной недавно на окраине города.
4) Мальчик, упавший в глубокую яму, оказывается, приехал в гости к соседке.
5) Туристы медленно поднимались в гору по узкой тропе, заросшей травой.
6) Девочка, испугавшаяся гуся, была, наверное, городской.

48. Иярчен аергыч җөмләләрне тәрҗемә итегез.
1) Я до сих пор помню песни, которые в детстве мне пела мама.
2) Наш класс собирает материал об известных людях, которые родились в нашем городе.
3) Избушка, которая стояла на краю леса, сгорела в прошлом году.
4) Здание, в которое переехал детский дом, находится в красивом месте.
5) Школа, из которой я ушел, была далеко от дома.
6) Задача, которую я не мог долго решить, оказалась очень простой.
7) Нас пригласили в комнату, которая была приготовлена специально для гостей.

49. Тәрҗемә итегез. Боерык фигыльләрне, шарт фигыльләрне, кире шарт фигыльләрне һәм сыйфат фигыльләрне табыгыз.
НАРКОМАННАР БЕЛӘН ҮЗЕҢНЕ НИЧЕК ТОТАРГА?
(Психолог киңәшләре)
Наркоманнар белән эшлекле мөнәсәбәткә керергә киңәш ителми. Әгәр сез наркоман тарафыннан үзегезгә карата кызыксыну сизәсез икән, аның яныннан тизрәк китәргә тырышыгыз. Ул сөйләгән вакыйгалар еш кына теге яки бу рәвешле алдау өчен кереш сүз булып кына торалар. Күптән түгел генә танышкан, дуслашкан егет яки кызның наркоман икәнен белсәгез, ул бик кызыклы кеше булса да, наркотиклардан ваз кичәргә сүз бирсә дә, тиз арада аннан читләшергә тырышыгыз. Наркоман ышанычлы кеше түгел. Әгәр дә инде шулай да сезгә наркоман белән нәрсә дә булса хәл итәргә туры килсә, түбәндәгеләрне истә тотыгыз:
1. Әгәр мөмкин булса, аңа үзегезнең адресыгызны да, телефоныгызны да бирмәгез. Наркоманнар әйбер урлаудан тартынмыйлар, шуңа күрә алар үзләрен кызыксындырган әйберләрне урлау юлларын белмәскә тиеш.
2. Ышаныч кәгазе бирсә дә, наркоманга әйберләрегезне, акчагызны ышанып тапшырмагыз. Ул аларны сатачак һәм барысын да наркотиклар алуга тотачак. Аны төрмәгә утырткан очракта да, акчагыз һәм әйберләрегез кире кайтмаячак.
3. Наркоман алдында һич тә алдашмагыз, әйткән сүзегездән кире кайтмагыз. Башка кешеләрнең вәгъдәләрен наркоманнар яхшы хәтерлиләр һәм аларның сүзләрендә тормауларын хәрәмләшүгә рөхсәт дип бәялиләр.
Әгәр наркоман сезнең якын туганыгыз яки дустыгыз булса, нишләргә? Якын кешедән ничек баш тартасың ди?! Хәер, чыдар хәлләре калмаган кайбер ата-аналар балаларыннан баш тарткан очраклар да күп. Наркоманнарны караган, аларга хезмәт күрсәткән якыннары өчен, бу – гомерлек авыр эш. Наркотиклар алу өчен, туганнарыннан оятсыз рәвештә даими акча таләп итүчеләр белән яшәүчеләр үзләре дә психик авыруга сабышырга мөмкин.

🐇

_Swetlana

ҮТКӘН ЗАМАН СЫЙФАТ ФИГЫЛЬНЕ КУЛЛАНУНЫҢ АЕРЫМ ОЧРАКЛАРЫ
(ОСОБЫЕ ФОРМЫ УПОТРЕБЛЕНИЯ ПРИЧАСТИЙ ПРОШЕДШЕГО ВРЕМЕНИ)


Үткән заман сыйфат фигыльнең тартым белән төрләнеше
(Употребление причастий прошедшего времени с аффиксами принадлежности)


Часто причастие прошедшего времени присоединяет аффикс принадлежности. При этом оно выражает:
а) результат действия или его объект;
б) процесс действия (сам акт действия). Например:
Синең әйткәнең дөрес булып чыкты. (То, что ты сказал, оказалосъ правдой.)
Синең кайтып киткәнеңне берәү дә сизмәде. (Никто не заметил твой уход.)


50. Тәрҗемә итегез.
Минем әйткәнем дөрес булып чыкты.
Синең әйткәнең дөрес булып чыкты.
Аның әйткәне дөрес булып чыкты.
Безнең әйткәнебез дөрес булып чыкты.
Сезнең әйткәнегез дөрес булып чыкты.
Аларның әйткәннәре дөрес булып чыкты.

51. Җөмләләрне 50 нче күнегү үрнәгендә төрләндерегез.
а) Минем шигырь укыганым укытучыбызга ошады.
ә) Минем чыгыш ясаганым кичәгә аеруча бер күңеллелек өстәде.

52. Укыгыз. Тәрҗемә итегез.
Минем Казанга барганым бар (юк).
Синең Казанга барганың бар (юк).
Аның Казанга барганы бар (юк).
Безнең Казанга барганыбыз бар (юк).
Сезнең Казанга барганыгыз бар (юк).
Аларның Казанга барганнары бар (юк).

53. Тәрҗемә итегез.
1) Аның беренче класста укыган сеңлесен минем мәктәптә бер тапкыр да очратканым юк.
2) Синең моңа кадәр ярышларда катнашканың бар идеме?
3) Минем бу яңа кара чалбарымны бүгенгә кадәр кигәнем юк иде.
4) Безнең бер-беребезгә беркайчан да авыр сүзләр әйткәнебез юк.
5) Аларның күптән инде бу иске җырларны җырлаганнары юк иде.
6) Сезнең бакчагызга дару үләннәре утыртканыгыз бармы?

Причастие прошедшего времени с аффиксами принадлежности может меняться по падежам.

54. Укыгыз. Тәржемә итегез.
Б. к. Минем бу йортка берничә тапкыр килгәнем (нишләгәнем?) бар.
И. к. Минем килгәнемнең (нишләгәнемнең?) нәтиҗәсе булмады.
Ю. к. Минем килгәнемә (нишләгәнемә?) сөенмәдең бугай.
Т. к. Минем килгәнемне (нишләгәнемне?) беркем дә күрмәде.
Ч. к. Минем килгәнемнән (нишләгәнемнән?) син дә файдаланып кал.
У.-в.к. Минем килгәнемдә (нишләгәнемдә?) синең ни эшең бар?

55. Сүзтезмәләрне килешләр белән төрләндереп, җөмләләр төзегез.
а) Безнең очрашканыбыз.
ә) Синең катнашканың.

56. Тәрҗемә итегез. Алар белән җөмләләр төзегез.
Аралашмаганыңа ачуланмыйм; танышмаганыма үкенмим; укымаганыгызда эшем юк; ышанмаганыбызның сәбәбе ачык; җыештырмаганыңны күрделәр; сөйләшмәгәнегезне яратмыйм; укырга керә алмаганына борчыла.

57. Җөмләләрне тәрҗемә итегез.
1) Минем бу фатирда инде күптән яшәмәгәнемне син белмәдеңмени?
2) Синең чит телләр факультетына укырга кергәнеңә без бик шатландык.
3) Безнең шахмат түгәрәгенә йөргәнебезгә әниебез дә, әтиебез дә бик канәгать.
4) Синең немец телен өйрәнергә теләмәгәнеңне укытучыгыз беләме?
5) Аның шалтыратканын бик озак көтәргә туры килде.
6) Сезнең имтиханнарыгызны начар биргәнегезгә кем гаепле?
🐇

_Swetlana

ҮТКӘН ЗАМАН СЫЙФАТ ФИГЫЛЬНЕҢ БАШ КИЛЕШТӘ КУЛЛАНЫЛЫШЫ
(Употребление причастий прошедшего времени в именительном падеже).


Если причастие прошедшего времени употреблено с частицей саен, то оно выражает:
а) каждый раз, как повторяется действие причастия, повторяется и действие следующего за ним глагола. Например:
Мин аны күргән саен кунакка чакырам. (Я приглашаю его в гости при каждой встрече.)
б) чем дольше продолжается действие причастия, тем все более и более усиливается действие следующего за ним глагола. Например:
Йоклаган саен йоклыйсым килә. (Чем больше сплю, тем больше хочется спать.)


58. Тәрҗемә итегез.
1) Мин Алсуны күргән саен кунакка чакырам, ләкин ул бер дә килми.
2) Айрат авылга кайткан саен, безгә кереп, хәл белмичә китми.
3) Бала елаган саен, аның янына шулай йөгереп килергә кирәкме?
4) Бу кызны очраткан саен, Рөстәмнең күңеленә шатлык тула иде.
5) Казанга барган саен, әнисе Раиләгә ниндидер күчтәнәч алып кайта.
6) Юган саен кием яңармый, ә искерә генә.
7) Балага сораган саен яңа уенчык сатып алмагыз.

59. Тәрҗемә итегез.
1) Каждый раз, когда учитель задает вопрос, он почему-то не может ответить.
2) Каждый раз, когда мама сердится и плачет, мне бывает стыдно за себя.
3) Каждый раз, когда будете садиться за стол, не забывайте помыть руки.
4) Каждый раз, когда у детей бывают дни рождения, она старается приготовить что-нибудь вкусное.
5) Каждый раз, когда я забывал дневник, мне приходилось бежать домой.
6) Каждый раз, когда ребенок болеет, нельзя давать так много лекарств.
7) Каждый раз, когда будешь надевать это платье, будешь вспоминать обо мне.

60. Тәрҗемә итегез.
1) Әнисе озаграк тынычландырган саен, Лилия ныграк елады.
2) Иркәләгән саен, бала ныграк иркәләнә.
3) Күбрәк әйткән саен, әзрәк тыңлыйсың бугай син.
4) Яңгыр ешрак яуган саен, игеннәр өчен яхшырак.
5) Акча күбрәк булган саен җитмирәк бугай ул.
6) Син кешеләргә яхшы булган саен, алар да сиңа яхшырак булыр дип уйлыйсыңмы?
7) Дару күбрәк эчкән саен, баланың организмы көчсезләнә бара.
8) Кешеләр, күбрәк укыган, күбрәк белгән саен, үзләренең нәсел тарихы белән ныграк кызыксыналар.
🐇

_Swetlana

Если употреблено причастие прошедшего времени со словами кебек, төсле, шикелле
или с частицей -ча/-чә, то оно переводится на русский язык
«как + глагол изъявительного наклонения». Например:
Мин сез яшәгән кебек яши алмыйм. (Я не могу жить так, как вы живете.)


61. Тәрҗемә итегез.
а) Син әйткән кебек; ул белгәнчә; алар саклаган кебек; әниең яраткан шикелле; Сания җырлаган кебек; сез ишеткәнчә; өлкәннәр кушканча; картлар хәтерләгәнчә; мин ышанган кебек; сез эшләгән кебек; балалар уйламаганча; аңа охшамаган шикелле; кар явар төсле; эшли алмаслар төсле.
ә) Үзен күргән кебек булам; аңлаган шикелле утыра; ачуланышканнар кебек сизәм; үпкәләгән төсле йөри; төштә күргән шикелле булдым; шатланган булып кыланды; белмәгән кебек тыңладым; йоклаган кебек ята; кайгырган төсле күренәләр; елаган кебек тоела.

62. Җөмләләрне тәрҗемә итегез.
Үрнәк: Бу җырны беркем дә сез җырлаган кебек, шулай матур итеп җырлый алмый. –Никто не сможет так хорошо петь эту песню, как вы.
1) Әниең теккән кебек матур тексәң, син дә яхшы тегүче булырсың.
2) Хәлләр алдагы хатыбызда язган кебек, бернинди үзгәрешләр юк.
3) Ул бу турыда бернәрсә дә белмәгән шикелле сөйләште.
4) Бәлешне әбием пешергән төсле тәмле итеп беркем дә пешерә алмый.
5) Күршеләрегезнең яңа йорты син сөйләгән шикелле үк зур түгел ич.
6) Өчпочмакларың шундый тәмле булган, ашаган кебек тә булмадым.
7) Нигә сез үзегез күргән кебек сөйләп утырасыз, бу турыда сезгә мин әйттем бит.
8) Җәйге ял шундый тиз үтеп китте, ял иткән кебек тә булмадым.
9) Барысы да кичә генә булган шикелле тоела.
10) Баланы беркем дә, беркайчан да аналар яраткан төсле ярата алмас.

63. Тәрҗемә итегез.
1) Никто мне так не нужен, как нужен ты.
2) Кто из вас сможет правильно решить все задачи, как решил Саша?
3) Мне кажется, они когда-то были знакомы.
4) Мы не можем сделать это так быстро, как сказали вы.
5) Почему ты сидишь так, как будто ничего не слышишь?
6) Его друг думает так же, как и он?
7) Эти двое разговаривали так, как будто меня не узнают.
8) Отец всегда ругает сына так, как будто в детстве сам не шалил.
🐇

_Swetlana

Послелог өчен после причастия прошедшего времени указывает на причину другого действия.
Например:
Ялганлаган өчен башыңнан сыйпамаслар. (За то, что обманул, тебя по головке не погладят.)


64. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.
Вакытында килмәгән өчен; дөрес җавап бирмәгәнең өчен; гел соңга калганым өчен; булышмаганы өчен; хаталы язганыбыз өчен; тыңлап утырмаганыгыз өчен; киемнәрне пычратканнары өчен; акыллы булганыгыз өчен; еш елаганы өчен; сирәк кайтканыгыз өчен; хат язмаганың өчен; дөреслекне яшергән өчен.

65. Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән сүзләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз. Тәрҗемә итегез.
1) Контроль эшнең беренче биремендә хата ... өчен, укытучы миңа «4» ле куйды.
2) Сүз ... өчен, балачакта миңа олылардан еш эләгә иде.
3) Чебиләрне суда ... өчен, әбисе Диләрәне ачуланды.
4) Кич өйгә бик соң ... өчен, Айтуганны бүген урамга чыгармадылар.
5) Кунаклар алдында йөзгә кызыллык ... өчен, дәү әни оныкларын мактады.
(Коендырган, китермәгән, ясаган, тыңламаган, кайткан).

66. Тәрҗемә итегез.
1) Мин моны син сораган өчен генә эшлим, башкалар сораса, эшләмәс идем.
2) Кешеләр Ләйсәнне ягымлы булганы, өлкәннәрне хөрмәт иткәне өчен яраталар.
3) Акчаңны югалтканың өчен ачуланмыйм, алдый башлаганың өчен борчылам.
4) Контроль эшне яхшы эшләгәнебез өчен, бездән дә бигрәк укытучыбыз сөенде.
5) Тырышканың өчен «5» ле куям, акыллы булганың өчен яратам, намуслы булганың өчен хөрмәт итәм сине, укучым.

67. Нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп, җөмләләрне тутырып языгыз.
(Нишләгәнем?) ... өчен ачуланмагыз.
(Нишләгәнең?) ... өчен гафу үтен.
(Нишләгәне?) ... өчен дискотекага җибәрмәгәннәр.
(Нишләгәнебез?) ... өчен мактадылар.
(Нишләгәнегез?) ... өчен директорга чакырталар.
(Нишләгәннәре?) ... өчен бүләкләделәр.
🐇

_Swetlana

Причастие прошедшего времени со словами килеш и көе переводится на русский язык хоть и... и пока не... . Например:
Сорамаган килеш, әйтмә. (Пока не спросили, не говори.)
Белмәгән килеш сөйли. (Хоть и не знает, а говорит).


68. Тәрҗемә итегез.
1) Сукмаган килеш елый.
2) Юмаган көе авызыңа капма.
3) Үтүкләмәгән килеш кигән.
4) Пешермәгән килеш ашыйлармы?
5) Аңламаган көе сөйләмәсеннәр.
6) Булдыра алмаган килеш эшләмәгез.
7) Пычранган көе йөрисеңме?
8) Санамаган килеш алдыңмы?
9) Дәрес әзерләмәгән килеш килгән.
10) Күрмәгән көе нәрсә дип әйтим?

69. Тәрҗемә итегез.
1) Кызыгызны мәктәпкә авырган көе нигә җибәрдегез?
2) Үзем бармаган-күрмәгән көе, әлегә бернәрсә дә хәл итә алнмыйм.
3) Булдыра алмаган килеш теләсә нинди эшкә тотынырга ярамый.
4) Басмагыз, утырган килеш көнә җавап бирегез.
5) Барлык туганнар да килеп бетмәгән килеш, өстәл янына утырмыйк инде.
6) Малаегыз йөрергә өйрәнмәгән көе, шундый кыйбатлы велосипед сатып алдыгызмы?
7) Көне буе ашамаган-эчмәгән көе йөреп, ашказаныңны бозасың бит.
🐇

_Swetlana

Причастие прошедшего времени со словами хәлдә, очракта переводится в случае, если... ,
а при наличии после этих слов частицы да/дә, та/тә переводится даже если... .
Например:
Су булмаган очракта нишлибез? (Что будем делать, если не будет воды?)
Яңгыр яуган очракта да барырга кирәк. (Нужно идти, даже если пойдет дождь).


70. Тәрҗемә итегез.
Кунаклар килмәгән хәлдә; таеп егылган очракта; беренче булып күргән очракта; аңламаган хәлдә; оныткан хәлдә; берни белмәгән очракта; бик күрәсе килгән хәлдә дә; биредә яшәгән очракта да.

71. Тәрҗемә итегез.
1) Җыелышка, әниең килә алмаган очракта, әтиең килсен.
2) Мин, булдыра алмаган очракта да, балаларыма барыбер ярдәм итәргә тырыштым.
3) Баласы ялгышып төрмәгә утырган хәлдә дә, ана аны барыбер акларга тырыша.
4) Туганнары авылга кайтмаган очракта, Асия аларга үзе барырга уйлый иде.
5) Авырып мәктәпкә озак йөри алмаган хәлдә дә, Шамил укуны ташламаска булды.
6) Беркем дә ярдәм итмәгән очракта нишләргә уйлыйсыз?
7) Яратмаган хәлдә дә кеше белән шулай тупас сөйләшергә ярамый.

Причастие прошедшего времени со словом булып переводится со словами как будто бы...
и булып чыктыоказалось, что... .
Например:
Укыган булып чыкты. (Оказалось, что прочитал.)
Укыган булып утыра. (Притворяется, как будто бы читает.)


72. Тәрҗемә итегез.
1) Ул, чыннан да, ялганламаган булып чыкты.
2) Аны Алсу күргән булып чыкты.
3) Ялгыш баргансыз булып чыктымы?
4) Анда да яңгыр яуган булып чыкты.
5) Әйтергә кушмаган булып чыкты.
6) Барыбер үзләренчә эшләгәннәр булып чыкты.

73. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.
1) Курыккан булып күренә.
2) Бик шатланган булып каршы ала.
3) Ачуланган булып әйтте.
4) Борчылган булып сорашалар.
5) Ашаган булып утыра.
6) Йоклаган булып ятабыз.
7) Сөенгән булып сөйлиме?

