Author Topic: Үзебездән язылган шигырьләр  (Read 786 times)

0 Members and 1 Guest are viewing this topic.

Offline TestamentumTartarum

  • Moderator
  • *
  • Posts: 3801
    • Татарча форум
Әйдәгез, язышабыз :)
P.S. Мнение опубликовано. ГКК.

Төн. Бүлмәм. Һәм тулы тын.
Ятам, уйлыйм моны затын.
P.S. Мнение опубликовано. ГКК.

Бер генә минуткам бар -
Ике сүз шунда язам.
Өч минуткам бар булсын -
Шигырем тулы ясыйм.
 :)
P.S. Мнение опубликовано. ГКК.

Яз килде: инде якты балкый кояш,
Аркамны җылыта минем, юлдаш.
P.S. Мнение опубликовано. ГКК.

Кояш инде балкый ныграк -
Җәй көннәр алдан әйтелә, хак.
P.S. Мнение опубликовано. ГКК.

Яман сүзләр, яхшы ният -
килә, килә усаллыгы кинәт:
Тизә, тизә, кайда йөрисең !!?
Ай-һәй, синең белән нәрсә эшлисең!
Кил-кил тизрәк, усалланма - бигрәк усал булсам…
…и! тазарак сиңа!

Килә, ава-түнә йөреп, авызында сигара: Нәрсә булды?! Бүгенме пара?! - күзен ачып чак-чак кына…

- Юк-юк, универ хәзер туктый - син сүз бирдең? Сүз тот, кабаланыйк.

-Әһ-әй, спектакль…Оныттым. Мин сүз бирдем үк!? - сигарасын ташлап, кулларын кочаклауга… - Матуркаем, өйдә торыйк?!

-Син сүз бирдең! Вәгьдәләрең көтә үтәүне.

-Әйдә, киттек - әгәр шул сүз бирдем икән, бирдем шул сүз… Сүз җаенда, кичә нәрсә булды? Нигә башым шундый авыруда?!

-Витәй килде, аннан соң башкалар килде. Эчтегез. Монымы исеңдә калды!?

-Калды инде. Театр да калды. Дөресрәге - театр турында калды, спектакль турында…Ә аннан соң ис китте дә, тулысынча бетте дә.

-Соңында тагы да театр булды, цирк-дю-солей. Сез арак эчеп бетеп, ром каядыр табып ачтыгыз. И, әйдә, веселей! Пиратларга охшаш булуына уйладыгыз, хехе.

-Ахах, кәптын Джек Спарроу булдым әле. Усаллыгым минем, киттек әле!

*****
P.S. Мнение опубликовано. ГКК.

Телем минем, туган телем, шигрем-кайгым язам синең өчен:
Назлым, моңлым, дәртлем кенәм,
әзрәк кенә татар гәптәш миндә -
тормышта да, һәм форумда, әмма әллә кайда бит ул бар микән?!
P.S. Мнение опубликовано. ГКК.

Икеле бер генә

Әйтәгәләм бер генә,
тагын да бер генә,
күп бит ул бер генәм -
ичмасам, бөтен галәм!
P.S. Мнение опубликовано. ГКК.

Шигырь
иде бу
моно-
метрик,
ә мин
булдым
бигрәк тә
скептик.
P.S. Мнение опубликовано. ГКК.

Әй, син, утырасың
һәм күкне син багасың:
анда атлар, анда поши,
батыр аю, матур көчек.

P.S. Мнение опубликовано. ГКК.

Инде төн, ләкин әле ерак
эсселектән, шактый ерак,
Эссе җилләр..Тукта, юк, шул як
Монда җилсез дә эссе буларак.
P.S. Мнение опубликовано. ГКК.

Могезле Самуил

Сегезесе
Аның
Мөгезләрнең
Улмаз исә
Иләм,
Ләкин алмаз икән!
P.S. Мнение опубликовано. ГКК.

Ни күрәм: заман җәдит ул
урамыбыздагы;
Ни беләм: авырлыклары исә
була тигез баягы.
P.S. Мнение опубликовано. ГКК.

Еллар-җилләр
Килә дә китә,
Җанлар-әлләр
Ката тик тора.
P.S. Мнение опубликовано. ГКК.

Чәнечкеләр ул бит сулдагы,
пычак-кашык ул бит уңдагы -
Цивилләштерү ул шунда ки,
Ә бишбармак исә ул…
каршы була тагы.
P.S. Мнение опубликовано. ГКК.

Шылт-шылт
ишетелә
ерактан -
Яшенле яңгырлар
анда,
ураган.
Түгәрәк,
квадрат
салават күперләр.
Батышта алар,
ә күн-коәш
әверелгән төньякка.
Ай да
борылып-борылып күгендә
сәяхәт ителә.
Ул да
үз урынында
түгелдә.
Бу дәһшәтле гасыр -
ул безнеңме?
Имәс.
Бу хәзер
тик безнең төшләренә
киләсе.
Дәһшәтле
ул,
ләкин гаҗәеп.
Искиткеч ул, әмма
без өндә аңы
калсын күрмәеп.
P.S. Мнение опубликовано. ГКК.

Лә-Лә-Лә-ләндтә -
яши гади бәндә:
көнлә-төнлә бия,
җырлап туйлар җыя.
P.S. Мнение опубликовано. ГКК.

Синең көнең килде, үтте, китте, һәм нишләде !?
Борыныңна ул кайгыңны җыеп-миеп куя салды.
P.S. Мнение опубликовано. ГКК.

Челләдә эчәм чәйне -
Җәй җиңел җитә әле.
Шикәрсез ул, шифалы -
Эчәсе килә һәм дәвамы.
P.S. Мнение опубликовано. ГКК.

Һавада эсселек тә,
һава хәрәкәтсезлек тә,
һавадан яңгырсызлык та:
кайсы анда без эшләр эшләмәкче булдык та?!


P.S. Мнение опубликовано. ГКК.

Урман малай

Әверелә бер көн шүрәле малайга,
Бу малай була бик шаян сәләттә:
Кем белә ни килә аның гакылыңа -
Мөмкин ул җимерер булганны гадәттә?
P.S. Мнение опубликовано. ГКК.

 

With Quick-Reply you can write a post when viewing a topic without loading a new page. You can still use bulletin board code and smileys as you would in a normal post.

Note: this post will not display until it's been approved by a moderator.
Name: Email:
Verification:
Type the letters shown in the picture
Listen to the letters / Request another image
Type the letters shown in the picture:
√49 Напишите ответ строчными буквами:
«Сто одёжек, все без застёжек» — что это?: