Главное меню
Мы солидарны с Украиной. Узнайте здесь, как можно поддержать Украину.

1. ИСЕМ (ИМЯ СУЩЕСТВИТЕЛЬНОЕ)

Автор _Swetlana, октября 31, 2014, 23:38

0 Пользователи и 1 гость просматривают эту тему.

_Swetlana

Тартымлы исемнәрнең төшем килешендә төрләнеше
(Склонение существительных с аффиксами принадлежности в винительном падеже)


  Берлек сан 
  1 зат (минем)    2 зат (синең)     3 зат (аның) 
   Б. к. (Нәрсә?)     кулым 
  тәлинкәм   
  кулың 
  тәлинкәң 
  кулы 
  тәлинкәсе 
  Т. к.      кулымны 
  тәлинкәмне 
   кулыңны   
  тәлинкәңне 
  кулын
  тәлинкәсен 
  Күплек сан 
  1 зат (безнең)    2 зат (сезнең)     3 зат (аларның) 
   Б. к. (Нәрсә?)     кулыбыз 
  тәлинкәбез   
  кулыгыз 
  тәлинкәгез 
  куллары 
  тәлинкәләре 
  Т. к.      кулыбызны 
  тәлинкәбезне 
  кулыгызны 
  тәлинкәгезне   
  кулларын
  тәлинкәләрен 

197. Существительные, данные в скобках, напишите с нужными окончаниями.
1) Сез минем әниемне (әти, апа, дус) беләсезме?
2) Киштәдән минем китабымны (көндәлек, дәфтәр, сүзлек) алып бир әле.
3) Укытучы минем контроль эшемне (дәфтәр, өй эше) тикшерә.
4) Мин үземнең велосипедымны (туп, чаңгы, чана) Динарга бирдем.

198. Ответьте на вопросы.
1) Син тешләреңне яхшы паста белән чистартасыңмы?
2) Син кулларыңны сабын белән юасыңмы?
3) Син битеңне чиста сөлге белән сөртәсеңме?
4) Син чәчләреңне нәрсә белән тарыйсың?
5) Син колакларыңны көн саен юасыңмы?

199. Допишите вопросы по образцу.
Үрнәк: Мин дәресләремне үзем әзерлим, син дә дәресләреңне үзең әзерлисеңме?
1) Мин киемнәремне үзем үтүклим, син дә ...
2) Мин бүлмәмне үзем җыештырам, син дә ...
3) Мин оекларымны үзем юам, син дә ...
4) Мин итекләремне үзем чистартам, син дә ...
5) Мин урынымны үзем җыям, син дә ...

200. Переведите.
1) Отдайте мой мяч! 2) Ты нам покажешь свой (твой) новый велосипед?
3) Повтори ещё раз свой ответ. 4) Помой свою тарелку сама.
5) Я часто встречаю твою сестру. 6) Я показываю свои (мои) рисунки учителю.
7) Я жду здесь своих (моих) друзей. 8) Я не вижу свой (мой) портфель.

201. Допишите слова, данные в скобках.
1) Кемне еш күрәм? Аның апасын,... (күрше, әби, укытучы).
2) Нәрсәне кире бирәм? Аның дәфтәрен, ... (китап, сүзлек, уенчык).
3) Кемнәрне күптән беләбез? Аларның гаиләләрен, ... (туганнар, дуслар, танышлар).
4) Кемнәрне кунакка чакырабыз? Аларның дусларын, ... (апалар, кызлар, классташлар).

202. Переведите.
Аларның киңәшен. – Аларның киңәшләрен.
Аның киңәшен. – Аның киңәшләрен.

203. Переведите.
Давно не встречаю его друга. (Его друзей. Их друга. Их друзей).

204. Переведите. Дополните предложения подлежащими.
Җәлил урамын эзлибез.
Китап кибетен тапмый.
Бөгелмә шәһәрен начар беләм.
Сабантуй бәйрәмен көтәләр.

205. Переведите.
1) Любят праздник Новый год.
2) Моет суповые тарелки.
3) Покажи спальню.
4) Ищу автобусную остановку.

206. Допишите окончания.
1) Венера урамда инде ярты сәгать узенең дуст... көтә.
2) Бу малайларның әтилэр... мәктәпкә чакыралар.
3) Син Казанда Тукай музе(й)... адрес... беләсеңме?
4) Бүлмәгезнең тәрәзәләр... юыгыз, пычрак бит.
5) Туганнарыңның йорт... күрсәт әле.
6) Аларның шәһәр... телевизордан еш күрсәтәләр.

207. Допишите окончания.
Нәрсәне?                                              Кемне?
Гаиләне — Маратның гаилә...              Әнине — дустымның әни...
Бүлмәне — Лилиянең бүлмә...              Әбине — Айсылуның әби...
Бакчаны — күршеләрнең бакча...         Әтине — Сашаның әти...

208. Переведите.
1) Беру санки. - Беру санки брата.
2) Встретили учителя. - Встретили учителя математики.
3) Ищет ошибку. - Ищет ошибку ученика.
4) Моет окно. - Моет окно кухни.

209. Напишите окончания. Объясните их употребление.
1) Аш бүлмә... идән.. юдыңмы?
2) Кунак бүлмә... келәм... чистартыгыз.
3) Балалар бүлмә... тәрәзәләр... сөртегез.
4) Йокы бүлмә... ише(к)... яп.

210. Переведите.
1) Не открывай окно детской комнаты. 2) Закройте дверь кухни.
3) Помойте окна гостиной. 4) Покрасьте дверь спальни.

211. Переведите.
1) Татарстанның президентын һәркем хөрмәт итә.
2) Республикабызның гимнын композитор Рөстам Яхин язган.
3) Шәһәрләрнең агачларын сындырмагыз, алар һаваны чистарталар.
4) Завод-фабрикалар елгаларыбызның суларын пычраталар.
5) Шәһәреңнен тарихын беләсеңме?
6) Әниемнең апасын кунакка чакырдык.
7) Яңа күршебезнең исемен һаман белмисезме?

212. Переведите.
1) Вы какой музей ищете, музей Пушкина?
2) Наиль плохо знает улицы Казани.
3) Заводы КамАЗа загрязняют воды реки Камы.
4) Ученики изучают историю Татарстана.
5) Вы знаете остановку «Рынок»?
6) Мы еще не видели новый детский сад.

213. Переведите. Укажите аффиксы принадлежности.
Мин әтиемнең киемнәрен юам.
Син әтиеңнең киемнәрен юасың.
Ул әтисенең киемнәрен юа.
Без әтиебезнең киемнәрен юабыз.
Сез әтиегезнең киемнәрен юасыз.
Алар әтиләренең киемнәрен юалар.

214. Проспрягайте по образцу упр. № 213.
1) Мин дустымның яңа адресын белмим.
2) Мин апамның сәгатен ваттым.

215. Допишите окончания.
1) Дамир... әти... машина... номер... беләсеңме?
2) Апам... ире... туганнар... кунакка көтәбез.
3) Гөлнара... әни... яңа күлмә(к)... төс... әйт әле.

216. Переведите.
1) Я плохо помню имена одноклассников брата.
2) Запишите номера телефонов друзей вашего сына.
3) Назовите имена татарских писателей.
4) Вы знаете фамилию директора их школы?

217. Переведите. Найдите существительные с аффиксами принадлежности. Укажите лицо и число.
1) Исемегезне әйтегез әле. 
2) Шәһәребезне яратабыз.
3) Әйберләрегезне юлдан алып куегыз.
4) Укытучыгызны эзлим.
5) Халкыбызны хөрмәт итәләр.
6) Чәчәкләрегезне ничек үстерәсез, бигрәк матур!
7) Кызыгызны танымадым.
8) Дәреслекләребезне яхшы саклыйбыз.

218. Переведите.
1) Мы любим наших учителей.
2) Мы долго искали свои (наши) места.
3) В школе свои классы мы убираем сами.
4) Мы бережем свои глаза, поэтому телевизор смотрим мало.
5) На пляже мы встретили наших бывших одноклассников.

219. Переведите.
1) Поднимите (ваши) руки! 2) Позовите (вашу) маму.
3) Покажите (ваши) дневники. 4) Уберите с парт (ваши) учебники.
5) Вымойте свои (ваши) грязные тарелки.
🐇

_Swetlana

Биремнәр
192. 1) Мин Алсуны, әбине, әнине, әтине, абыйны, Маратны күрәм.
2) Тәрәзәне, ишекне, китапны, дәфтәрне а́чмагыз.
3) Тешләрне, келәмне, чалбарны, киемнәрне чистартам.
4) Өстәлне, тактаны, тәрәзәне, көзгене сө́ртегез.
5) Шәһәрне, кагыйдәне, җавапны, Лилияне белмисеңме?

193. 1) Алма ашыйсыңмы? – Бу алманы ашыйсыңмы? Яблоки ешь? – Это яблоко будешь есть?
2) Айгөл тәлинкәләр юа. – Айгөл пычрак тәлинкәләрне юа. Айгуль моет тарелки. – Айгуль моет грязные тарелки.
3) Әби бакчада чәчәкләр үстерә. – Әби чәчәкләрне бакчада үстерә. Бабушка выращивает в саду цветы. – Цветы бабушка выращивает в саду.
4) Әни сатучыга акча бирә. – Әни акчаны миңа түгел, абыйга бирә. Мама даёт продавцу деньги. – Мама мне денег не даёт, даёт старшему брату.
5) Айсылу идән юа. – Бүген идәнне Айсылу юа. Айсылу моет пол. – Сегодня полы моет Айсылу.

194. 1) На улице вижу маленькую девочку. – Урамда мин кечкенә кыз баланы күрәм. 
2) Возьми эти деньги. – Бу акчаны ал.
3) Дайте мне эту куклу. – Бу курчакны миңа би́регез.
4) Ты брюки носишь? – Син чалбар киеп йөрисеңме?
5) Повторите последнее правило. – Соңгы кагыйдәне тыңла́гыз.
6) Знаешь эту улицу? – Бу урамны беләсеңме?

195. 1) Налей коту молоко. – Это молоко налей коту.
Мәчегә сөт сал. – Бу сөтне мәчегә сал.
2) Почитай книжку. – Почитай эту книжку.
Китап у́кы. – Бу китапны укы.
3) Дай чистую тетрадь. – Дай ту чистую тетрадь.
Чиста дәфтәр бир. – Теге чиста дәфтәрне бир.
4) Ты смотришь журналы? – Ты эти журналы смотришь?
Син журналлар карыйсыңмы? – Син бу журналларны карыйсыңмы?

196. 1) Син кемне яратасың? – Ты кого любишь? Улымны яратам.
2) Син нәрсә яра́тмыйсың? – Что ты не любишь? Салкын һәм эссе яратмый.
3) Син мәктәптә кемнәрне еш очратасың? – Ты кого часто встречаешь в магазине? Мәктәптә күршеләремне еш очратам.
4) Син туган көнеңә кемнәрне чакырасың? – Ты на твой день рождения кого приглашаешь? Туган көнемә туганнарымны чакырам.
5) Син мәктәпкә нәрсәләр алып барасың? – Ты в что в школу с собой носишь? Мәктәпкә букча һәм акча алып барам.
6) Син нәрсә яратып ашыйсың? – Что ты ешь с удовольствием? Мин һәр көн итне яратып ашыйм.

197. 1) Сез минем әниемне, әтиемне, апамны, дустымны беләсезме? – Вы мою маму знаете?
2) Киштәдән минем китабымны, көндәлегемне, дәфтәремне, сүзлегемне алып бир әле. – Дай-ка мне с полки мою книгу.
3) Укытучы минем контроль эшемне, дәфтәремне, өй эшемне тикшерә. – Учитель проверяет мою контрольную работу.
4) Мин үземнең велосипедымны, тубымны, чаңгымны, чанамны Динарга бирдем. – Я свой собственный велосипед Динару дал.

198. 1) Син тешләреңне яхшы паста белән чистартасыңмы? – Ты свои зубы хорошей пастой чистишь?
Әйе, мин тешләремне умарта корты җилеме пастасы белән чистартам.
2) Син кулларыңны сабын белән юасыңмы? – Ты свои руки с мылом моешь?
Әйе, мин кулларымны сабын белән юам.
3) Син битеңне чиста сөлге белән сөртәсеңме? – Ты своё лицо чистым полотенцем вытираешь?
Әйе, мин битемне чиста сөлге белән сөртәм.
4) Син чәчләреңне нәрсә белән тарыйсың? – Ты свои волосы чем расчёсываешь?
Мин чәчәләремне тарак белән тарыйм.
5) Син колакларыңны көн саен юасыңмы? – Ты свои уши каждый день моешь?
Әйә, мин колакларымны көн саен юам.

199. Мин дәресләремне үзем әзерлим, син дә дәресләреңне үзең әзерлисеңме? –
Я свои уроки сам готовлю, а ты свои уроки сам готовишь?
1) Мин киемнәремне үзем үтүклим, син дә киемнәреңне үзең үтүклисеңме? –
Я свою одежду сам утюжу, а ты свою одежду сам гладишь?
2) Мин бүлмәмне үзем җыештырам, син дә бүлмәңне үзең җыештырасыңмы?
Я свою комнату сам убираю, а ты свою комнату сам убираешь?
3) Мин оекларымны үзем юам, син дә оекларыңны үзең юасыңмы?
Я свои чулки (носки) сам стираю, а ты свои чулки сам стираешь?
4) Мин итекләремне үзем чистартам, син дә итекләреңне үзең чистартасыңма?
Я свои сапоги сам чищу, а ты свои сапоги сам чистишь?
5) Мин урынымны үзем җыям, син дә урыныңны үзең җыясыңмы?
Я своё место сам убираю, а ты своё место сам убираешь?

200. 1) Отдайте мой мяч! – Тубымны кире бирегез!
2) Ты нам покажешь свой (твой) новый велосипед? – Син безгә яңа велосипедыңны  күрсәтәсеңме?
3) Повтори ещё раз свой ответ. – Җавабыңны тагын кабатла.
4) Помой свою тарелку сама. – Тәлинкәңне үзең ю.
5) Я часто встречаю твою сестру. – Мин апаңны еш кына очратам.
6) Я показываю свои (мои) рисунки учителю. – Мин рәсемнәремне укытучыгы күрсәтәм.
7) Я жду здесь своих (моих) друзей. – Монда мин дусларымны  көтәм.
8) Я не вижу свой (мой) портфель. – Мин портфелемны күрмим.

201. 1) Кемне еш күрәм? – Кого часто видишь?
Аның апасын, күршесен, әбисен, укытучысын.
2) Нәрсәне кире бирәм? – Что отдаю обратно?
Аның дәфтәрен, китабын, сүзлеген, уенчыгын.
3) Кемнәрне күптән беләбез? – Кого мы давно знаем?
Аларның гаиләләрен, туганнарын, дусларын, танышларын.
4) Кемнәрне кунакка чакырабыз? – Кого мы в гости зовём?
Аларның дусларын, апаларын, кызларын, классташларын.

202. Аларның киңәшен. – Их совет.
Аларның киңәшләрен. – Их советы.
Аның киңәшен. – Его совет.
Аның киңәшләрен. – Его советы.

203. Давно не встречаю его друга. – Аның дустын күптән очратмыйм.
Давно не встречаю его друзей. – Аның дусларын күптән очратмыйм.
Давно не встречаю их друга. – Аларның дустын күптән очратмыйм.
Давно не встречаю их друзей. – Аларның дусларын күптән очратмыйм.

204. Без Җәлил урамын эзлибез. – Мы ищем улицу Джалиля.
Ул китап кибетен тапмый. – Он не находит книжный магазин.
Мин Бөгелмә шәһәрен начар беләм. – Я плохо знаю Бугульму.
Алар Сабантуй бәйрәмен көтәләр. – Они ждут Сабантуй.

205. 1) Любят праздник Новый год. – Яңа ел бәйрәмен яраталар.
2) Моет суповые тарелки. – Аш тәлинкәләрен юа.
3) Покажи спальню. – Йокы бүлмәсен күрсәт.
4) Ищу автобусную остановку. – Автобус тукталышын эзлим.

206. 1) Венера урамда инде ярты сәгать узенең дустыңны көтә.
Венера на улице уже полчаса твоего друга ждёт.
2) Бу малайларның әтиләрен мәктәпкә чакыралар.
Отцов этих мальчиков в школу вызывают.
3) Син Казанда Тукай музееның адресын беләсеңме?
Ты в Казани адрес музея Тукая знаешь?
4) Бүлмәгезнең тәрәзәләрен юыгыз, пычрак бит.
Помойте в вашей комнате окна, грязные ведь.
5) Туганнарыңның йортын күрсәт әле. – Покажи-ка дом твоих родственников.

6) Аларның шәһәрен телевизордан еш күрсәтәләр.
Их город  часто показывают по телевизору.

207. Нәрсәне?                                                             
Гаиләне — Маратның гаиләсен.                       
Бүлмәне — Лилиянең бүлмәсен.                     
Бакчаны — күршеләрнең бакчасын.               
Кемне?
Әнине — дустымның әнисен.
Әбине — Айсылуның әбисен.
Әтине — Сашаның әтинен.

208. 1) Беру санки. — Беру санки брата.
Чананы алам. – Абыйның чанасын алам.
2) Встретили учителя. – Встретили учителя математики.
Укытучыны очраттык. – Математика укытучысын очраттык.
3) Ищет ошибку. — Ищет ошибку ученика.
Хатаны эзли. – Укучының хатасын эзли.
4) Моет окно. — Моет окно кухни.
Тәрәзәне юа. – Аш бүлмәсенең тәрәзәсен юа.

209. 1) Аш бүлмәсенең идәнен юдыңмы? – Ты мыл пол на кухне?
2) Кунак бүлмәсенең келәмен чистартыгыз. – Почисть ковёр в гостиной.
3) Балалар бүлмәсенең тәрәзәләрен сөртегез. – Протрите окна в детской комнате.
4) Йокы бүлмәсенең ишеген яп. – Закрой дверь в спальню.

210. 1) Не открывай окно детской комнаты. – Балалар бүлмәсенең тәрәзәсен ачма.
2) Закройте дверь кухни. – Аш бүлмәсенең ишеген ябыгыз.
3) Помойте окна гостиной. – Кунаклар бүлмәсенең тәрәзәләрен юыгыз.
4) Покрасьте дверь спальни. – Йокы бүлмәсенең ишеген буягыз.

211. 1) Татарстанның президентын һәркем хөрмәт итә.
Президента Татарстана каждый уважает.
2) Республикабызның гимнын композитор Рөстам Яхин язган.
Гимн нашей республики написал композитор Рустем Яхин.
3) Шәһәрләрнең агачларын сындырмагыз, алар һаваны чистарталар.
Городские деревья не ломайте, они воздух очищают.
4) Завод-фабрикалар елгаларыбызның суларын пычраталар.
Заводы и фабрики воды наших рек загрязняют.
5) Шәһәреңнен тарихын беләсеңме?
Знаешь историю своего города?
6) Әниемнең апасын кунакка чакырдык.
Мамину старшую сестру в гости пригласили.
7) Яңа күршебезнең исемен һаман белмисезме?
Имя нашего нового соседа всё ещё не знаете?

🐇

_Swetlana

212. 1) Вы какой музей ищете, музей Пушкина?
Сез нинди музейны эзлигез, Пушкин музеенме?   
2) Наиль плохо знает улицы Казани.
Наил Казан урамнарын начар белә.
3) Заводы КамАЗа загрязняют воды реки Камы.
КамАЗның заводлары Чулман елгасының суын пычрата(лар).
4) Ученики изучают историю Татарстана.
Укучылар Татарстан тарихын өйрәнәләр.
5) Вы знаете остановку «Рынок»?
Сез «Базар» тукталышын беләсезме?
6) Мы еще не видели новый детский сад.
Без яңа балалар бакчасын һаман күрмәдек әле.

