Главное меню
Мы солидарны с Украиной. Узнайте здесь, как можно поддержать Украину.

Татарча

Автор Anwar, мая 16, 2009, 21:18

0 Пользователи и 1 гость просматривают эту тему.

Orenburger

Turk

Бик яхшы түгел, ни кызганыч! Ярым урысча, ярым татарча, телне сындырып сөйләшәләр инде. Татарча яхшы белгән кешеләр сирәк очрый. Урыслашып беттек ;((

Red Khan
Җавабыгыз өчен рәхмәт! Яңа теркәгән кеше кайчан "олы"га әйләнә? ;))

Ляйсан

Кемгэ татарча буенча ярдэм кирэк булса, языгыз- лэкин булышырбыз)))))

Кому нужна помощь в татарском, обращайтесь - постараюсь помочь!

Red Khan

Цитата: Orenburger от марта 11, 2013, 05:09
Red Khan
Җавабыгыз өчен рәхмәт! Яңа теркәгән кеше кайчан "олы"га әйләнә? ;))
Ун хаттан соң. :)

Zhendoso

Цитата: Orenburger от марта 11, 2013, 05:09
Ярым урысча, ярым татарча, телне сындырып сөйләшәләр инде.
Безнең дә, чуашларның, шулай ук  :(
Otız içip kıkralım,
Yokar kopıp sekrelim,
Arslan kebi kökrelim:
"Kaçtı sakınç!", sebnelim.
Вольный чуваш по воле Божьей.
Ездию в метре на кенгуре в пальте, совсем как в кине

Orenburger

Zhendoso

Сез татарча каян беләсез? Минем кайбер туганнарым, татарлар булса да,  татарча бөтенләй сөйләшмиләр ;(((

Zhendoso

Цитата: Orenburger от марта 11, 2013, 15:37
Zhendoso

Сез татарча каян беләсез?
Әле кайчан гына Чуаш Патшалык Университетында өйрәнептем. Хәзер анда өйрәтмиләр, тюрки фән кафедрасын бетерделәр  - "пантюркизм" белән көрәш бара ;D
Сезләп язма, мин карт кеше түгел.
Цитата: Orenburger от марта 11, 2013, 15:37
Минем кайбер туганнарым, татарлар булса да,  татарча бөтенләй сөйләшмиләр ;(((
Бу яман инде, әлбәттә.
Otız içip kıkralım,
Yokar kopıp sekrelim,
Arslan kebi kökrelim:
"Kaçtı sakınç!", sebnelim.
Вольный чуваш по воле Божьей.
Ездию в метре на кенгуре в пальте, совсем как в кине

Red Khan

Цитата: Zhendoso от марта 11, 2013, 16:27
Әле кайчан гына Чуаш Патшалык Университетында өйрәнептем.
Чынлапмы шулай атала юкса шаяртумы?

Цитата: Zhendoso от марта 11, 2013, 16:27
Хәзер анда өйрәтмиләр, тюрки фән кафедрасын бетерделәр  - "пантюркизм" белән көрәш бара ;D
Шәрыкны өйрәнү фәне кафедрасы бармы?

Zhendoso

Цитата: Red Khan от марта 11, 2013, 16:57
Цитата: Zhendoso от марта 11, 2013, 16:27
Әле кайчан гына Чуаш Патшалык Университетында өйрәнептем.
Чынлапмы шулай атала юкса шаяртумы?
Шаярту  түгел.Чуашча исме  шулай.
Цитата: Red Khan от марта 11, 2013, 16:57
Шәрыкны өйрәнү фәне кафедрасы бармы?
Юк, чуаш филологиясы белән культура кафедрасы гына.
Otız içip kıkralım,
Yokar kopıp sekrelim,
Arslan kebi kökrelim:
"Kaçtı sakınç!", sebnelim.
Вольный чуваш по воле Божьей.
Ездию в метре на кенгуре в пальте, совсем как в кине

Red Khan

Цитата: Zhendoso от марта 11, 2013, 17:17
Цитата: Red Khan от марта 11, 2013, 16:57
Цитата: Zhendoso от марта 11, 2013, 16:27
Әле кайчан гына Чуаш Патшалык Университетында өйрәнептем.
Чынлапмы шулай атала юкса шаяртумы?
Шаярту  түгел.Чуашча исме  шулай.
Кызык. "Чăваш патшалăх И. Н. Ульянов ячĕллĕ университечĕ"  ;D
Чуашча патшалык "дәүләт" мәгънәсенәме килә?

Red Khan

Orenburger
Монда да сорауга була иде. Казандан мин. :)

Zhendoso

Otız içip kıkralım,
Yokar kopıp sekrelim,
Arslan kebi kökrelim:
"Kaçtı sakınç!", sebnelim.
Вольный чуваш по воле Божьей.
Ездию в метре на кенгуре в пальте, совсем как в кине

Orenburger

Безнең Оренбург Дәүләт Педагогик Университетында элек  татар һәм башкорт телләре укытучыларын әзерлиләр иде, тик ул специальностьне бетерделәр. Хәзер татар теле буенча югары белем бирүче заведение берәү дә юк ;((

Türk

Цитата: Orenburger от марта 11, 2013, 20:19

:-\
"Найдутся ли пути, по которым огузы не кочевали и не хаживали бы, найдутся ли юрты, в которых они не ставили своих кибиток и не живали бы!"