🐇

_Swetlana

ҮТКӘН ЗАМАН СЫЙФАТ ФИГЫЛЬНЕҢ ИЯЛЕК КИЛЕШЕНДӘ КУЛЛАНЫЛЫШЫ
(Употребление причастий прошедшего времени в притяжательном падеже)


Причастие прошедшего времени в притяжательном падеже указывает на лицо, выполняющее действие. Например:
Эшләгәннең тамагы тук. – Кто работает, тот сыт.
(Дословно: работающий сыт.)


74. Тәрҗемә итегез.
1) Сыйлаганның суын эч.
2) Белмәгәннең беләге авыртмый.
3) Белмәгәннең беләсе килә, күрмәгәннең күрәсе килә.
4) Күп йөргәннең дусты күп.
5) Биргәннең битенә карама.
6) Чакырып килгәннең аты зур, сөеп килгәннең хакы зур.
7) Тырышканның юлы уңа.
8) Кайтканның икенче көнендә үк килеп хәлне белегез.
9) Өйрәткәнеңнең файдасы тиде, рәхмәт сиңа.
10) Көне-төне укыганыңның нәтиҗәсе булдымы соң?
🐇

_Swetlana

ҮТКӘН ЗАМАН СЫЙФАТ ФИГЫЛЬНЕҢ ЮНӘЛЕШ КИЛЕШЕНДӘ КУЛЛАНЫЛЫШЫ
(Употребление причастий прошедшего времени в направительном падеже)


Причастие прошедшего времени с окончанием направительного падежа является основой причастного оборота, соответствующего придаточному изъяснительному предложению в русском языке.
Например:
Син килгәнгә без бик шат. (Мы очень рады тому, что ты пришел.)


75. Истә калдырыгыз. Тәрҗемә итегез.
а) Мин килгәнгә апа шат.      Без килгәнгә апа шат.
Син килгәнгә апа шат.           Сез килгәнгә апа шат.
Ул килгәнгә апа шат.             Алар килгәнгә апа шат.

ә) Минем озак авырганыма әнием борчылды.
Синең озак авырганыңа әнием борчылды.
Аның озак авырганына әнием борчылды.
Безнең озак авырганыбызга әнием борчылды.
Сезнең озак авырганыгызга әнием борчылды.
Аларның озак авырганнарына әнием борчылды.

76. Тәрҗемә итегез.
1) Мин татарча белмәгәнгә генә, ул русча сөйләште бугай.
2) Син аны хәтерләгәнгә, апам бик шатланды.
3) Шулай еш ялганлаганга, аны иптәшләре бер дә яратмыйлар.
4) Сез аның китабын яшергәнгә, ул үпкәләгән, ахры.
5) Без соң шалтыратканга ачуланмадыгызмы?
6) Алар барысы да алдагы көймәгә утырганга, безгә арттагысына калырга туры килде.

Причастие прошедшего времени в направительном падеже в сочетании с некоторыми словами переводится:
причастие прошедшего времени в направительном падеже + караганда (судя по... , смотря по...).
причастие прошедшего времени в направительном падеже + күрә (из-за того, что... , потому что...).
причастие прошедшего времени в направительном падеже + чаклы, кадәр (до тех пор, пока не...).


77. Тәрҗемә итегез.
1) Бу күңелсезлекләр башланганга чаклы, безнең классыбыз үзара бик тату яшәде.
2) Күп укыганга күрә, ул әдәбиятны яхшы белә.
3) Бер урында озак хәрәкәтсез басып торганга күрә, аның аяклары туңа башлады.
4) Синоптикларның хәбәр итүенә караганда, иртәгә көн аяз, болытсыз, кояшлы булырга тиеш.

78. Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешле формасын куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.
1) Минем дустым бәйрәмгә син ... күрә генә килде.
2) Әниемнең телефоннан иркенләп ... караганда, ул беркая да ашыкмый.
3) Энемнең комлыкта тыныч кына ... ... караганда, яңа уенчыгы аңа бик ошый.
4) Кунаклар ... ... кадәр, табынны яңадан бер карап чык әле.
5) Ялгышыңны үзең ... чаклы, озак көтәргә туры килер, ахры.
(Аңла, чакыр, килеп җит, сөйләш, уйнап утыр.)

79. Үткән заман сыйфат фигыльләрне юнәлеш килешендә кулланып, җөмләләрне тәрҗемә итегез.
1) Мама не пошла на собрание, потому что опоздала.
2) Дети заблудились, так как плохо помнили дорогу.
3) Лена не нашла наш дом, так как потеряла адрес.
4) Поезд поехал медленнее, так как стал приближаться к станции.
5) Растения любят солнце и воду, так как они нужны для жизни.
🐇

_Swetlana

ҮТКӘН ЗАМАН СЫЙФАТ ФИГЫЛЬНЕҢ ТӨШЕМ КИЛЕШЕНДӘ КУЛЛАНЫЛЫШЫ
(Употребление причастий прошедшего времени в винителыюм падеже)


Причастие прошедшего времени в винительном падеже имеет 2 значения:
а) если у причастия нет аффикса принадлежности, то оно показывает, что действие глагола-сказуемого и причастия направлены на один и тот же объект.
Например:
Мин дә син укыганны укыйм. (Я читаю то же, что и ты.)

б) если же у причастия есть аффикс принадлежности, то оно показывает, что действие глагола-сказуемого направлено на само действие.
Например:
Мин синең укыганыңны яратам. (Мне нравится, как ты читаешь.)


80. Тәрҗемә итегез.
Үрнәк: Аның шигырьләр язганын дуслары беләме? (Друзья знают, что он пишет стихи?)
Ул язганнарны без бергә җыелып укыдык. (То, что он написал, мы читали, собравшись вместе.)

1) Синең салкынча көнне дә су коенганыңны әниең беләме? Без синең бала-чагалар белән чыр-чу килеп су коенганыңны ярдан күзәтеп утырдык.
2) Шамилнең бу эшне тизрәк эшләргә ашыкканын мин бер дә ошатмадым. Аның ашыкканын барыбыз да күрдек, тик нигәдер сәбәбен сорамадык.
3) Дустымның халык җырларын җырлаганын мин беренче тапкыр ишеттем. Аның җырлаганын тамашачылар тын да алмыйча тыңладылар.