213. Мин әтиемнең киемнәрен юам. – Я стираю одежду моего отца.
Син әтиеңнең киемнәрен юасың. – Ты стираешь одежду твоего отца.
Ул әтисенең киемнәрен юа. – Он стирает одежду его отца.
Без әтиебезнең киемнәрен юабыз. – Мы стираем одежду нашего отца.
Сез әтиегезнең киемнәрен юасыз. – Вы стираете одежду вашего отца.
Алар әтиләренең киемнәрен юалар. – Они стирают одежду их отцов.

214. 1) Мин дустымның яңа адресын белмим. – Я не знаю новый адрес моего друга.
Син дустыңның яңа адресын белмисең. – Ты не знаешь новый адрес твоего друга.
Ул дустының яңа адресын белми. – Он не знает новый адрес его друга.
Без дустыбызның яңа адресын белмибез. – Мы не знаем новый адрес нашего друга.
Сез дустыгызның яңа адресын белмисез. – Мы не знаем новый адрес нашего друга.
Алар дусларының яңа адресын белмиләр. – Они не знают новый адрес их друзей.

2) Мин апамның сәгатен ваттым. – Я сломал часы моей старшей сестры.
Син апаңның сәгатен ваттың. – Ты сломал часы твоей сестры.
Ул апасының сәгатен ватты. – Он сломал часы его сестры.
Без апабызның сәгатен ваттык. – Мы сломали часы нашей сестры.
Сез апасызның сәгатен ваттыгыз. – Вы сломали часы вашей сестры.
Алар апаларының сәгатен ваттылар. – Они сломали часы их сестры.

215. 1) Дамирның әтисенең машинасының номерын беләсеңме?
Ты знаешь номер машины отца Дамира?
2) Апамның иренең туганнарын кунакка көтәбез.
Ждём в гости родственников мужа моей старшей сестры.
3) Гөлнараның әнисенең яңа күлмәгенең төсен әйт әле.
Скажи-ка цвет нового платья мамы Гульнары.

216. 1) Я плохо помню имена одноклассников брата.
Мин абыйның сыйныфташларының исемнәрен начар хәтерлим.
2) Запишите номера телефонов друзей вашего сына.
Улыгызның дусларының телефон номерларын язып куегыз. 
3) Назовите имена татарских писателей.
Татар язучыларының исемнәрен әйтегез.
4) Вы знаете фамилию директора их школы?
Сез аларның мәктәбенең мөдиренең фамилиясен беләсезме?

217. 1) Исемегезне әйтегез әле. – Скажите-ка ваше имя.   2л. мн. ч.
2) Шәһәребезне яратабыз. – Мы любим наш город.  1л. мн. ч.
3) Әйберләрегезне юлдан алып куегыз. – Уберите с дороги ваши вещи. 2л. мн. ч.
4) Укытучыгызны эзлим. – Я ищу вашего учителя.   2л. мн. ч.
5) Халкыбызны хөрмәт итәләр. – Они уважают наш народ.  1л. мн. ч.
6) Чәчәкләрегезне ничек үстерәсез, бигрәк матур! – Как красиво вы выращиваете ваши цветы!  2л. мн. ч.
7) Кызыгызны танымадым. – Я не узнал ваших дочерей. 2л. мн. ч.
8) Дәреслекләребезне яхшы саклыйбыз. – Мы бережём наши учебники.  1л. мн. ч.

218. 1) Мы любим наших учителей.
Без укытучыларыбызны яратабыз.
2) Мы долго искали свои (наши) места.
Без урыннарыбызны озак эзләдек.
3) В школе свои классы мы убираем сами.
Без мәктәптә сыйныфларыбызны үзебез җыештрабыз.
4) Мы бережем свои глаза, поэтому телевизор смотрим мало.
Без күзләребезне саклыйбыз, шуңа күрә телевизорны аз карыйбыз.
5) На пляже мы встретили наших бывших одноклассников.
Комлыкта без элекке сыйныфташларыбызны очраттык.

219. 1) Поднимите (ваши) руки!
Кулларыгызны  күтәрегез!
2) Позовите (вашу) маму.
Әниегезне чакырыгыз.
3) Покажите (ваши) дневники.
Көндәлегегезне күрсәтегез.
4) Уберите с парт (ваши) учебники.
Дәресләрегезне уку өстәлләрен алып куегыз.
5) Вымойте свои (ваши) грязные тарелки.
Пычрак тәлинкәләрегезне юыгыз.
🐇

_Swetlana

Категория сказуемости существительных
Хәбәрлек категориясе


В тюркских языках существует форма передачи сказуемости существительных.
Исторически, эта форма использовалась очень активно и в татарском языке, однако в современном языке ее можно встретить редко.
Образуется сказуемость при помощи специальных окончаний:

Берлек сан
  1 зат    -мын/-мен 
  2 зат    -сың/-сең 
  3 зат    -дыр/-дер 

Күплек сан
  1 зат    -быз/-без 
  2 зат    -сыз/-сез 
  3 зат    -дыр/-дер 

Үрнәк:
Мин – укытучымын (я - учитель).
Син – укытучысың (ты - учитель).
Ул – укытучыдыр (он - учитель).
Без – укытучыларбыз (мы - учителя).
Сез – укытучыларсыз (вы - учителя).
Алар – укытучылардыр (они - учителя).


Данную форму можно часто встретить в литературе начала XX века.
Сейчас она употребляется больше в эмоционально-экспрессивных целях:
Сез җаваплысыз! - Вы ответственные!
🐇

_Swetlana

Склонение по падежам имён существительных без аффиксов принадлежности

Килешләр    Сузыкка һәм янгырау 
  тартыкка беткән 
  исемнәр   
  Сангырау 
  тартыкка беткән 
  исемнәр 
  Калын     Нечке    Калын     Нечке 
  Баш килеш    җыр     тәрәзә      агач    сөт 
  Иялек килеше    җырның   тәрәзәнең    агачның  сөтнең
  Юнелеш килеше    җырга   тәрәзәгә    агачка  сөткә
  Тешем килеше    җырны    тәрәзәнә    агачны    сөтнә 
  Чыгыш килеше    җырдан    тәрәзәдән    агачтан    сөттән
  Урын-выкыт 
  килеше 
  җырда    тәрәзәдә    агачта    сөттә

Склонение по падежам имён существительных с аффиксами принадлежности

   Падеж     I л. ед. ч.     I л. мн. ч. 
   Имен.     йортым     өстәлем      йортыбыз     өстәлебез 
   Притяж.     -ның      -нең     -ның     -нең 
   Направ.     -а      -ә     -га     -гә 
   Винит.     -ны      -не    -ны     -не 
   Исход.     -нан      -нән    -дан     -дән 
   Местн.-вр.     -да      -дә    -да     -дә 

   Падеж     II л. ед. ч.     II л. мн. ч. 
   Имен.     йортың     өстәлең      йортыгыз     өстәлегез 
   Притяж.     -ның      -нең     -ның     -нең 
   Направ.     -а      -ә     -га     -гә 
   Винит.     -ны      -не    -ны     -не 
   Исход.     -нан      -нән    -дан     -дән 
   Местн.-вр.     -да      -дә    -да     -дә 

   Падеж     III л. ед. ч.     III л. мн. ч. 
   Имен.     йорты     өстәле      йортылары     өстәлләре 
   Притяж.     -ның      -нең     -ның     -нең 
   Направ.     -на      -нә     -на     -нә 
   Винит.     -ын      -ен    -ын     -ен 
   Исход.     -ннан      -ннән    -ннан     -ннән 
   Местн.-вр.     -нда      -ндә    -нда     -ндә 

   Падеж     I лицо     II лицо    III лицо 
   Имен.     тәрәзәм     тәрәзәң    тәрәзәсе 
   Притяж.     тәрәзәмнең      тәрәзәңнең     тәрәзәсенең 
   Направ.     тәрәзәмә      тәрәзәңә    тәрәзәсенә   
   Винит.     тәрәзәмне      тәрәзәңне     тәрәзәсен 
   Исход.     тәрәзәмнән      тәрәзәңнән    тәрәзәсеннән   
   Местн.-вр.     тәрәзәмдә      тәрәзәңдә     тәрәзәсендә

Склонение по падежам имён существительных с аффиксами принадлежности множественного числа

   Падеж    I лицо    II лицо    III лицо 
   Имен.    ат-лар-ым    ат-лар-ың    ат-лар-ы 
   Притяж.    атларымның    атларыңның   атларының
   Направ.    атларыма    атларыңа  атларына
   Винит.    атларымны  атларыңны  атларын
   Исход.    атларымнан  атларыңнан  атларыннан
   Местн.-вр.     атларымда  атларыңда  атларында
🐇

_Swetlana

Склонение по падежам личных местоимений

   Падеж     Ед. ч.     Мн. ч. 
   Имен.     мин     без 
   Притяж.     минем      безнең 
   Направ.     миңа      безгә   
   Винит.     мине      безне 
   Местн.-вр.     миндә      бездә   
   Исх.     миннән      бездән 

   Падеж     Ед. ч.     Мн. ч. 
   Имен.     син     сез 
   Притяж.     синең      сезнең 
   Направ.     сиңа      сезгә   
   Винит.     сине      сезне 
   Местн.-вр.     синдә      сездә   
   Исх.     синнән      сездән 

   Падеж     Ед. ч.     Мн. ч. 
   Имен.     ул     алар 
   Притяж.     аның      аларның 
   Направ.     аңа (аңар)      аларга   
   Винит.     аны      аларны 
   Местн.-вр.     анда (аңарда)      аларда   
   Исх.     аннан (аңардан)      алардан 

Аффиксы  -ныкы /-неке

  Минеке – мой, моя, мое.    Безнеке – наш, наша, наше. 
  Синеке – твой, твоя, твое.    Сезнеке – ваш, ваша, ваше. 
  Аныкы – его, ее.    Аларныкы – их. 
🐇

_Swetlana


ХАЙВАННАР - ЖИВОТНЫЕ



Авылда нинди йорт хайваннары асрыйсыз? - Каких домашних животных вы держите в деревне?

Дәү әти белән дәү әнинең песие, эте, бозавы белән сыеры, үгезе, колыны белән аты, ун баш сарыгы, ике күркәсе, казлары, тавыклары һәм чебиләре бар. - У бабушки с дедушкой есть кошка, собака, корова с телен-ком, бык, лошадь с жеребен-ком, десять овец, два индюка, гуси, курицы и цыплята.


  ат    лошадь 
  арыслан    лев 
  аю    медведь 
  әтәч    петух 
  бака    лягушка 
  бозау    теленок 
  бүре    волк 
  дөя    верблюд 
  җофар    выхухоль 
  ишәк    осёл 
  керпе    еж 
  кәҗә    коза 
  кәлтә    ящерица 
  корт    жук 
  көнгерә    кенгуру 
  көчек    щенок 
  кушаяк    тушканчик
  куян    заяц 
  кырмыска    муравей 
  маймыл    обезьяна
  мәче, песи    кот, кошка 
  сарык    овца 
  селәүсен    рысь 
  сукыр тычкан    крот 
  сусар    куница
  сыер    корова 
  тавык    курица 
  тана    тёлка 
  төлке    лиса 
  төнге күбәләк    ночная бабочка 
  тычкан    мышь
  уклы керпе    дикобраз 
  үгез    бык, бычок 
  үрдәк    утка 
  үрмәкүч    паук 
  фил    слон 
  чеби     цыплёнок 
  эт    собака 
  юлбарыс    тигр 
  ярканат    летучая мышь 

🐇

_Swetlana


КОШЛАР - ПТИЦЫ

  аккош    лебедь 
  акчарлак     чайка 
  әтәч    петух 
  байгыш    филин 
  бөркет    орёл 
  бытбылдык    перепел 
  каз    гусь 
  кара карга    грач 
  карга    ворона 
  карлыгач    ласточка 
  карабүрек    снегирь 
  кәккүк    кукушка
  козгын    ворон 
  күгәрчен    голубь 
  күркә    индюк 
  күркә бәбкәсе     индюшонок 
  кыр тавыгы    куропатка 
  лачын    сокол 
  ләкләк    аист
  миләш чыпчыгы    дрозд 
  песнәк    синица 
  саескан     сорока 
  сандугач, былбыл    соловей 
  сары чыпчык     чиж
  тавис    павлин 
  тавык    курица 
  тилгән    коршун 
  тәвә кошы     страус 
  торна    журавль 
  тукран    дятел 
  томшык    клюв 
  тутый кош    попугай 
  үрдәк    утка 
  үрмәләч    поползень 
  чәүкә    галка 
  чүрәкәй    нырок 
  чыпчык    воробей 
  чырайсыз ябалак    сыч 
  ябалак    сова 


🐇

_Swetlana



БӨҖӘКЛӘР - НАСЕКОМЫЕ

энә карагы  стрекоза 
бет  вошь 
боҗан  шершень 
борча  блоха 
кибәк  клоп 
коңгыз  жук 
көя  моль 
күбәләк  бабочка 
кырмыска  муравей 
кырыгаяк  сороконожка 
өй чикерткәсе  сверчок 
суфи чикерткә  богомол 
талпан  клещ 
төклетура  шмель 
умарта корты  пчела 
үрмәкүч  паук 
чаян  скорпион 
чебен  муха 
чикерткә  кузнечик 
черки  комар 
шөпшә  оса 

🐇

_Swetlana


АГАЧЛАР - ДЕРЕВЬЯ

ак чыршы  пихта 
алмагач  яблоня 
бүк агачы  бук 
дәфнә агачы  лавр 
зирек  ольха 
имән  дуб 
каен  берёза 
канәфер агачы  сирень 
карагай  лиственница 
карагач  карагач 
карама  вяз 
кәстәнә  каштан 
корыч-агач  ясень 
күг агач  граб 
маймыл агачы  баобаб 
миләш агачы  рябина 
нарат  сосна 
өрәңге, чаган  клён 
пальма  пальма 
сәрви агачы, акация  акация 
тал  ива 
тиле нарат  тис 
тирәк  тополь 
усак  осина 
миләш агачы  рябина 
нарат  сосна 
чикләвек куагы  орешник 
чинар агачы  платан 
чыршы  ель 
эвкалипт  эвкалипт 
эрбет агачы  кедр 
юкә  липа 

🐇

_Swetlana



ЧӘЧӘКЛӘР - ЦВЕТЫ

  акбаш, акчәчәк    ромашка 
  алтын чәчәк    хризантема 
  энҗе чәчәк    ландыш 
  гөлчәчәк    роза 
  канәфер    гвоздика 
  карабодай гөле    бегония 
  кашкарый    астра 
  күке яше    орхидея 
  күкчәчәк    василёк 
  кыңгырау чәчәк    колокольчик 
  лалә    тюльпан 
  мәк    мак 
  миләүшә    фиалка 
  нәркис, суган гөле    нарцисс 
  сөмбел    гиацинт 
  төнбоек    водяная лилия 
  умырзая    подснежник 
  чалма чәчәк    пион 
  ясмин    жасмин 
🐇

_Swetlana


ҖИЛӘК-ҖИМЕШЛӘР - ФРУКТЫ-ЯГОДЫ

  җиләк    ягода 
  җимеш    фрукт 
  алма    яблоко 
  армут    груша 
  әфлисун    апельсин 
  банан    банан 
  карбыз    арбуз 
  караҗимеш    слива 
  кавын    дыня 
  өрек    абрикос 
  хөрмә    хурма 
  шәфталу    персик 



  аю баланы (карга миләше)    бузина 
  балан    калина 
  гөлҗимеш    шиповник 
  дүңкәл    ирга 
  җир җиләге    клубника 
  зелпе    жимолость 
  йөзем    виноград 
  каен җиләге    земляника 
  кара бөрлегән    ежевика 
  караҗиләк   черника 
  карлыган    смородина 
  катырган, крыжовник    крыжовник 
  кура җиләге    малина 
  күк җиләк    голубика 
  кызыл бөрлегән    костяника 
  миләш, миләш җиләге    рябина 
  мүк җиләге    клюква 
  нарат җиләге    брусника 
  сырганак    облепиха 
  төче чия    черешня 
  чия    вишня 
  шомырт    черёмуха 

🐇

_Swetlana


ЯШЕЛЧӘЛӘР - ОВОЩИ

  бәрәңге    картофель 
  борчак    горох 
  борыч    перец 
  гөмбә    гриб 
  кабак    тыква 
  кишер    морковь 
  кукуруз    кукуруза 
  кыяр    огурец 
  помидор    помидор 
  сарымсак    чеснок 
  суган    лук 
  ташкабак    кабачок 
  торма    редька 
  төче торма    редис 
  чөгендер    свёкла 
  шалкан    репа 

🐇

_Swetlana


ҺӨНӘРЛӘР - ПРОФЕССИИ

  аш пешерүче, пешекче    повар 
  әдәбиятчы    литературовед 
  әдип    литератор 
  бакчачы    садовник 
  балыкчы    рыболов 
  белгеч    специалист 
  галим    ученый 
  диңгезче    моряк 
  зәркән    ювелир 
  идарәче    управляющий 
  икътисадчы    экономист 
  илче    посол 
  китапханәче    библиотекарь 
  мөгаллим,
  укытучы 
  преподаватель,
  учитель 
  мөдир    директор 
  мөхәррир    редактор 
  очучы    летчик 
  рәссам    художник 
  спортчы    спортсмен 
  сәркатиб    секретарь 
  сынчы    скульптор 
  табиб    врач 
  тарихчы    историк 
  тәрбияче    воспитатель 
  тәрҗемәче    переводчик 
  тегүче    портной 
  телче    языковед 
  теш табибы    стоматолог 
  төзүче    строитель 
  хәким, хөкемдар    судья 
  чәчтараш    парикмахер 
  шәфкать туташы    медсестра 
  эшмәкәр, эшкуар    бизнесмен 
  эшче    рабочий 

🐇

_Swetlana



ТАБИГАТЬ - ПРИРОДА

кояш  солнце 
ай  луна 
йолдыз  звезда 
күк  небо 
җир  земля 
диңгез  море 
тау  гора 
таш  камень 
күл  озеро 
елга  река 
урман  лес 
болын  луг 
калкулык  холм
дала  степь 
чүл, сахра  пустыня 
утрау  остров 

АВЫЛ - ДЕРЕВНЯ

авыл, сала  деревня 
агач  дерево 
яфраклар  листья
чәчәк  цветок 
кәлтә  ящерица 
авыл, сала  деревня 
агач  дерево 
яфраклар  листья
чәчәк  цветок 
бака  лягушка 
кәлтә  ящерица 
үлән  трава 
күлдәвек  лужа 
кырмыска  муравей 
оясы  муравейник 
корт  жук 
керпе  ёж 
тычкан  мышь 
сукыр тычкан  крот 
үрмәкүч  паук 
каракчы  чучело 
купер  мост 
чатыр  палатка 
юл  дорога 
юл күрсәткече  дорожный указатель 
юлчылар  путники 

ТӘҮЛЕК - СУТКИ

  кояш чыгу    восход солнца 
  таң    рассвет 
  иртә    утро 
  көн уртасы    полдень 
  көндез    дневное время 
  кич    вечер 
  эңгер-меңгер    сумерки 
  кояш баешы    закат солнца 
  караңгы, караңгылык    темнота 
  төн    ночь 
  төн уртасы    полночь 

🐇

_Swetlana



ҺАВА ТОРЫШЫ - ПОГОДА

  кояшлы    солнечный 
  салават купере    радуга 
  яңгыр    дождь 
  җил    ветер 
  боз    град 
  кар    снег 
  яңгырлы кар     снег с дождем 
  бозлы яңгыр    дождь с градом 
  суык    мороз 
  кырау    заморозки 
  күк күкрәү    гром 
  яшен    молния 
  өермә    смерч 
  томан    туман 
  чык    роса 
  эссе    жаркий 
  җылы    тёплый 
  салкын    холодный 
  болытлы    облачный 



🐇

_Swetlana



ТАТАРСТАН

  Алабуга    Елабуга 
  Әлмәт    Альметьевск 
  Бөгелмә    Бугульма 
  Зәй    Заинск 
  Казан    Казань 
  Лениногорск    Лениногорск 
  Түбән Кама    Нижнекамск 
  Чистай    Чистополь 
  Яр Чаллы    Набережные Челны 
  Яшел Үзән    Зеленодольск 

Татарстанның башкаласы – Казан. - Казань – столица Татарстана.