Абулгази Бахадур-хан

Red Khan

Цитата: Türk от марта 11, 2013, 20:43
Цитата: Orenburger от марта 11, 2013, 20:19
Безнең Оренбург Дәүләт Педагогик Университетында элек  татар һәм башкорт телләре укытучыларын әзерлиләр иде, тик ул специальностьне бетерделәр. Хәзер татар теле буенча югары белем бирүче заведение берәү дә юк ;((

:-\
Урысчадан килгән сүзләр татарчада күп, сөйләү телдә күпрәк тә була. Сүзлектә дә бар бу сүз.
Цитироватьзаведение
заведение, оешма, йорт
высшее учебное заведение — югары уку йорты

Фанис

Цитата: Orenburger от марта 11, 2013, 20:19
Безнең Оренбург Дәүләт Педагогик Университетында элек  татар һәм башкорт телләре укытучыларын әзерлиләр иде, тик ул специальностьне бетерделәр. Хәзер татар теле буенча югары белем бирүче заведение берәү дә юк ;((
:( Урта мэктэплэрдэ дэ укытмыйлар?

Фанис

Цитата: Orenburger от марта 11, 2013, 20:19
Безнең Оренбург Дәүләт Педагогик Университетында элек  татар һәм башкорт телләре укытучыларын әзерлиләр иде, тик ул специальностьне бетерделәр. Хәзер татар теле буенча югары белем бирүче заведение берәү дә юк ;((
165 мен,лек татар халкы булган олкэ очен нормаль хэл тугел бу бердэ.  :no:

Фанис

Orenburger

Мәктәпләрдә татар теле әле укытыла, әмма күп классларда факультатив рәвешендә.

Ул рәссам турында бер дә ишеткәнем юк! Рәхмәт мәглүмат өчен! Шунысы кызык - кайсы авылда туган икән  ул? Безнең өлкәбез зур бит.

Orenburger

Татарча сөйләшкән кешеләргә бер кызык кына тема тәкъдим итәм: төрле төбәкләрдә нинди сүзләр кулланыла? Мәсәлән, әниемнең туган авылында "ипи " диләр, а хатынымныкында - "күмәч" дип әйтәләр. Ә сездә ипигә  иң кулланыла торган сүз нинди?

Red Khan

Цитата: Orenburger от марта 17, 2013, 06:06
Татарча сөйләшкән кешеләргә бер кызык кына тема тәкъдим итәм: төрле төбәкләрдә нинди сүзләр кулланыла? Мәсәлән, әниемнең туган авылында "ипи " диләр, а хатынымныкында - "күмәч" дип әйтәләр.
Цитироватькүмәч
1. Май, йомырка, шикәр һ. б. ш. кушып әзерләнгән камырдан төрле форм. пешерелгән ашамлык
2. Ак оннан пешерелгән ипи

Red Khan

Минем белгәнем – кайбер җирләрдә кыстыбыйга күзикмәк дип әйтәләр.

Ляйсан

э бездэ, мишэрлэрдэ, ипигэ эпэй дилэр :)
кыстыбыйга - якмыш,
лепешка от кыстыбый - юка.

Orenburger

Ляйсан

Мин бер елны Мәскәүдән кайтканда поездта мишәр хатыннары белән сөйләштем, алар бик кызык итеп сөйләшәләр иде. Кайбер сүзләрен бер дә ишетмәгән идем ул вакытка хәтле. Кызганычка каршы, хәзер шул сүзләрне оныттым инде.

Ляйсан

Цитата: Orenburger от марта 18, 2013, 10:24
Ляйсан

Мин бер елны Мәскәүдән кайтканда поездта мишәр хатыннары белән сөйләштем, алар бик кызык итеп сөйләшәләр иде. Кайбер сүзләрен бер дә ишетмәгән идем ул вакытка хәтле. Кызганычка каршы, хәзер шул сүзләрне оныттым инде.
андый сузлэр донья!!!! элбэттэ, хэр бер районнын мишэрлэре торле-торле сойлэшэлэр.
например: подсолнух (дословно) -конбагыш-комбагар, много еще дурацких наречий к этому слову))))
ковш - чумеш - дустуган
миска - җамаяк - кэнди (мишарский), в некоторых районах кэнтэй (слышиться, кэнди  ;D) в переводе "гулящая женщина"  ;D

Orenburger

Ляйсан

Әйе, мишәрләрдә андый сүзләр күп! "Дустуган" - бик кызык сүз! ;))
Минем әниемнең авылында "гомбагыш" диләр, ә бакчага - "ындыр" ;))

Быстрый ответ

Обратите внимание: данное сообщение не будет отображаться, пока модератор не одобрит его.

Имя:
Имейл:
Проверка:
Оставьте это поле пустым:
Наберите символы, которые изображены на картинке
Прослушать / Запросить другое изображение

Наберите символы, которые изображены на картинке:

√36:
ALT+S — отправить
ALT+P — предварительный просмотр