81. Тәрҗемә итегез.
1) Он кажется не слышал то, что ты сказал. Твои друзья не знают, что это ты сказал.
2) Кто-нибудь видел, что они сделали? Никто не видел, как они это сделали.
3) Дай мне прочитать правила, которые ты списал из учебника. Я видел, как ты списывал домашнее задание у Рината.
🐇

_Swetlana

ҮТКӘН ЗАМАН СЫЙФАТ ФИГЫЛЬНЕҢ ЧЫГЫШ КИЛЕШЕНДӘ КУЛЛАНЫЛЫШЫ
(Употребление причастий прошедшего времени в исходном падеже)


Причастие прошедшего времени в исходном падеже соответствует русской конструкции оттого что ... . Например:
Ай буе яңгыр яумаганнан гына, җәйге табигатьнең матурлыгы кимемәде. (Оттого что целый месяц не было дождя, красота летней природы не уменьшилась.)

Причастие прошедшего времени в исходном падеже в сочетании с послелогом соң переводится после того, как совершилось какое-то действие,
а с послелогом бирле аналогично русскому с тех пор, как совершилосъ какое-то действие... или с момента совершения какого-то действия... .
Например:
Син киткәннән соң, әни тынычлыгын югалтты. (После того, как ты уехал, мама потеряла покой.)
Мәктәпне бетергәннән бирле, минем Катяны күргәнем юк. (С тех пор, как мы закончили школу, я Катю не видел.)


82. Тәрҗемә итегез.
1) Син минем туган көнемә килмәгәннән, бәйрәм начаррак булмады.
2) Авырган балага дарулар күп биргәннән генә, аның хәле яхшырмады.
3) Дәресләргә йөри башлаганнан гына, укытучының миңа мөнәсәбәте үзгәрмәде.
4) Сез концертта катнашмаганнан гына, бәйрәм өзелмәде.
5) Син исәнләшмәгәннән генә, безнең кәеф төшмәде.

83. Тәрҗемә итегез.
1) Мәскәүдә бер тапкыр Яңа ел каршылаганнан бирле, минем яңадан шунда барасым килә.
2) Апамнарның йортлары янында төзелеш башланганнан бирле, аларның балалары урамда рәхәтләнеп уйный да алмыйлар.
3) Укулар башланганнан бирле, минем Леналарны күргәнем юк.
4) Кыярларга көн саен су сибә башлаганнан бирле, алар күзгә күренеп үсәләр.
5) Татарстан Республикасы суверенитет алганнан бирле, татар һәм рус телләре дәүләт телләре булып саналалар.

84. Җөмләләрне язып бетерегез.
1) Апам институтта укый башлаганнан бирле, ... .
2) Июнь ае башланганнан бирле, ... .
3) Зур ярышларда беренче тапкыр катнашканнан бирле, ... .
4) Татар телен өйрәнә башлаганнан бирле, ... .
5) Физкультура дәресендә аягын авырттырганнан бирле, ... .
6) Күршеләребез икенче шәһәргә күчеп киткәннән бирле, ... .
7) Беренче шигырен язганнан бирле, ... .
8) Әнием Мәскәүгә киткәннән бирле, ... .
9) Син килгәннән бирле, ... .
🐇

_Swetlana

85. Тәрҗемә итегез.
1) С тех пор как приехал папа, мама стала реже болеть.
2) С тех пор как Саша перешел в другую школу, я его больше не видел.
3) С тех пор как брат уехал учиться в Турцию, мы с нетерпением ждем от него письма.
4) Сколько времени прошло с тех пор, как вы сделали в квартире ремонт?
5) С тех пор как собака соседей напугала меня, я боюсь всех собак.
6) С тех пор как Айрат женился, мы стали реже встречаться.
7) С тех пор как мы познакомились с Алсу, прошло 2 года.

86. Тәрҗемә итегез.
1) Яңгыр яуганнан соң, юллардагы тузан ниһаять басылды.
2) Салкын су белән бер мәртәбә коенганнан соң, гел коенасы килә икән.
3) Ярышларда беренче тапкыр уңышлы катнашканнан соң, аңа игътибар иткәннәр.
4) Сәяхәткә бергә барып кайтканнан соң, алар аерылмас дусларга әйләнделәр.
5) Яшелчәләрне җыеп алганнан соң, җирне кышка казып калдырыгыз.

87. Тәрҗемә итегез.
1) После того как он уехал жить в деревню, его друзья больше не звонят.
2) После того как мы посадили картошку, каждый день шли дожди.
3) После того как окончил курсы, я хорошо знаю компьютер.
4) После того как сделали операцию, его состояние улучшилось.
5) После того как моя сестра научилась шить, она стала красиво одеваться.
6) После того как Сережа один раз обманул меня, я ему больше не верю.

88. Җәя эчендәге сыйфат фигыльләрне тиешле формага куеп, җөмләләрне күчереп языгыз. Тәрҗемә итегез.
1) Бала йоклап (кит) соң, әни керләр юа башлады.
2) Поезд кузгалып китеп, әнисе күздән (югал) соң гына, кечкенә кыз елаудан туктады.
3) Дәреслеген (югалт) бирле, дустым биремнәрне миннән килеп ала.
4) Самолет, һавага күтәрелеп, тигез оча (башла) соң гына, мин курыкмый башладым.
5) Спорт белән шөгыльләнә (башла) соң гына, аның сәламәтлеге бераз ныгыды.
6) Ярты юлга җитеп, бераз (ял ит) соң, юлчылар сәяхәтләрен дәвам иттеләр.

Если после причастия прошедшего времени в исходном падеже следует то же причастие с аффиксом принадлежности, то этим сочетанием выражается сравнение положительного и отрицательного действия того же причастия.
Например:
Килгәннән килмәгәне яхшырак. (Лучше было бы, если бы он не пришел (не приходил).)


🐇

_Swetlana

ҮТКӘН ЗАМАН СЫЙФАТ ФИГЫЛЬНЕҢ УРЫН-ВАКЫТ КИЛЕШЕНДӘ КУЛЛАНЫЛЫШЫ
(Употребление причастий прошедшего времени в местно-временном падеже)

Причастие прошедшего времени с окончаниями местно-временного падежа -да/-дә, -та/-тә,
а также со словами вакытта, заманда, чорда, чакта
на русский язык переводится во время такого-то действия, при совершении такого-то действия, когда совершилось такое-то действие.
Например:
Мин шалтыратканда, Саша өйдә түгел иде. (Когда я звонил, Саши дома не было.)