Татарстанда Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Яшел Үзән, Әлмәт кебек зур шәһәрләр бар. - В Татарстане есть большие города как Набережные Челны, Нижнекамск, Бугульма, Зеленодольск, Альметьевск.

Казандагы тарихи бистәләр: Яңа бистә, Дәрвишләр бистәсе, Северный бистәсе, Мирный бистәсе, Борисково бистәләре. - Исторические поселки Казани: поселок Новый, Дербышки, поселок Северный, Мирный, Борисково.


ГЕОГРАФИК АТАМАЛАР - ГЕОГРАФИЧЕСКИЕ НАЗВАНИЯ

  ил    страна 
  дәүләт    государство 
  өлкә    область 
  төбәк    район, местность 
  башкала    столица 
  шәһәр,
  кала (разг.) 
  город 
  авыл, сала    деревня 
  борын    мыс 
  калкулык    холм 
  тау    гора 
  тарлавык    ущелье 
  тау түбәсе    пик, вершина горы 
  тигезлек    равнина 
  үзән    долина 
  янартау    вулкан 
  шарлавык    водопад 
  чүл    пустыня 
  урман    лес 
  таулы җир    горная местность 
  су    вода 
  сулык    водоём 
  буа    пруд 
  күл    озеро 
  елга    река 
  чишмә    источник, родник 
  сазлык    болото, топь 
  сусаклагыч    водохранилище 
  диңгез    море 
  океан    океан 
  кыйтга    континент 
  диңгез яры    морское побережье 
  култык    залив 
  бугаз    пролив 
  утрау    остров 
  ярымутрау    полуостров 



  төньяк    север 
  көньяк    юг 
  көнбатыш    запад 
  көнчыгыш    восток 
  төньяк-көнбатыш    северо-запад 
  төньяк-көнчыгыш    северо-восток 
  көньяк-көнбатыш    юго-запад 
  көньяк-көнчыгыш    юго-восток 
🐇

_Swetlana



КАЙБЕР ДӘҮЛӘТЛӘРНЕҢ АТАМАЛАРЫ - НАЗВАНИЯ НЕКОТОРЫХ ГОСУДАРСТВ

  Алмания    Германия 
  Америка Кушма Штатлары (АКШ)    США 
  Әрмәнстан    Армения 
  Әфганстан    Афганистан 
  Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (БГӘ)    Объединенные Арабские Эмираты (ОАЭ) 
  Бөекбритания    Великобритания 
  Гыйрак    Ирак 
  Көньяк Африка Җөмһүрияте (КАҖ)    Южноафриканская республика (ЮАР)
  Казакъстан    Казахстан 
  Кыргызстан    Киргизия 
  Кытай    Китай 
  Мисыр    Египет 
  Русия (Рәсәй)    Россия
  Согуд Гарәбстаны    Саудовская Аравия 
  Сүрия    Сирия 
  Таҗикстан    Таджикистан 
  Төрекмәнстан    Туркменистан 
  Төркия    Турция 
  Һиндстан    Индия 
  Яңа Зеландия    Новая Зеландия 


Кара диңгез - Чёрное море
Азов диңгезе - Азовское море
Каспий диңгезе - Каспийское море
Кызыл диңгез - Красное море
Урта диңгез - Средиземное море
Тын океан - Тихий океан
Атлантик океан - Атлантический океан
Төньяк Боз океаны - Северный Ледовитый океан
Һинд океаны - Индийский океан
Көньяк океан - Южный океан
Океанлык - Океания
Ауразия - Евразия
Аурупа - Европа
Төньяк Америка - Северная Америка
Көньяк Америка - Южная Америка
🐇

_Swetlana


маңгай - лоб
бит - лицо
гәүдә - тело
эч - живот
ашказаны - желудок

АНАТОМИЯ на русском - турецком - татарском языках

ХИС-ТОЙГЫЛАР - ЧУВСТВА

  хис, тойгы    чувство, ощущение 
  сәләт    способность 
  атама    название 
  тән әгъзасы    орган 
  күрү (сәләте)    зрение 
  ис сизү    обоняние 
  ишетү (сәләте)    слух 
  тәм тою    вкус 
  сиземләү    осязание 

  күзләр    глаза 
  үткен күз    острый глаз 
  күз карашы    взгляд 
  күзәтү    наблюдение 
  кош    бровь 
  керфек    ресница 
  борын, танау    нос 
  ис сизү    обоняние 
  колаклар    уши 
  тел    язык 
  авыз    рот 
  иреннәр    губы 
  өскә ирен    верхняя губа 
  аскы ирен    нижняя губа 
  аңкау    нёбо 
  куллар    руки 
  бармаклар    пальцы 
  тавыш    звук 
  югары тавыш    высокий звук 
  нечкә тавыш    тонкий звук 
  түбән тавыш    низкий звук 
  тонык тавыш    глухой звук 
  яңгыравык тавыш    звонкий звук 

  карарга    смотреть, посмотреть 
  күрергә    видеть, увидеть 
  иснәү    нюхать 
  ишетергә    слышать 
  ишетелергә    (по)слышаться 
  тыңлау    слушать 
  тәтергә    вкусить 
  тоярга    чувствовать 
  суларга    дышать 
  сулыш, тын    дыхание 
  сулыш (тын) алу    вдох 
  сулыш (тын) чыгару    выдох 

🐇

_Swetlana



ЙОРТ - ДОМ

  торба    труба 
  түбә    крыша 
  чарлак    чердак 
  идән асты    подвал 
  алгы бүлмә    прихожая 
  кунак бүлмәсе    гостиная 
  ашханә    столовая 
  аш пешерү бүлмәсе    кухня 
  эш бүлмәсе    кабинет 
  балалар бүлмәсе    детская 
  йокы бүлмәсе    спальная 
  юыну бүлмәсе    ванная 
  бәдрәф    туалет 
  гараж    гараж 
  бакча    сад 


   

  бүлмә    комната 
  түшәм    потолок 
  идән    пол 
  дивар    стена 
  тәрәзә    окно 
  ишек    дверь 
  йозак    замок 
  серсүзле йозак    кодовый замок 
  чылбыр    цепочка 
  ачкыч    ключ 
  ачкыч тишеге    замочная скважина 
🐇