89. Тәрҗемә итегез.
а) Мин кайтканда; син әйткәндә; ул ашыкканда; без сизмәгәндә; сез борчылганда; алар авырганда.
ә) Мин өйдә булмаган вакытта; ул яшәгән заманда; сез күрмәгән чакта; син әле укырга кермәгән чакта; без бәләкәй чакларда; алар әле тумаган чорда.

90. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.
Аларның әбиләре исән вакытта; авылларга газ кермәгән чорда; кояш чыкканда; самолетлар уйлап табылмаган заманда; таң аткан чакта; ләйсән яңгыр яуганда; дәрес әзерлисем килмәгәндә; әти ачуланган вакытта; уйламыйча сөйләгәндә; агачлар яфрак ярган вакытта; сугыш барган чорда.

91. Тәрҗемә итегез. Нинди кагыйдә әйтә аласыз?
Мин эшләгәндә, миңа берегез дә комачауламагыз.
Син, эшләгәндә, бөтен дөньяңны онытып эшлисең икән.
Ул эшләгәндә, без аның янына килмәскә тырышабыз.
Без эшләгәндә, балалар да гел безнең тирәдә йөриләр.
Сез эшләгәндә, калганнар да эшләргә тиешме?
Алар, эшләгәндә, кулларында ут уйнаталар.

🐇

_Swetlana

92. Тәрҗемә итегез.
а) Когда приходит врач, ты дома бываешь?
Когда пришел врач, ты был дома?
Когда придет врач, ты будешь дома?
ә) Когда папа отдыхает, мы не шумим.
Когда папа отдыхал, мы не шумели.
Когда папа будет отдыхать, мы не будем шуметь.

93. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.
Когда шла война. Когда дети часто болеют. Когда тебя не будет дома.
Когда нам об этом скажут. Когда мамы беспокоятся. В то время, когда папа был маленьким.
В то время, когда нас еще не было. В ту пору, когда нашего города еще не было.
Когда вы долго не звонили. Когда ты со мной не разговариваешь.
Когда мы об этом еще не знали. Когда сын поздно возвращался.

94. Тәрҗемә итегез.
1) Кунаклар залга үткәндә, балалар аларны басып алкышладылар.
2) Яңа шәһәр төзегәндә, бирегә күрше-тирә авыллардан күп яшьләр күченеп килделәр.
3) Класс җитәкчесе сөйләгәндә, ата-аналар игътибар белән тыңладылар.
4) Дустың авырганда, барып хәлен белергә онытма.
5) Аңламаганда, кул күтәреп, укытучыдан сорарга кирәк.

95. Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.
1) Мин ...да, инде кич якынлашкан иде.
2) Төн уртасында берүзе уйланып ...да, Азатның башына әллә нинди шомлы уйлар килде.
3) Яшен ...дә, кара урман өстеннән яп-якты тасма сызылып үтте.
4) Язгы яңгырлар ...да, хәтта карт агачлар да, ничектер, яшәреп киткән кебек булалар.
5) Гел ...дә, инде ...дә, әтисе Раилгә яңа велосипед сатып алды.
(Көтмә, яу, уян, өметләнмә, яшьнә, утыр).

96. Тәрҗемә итегез.
1) Когда Алсу проснулась, дома уже никого не было.
2) Когда идет спектакль, нельзя входить в зрительный зал.
3) Когда спрашивают, надо отвечать.
4) Когда тебя хвалят, хочется де-лать еще лучше.
5) Когда мой папа болел, к нему часто приходили друзья.
6) Когда на улице очень холодно, не хочется выходить из дома.
7) Когда ты будешь звонить Ринату, не забудь спросить о здоровье его мамы.
8) Когда он приезжал в гости, ему всегда был и рады.


🐇

_Swetlana

ОСОБЫЕ СЛУЧАИ УПОТРЕБЛЕНИЯ ПРИЧАСТИЙ ПРОШЕДШЕГО ВРЕМЕНИ

  Причастие
  прошедшего
  времени 
  На какой вопрос
  отвечает? 
  Значение 
  в именительном
  падеже: 
  + саен    нишләгән саен?    1. Каждый раз, как... 
  + кебек    нишләгән кебек?    2. Чем больше, тем... 
  + шикелле     нишләгән шикелле?    Как... 
  + төсле    нишләгән төсле? 
  + -ча/-чә    нишләгәнчә? 
  + өчен    нишләгән өчен?    1. За то, что...
  2. Из-за того, что... 
  + хәлдә    нишләгән хәлдә?    В случае, если... 
  + хәлдә дә    нишләгән хәлдә дә?    В случае, даже если... 
  + булып    нишләгән булып?    Как будто (бы)... 
  + булып чыкты    нишләгән булып чыкты?    Оказалось, что... 
  + аффиксы
  принадлежности 
  нишләгәнем (-ң, ...)?    Результат, процесс
  действия 
  в притяжательном
  падеже: 
  нишләгәннең?    Указывает на лицо,
  выполняющее действие 
  в направительном
  падеже: 
  нишләгәнгә?    чему? 
  + караганда    нишләгәнгә
  караганда? 
  1. Судя по...
  2. Смотря по... 
  + күрә    нишләгәнгә күрә?    1. Потому что...
  2. Из-за того, что... 
  + кадәр    нишләгәнгә кадәр?    До того, как... 
  + чаклы    нишләгәнгә чаклы?    До тех пор, пока... 
  + хәтле    нишләгәнгә хәтле? 
  в винительном
  падеже: 
  нишләгәнемне?
  (нишләгәнеңне, ...?) 
  Указывает на процесс
  или объект действия 
  в исходном
  падеже: 
  нишләгәннән?    От того, что... 
  + бирле    нишләгәннән бирле?    С тех пор, как... 
  + соң    нишләгәннән соң?    После того, как... 
  в мест.-врем. 
  падеже: 
  нишләгәндә? 
  + чакта    нишләгән чакта? 
  + заманда    нишләгән заманда?    В то время, когда... 
  + вакытта    нишләгән вакытта?    В ту пору, когда... 
  + чорда    нишләгән чорда? 
🐇

_Swetlana

КИЛӘЧӘК ЗАМАН СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ
(ПРИЧАСТИЕ БУДУЩЕГО ВРЕМЕНИ)


🐇

_Swetlana

КИЛӘЧӘК ЗАМАН СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ
(ПРИЧАСТИЕ БУДУЩЕГО ВРЕМЕНИ)


Причастие будущего времени имеет 3 формы.
Первая форма образуется от основы глагола при помощи аффиксов:
-ачак/-әчәк, если основа оканчивается на согласный;
-ячак/-ячәк, если основа оканчивается на гласный.
Например:
Яз + ачак (тот, который напишет);
эшлә + ячәк (тот, который будет работать).

Причастие данной формы как имя употребляется в значении определения
и соответствует русской конструкции который (куда, где) + глагол будущего времени.
Например:
Мин барачак шәһәр (город, куда я поеду);
син торачак йорт (дом, где ты будешъ жить).


97. Сыйфат фигыльләр ясагыз. Сүзтезмәләр языгыз.
а) Үрнәк: Кил – киләчәк, киләчәк көннәр.
Чакыр, тырыш, очраш, күр, үс, сип, эч, төш, сөрт, туктат, бир.
ә) Үрнәк: Аша – ашаячак, кич белән ашаячак аш.
Ки, тыңла, үтүклә, ти, сөйлә, уйна, йокла, эзлә, бәйлә, тукта.

98. Тәрҗемә итегез.
Мәйданга җыелачак халык. Сулаячак һава. Без тукталачак шәһәр. Син эшләячәк урын. Барачак юл. Туачак бала. Сөйләячәк сүз. Без җыячак җиләк. Суган утыртачак кешеләр. Сиңа ошаячак кыз. Иртәгәгә мин өйрәнәчәк кагыйдә. Туристлар яшәячәк йорт. Тотачак акча. Газетага биреләчәк белдерү. Концерт куелачак бина.

99. Сүзтезмәләр языгыз. Тәрҗемә итегез.
Үрнәк: Утыртачак бәрәңге.
Югалачак, күрсәтәчәк, казыячак, күчәчәк, өйрәтәчәк, ашаячак, ыргытачак, яшерәчәк, атлаячак, өзеләчәк.

100. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр уйлагыз.
1) Тема, которую нам предстоит выучить.
2) Город, куда я поеду.
3) Деревня, где я буду жить.
4) Деньги, которые мы получим.
5) Друг, с которым я познакомлюсь.

101. Җөмләләрне тәрҗемә итегез.
1) Укучылар укытучы аңлатачак авыр теманы игътибар белән тыңларга әзерләнделәр.
2) Без чыгарачак газетаның әле исеме дә юк.
3) Җыелышта ата-аналар күгәрәчәк проблемалар белән сез дә танышмы?
4) Укучылар концерт куелачак сәхнәне матур итеп бизәделәр.

102. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне чагыштырыгыз, мәгънәләрен аңлатыгыз.
1) Алсулар яшәячәк йорт тугыз катлы һәм бик матур икән. – Алсулар тугыз катлы бик матур йортта яшәячәк икән.
2) Бу шагыйрьнең әле язачак иң яхшы әсәре алдадыр дип өметләнәбез. – Бу өметле яшь шагыйрь әле бик матур шигырьләр язачак.

103. Бирелгән сүзтезмәләрне нокталар урынына куеп языгыз.
1) Пассажирлар, перронга чыгып, ... көтә башладылар.
2) Киләсе атнада ... һәр класстан берничәшәр генә ата-ана чакырылды.
3)... төзүчеләр бик тырышып әзерләнделәр.
4)... тенмасы да, исеме дә билгеле иде инде.
5) Егет, күңеленә ошаган кыз белән ... турында уйлап, татлы йокыга китте.
(Язылачак әсәр, киләчәк поезд, уздырылачак җыелыш, булачак очрашу, булачак бәйрәм).

104. Тәрҗемә итегез.
1) Ты хорошо знаешь школу, в которой будет учиться наш сын?
2) Мне жалко время, которое ты потеряешь.
3) Кто автор пьесы, которую мы будем ставить для родителей?
4) Портниха описала Лейсан модель платья, которое она сошьет ей на Новый год.
5) Ученый, который придет на встречу, очень известный историк.
🐇

_Swetlana

Вторая форма причастия будущего времени образуется от спрягаемой основы глагола (3 л. ед. ч.) при помощи аффиксов -сы/-се.
Причастие данной формы является определением следующего за ним существительного и соответствует придаточному определительному предложению с союзным словом который + глагол изъявительного наклонения будущего времени.
Например:
Син әйтәсе сүзләр. (Слова, которые ты скажешь.)


105. Сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез. Татарча сүзтезмәләр белән җөмләләр уйлап языгыз.
Мин аласы китап. Имтихан бирәсе көн. Чишәсе мәсьәлә.
Даими эшлисе эш. Юлга чыгасы атна. Ерактан киләсе кунаклар.
Син чыгасы ишек. Укырга китәсе көз. Үткәрәсе туган көн. Күчереп язасы хат.
Төзеләсе өй. Җәен салынасы юл. Зәңгәргә буяласы койма. Ачыласы яңа кибет.

106. Җөмләләрне тәрҗемә итегез.
1) Димәк, аның әле бу дөньяда эчәсе суы да, ашыйсы ризыгы да бетмәгән иде.
2) Минем хыялым – башта институтка керү, аннан соң күз күрер әле.
3) Без күчәсе яңа йортның ишегалдында гына балалар бакчасы һәм мәктәп бар икән.
4) Кызы кайтасы юлдан ана күзен дә алмый көтә.
5) Айрат республика буенча үткәреләсе олимпиадага бик җаваплы әзерләнде.

107. Исегездә калдырыгыз.
Нишлисе бар (юк)? – Что (не) нужно сделать?
Минем ашыйсым бар (юк). Синең ашыйсың бар (юк). Аның ашыйсы бар (юк).
Безнең ашыйсыбыз бар (юк). Сезнең ашыйсыгыз бар (юк). Аларның ашыйсылары бар (юк).

108. Алдагы күнегүдә бирелгән үрнәк буенча төрләндерегез.
а) Минем шалтыратасым бар.
ә) Минем укыйсым юк.

109. Тәрҗемә итегез.
1) Минем тиз генә өйгә шалтыратасым бар, әнием көтәдер.
2) Без бүген авылга кайтабыз, әбиләрегезгә берәр нәрсә җибәрәсегез юкмы?
3) Улым, озак йөрмә, әле бүген бакчага да барасыгыз бар бит.
4) Нигә шулай ашыгасың, кая да булса барасың бармы әллә?
5) Айгөл бүген бик борчулы, аның иртәгә иртүк Казанга әзерлек курсларына китәсе бар.
6) Кичке ашка утырганчы, тиз генә кибеткә ипигә барып киләсем бар.
🐇

_Swetlana

110. Исегездә калдырыгыз.
Нишлисе иде... – Что-то сделать бы...
1) Их, бөтен эшне ташлап, табигатькә чыгасы иде дә рәхәтләнеп бер ял итәсе иде.
2) Минем бөтен хыялым: мәктәпне яхшы билгеләргә бетерәсе иде дә теләгән уку йортына керәсе иде.
3) Соңгы вакытта, нишләптер, бигрәк тә ардым, туйганчы бер йоклыйсы иде.
4) Их, әнием янына кайтып, барысы турында да сөйләп бирәсе иде дә аның акыллы киңәшләрен тыңлап, тынычланасы иде.