_Swetlana



ТЫНЫШ БИЛГЕЛӘРЕ - ЗНАКИ ПРЕПИНАНИЯ

  нокта    точка 
  ике нокта    двоеточие 
  өч нокта    многоточие 
  өтер    запятая 
  нокталы өтер    точка с запятой 
  өндәү билгесе    восклицательный знак 
  сорау билгесе    вопросительный знак 
  җәяләр    скобки 
  куштырнаклар    кавычки 
  бушлык    пробел 
  дәрәҗә    градус 
  автор хокукы билгесе    знак авторского права 

ЛЕКСИКА СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЕЙ

  социаль челтәр    социальная сеть 
  сәхифәм    моя страница 
  вакыйгалар    события/встречи 
  кушымталар    приложения 
  кыстыргычлар    закладки 
  дуслар исемлеге    список друзей 
  язылучы    подписчик 
  кара исемлек    черный список 
  көйләүләр    настройки 
  шәхсилек көйләүләре    настройки приватности 
  төркем    сообщество 
  сылтама    ссылка 
  фикерләшү   обсуждение   
  хатлар    сообщения 
  яңартулар    обновления 
  караулар    просмотры 
  ошатулар    лайки 


🐇

_Swetlana


 
ГЕОМЕТРИК ФИГУРАЛАР - ГЕОМЕТРИЧЕСКИЕ ФИГУРЫ

  нокта    точка 
  туры сызык    прямая линия 
  яссылык    плоскость 
  әйләнә    окружность 
  түгәрәк    круг 
  өчпочмак    треугольник 
  дүртпочмак    четырёхугольник 
  турыпочмак     пятиугольник 
  квадрат    квадрат 
  бишпочмак    пятиугольник 
  алтыпочмаклык    шестиугольник 
  күппочмаклык    многоугольник 
  йолдыз    звезда 
  ук    стрелка 

ФӘН - НАУКА

  әдәбият белеме    литературоведение 
  белем    знание 
  галим    ученый 
  гамәли    практический, прикладной 
  гуманитар фәннәр    гуманитарные науки 
  гыйльми    научный 
  гыйльми дәрәҗә    ученая степень 
  диссертация яклау    защита диссертации 
  иҗтимагый фәннәр    общественные науки 
  икътисад    экономика 
  канун    закон 
  күзәтү    наблюдение 
  мантыйк    логика 
  мәкалә    статья 
  мәктәп    школа 
  өйрәнү    изучение, исследование 
  сәнгать белеме    искусствоведение 
  табигать белеме    естествознание 
  табигать фәннәре    естественные науки 
  тарих    история 
  тәгълимат    учение 
  тәҗрибә    опыт, эксперимент 
  тел белеме    языкознание 
  тикшерү    исследовать 
  төгәл фәннәр    точные науки 
  фәлсәфә    философия 
  физик    физический 
  акыл    умственный 
  чыганак    источник 
  ысул    метод 

🐇

_Swetlana

АНТОНИМНАР
Ф. С. Сафиуллина, Татарча-русча, русча-татарча антонимнар сүзлеге

  АВЫЛ, САЛА    ШӘҺӘР, КАЛА 
  деревня    город 
  АВЫРУ, ЧИР    САУЛЫК 
  болезнь    здоровье 
  АГУ    ДАРУ 
  яд     лекарство
  АЛ    АРТ 
  перед    зад 
  АЛЫП    КӘРЛӘ 
  великан    карлик 
  АРГЫ ЯК    БИРГЕ ЯК 
  та сторона    эта сторона 
  АС    ӨС 
  низ    верх 
  АЧЛЫК    ТУКЛЫК 
  голод    сытость   
  АТЛЫ     ҖӘЯҮЛЕ 
  всадник    пеший 
  ЭНӘ     ДӨЯ 
  иголка     верблюд 
  БАРЛЫК    ЮКЛЫК 
  наличие    отсутствие 
  БАТЫР    КУРКАК 
  храбрец    трус 
  БАШ    КОЙРЫК 
  голова    хвост 
  БУЙ    ИҢ 
  длина     ширина
  БҮЛӘК    ҖӘЗА 
  подарок    наказание 
🐇

_Swetlana

  ВАТАН, ТУГАН ИЛ    ЧИТ ҖИР 
  Родина, отечество    чужбина 
  ГАЛИМ    НАДАН 
  ученый    неуч   
  ДАЛА     ТАУ 
  степь    гора 
  ДАН    ОЯТ 
  слава    стыд 
  ДӨРЕСЛЕК, ЧЫН    ЯЛГАН, АЛДАУ 
  правда, истина    ложь 
  ДУС    ДОШМАН 
  друг     враг
  ҖАН    ТӘН 
  душа    тело 
  ҖИР    КҮК 
  земля    небо 
  ЗЫЯН    ФАЙДА 
  вред    польза   
  ИРТӘ     КИЧ 
  утро    вечер 
  ИСӘП, САН     СЫЙФАТ 
  количество    качество 
  ИСЕМ     ҖИСЕМ 
  название    содержание 
  ИШЕК ТӨБЕ    ТҮР 
  порог    красный угол 
🐇

_Swetlana

  ЙОКЫ    ЙОКЫСЫЗЛЫК 
  сон    бессонница 
  КАРА, КАРАҢГЫЛЫК    ЯКТЫ, ЯКТЫЛЫК 
  мрак, темнота     свет
  КАРЫЙ    САБЫЙ 
  старик (старец)    дитя (младенец) 
  КЕРЕМ    ЧЫГЫМ 
  доход    расход 
  КЕРУ    ЧЫГУ 
  вход    выход 
  КИЛЕШ    КИТЕШ 
  приход    уход 
  КӨН    ТӨН 
  день    ночь   
  КҮРЕШУ, ОЧРАШУ    АЕРЫЛУ, АЕРЫЛЫШУ 
  встреча    расставание   
  КЫРЫЙ, ЧИТ     УРТА 
  край    середина 
  МӘҢГЕЛЕК    МИЗГЕЛ 
  вечность    миг 
  МӘХӘББӘТ, СӨЮ    НӘФРӘТ
  любовь    ненависть 
  ОХШАШЛЫК    АЕРМА 
  сходство     различие
  ӨЙРӘНЧЕК, ШӘКЕРТ    ОСТА 
  ученик    мастер 
  ӨН    ТӨШ 
  явь    сон 
🐇

Быстрый ответ

Обратите внимание: данное сообщение не будет отображаться, пока модератор не одобрит его.

Имя:
Имейл:
Проверка:
Оставьте это поле пустым:
Наберите символы, которые изображены на картинке
Прослушать / Запросить другое изображение

Наберите символы, которые изображены на картинке:

√36:
ALT+S — отправить
ALT+P — предварительный просмотр