111. Җәя эчендәге фигыльләрне тиешле формага куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.
Нишлисе булыр? – Что надо будет делать?
1) Иртәгә җиләкләргә су (сип) булыр.
2) Кич белән мәйданга дискотекага (бар) булма!
3) Бар, чыгып кит, күземә (күрен) булма!
4) Соңгы вакытта башым еш авырта, табибка (күрен) булыр.
5) Бүген эшне төшкә кадәр үк (бетер) булыр, кичен концертка барасым бар.
6) Күршеләрнең этләре бик усал, минсез аларга аяк та (бас) булма!

112. Исегездә калдырыгыз.
Нишлисе килә? – Что хочется делать?
Минем көләсем килә. Синең көләсең килә. Аның көләсе килә.
Безнең көләсебез килә. Сезнең көләсегез килә. Аларның көләселәре килә.

113. Җәя эчендәге фигыльләрне тиешле формага куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.
1) Синең ничек (аша) килми, көннәр буе ач йөрисең?
2) Бүген урамда шундый рәхәт, бер дә өйдә (утыр) килми.
3) Сезнең безгә нидер (әйт) килә бугай.
4) Чыгарылыш кичәсендә безнең ял базасына (бар) килә.
5) Аның бик тә җиләк (аша) килә, ләкин бакчага барып (җый) килми.

114. Исегездә калдырыгыз.
Нишлисе калган? – Что надо было сделать?
Минем барасым калган, китәсем калмаган.
Синең барасың калган, китәсең калмаган.
Аның барасы калган, китәсе калмаган.
Безнең барасыбыз калган, китәсебез калмаган.
Сезнең барасыгыз калган, китәсегез калмаган.
Аларның барасылары калган, китәселәре калмаган.

115. Тәрҗемә итегез.
1) Кичә урманга барасым калмаган икән, салкын булыр дип уйламадым да.
2) Бу проблеманы вакытында хәл итәсегез калган, хәзер соң бит инде.
3) Тегендә утырасыбыз калган, мондагы урындыклар каты икән.
4) Сереңне аңа сөйлисең калмаган, ул бит бик ышанычсыз.
5) Идәннәрне бүген юасың калган, кызым, иртәгә вакытың булмас бит.
6) Аңа вакытын бушка үткәрәсе калмаган, имтихан сорауларын тагын бер тапкыр карап чыгасы булган.
🐇

_Swetlana

Третья форма причастия будущего времени образуется от основы глагола при помощи аффиксов
-ар/-әр, -р (после гласных);
-ыр/-ер (после согласных),
а в отрицательной форме – -мас/-мәс.
Например:
Агар су – вода, которая течет;
акмас су – непроточная вода.


116. Сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез. Юклык формасына үзгәртегез.
Үрнәк: Үтәр вакыт – үтмәс вакыт.
Очар кош; башланыр көн; барыр юл; эшләр эш; килер бәхет; ышаныр кеше; ишетер сүз; көтәр кеше; менәр тау; кызганыр кеше; тәгәрәтер туп; ишетелер тавыш; исәр җил.

117. Сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез. Барлык формасына үзгәртегез.
Булмас эш; сөйләшмәс кеше; бетмәс көн; үтмәс төн; какшамас дуслык; саекмас чишмә; кабатланмас яшьлек; сүнмәс мәхәббәт; аерылмас дуслар; сынмас рух; аңламас бала; кирәкмәс ярдәм; аңлашылмас сүзләр.

118. Җөмләләрне тәрҗемә итегез.
1) Бу кайгылы хәбәрне ишеткәч, ул барыр юлыннан туктап калды, әйтер сүзен әйтә алмады.
2) Кайтыр юл озын түгел кебек иде, ләкин, кайта торгач, бик кыска да булып чыкмады.
3) Ялгыз гомер итүче бу карчыкның көтәр кешесе дә, кайтып ярдәм итәр балалары да юк иде.
4) Авыр хәлдә калган күршеңә бирер киңәшең бер дә юкмыни?
5) Кайтыр булса кайтыр иде инде, бу вакытта да кайтмагач, димәк, бүтән көтмәскә кирәк.
119. Тәрҗемә итегез. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең мәгънәләрен чагыштырыгыз.
1) Мәктәпкә керер вакыт та килеп җитте. – Ниһаять, ул да быел мәктәпкә укырга керер.
2) Алар гомер буе аерылмас дуслар булып яшәделәр. – Ул беркайчан да якын дустыннан аерылмас кебек иде.
3) Сиңа кайтыр юлларымда җәяүле буран. (җыр) – Бу юллар мине туган авылыма алып кайтыр.
4) Классташлар белән саубуллашыр минутлар килеп җитте. – Тиздән ул классташлары белән дә саубуллашыр.
5) Бу кешегә шулкадәр бетмәс көч кайдан килә икән? – Бу кеше шулкадәр көчле, аның көче беркайчан да бетмәс кебек.

119. Тәрҗемә итегез. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең мәгънәләрен чагыштырыгыз.
1) Мәктәпкә керер вакыт та килеп җитте. – Ниһаять, ул да быел мәктәпкә укырга керер.
2) Алар гомер буе аерылмас дуслар булып яшәделәр. – Ул беркайчан да якын дустыннан аерылмас кебек иде.
3) Сиңа кайтыр юлларымда җәяүле буран. (җыр) – Бу юллар мине туган авылыма алып кайтыр.
4) Классташлар белән саубуллашыр минутлар килеп җитте. – Тиздән ул классташлары белән дә саубуллашыр.
5) Бу кешегә шулкадәр бетмәс көч кайдан килә икән? – Бу кеше шулкадәр көчле, аның көче беркайчан да бетмәс кебек.
🐇

Быстрый ответ

Обратите внимание: данное сообщение не будет отображаться, пока модератор не одобрит его.

Имя:
Имейл:
Проверка:
Оставьте это поле пустым:
Наберите символы, которые изображены на картинке
Прослушать / Запросить другое изображение

Наберите символы, которые изображены на картинке:

√36:
ALT+S — отправить
ALT+P — предварительный просмотр